I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру | -Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? 1 слайд Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик. Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга да! -Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде! (Хәерле көн, исәнмесез!) -Рәхмәт укучылар, утырыгыз! | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү |
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру | -Укучылар! Сезнең алдыгызда хәрефләр ята( с,м,и,һ,е) Шул хәрефләрдән сүз төзергә. Бер хәреф артык булырга тиеш. Кайсыгыз әйтә?(ИСЕМ) 2 слайд -Әйе, бүген безнең дәреснең темасы исем. Без дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән? (исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез) -Без МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы ярдәмендә алган белемнәребезне искә төшерербез. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү |
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР 3 слайд -Укучылар, сезнең өстәлдә һәр кайсыгыз алдында кәгазь ята. Эшкә керештек. Сезгә 3 минут вакыт бирелә(Һәр укучы мөстәкыйль эшли, укытучы күзәтә) Вакыт чыкты укучылар. Ә хәзер олырак кәгазьне алып командада эшлибез. Сезгә 2 минут. Башладык! Рәхмәт укучыларым. Хәзер һәр командадан бер укучы бергә язганны укый бара, калганнар өсти. Ә мин тактада сыйныф әйткәнне яза барам (кагыйдә, характеристика, мисаллар, капма-каршы мисаллар) Җавап бирәләр: 1 нче өстәл, №3 5 нче өстәл , № 2 4 нче өстәл , № 1 һ.б. (өстәмәләр булмаса икенче биремгә күчәләр) Укучылар нәтиҗә ясыйлар (укытучы сораулар белән ярдәм итәргә мөмкин, укучыларны мактарга, өстәмәләр бармы дип сорап торырга) | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу ШУУГ: үзмаксат кую |
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану Максат: укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру. | -Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны һәм мәкальне күчереп язабыз. 5 слайд Егерме алтынчы ноябрь. Сыйныф эше. Тырышкан табар,ташка кадак кагар. (мәкальне ничек аңлауларын сораштыру) 1.Сүзлек диктанты язып алабыз. Һөнәр, К(к)азан,аккош, шигырь, озынборын,хезмәтче, әни, хатын-кыз, каен җиләге. (Көтелгән җаваплар: исемнәр) ( Көтелгән җаваплар: кушма, тезмә, парлы, ясалма, тамыр) 6 слайд Укучылар, нинди сүзне язганда авырлыкка очрадыгыз? ( Көтелгән җавап: казан сүзе) Әйтегез әле, бу сүз турында сез нәрсә беләсез,бергә тикшереп, уйлап карыйк, сезнең фикерләрне тыңлыйк. (Укучылар фикере тыңланыла) Әйе, казан сүзен ике мәгънәдә аңлап була: учакта, мичтә ашарга пешерә торган савыт һәм шәһәр исеме. 7 слайд -Ә хәзер экранга карап тикшерик.(Экранда сүзләрне күрсәтү, тикшерү) -Кемнең хатасы гел юк? (мактау) 8 слайд Кушма:аккош, озынборын. Парлы:хатын-кыз. Тамыр:һөнәр, шигырь, әни. Тезмә:каен җиләге. Ясалма: хезмәтче 2.Әйтегезче, авыр сүздән кала сезгә бәлки ошаган сүз дә бардыр? (Көтелгән җаваплар: әни.) 9 слайд Әниләр бәйрәме, аларны хөрмәтләү турында берничә җөмлә. Шигырь белүчеләрдән 1-2 укучыны тыңлау) 3.Дәреслек белән эш. 111 күнегүне язу. 1 укучы тактада ярларда сүзенә морфологик анализ ясый (Үзе яза һәм аңлата) (сүз төзелеше буенча тикшерергә дә була) 10слайд 3.Тест эшләү.(һәрберсенә тест таратыла һәм № 4 җыеп бирә) | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү |
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | 11слайд -Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез? Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.  Әйбәт эшлим, материалны аңладым. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.  | ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү. |