II – IV сыйныф.
Тема:
II сыйныф: Предметның билгесен белдергән сүзләр
темасын гомумиләштереп кабатлау.
IV сыйныф: Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1.Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләште-
реп кабатлау.
2.Укучыларның белем дәрәҗәсен ,логик фикерләү
сәләтен үстерү.
3.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: “Татар теле”. 2 нче һәм 4 нче сыйныфлар өчен
дәреслек.
Җиһазлау: дәреслек,индивидуаль-дифференциаль карточ-
калар,ребус,рәсемнәр,компьютер.
Дәреснең тибы: гомумиләштереп кабатлау.
Дәреснең методы: дәрес-уен.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү.
2.Укучыларның әзерлеген тикшерү.
3.Дәреснең темасы,максаты белән таныштыру.
- Укучылар ,без бүген дәрестә өйрәнәсе сүз төркемен белү өчен тактада бирелгән ребусны чишәргә кирәк.
Ребусны чишү.
- Нинди сүз килеп чыкты,укучылар? Димәк,без бүген “Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлыйбыз икән.Әйдәгез искә төшереп үтик әле.
Сыйфат нәрсәне белдерә?
Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
Сыйфатның дәрәҗәләрен санагыз әле.
Сыйфат җөмләдә күбесенчә нинди җөмлә кисәге булып килә?
Бик дөрес укучылар. Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Төп өлеш.
-Укучылар ,безнең тиздән нинди ел фасылы җитә әле?Әйе,бик дөрес укучылар.Яз җитә.Ә яз җиткәч безгә нәрсәләр кайта?
- Җылы якта кышлаучы кошлар кайта.
-Әйе,укучылар ,тиздән безнең канатлы дусларыбыз кайта икән.Менә мин укучылар яз хәбәрчесе кара каргадан телеграмма алдым.Сезгә укып күрсәтим әле.
-Кадерле Иске Му башлангыч мәктәбе укучылары.Сезгә зур үтенеч белән сезнең канатлы дусларыгыз яза.Безнең юлыбызда Кыш бабай бик күп биремнәр әзерләп куйган .Сезнең ярдәмнән башка булмый.Зинһар ярдәм итегез.
Ярдәм итәбезме ,укучылар?
-Әйе ,ярдәм итәбез.
- Беренче биремне тыңлыйбыз.Дәфтәрләрдә матур язу күнегүен язу.
Дәфтәрләрне ачабыз.Бүгенге числоны язабыз Һәм матур язу күнегүен язабыз.
(Дәфтәрләрдә язу)
2 нче сыйныф 4 нче сыйныф
Мөстәкыйль эш. -Бирелгән текстан нинди ?соравына җа-вап булган сүзләрне предмет исемнәре белән язып алырга. 1 слайд Зур чуар тукранны һәркем белә.Кара тукран аңардан зуррак.Ул кызыл йонлы бүрек кигән.Томшыгы озын,юан һәм штык кебек кырлы. | Укытучы белән эш. Җыр тыңлау.Җырдан сыйфатларны язып алырга.Шул сыйфатлар белән җөмләләр төзеп язырга. |
Укытучы белән эш. Мөстәкыйль эшне тикшерү. Предметлар янына билгесен белдергән сүзләрне куеп язарга. 2слайд. - Тактада предмет рәсемнәре күрсәтел- гән.Шулар алдына билгесен белдергән сүзне сайлап куегыз. (әче суган,хәйләкәр төлке,куркак куян, түгәрәк туп,соры бүре, кызыл помидор.) | Мөстәкыйль эш. Сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү. .Перфокарточкалар белән эшләү. Перфокарточкалар өләшенә,эшләү тәртибе аңлатыла. | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | Гади дәрәҗә | | | * | | | | | | * | | Чагыштыру | | | | * | | | * | | | | Артыклык | | * | | | * | | | * | | | Кимлек | * | | | | | * | | | | * | 1.Кызгылт.2.Ап-ак.3.Акыллы.4.Зуррак. 5.Дөм караңгы.6.Әчкелтем.7.Баллырак. 8.Сап-салкын.9.Сылу.10.Көрәнсу. |
Мөстәкыйль эш. Дәреслек белән эшләү. 38 нче бит 55 нче күнегү. -Тиешле сүзләрне куеп,җөмләләрне күчереп языгыз.Билгене белдергән сүзләр атына сызыгыз. | Укытучы белән эш. -Укучылар,миңа бер укучы “Сабантуй” газетасына җибәрәсе яз турындагы хикәясен тикшереп чыгарга бирде.Әйдә-гез ,бергәләп карап чыгыйк әле.Хикәя укыла) 3 слайд. -“Менә яз җитте.Кояш көлә.Агачлар тиздән яфрак ярыр.Кошлар килә.Мин оя ясадым.Мин язны яратам”. -Бу хикәя газетада басылып чыгармы ?Сез ничек уйлыйсыз?Ни өчен? -Димәк,сыйфатлар җөмләдә ни өчен кирәк? Хикәягә сыйфатлар өстәп ,дәфтәрләргә язу. |
Укытучы белән эш. -Ә хәзер сезнең белән “Капма-каршы –сын әйт” дигән уен уйнап алырбыз.Мин сезгә предметның билгесен белдергән сүз әйтәм,ә сез миңа шул сүзнең капма –каршысын әйтерсез. Ак,матур,җылы,зур,биек,юмарт,баллы, озын,усал,җиңел,йомшак,сай,яшь,вак | Мөстәкыйль эш - Ә сез бирелгән сыйфатларга синоним-нар табып языгыз. Җылы-(кайнар,кызу,эссе) Матур-(сылу,күркәм,чибәр,гүзәл) Яхшы-(әйбәт,ару,шәп,менә дигән) Начар-(яман,әшәке,юньсез) Сау-(исән,сәламәт,таза,имин) |
Мөстәкыйль эш. Түбәндәге төркемнәргә икешәрсыйфат өстәп языгыз. 4 слайд Төс: зәңгәр, ... Тәм: ачы, ... Форма: йомры, ... Характер: усал, ... Вакыт: кышкы, .. | Укытучы белән эш. - Бирелгән җөмләләрне күчереп яз,җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре ягыннан тикшер. Тиздән салкын кыш үтәр.Зәңгәр күктә язгы кояш балкыр. Җылы җилләр исә башлар.Сөекле сыерчыкларыбыз килер.Игенчеләр язгы эшләргә керешер. |
Укытучы белән эш. Тест эшләү 1.Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә? а) ничек? б) нәрсә в) нинди? 2.Сыйфат нәрсәне белдерә? а) предметны б) предметның билгесен 3. Артык сүзне табып астына сыз. кара,усал, зур, туп,җиңел. 4. Сыйфатны тап. а) укый б) урман в) баллы 5.Бу сыйфатларның кайсысы форманы белдерә. а) соры б) хәйләкәр в) түгәрәк 6. Түбәндәге сыйфатларга исемнәр табып яз. әче ... түгәрәк ... яшел ... кышкы... | Мөстәкыйль эш. Тест эшләү. (компьютерда) 1.Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә? а) ничек? б) нишли? в) нинди? г) кайсы? 2.Сыйфат нәрсәне белдерә? а) предметны б) предметның билгесен в) предметның эшен г) предметның санын 3.Бу фикерләрнең кайсысы дөрес? а) сыйфат җөмләдә фигыльгә бәйләнеп килә. б) сыйфат җөмләдә исемгә бәйләнеп килә. 4.Бу сыйфатларның кайсысы характерны белдерә? а) көләч б) озын в) җилле 5.Түбәндәге җөмлләрнең кайсысы дөрес? а) сыйфат- җөмлә кисәге б) сыйфат – сүз төркеме. 6. Нинди дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак,-рәк кушымчалары ялгана? а) төп дәрәҗәдәге сыйфатларга б) кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларга в) чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларга. 7.Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз. а) күгелҗем б) ап-ак в) иң матур г) акыллы 8.Сыйфатны табыгыз. а) яктылык б) яктыра в) якты 9. Фикернең кайсысы дөрес ? а) сыйфат күп вакыт җөмләдә хәл булып килә б) сыйфат күп вакыт җөмләдә аергыч булып килә в) сыйфат күп вакыт җөмләдә тәмамлык булып килә 10.Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була? а) бәләкәй б) кыска в) тәбәнәк |
Йомгаклау.
1. Нәтиҗә ясау.
-Димәк ,укучылар нәтиҗә ясыйбыз.
- Сыйфат нәрсәне белдерә? Ул нинди сорауларга җавап бирә?Сыйфатлар сөйләмдә ни өчен кирәк?
2.Билгеләр кую.
3. Өй эше бирү.
2 нче класс. Сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып килергә.
4 нче класс Сыйфатлар кергән 5 табышмак язып килергә
Арча районы , Иске Му башлангыч мәктәбе укытучысы
Әхмәтсафина Рәмзия Рафис кызы.
Тест . 2 класс
1.Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?
а) ничек?
б) нәрсә
в) нинди?
2.Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметны
б) предметның билгесен
3. Артык сүзне табып астына сыз.
кара,усал, зур, туп,җиңел.
4. Сыйфатны тап.
а) укый
б) урман
в) баллы
5.Бу сыйфатларның кайсысы форманы белдерә.
а) соры
б) хәйләкәр
в) түгәрәк
6. Түбәндәге сыйфатларга исемнәр табып яз.
әче ...
түгәрәк ...
яшел ...
кышкы...
Тест . 4 класс
1.Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?
а) ничек?
б) нишли?
в) нинди?
г) кайсы?
2.Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметны
б) предметның билгесен
в) предметның эшен
г) предметның санын
3.Бу фикерләрнең кайсысы дөрес?
а) сыйфат җөмләдә фигыльгә бәйләнеп килә.
б) сыйфат җөмләдә исемгә бәйләнеп килә.
4.Бу сыйфатларның кайсысы характерны белдерә?
а) көләч
б) озын
в) җилле
5.Түбәндәге җөмлләрнең кайсысы дөрес?
а) сыйфат- җөмлә кисәге
б) сыйфат – сүз төркеме.
6. Нинди дәрәҗәдәге сыйфатларга
-рак,-рәк кушымчалары ялгана?
а) төп дәрәҗәдәге сыйфатларга
б) кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларга
в) чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларга.
7.Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз.
а) күгелҗем
б) ап-ак
в) иң матур
г) акыллы
8.Сыйфатны табыгыз.
а) яктылык
б) яктыра
в) якты
9. Фикернең кайсысы дөрес ?
а) сыйфат күп вакыт җөмләдә хәл булып килә
б) сыйфат күп вакыт җөмләдә аергыч булып килә
в) сыйфат күп вакыт җөмләдә тәмамлык булып килә
10.Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була?
а) бәләкәй
б) кыска
в) тәбәнәк
9