kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Проект эше: "Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләре"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Проект эше: " Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләре"

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Проект эше: "Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләре"»

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

”Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе”



Җәлил рухы һәрчак күңелдә”

Муса Җәлил – балалар шагыйре” секциясе





Тема: Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат иткән

шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләре

Фәнни эшне башкарды:

2 нче сыйныф укучысы

Газиева Алинә Рәзил кызы


Фәнни җитәкчесе:

башлангыч сыйныф укытучысы

Мирзаянова Рәмилә Мехаматнур кызы







Актаныш, 2023

Эчтәлек.

Кереш өлеш............................................................................................3 бит

Төп өлеш.................................................................................................4 бит

- Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләре

Йомгаклау............................................................................................. 7 бит

Кулланылган әдәбият исемлеге.......................................................... 8 бит































КЕРЕШ

Бала күңелен ап – ак кәгазь белән чагыштыралар. Әнә шул саф җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек “энҗеләрен” ничек тезәргә? Әлбәттә, әдәбият аша. Әдәби китапларны яратып, чын күңелдән бирелеп укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле баерак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя. Күренекле галим Р. Фәхреддин дә: “Алтыннан да кыммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”,- дип язган. Бу – без сайлаган теманың актуальлеген билгели. Герой – шагыйрь, Муса Җәлил иҗаты, эшчәнлеге турында мәгълүматлар туплау, балалар өчен язылган шигырьләре белән тирәнрәк танышу, геройлар һәм вакыйгалар аша үрнәк яки сабак алу – эшемнең максаты.

Тикшеренү эшенең объекты

Күренекле шагыйрь Муса Җәлил иҗаты.

Тикшеренү эшенең предметы

Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре.

Эш барышында китапханәдә булган материалларга, вакытлы матбугатка, интернет – ресурсларга мөрәҗәгать ителде.















ТӨП ӨЛЕШ

Муса Җәлил исеме Татарстанда гына түгел, башка чит төбәкләрдә яшәүче халыкларга да таныштыр дип уйлыйм. Чөнки, аның шигырьләре, 60 телгә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таралды. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән. Ә миңа аның балалар өчен язган шигырьләре бик якын. Әнием миңа Муса Җәлилнең “Парашютсыз курчак” дигән бик матур шигырьләр китабын бүләк итте. Анда Муса Җәлилнең балалар өчен язылган 42 шигыре кергән. Мин аларны кызыксынып укып чыктым. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә әллә нинди зур проблемалар да күтәрмәгән, укучыга үгет – нәсыйхәт тә бирмәгән кебек. Ә игътибар белән, “күңел күзе” белән укысаң, һәр шигырендә тирән мәгънә ятканын тоясың.

“Карак песи” шигырен укыганнан соң, мин үзем өчен ике нәтиҗә чыгардым. Беренчедән, үзеңә йөкләнгән эшкә җаваплы карарга кирәк. Икенчедән, һич кенә дә кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын аңладым, күңелемә салып куйдым.

Муса Җәлилнең уенлы җырлары, шигырьләре дә бар. Шуларның берсе “Куян” шигыре. Балалар куянны салкыннан коткаралар, аның турында кайгырталар, ләкин туып үскән җирләр кешеләр өчен генә түгел, хәтта җәнлекләр өчен дә бик якын, кадерле. Ә ирекле булу -үзе бер бәхет. Куяныбыз да яшел тугайга, калын урманга чыгып югала. Без бу уенны бик яратып уйныйбыз.

Туган илне ярату, саклау, аңа тугры калу Муса Җәлилнең шигырьләренең төп темасы. “Маэмай” шигырендәге малай, үзенең яраткан эте Акбайга сугыш серләрен һәм һөнәрләрен өйрәтә. Димәк, малай үзе дә солдат булырга хыяллана. Ә мин, аның эшләреннән, туган илен сакларга һәрвакыт әзер икәнен тоям.

Хәзерге тормышта каядыр ашыгабыз, җитешә алмыйбыз, хәтта әбекәйләр дә: “Таң ата да кич була”,- дип вакытның җитмәвен әйтергә телиләр. “Сәгать” исемле шигырендә Муса Җәлил, нәкъ менә кечкенәдән үк безгә вакытның кадерен белергә өйрәтә төсле. Вакытның кадерен белеп, режим белән яшәсәк, сәламәт булырбыз, зур җиңүләр яуларбыз, максатыбызга ирешербез.

Тормышта үз алдыңа максат куеп, шул максатка ирешү, зур җиңү дип уйлыйм мин. “Куык” шигырендәге Илдар үзенең һавага очкан куыгын табар өчен, очучы булырга ант итә. Шушы максат Илдарда белемгә, эшкә дәрт уята. Моңа Муса Җәлил узе дә ышана, һәм безне дә шуңа өнди. Илдардан без дә үрнәк алабыз.

Илдар үсәр һәм булыр

Илнең батыр кешесе,

Иң җитез һәм иң биек,

Иң ерак очучысы.

Иң яратып укыган шигырем “Кызыл ромашка” булды. Чөнки, бу шигырьдә мин Муса Җәлилнең үзен күргән кебек булдым. Үзенең батырлыгы белән ул тормышта гына түгел, хәтта табигатьтә дә эз калдырган кебек тоелды. Чыннанда без аны онытмыйбыз, аның белән горурланабыз, кызыл ромашкасына кызыгабыз, сокланабыз һәм яратабыз.

Муса Җәлилнең саный китсәң, балалар өчен язылган шигырьләре бик күп. Китабымдагы шигырьләрне укып чыгып, тәрбияви темаларга төркемләдем һәм “кызыл ромашка” таҗларына урнаштырдым.

Сыйныфташларым ул шигырьләрне укып чыгып, темаларын ачыкладылар һәм иллюстрацияләр эшләделәр. Ә мин ул иллюстрацияләрдән альбом ясадым.









ЙОМГАКЛАУ

Муса Җәлилнең шигырьләре балалар күңеленә бик якын, укучыны үзенә бәйләп тора, авторга карата тирән ихтирам хисләре уята. Аның бишек җырлары татар халык аваз иҗатына бик якын. Алар җанлы тел белән язылган, тирән хис белән сугарылган.

Җәлил безгә туган илне, хезмәтне сөяргә, Ватанга турылыклы булырга, изгелеккә, матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Җәлил өчен балалар – тормышны алга, матур киләчәккә илтүчеләр, илгә тагы да нәфисрәк төс бирүчеләр. Алар – иҗатчылар, зурларга ярдәмчеләр, эш сөючеләр. Җәлил шигырьләрендә хезмәткә дан җырлана. Хезмәтне шагыйрь кеше күңелен нурландырырлык көч итеп күрсәтә, балаларны тормышта эз калдырырлык булып үсәргә димли.









Кулланылган эдәбият:

1. Җәлил М. Парашютсыз курчак /М.Җәлил. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004.

2. Җәлил М. Кечкенә дуслар. /М.Җәлил. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1989.

































6



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Проект эше: "Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләре"

Автор: Мирзаянова Рамиля Мехаматнуровна

Дата: 28.03.2023

Номер свидетельства: 628544


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства