kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тексты диктантов по татарскому языку для начальных классов.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Предлагаю тексты диктантов для руссскоязычных учащихся 1-4-ых классов по татарскому языку.Тексты на разные темы,они предназначены для средних учащихся,так как в диктантах слова повторяются.Тексты диктантов на времена года,о домашних животных,о профессиях родителей,об изменениях в природе.Грамматические задания к текстам может составить сам учитель.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тексты диктантов по татарскому языку для начальных классов. »

1-4 сыйныфлар өчен диктант текстлары.

КӨЗ.

Менә көтеп алган көз дә җитте.Мәктәпләрдә укулар башланды.Кошлар җылы якларга очып киттеләр.Кырлар һәм бакчалар бушап калды.Тирә-як сап-сары яфракларга күмелде.



Көзге уңыш.

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор,карбыз өлгерә,

Алмалар коелып төшә,- дип тикмәгә әйтмәгәннәр.Көз ае-уңыш ае.Көз көне уңыш мул була.Бөтен кеше уңышларын кышка сакларга урнаштыралар.



Әнием.

Минем әниемнең исеме Ләйсән Камилевна.Аңа 45 яшь.Ул хастаханәдә эшли.Әнием балалар табибәсе.Аны авырулар бик яраталар.Әнием дә үз эшен бик ярата.Ул кечкенә балаларны дәвалый.Мин дә әниемне яратам.



Кыш.

Менә кыш җитте.Тирә-як ап-ак карга күмелде.Көннәр салкынайды.Агачлар ап-ак бәскә күмелде.Балалар тауда,шугалакта уйныйлар.Чаңгыда ,чанада,тимераякта шуалар.Балаларга кышын бик рәхәт.



ЯЗ.

Менә яз җитте.Көннәр җылына башлады.Урамнарда карлар эри.Кошлар җылы яклардан кайта башладылар.Тиздән кыр эшләре башланыр.Тирә-як матур кошлар тавышына күмелер.Мин язны бик яратам.



Боз кузгалды.

Менә яз җитте.Көннәр җылы.Җылы җилләр исә.Җылы яктан сыерчыклар,каргалар кайттылар.Көннәр озын,төннәр кыска.Кояш кыздыра.Кар эри.Урамда сулар ага.елгада бозлар ага.Малайлар,кызлар елга буена йөгерделәр.



Җәй көне.

Балалар җәйне бик яраталар.Җәй көне көннәр җылы.Кояш кыздыра.Балалар елгада су коеналар,балык тоталар.

Болында чәчәкләр күп.Алар төрле төстә:кызыл,зәңгәр,ак,сарыалсу...Кызлар болында чәчәкләр җыялар.

Урманда җир җиләге,кура җиләге пеште.Гөлҗимеш кызарды.Кешкләр гөмбә җыя башладылар.Җәй уртасы җитте.



Безнең песи.

Безнең песиебез бар.Аның исеме Мыраубатыр.Аның үз урыны да бар.Мыраубатыр бик матур песи.Аның алгы тәпиләре ак төстә.Ә муены аклы-каралы.Мыраубатыр тычканнарны тотарга бик ярата.Без дә аны бик яратабыз.



Көз.

Менә алтын көз дә килеп җитте.Тирә-як сап-сары төскә керде.Кырлардан һәм басулардан көзге уңыш җыеп алынды.Мәктәпләрдә укулар башланды.Кошлар җылы якларга очып китәләр.Урамда яңгырлар ява.Агачлардан яфраклар коела.Тиздән салкын буранлы кыш килер.



Кыш.

Менә салкын кыш та җитте.Кышын җәнлекләргә азык табу кыенлаша.Куян тунын ак төскә алыштыра.Балалар тауда чана,чаңгы шуалар.Шугалакта тимераякта шуалвр.Карны тәгәрәтеп Кар бабай ясыйлар.Мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре уза.Тиздән Яңа ел башлана.



Язгы урман.

Яз көне урман матур.Менә ике каен.Каенның яфраклары яшел.Менә усак.Усакның да яфраклары яшел.Менә чыршы белән нарат.Алар җәен дә,кышын да яшел.Менә умырзая.Умырзая-яз чәчәге.Урманда матур кошлар тавышы яңгырый.Мин язгы урманны бик яратам.Анда саф һава.



Җәй.

Матур җәй җитте.Аланда кызыл,сары,зәңгәр чәчәкләр үсә.Менә ак ромашка.Әнә кыңгырау чәчәк.Кыңгырау чәчәк зәңгәр төстә.

Надя әнисе белән урманга килде.Урман бик матур.Әнә кырмыскалар.Бер кош агачка кунды.Икенче агачта тиен утыра.Урманда шундый күңелле!



Паркта.

Витя һәм Ваня паркка баралар.Паркта агачлар күп.Агачларда яфраклар кызыл,сары.Малайлар матур яфраклар җыялар һәм өйгә кайталар.Алар букетны әнигә бирәләр.Әни бик шатлана.



Көзге уңыш.

Менә көз дә җитте.Агачлар саргайды.Кошлар җылы якларга очып киттеләр.Бакчада кызу эш башланды.Кешеләр бәрәңге,кишер,чөгендер җыялар.Уңыш мул булды.



Кар ява.

Мин иртән йокыдан тордым.Урынымны җыйдым.Тәрәзәдән урамга карадым.Бөтен җир ап-ак.Кар ява.Ура!Чана шуабыз!Чаңгы шуабыз!



Сүзлек диктанты.

Утыра,бирә,төшә,китә,килә,яза,эчә,укый,уйный,юа,сөртә,эшли,пешерә,кисә,ала,куя,ясый,керә,әйт,сөйли.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Тексты диктантов по татарскому языку для начальных классов.

Автор: Васильева Валентина Николаевна

Дата: 21.01.2015

Номер свидетельства: 158827


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства