kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ачык дәрес "Исемнәрнең берлек, күплек саны"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сингапур структуралары белән ачык дәрес.Метод көндә 3нче сыйныфлар белән үткәрелде.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ачык дәрес "Исемнәрнең берлек, күплек саны"»

Дәреснең темасы: Исемнәрнең берлек,күплек саны.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәр бирү.

Дәреснең максатлары:

1)Белем бирү максаты:

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны турында мәгълүмат бирү,укучыларны берлек сандагы исемнәрне күплек санга куярга өйрәтү, сөйләмдә дөрес куллана белүләрен камилләштерү, дөрес,матур язу күнекмәләрен формалаштыру.

2) Фикер сәләте үстерү максаты:

Укучыларның сөйләмен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын, игътибарлылык, танып- белүләрен формалаштыру.

3)Тәрбияви максат:

Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру, уку хезмәте культурасы тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: презентация”Исемнәрнең берлек һәм күплек саны”, табышмаклар,карточкалар,төрле предметлар,Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова”Татар теле 3” дәреслеге.


Кулланылган структуралар:

Релли Робин,Раунд Робин,Инсайд-Аутсайд Сёкл,Копи Клэп,Сорт Кардс.


Дәрес барышы:

1.Оештыру.


Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез! Хәерле көн!

Укучылар чылбыр буенча сөйли:

Күзләремне ачты минем,(1нче укучы)

Иркәләде үз телем,(2нче укучы)

Үз телем яктыртты юлны,(3нче укучы)

Үз телем бирде белем.(4нче укучы)

Үз телеңне сөймәгәндә,(5нче укучы)

Ярты ул алган белем(6нчы укучы)

Канатсыз коштай буласың,(7нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(8нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(хор белән)

Төркемдәге укучыларның бер- берсен сәламләве.

-Җилкәдәш дусларны елмаеп сәламлик!

-Каршыдагы дусларны кул биреп сәламлик!

-Ә барыбызга уңышлар телик!

-Уңышлар безгә!!!

-Ә дәрестәге кунакларыбызга хәерле эш көннәре телик!

-Хәерле эш көннәре сезгә!

-Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә,без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.


-Укучылар дәресебез уңышлы булсын өчен, без нинди булырга тиеш?(Креатив, инициатив,бердәм, беренче,ярдәмчел,мөстәкыйль).

-Ә җавапларыбыз нинди булырга тиеш?(Тулы,төгәл,аңлаешлы).


2.Актуальләштерү.

-Укучылар! Үткән дәрес темасын искә төшерү өчен, без төркемнәрдә эшләрбез. Сез балалар бакчасындагы иң күңелле уеннарыгызның берсе - пазла төзерсез.Килеп чыккан рәсемгә сорау куеп, бу сорауга нинди сүз төркеме җавап бирүен ачыкларсыз. Сезгә 30 секунд вакыт бирелә.

(ИСЕМ.)1нче СЛАЙД(Исем. Имя существительное).

-Ә хәзер ИСЕМ сүзенә фонетик күнегү эшләп алыйк.

1.Безнең сыйныфта кемнәрнең исемендә И хәрефе бар, торып басыгыз.

2.Фамилиясендә С хәрефе булган укучылар торып басыгыз.

3.Э(Е) хәрефе кергән сүзләр әйтегез.

4.М хәрефенә башланган хатын-кыз исемнәре әйтегез.

-Димәк, без исем темасын өйрәндек.Исем турында нәрсәләр өйрәндек?Исемнең схема-моделен төзеп карыйк әле.(Һәр укучы А4 форматындагы биттә төзи, битләрне җилкәдәш дуслар белән алыштырабыз,слайд буенча тикшерәбез).

2нче СЛАЙД( Нәрсә ул исем?------------Сүз төркеме.Нәрсәне белдерә?----------Предмет. Нинди сорауга җавап бирә?-----------Кем?Нәрсә?).

3нче СЛАЙД.(Сүзләр әйтелә.Укучылар кем?җавап бирүче сүзләргә кул чаба.)

Укучылар, ә сез ничек шулай җайлы гына кем? нәрсә?җавап биргән сүзләрне аера алдыгыз соң?


Яңа белемнәр.Дәрес темасын, максатын ачыклау.

1. 4нче СЛАЙД.(Рәсемнәр күрсәтелә. Мәсәлән:Алма- алмалар).

-Рәсемнәрне игътибар белән карагыз,уйлагыз,нәрсә әйтә аласыз?

(Берлек, күплек сан).

-Димәк,дәресебезнең темасы нинди булыр?

-Нинди максатлар куярбыз?

1.-Берлек сандагы исемнәрне күплек санга куя белү.

2.-Исемнәрне күплек санга куйганда дөрес кушымчалар ялгау.

3.-Күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллана алу.


2.-Укучылар, сез дәрескә берәр предмет алып килергә тиеш идегез.

-Алып килдегезме? Күрсәтик әле.

-Хәзер шушы предметыгыз күп булса, ягъни берничә булса, ничек әйтер идегез?Уйлана,уйлана дәфтәрләрдә эшләп алабыз.

3.Дәфтәрләрдә матур язу.

-Рәл,рал

-рән,ран

-Уйлагыз,бу нинди сүзләр икән соң?

4.Биремле диктант.Һәр укучы үзе алып килгән предметын күплек санга куеп әйтеп яздыра.Мәсәлән:суганнар...

-Сүзләрнең тамыр, кушымчаларын билгеләгез һәм нинди кушымчалар ялгануын әйтегез.

-Ниөчен кайбер сүзләргә –ләр,нәр,лар,наркушымчалары ялгана.

-Ә нинди сүзләргә –нәр,нар кушымчасы ялгана?

5нче СЛАЙД(КУШЫМЧАЛАР)

Нәтиҗә чыгару.

5. Ял итү.Инсайд – Аутсайд Сёкл структурасы буенча музыка астында түгәрәкләрдә әйләнү.

Бирем:-1нче түгәрәктәгеләр предмет исеме әйтә,2нче түгәрәктәгеләр күплек санга куя.Кабат әйләнгәч,2нче түгәрәктәгеләр м,н,ң хәрефләренә тәмамланган предмет исеме әйтә,1нче түгәрәктәгеләр күплек санга куя.


3.Ныгыту.

а ) Сорд Кардс структурасы буенча эш.

-Укучылар, сезнең өстәлләрдә кәрзиннәр бар. 3нче номер астындагы укучылар кәрзиннәрне өстәл уртасына бушатасыз. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп, күплек саны кушымчасын ялгарга кирәк.

Урындыкларны этеп куябыз да, күрше өстәлләрнең эшен күзәтәбез, хаталар күрсәк, төзәтәбез.

-Урыннарыбызга утырабыз.

-Ә сезнең өстәлләрдә үзгәрешләр булганмы?( Һәр өстәл үзенең төзегән сүзләре белән таныштыра.)

-Сүзләр төзегәндә нинди кагыйдәләрне истә тотып эшләдегез?

-Афәрин, укучылар!

б ) Табышмаклар чишү. Җавабын А3 битенә уртага язып кую.Һәр укучы үз турысына шул сүз белән икешәр җөмлә яза.Битләр төркемнәрдә алмаштырыла, тикшерелә.

в )Әлифба китабыннан хаталы шигырьләр кунакка килгәннәр.Сез хаталарны тапсагыз,ягъни дөрес итеп күплек саны кушымчаларын куйсагыз,алар сезгә бер җыр бүләк итәчәкләр.

Күгәрченем,гөрлә,гөрлә

Өй түбәсендә- түрдә

Күгәрчен тыныч көн күрә

Кеше...... белән бергә.



Мин әбигә булыштым,

Чынаяк...... юыштым

Аннан чыктым урамга,

Дус...... белән уйнарга.



Әни......е белән Гөлназ

Исем эзли сеңелгә:

Ләйсән,Гөлнар, Анжелика,

Гөлнур, Дилбәр, Алия,

Айгөл, Алсу, Роза, Лена,

Нурания, Гөлия.



Мин матур”- дип

Мактанмагыз

Матур......

Матурны тик

Матур эшләр

Матурлар.



Р”авазы булган ай......

Салкын ай......

Гыйнвар, гыйнвар

Ява кар......,

Туңа җанвар.





Өч миң чыккан

Миңнурның уң

Яңагына.

Күрдем әле

Яңа гына.

Әйтерсең лә

Барлык миң......

Аңа гына.



Сайрар кош...... патшасы ул,

Җырчы...... көнләшерлек.

Дөньяда бер кош та юктыр

Шул кошка тиңләшерлек.



Рәт-рәт булып, тәртип саклап

Каз...... күлгә баралар.

-Каз......, кая киттегез ?-дип

Сорау бирә бала.......



Баһадир дип атаганнар

Батыр булганым өчен.

Батыр......ның батыры мин

Беләктә ташый көчем



Әйдәгез, тыңлап карыйк әле .Нишләп шул җырны алып килделәр икән алар үзләре белән?(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә”җыры тыңлана.)

г ) 6нчы СЛАЙД.УЕН”Бу сүзләр кайсы йортта яши?”.Дәфтәрләрдә эш.


4.Рефлексия.

-Укучылар, искә төшерик әле.Дәресебезнең темасы нинди иде? Нинди максатлар куйган идек?Максатларыбызга ирештекме?

-Матур язуда нинди сүзләр яшеренгән икән инде?


5.Үзбәя.

-Кем үзенең җавапларын “5”лелек дип уйлый, торып баса.

-Кем үзенең җавапларын “4”лелек дип уйлый, алга йөгереп чыга.

-Кем үзенең җавапларын “3”лелек дип уйлый, чүгәлиләр.

6.Өй эше.Күплек сандагы исемнәр булган шигырь яки җыр язып алып килергә.

7.Йомгаклау.7нчеСЛАЙД(Рәхмәт! Афәрин! Уңышлар!).

























-



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Ачык дәрес "Исемнәрнең берлек, күплек саны"

Автор: Гилемуллина Лайсан Мансуровна

Дата: 29.03.2017

Номер свидетельства: 404799


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства