kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

4 сыйныфлар ?чен д?рес эшк?ртм?се "Антонимнар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема. Антонимнар.

Максат. 1. Телебезд? антонимнарны д?рес итеп аера ??м кулана белерг? ?йр?т?.

               2. ?д?биятта аларны? ???мияте турында м?гъл?мат бир?.

               3. Укучыларны? тел байлыгын арттыру, б?йл?нешле с?йл?м к?некм?л?ре   

                  булдыру.

?и?азлау: д?реслек, таблица, «Кызыклы грамматика» китабы, туп, к?т?р? карточкалары.

                                            Д?рес барышы.

I.Оештыру.

-Ис?нмесез,укучылар! Х?ерле к?н!

Барыбызга да х?ерле к?нн?р тел?п д?ресебезне башлыйбыз.Барыгыз да д?реск? ?зерме?

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«4 сыйныфлар ?чен д?рес эшк?ртм?се "Антонимнар" »

Тема. Антонимнар.

Максат. 1. Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм кулана белергә өйрәтү.

2. Әдәбиятта аларның әһәмияте турында мәгълүмат бирү.

3. Укучыларның тел байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре

булдыру.

Җиһазлау: дәреслек, таблица, «Кызыклы грамматика» китабы, туп, күтәрү карточкалары.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

-Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн!

Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.Барыгыз да дәрескә әзерме?

II. Актуальләштерү.

- Укучылар, әйдәгез синонимнарны искә төшереп алыйк. Аннан соң «Антонимнар» дигән теманы өйрәнүгә керешербез. Без өйрәнгән лексик берәмлекләр сезнең телегезне баетыр. Аларны дөрес итеп билгеләргә, урынлы кулланырга өйрәнү – дәресебезнең төп максаты.

- Нәрсә соң ул синонимнар ? Мисаллар китерегез.

III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Матур язу.

Яхшы тел – яз кебек, яман тел көз кебек.

Бу мәкальдәге яхшы һәм яман сүзләре, сезнеңчә, синонимнармы,?

- Яхшы сүзенең синонимы - әйбәт, яманныкы – начар. Болар синонимнар түгел.

- Инде без аларның мәгънәләренә тукталыйк. бУ сүзләр нинди мәгънәләрне белдерәләр?

- Киресен, капма-каршысын.

- Тагын бер мәкальне карап китик. Монда да шундый бер-берсенә капма-каршы мәгънәле сүзләрне табарга тырышыгыз.

Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал.

- Картлар – яшьләр, капчык – янчык сүзләре.

- Ә хәзер дәреслекләрегезне ачып 41 нче күнегүне карыйк, бу сүзләрнең кайсы бүлеккә керүләрен укып китик (билгеләмә укыла).

IV Белем һәм күнекмәләрен ныгыту


44 нче күнегүдәге мәкальләрне укып, андагы антонимнарны табыйк.

- Антонимнар белән үзегез җөмләләр уйлагыз.

- Карточкалар белән эш.

. Әйтелгән сүзләрнең антонимнарын үзегез уйлап язарсыз.

1. Өйгә керсән (тышка чыксаң), шатлыклы тавыш иде. 2. Сүз әкрен генә әйтелсә дә, (каты) әйтелгәндәй тоелды. 3. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә, һәм (үләргә) кыю ир булып. (М. Җәлил). 4. Иртән башланган яңгыр (кичен) дә тукталмады. 5. Алар караңгылыктан (яктылыкка) килеп чыктылар.

- Хәзер тикшереп чыгыйк. Антонимнарны аерып әйтегез.

- Сез ничек уйлыйсыз, антонимнар ни өчен кирәк?

Дәреслектәге аңлатмалар укыла.

- Туп белән бер уен уйнап алыйк. Туп ыргытучы укучы бер сүз әйтә, кабул итүчесе антонимын әйтә һәм иптәшенә бирә. Мәсәлән, алга-артка, биек-тәбәнәк, матур-ямьсез, ак-кара, күп-аз, идән-түшәм, керә-чыга һ. б.

Бирелгән җөмләләрдән антонимнарны язып алалар.

Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын. Иртә киллер, кич китәр. Ерак юлны якын итеп килегез. Олыны олы ит, кечене кече ит. Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

V. Йомгаклау.

- Без бүген нәрсәләр өйрәндек?

- Нәрсә ул антонимнар?

Өй эше итеп, Кагыйдә,45күнегү язарга

Дәрескә йомгак ясала. Билгеләр куела.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
4 сыйныфлар ?чен д?рес эшк?ртм?се "Антонимнар"

Автор: Зарипова Сирина Маликовна

Дата: 01.03.2015

Номер свидетельства: 180578


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства