kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

3 сыйныфта "Берлек ??м к?плек сандагы исемн?р" темасына татар теле д?ресе

Нажмите, чтобы узнать подробности

3нче сыйныфта татар теленн?н "Берлек ??м к?плек сандагы исемн?р" темасына план-конспект. 

Д?ресне? тибы: Я?а белемн?рне ачу.

Д?ресне? максаты:

1. Исемне? берлек ??м к?плек саннары, к?плек сан кушымчалары турында м?гъл?мат бир?.К?плек сан ясаучы кушымчалар бел?н танышу. Кушымчаларны ялгау кагыйд?л?рен ?зл?штер?. Исем турында белемн?рне ныгыту.

2. Грамоталы матур язу, б?йл?нешле т?зек с?йл?м, с?нгатьле уку к?некм?л?рен  ?стер? ?стенд? эшл??.

3. ?йл?н?-тир?г? м?х?бб?т уяту.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«3 сыйныфта "Берлек ??м к?плек сандагы исемн?р" темасына татар теле д?ресе »

Татар теле

Тема: Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу.

Дәреснең максаты:

1. Исемнең берлек һәм күплек саннары, күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу. Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү. Исем турында белемнәрне ныгыту.

2. Грамоталы матур язу, бәйләнешле төзек сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

3. Әйләнә-тирәгә мәхәббәт уяту.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы.

Хәерле көн, дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Татар телен өйрәнүдә

Уңышлыклар булсын безгә.

Гел бишлеләр алып торыйк

Өлкәннәрне сөендерик

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Без исем сүз төркеме турында нәрсәләр беләбез?

- Укучылар исем сүз төркеме турында белгәннәрен сөйлиләр. “Клок Баддис” структурасы.

3. Уку мәсьәләсен кую.

-Табышмакка җавап табу.

Һәр җир карланган

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,

Бу кайчан, туган? (кыш)

- Кыш фасылы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Шул турыда җөмләләр төзик.

(Укучылар җөмлә төзиләр , җөмләдәге исемнәрне таба баралар)

- Сез төзегән җөмләләрдәге исемнәр ничә предметны белдерделәр?

- Бер предметны белдерәләр.

- Ә бу предметлар берәү түгел 2-3 булса , без аларны ничек дип әйтербез?(чана-чаналар)....

- Бүгенге дәрес темасын һәм максатын әйтегез.

4. Яңа белемнәрне ачу.

-Ә менә урман, урам, салкын, тун сүзләрен күплеккә куеп карасак ничек булыр икән? Ни өчен аларга без нар-нәр кушымчалары ялгарбыз. Нинди исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгануын уйлап карыйк әле.Бу сүзләрнең нинди үзенчәлекләре бар? (борын авазына беткән исемнәр) Кагыйдә чыгару, мисаллар китерү.

Мультимедиадан кагыйдәне укып, ныгыту.

5. Тема өстендә эш.

Мультимедиадан текст тыңлау. Истә калган исемнәрне берлектә-күплектә язу.

Физкультминутка .

6. Теманы ныгыту этабы.

Дәреслек белән эшләү.

1.112 нче күнегүдәге текстны уку, күплек сандагы исемнәрне берлек санга куеп күчереп язу( бакалар-бака.)Мөстәкыйль эшләүләрен тикшерү.

2. “Кыш,, шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләп күрсәтү. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору. Шигырьдә булган исемнәрне табалар,санын билгелиләр.

3. Парларда эш.

,,Язып бетер,, уены.

Укучыларга карточкага язылган шигырь куплетлары бирелә.

Укучылар төшеп калган күплек кушымчалары өстәп,күчереп язалар. (Дәфтәрләрне алмашып мөстәкыль тикшерү)

7. Мөстәкыйль эш.

Тест эшләү.(“Исем” темасына.)

1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
3. Очучы сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә?  Б. Кем? 
4. Төлке сүзенә сорау куй. 
А. Кем?  Б. Нәрсә? 
5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар  Б.-нәр  В.-лар  Г.-ләр 
6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар  Б.-нәр  В.-лар  Г.-ләр 
7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр

-Тикшерү, үзбәя.

8. Рефлексия, бәяләү этабы.

  • Дәресебез ахырына якынлаша. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды?

  • Нинди яңалыклар белдегез?

9.Йомгаклау.

  • Исемнең күплек сан формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  • -нар ,- нәр кушымчалары нинди авазларга беткән сүзләргә ялгана?

  • Бу кушымчалар белән без икенче дәрестә дә эшне дәвам итәрбез.

  • Өй эше

113 нче күнегү. Шигырьне күчереп язарга һәм күплек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялганганлыгын ачыкларга. Күплек кушымчаларын билгеләргә .




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
3 сыйныфта "Берлек ??м к?плек сандагы исемн?р" темасына татар теле д?ресе

Автор: Хадеева Гульфия Хашимовна

Дата: 03.04.2015

Номер свидетельства: 196518


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства