kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар халык авыз и?аты буенча ”?киятл?р” б?легенн?н “ГАКЫЛЛЫ Х?ЙЛ? ХИК?ЯТЕ” буенча тест биремн?ре

Нажмите, чтобы узнать подробности

4 нче  сыйныфта уку д?реслегенн?н татар халык авыз и?аты буенча ”?киятл?р” б?легенн?н    тест  биремн?ре. “ГАКЫЛЛЫ Х?ЙЛ? ХИК?ЯТЕ”  буенча  тест  биремн?ре. 

                                                                    Тестны? барышы

                                         Тестта 12 эш каралган, ул 3 ?лешк? б?ленг?н.

1 нче  ?лешт? -      1 д?н алып 6 нчы номерга кад?р эшл?р бирелг?н:

                                3 ?авап арасыннан д?ресен сайлап алырга;

2 нче ?лешт? -        7 д?н алып 11 г?  кад?р эшл?р алынган:

                                кыскача ?авап язарга;

3 нче ?лешт? -        12 нче номер бирелг?н:

                                 и?ади эш, 3-4 ??мл? бел?н тулы ?авап язарга.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар халык авыз и?аты буенча ”?киятл?р” б?легенн?н “ГАКЫЛЛЫ Х?ЙЛ? ХИК?ЯТЕ” буенча тест биремн?ре »



4 нче сыйныфта уку дәреслегеннән татар халык авыз иҗаты буенча

Әкиятләр” бүлегеннән тест биремнәрен

язмача тикшерү эше.





Башкарды :


Гараева Резедә Бари кызы башлангыч класс укытучысы

Татарстан Республикасы Әлки районы

ММБУ “Чиябаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”.

















4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның укудан белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Укучылар 4нче сыйныф ахырында белем күнекмәләрен аңлый һәм файдалана белергә тиеш:



- орфеэпия нормаларын, лексика һәм синтаксис кагыйдәләреннән чыгып тулы сүз белән текстны укырга, минутына 90-95 сүз төрле жанрдагы текстны укырга (пышылдап уку 20 сүзгә күбрәк);

- эчтәлеге буенча авыр әсәрне һәм әдәби сәнгать әсәрләрен аңлап укырга;

- текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

- интонация белән уку;

-темадан чыгып текстка исем кую, яки әсәрнең фикере буенча исем кую;

-аерым сүзләрне мәгълүмат буенча табу һәм “тапкырлык” буенча укый алу (аерым хәрефләр, хәреф элементлары);

-текстка гади план төзи алырга;

-төп һәм чит геройларны ачыклау (логик фикерләү буенча эшләү);

-әсәрдә төп юнәлешне күрсәткән сүзләрне табарга;

-әсәргә сораулар куярга;

-төп һәм өстәмә әсәрләрнең фикерен белергә;

-дәреслектә максатка яраклы әсәрләрне табарга;

-рәсемле план төзергә;

-кыскача план буенча эчтәлеген сөйләргә;





Сәнгать әсәрләрен һәм башлангыч әдәби әсәрләрне укуны аңлау:





-сәнгать һәм әдәби әсәрләрне эмоциональ һәм аңлап укуны кабул итү;

-авторның төп фикерен һәм нәрсә турында язганын билгеләү;

-укыган әсәр аша үзеңнең төп фикереңне җиткерү;

-әдәби сөйләм телгә игътибар итү, телнең сурәтләү чараларын кулланып әсәрнең эчтәлеген ачыклау;

-әдәби әсәрдә телнең сурәтләү чараларын табу, чагыштыру, кабатлау, хозурлану, рифма, эпитет куллану һәм аның әдәби сөйләм телдә билгеләрен ачыклау;

-әдәби сөйләм телдә: эпизод, сюжет, персонаж сүзләреннән файдалану;

-сәнгать һәм танып- белү әсәрләрен аеру;

-әкият, хикәя, шигырь, мәсәлләрнең үзенчәлекләрен ачыклау;

-текст төрләрен билгеләү: хикәя, сурәтләү, фикерләү;

-текстның эчтәлегеннән чыгып төп геройларга һәм аларның үзара мөнәсәбәтенә характеристика бирү;







Иҗади эшчәнлекне үстерү:



-интонация белән укыган геройларның төп фикерен һәм характерын билгели алу (рольләргә бүлеп уку), сәхнәләштерү;

-әсәрдәге геройларның репликасын мимика кулланып драмалаштыру; драманың төп формасын үзләштереп “тере картина” өстендә аерым һәм группа белән эшләү;

-әсәрнең аерым өлешләренә генә түгел пейзажга да телдән рәсем ясау;

-иҗади сөйләм телне формалаштыру;

-укыган буенча үзеңнең фикереңне җиткерү;



Тестның барышы

Тестта 12 эш каралган, ул 3 өлешкә бүленгән.

1 нче өлештә - 1 дән алып 6 нчы номерга кадәр эшләр бирелгән:

3 җавап арасыннан дөресен сайлап алырга;



2 нче өлештә - 7 дән алып 11 гә кадәр эшләр алынган:

кыскача җавап язарга;



3 нче өлештә - 12 нче номер бирелгән:

иҗади эш, 3-4 җөмлә белән тулы җавап язарга.



Бәяләү:

Тестның эшләнешен биш балл белән бәяләргә мөмкин:



“5” билгесе куела: әгәр 1 дән алып 11 гә кадәр номерлар дөрес эшләнсә;

“4” билгесе куела: әгәр 9 яки 10 эш дөрес эшләнгән очракта;

“3” билгесе куела: әгәр 6 яки 8 эш дөрес эшләнгән очракта;



12 нче эш аерым бәяләнә һәм дөрес эшләнгән очракта гына “5” ле билгесе куела.



Төзәтүләр саналмый, укучылар мөстәкыйль эшли, укытучы булышмый, әгәр эшли алмаса башка эшкә күчәргә мөмкин.



Тест белән ничек эшләргә?

- Синең алдыңда әдәби уку буенча бирем.

- Игътибар белән биремне һәм җавапны укы.

- Дөрес җавапны сайлап ал.

- Биремдә бер генә җавапны сайлап ал дип әйтелгән икән, бары берне генә сайлап алырга кирәк.

- Дөрес җавапның номерларын V , яки X тамгасы белән сызып куярга , 9- 15 биремнәргә кыскача җавап язарга кирәк.

- Биремне эшли алмасаң башка биремгә күчәргә мөмкин.

- Вакытың калса кире шул биремгә кире кайтып эшләп була.
















ГАКЫЛЛЫ ХӘЙЛӘ ХИКӘЯТЕ” буенча биремнәр.

I өлеш

Биремнең бу өлешен үтәгәндә (1-8 биремнәр) синең сайлаган җавабыңна туры килгән номерны түгәрәккә (Х) тамгасы белән тамгала.

Әсәрнең жанрын билгели белү

№ 1 Әкиятләрнең төрләрен билгелә.

1 О Көнкүреш әкиятләре.
2 О Хайваннар турында әкиятләр.
3 О Тылсымлы әкиятләр.

Текст эчтәлеген аңлап уку

№ 2 Әсәрдә вакыйга кайсы урында бара?

1 О Урманда

2 О Авылда

3 О Шәһәрдә

№ 3 Әсәрдә төлке хәйләсенең характерын билгелә?

1 О Явыз.

2 О Эшчән

3 О Игътибарлы

4 О Мәкерле

№ 4 Әсәрдә кайсы герой бу сүзләрне әйткән?

  • Тукта әле, авыл ягыннан арык тунлы, зур колаклы, озын койрыклы бер җанвар бу якка таба чабып килә, нинди хайван икән дип хәйран булып карап торам?

1 О Төлке

2 О Тылсымчы

3 О Әтәч.

Текст темасын билгели белү

№ 5 Кайсы мәкаль әсәрнең төп фикерен ача?

1 О Илдә яшисең икән - илеңә хезмәт ит. .

2 О Гайбәт сүзне сөйләмә, сөйләгәнне тыңлама.

3 О Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр.

№ 6 Акыллы хәйләне кайсы герой уйлап тапкан?

1 О Төлке

2 О Әтәч

3 О Хуҗа

№ 7 Төлке әйтүенчә, патша фәрманында нәрсә диелгән була?

1 О Эт төлкенең тунын ертмасын, төлке тавыкны бумасын,

2 О Төлке тавыкка кунакка йөрсен, үзара бүләк өләшсеннәр.

3 О Җанварлар бергә кунакка җыелсыннар, бәйршм итсеннәр.

Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклеген аңлый белү.

№ 8 Вакыйганың эзлеклелеген билгелә.

1 О Әтәч дивар өстендә кәеф кырып утыра.

2 О Патша фәрманы.

3 О Төлке дивар төбенә килә.

II өлеш

Биремнең бу өлешен үтәгәндә (9-14 нче биремнәр) җавабыңны яз.

Тел чараларын күрә белү.

№ 9 Патша фәрман җибәргән сүзтезмәсен, башка фигыль кулланып яз.

_____________________________________________________________

______________________________________________________________

№ 10 Әйткән фигыле текстта ничә тапкыр кабатлана?

______________________________________________________________

Юллар арасыннан” укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү.”

№ 11 Әсәрдән файдаланып, җөмләне язып бетер.

Тукта әле, _______ монда килсен, _______ , ул _________ хайван икән?

Патша, һичкем ____________ золым итмәсен, дип ____________ , дигән идең.

№ 12 Әкияттән бер сорау җөмлә яз.

_________________________________________________________________

_________________________________________________________________

№ 13 Үз фикереңне яз. Әтәч , Төлке хәйләсенә хәйлә корып, нәрсәдән котылган?

________________________________________________________________
________________________________________________________________

Автор уен (төп мәгънәне) аңлый белү.

№ 14 Кайсы җөмлә текстның төп мәгнәсен яхшырак аңларга ярдәм итә?

  1. О Төлкенең Әтәчне ауламак кайгысы калмый, үзенә сыенырга урын эзли башлый.

  2. О Әтәч тә, аның хәйләсенә хәйлә корып, явызлыгыннан котылган, имеш.

  3. О Әтәч, Төлкенең сүзләренә колак салмыйча гына, диварның икенче ягына карап тора икән.


III өлеш

Биремнең бу өлешен үтәгәндә (15 нче бирем) тулы җавап төзеп 4-5 җөмлә яз.

№ 15 Эчтәлек нигезендә иҗади характерда үз текстыңны төзи белү.

  • Әкият ничек тәмамлана?

  • Әтәчтән үрнәк алып буламы, ул ни өчен мактауга лаек?

  • Әкият нәрсәгә өйрәтә?


_________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Тесты

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Автор: Гараева Резеда Бариевна

Дата: 11.02.2015

Номер свидетельства: 171561


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства