kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Научно-исследовательская работа по теме "Исследование скорости течения реки Меша"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Научно - исследовательская работа выполненная учащимися 4 класса по теме " Изучение скорости течения реки Меша".Программа работы позволяет реализовать актуальные в настоящее время вопросы по исследоввнию  маленких рек. Прослеживается динамика роста мотивации к изучению экологию своего села.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Научно-исследовательская работа по теме "Исследование скорости течения реки Меша" »



Проектның максаты: Туган авылым янәшәсеннән агучы Мишә елгасын һәм аның экологик проблемаларын өйрәнү.

Бурычлары:

  1. Мишә елгасын күзәтү.

  2. Чишмәләр һәм ясалма күлләрнең матурлыгын,файдасын өйрәнү,аның экологик проблемаларын күрсәтү.

  3. Хуҗалыкның сулыкларга тискәре йогынтысын ачыклау.

  4. Файдалы казылмаларны үзләштерүнең табигатькә тискәре йогынтысын ачыклау























Мин бу проект эшен башкару өчен объект итеп Мишә елгасын алдым. Туган авылым шуның яр буенда урнашкангамы, үземнең күңелем елга-суларга тартылгангамы , кешегә аның әйтеп бетергесез файдасы тигәнгәме , шигырь –җырларда исеме еш алынгангамы – бик кадерле миңа Мишә елгасы.

Әйе, һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары бар. Сокланып туймаслык тугайлары, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, камышлы сазлыклары, балыклы күлләре, шаулап торган урманнары күңелгә бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек бирәләр.

Табигать һәм кеше! Алар бер-берсеннән аерылгысыз. Кеше табигатьнең матур күренешләре белән хозурлана, төрле-төрле файдалы нигъмәтләреннән авыз итә, тәненә көч, үзенә дәрт ала. Ләкин шуны онытмаска кирәк, табигатьне саклау, баету-безнең иң изге бурычыбыз.

Табигатьнең нигезен, аның яшеллеген һәм матурлыгын тәэмин итә торган күп чыганакларның берсе-елгалар. Күбесе җирнең кечкенә бер күзәнәгеннән бәреп чыгып, халыкны, кош-кортларны, хайваннарны туендыра торган чишмәләрдән башлана.







Менә шундый йөгерек чишмәләр, зур-зур елгалар һәм диңгезләр, тирән күлләр барлыкка китергән.

Матур безнең авылларыбызның табигате. Безнең яктагы авыллар я инеш, я мишә елгасы буена утырган. Сагынып кайткан кеше өчен үз ягының бормаланып аккан елгаларыннан, салкын сулы чишмәләреннән, хәтфә болыннарыннан кадерле ни бар?

Безнең Саба районы су ресурсларына бай булуы белән аерылып тора. Табигать бу яктан безнең районны мәхрүм итмәгән.

Челтер-челтер Саба чишмәләре

Җилфер-җилфер Саба җилләре

Мишәсендә су коена таллар-

Шулдыр минем туган җиркәем.

Мишә атамасының килеп чыгышы.

Идел кебек матур , якын безгә үзебезнең Мишә елгабыз. Ул районыбыз буйлап , чишмә- инешләрнең кушылуыннан суын күбәйтә-күбәйтә ага да ага.

.Мишә атамасының килеп чыгышын без борынгы төрки бабаларыбыз телендә кулланышта йөргән “бишә” (урман, куаклык, агачлык мәгънәседә ) сүзе белән бәйләп карыйбыз. Элек елга тирәләре куе, калын урман белән әйләндереп алынган булган. Шушында килеп урнашкан бабаларыбыз бер-берсен судан агып килгән йомычкаларга карап, елга буенча барып табарга гадәтләшкәннәр. Тирә-юнь дәге су чыганакларына исем кушканда халык аларның күзгә бәрелеп торган үзенчәлекләренә игътибар итә.

Мишә- тарихи елга.

Тарихи яктан әһәмиятле булган үзгәрешләр, вакыйгалар гадәттә елга тирәсендә хәл ителгәннәр һәм ителәләр. Ватан сугышы елларында зур бәрелешләр елга буенда булган.

Мишә һәм аның кушылдыклары яр буйларындагы авылларда халкыбыз тарихына караган борынгы кабер ташлары, болгар хәрәбәләре, акча, ювелир әйбере хәзинәләре һәм башка күп истәлекләр табылган.

Безнең авылдан 1 км ераклыкта гына Мишә ярыннан 300 м көнбатышта 1332 елда куелган кабер ташы бар.

Безнең авылдан 3 км читтә, Мишә елгасыннан 300-500 м тирәсе арырак чыршы, артыш агачлары белән капланган Калатау урнашкан. Кайчандыр бу урыннар кара урманнар белән капланган булганнар.

Явыз Иван Казанны алгач , исән калган татар сугышчылары 1552 нче елда хәзерге Өтернәс янындагы Калатауга килеп урнашалар һәм әлеге исемдәге калага нигез салалар. Ләкин явыз Иванның кулы 1553 елда бирегә дә килеп җитә һәм ике яу арасында тиңдәшсез сугыш була. Татарларның 15 меңләп сугышчысы үтерелә, бик күпләре әсирлеккә алына., бик әзе генә шушы урманнарга качып котыла.

Менә шундый канлы вакыйгаларның шаһиты да була Мишә елгасы . Безнең бабаларыбызның каны түгелгән изге урын буларак та сакларга тиешбез икән әле без Мишәбезне.



Мишә елгасына комплекслы характеристика.

Мишә елгасының башыннан алып тамагына кадәр озынлыгы 305 км. Елга суднолар йөрер өчен яраксыз диярлек, бары тик түбәндәге агымнарда гына бу мөмкин. Безнең Тимершык авыл советына кергән территориядә аның озынлыгы 14, 5 км.

Мишә елгасы һәм аның кушылдыклары буена бик күп авыллар урнашкан. Безнең авыл советына керүче Көек, Кызыл Мишә, Тимершык, Сабай, Миңгәр авыллары да Мишә елгасы буена урнашканнар.

Мишә елгасы безнең район белән янәшә урнашкан Кукмара районы территориясенә керүче Комар авылыннан 1, 5 км читтә урман эчендәге тыныч кына агучы 3 чишмәдән башланып китә. Мишә елгасына бик күп инеш кушылдыклары су алып килә.

Мишә елгасы катнаш туенулы. Яңгыр һәм кар суларына еллык агымның 75 % ы туры килә. Елганың безнең авыл янындагы уртача киңлеге 14 м. Аның уртача киңлеген табу өчен 150 шәр метр ара ераклыгы калдырып 4 урыннан үлчәдек. 1 нче пунктта аның киңлеге 16 м, икенчесендә 14,5 м, өченчесендә 13 м, дүртенчесендә 12,5 м булды. Дүрт үлчәмне кушып 4 кә бүлдек

16+14,5+13 +12,5=56:4=14 м

(Үлчәүне бау ярдәмендә башкардык.)

Елга үзәненең киңлеге 500-600м. Без үлчәгән участокта елганың туры урынындагы максимал

тирәнлеге 40 см, борылыштагы чонгылларда 95 см, ә урыны белән (Гыйлмениса дугаена) 1,5 м га кадәр.

Уртача тирәнлекне табу өчен арифметик уртаны табабыз.

40+95+150=285:3=95см



Нокта номеры

Нокта арасындагы ераклык

Тирәнлек

1

1метр

0 см

2

1метр

15 см

3

1метр

30 см

4

1метр

44 см

5

1метр

65см

6

1метр

28см

7

1метр

0см

Уртача тирәнлекне табу өчен басма култыксасына 1 әр метр ара калдырып акбур белән сызык сыздык. Һәр ноктадан үлчәгеч линейка ярдәмендә тирәнлекне үлчәдек, таблицага язып бардык.



Уртача тирәнлекне табу өчен арифметик уртаны табабыз.

15+30+44+65+28=182:5=36,4 см

Елганың авышлыгы зур түгел һәм уртача агым тизлеге 0,5 м/с. Без елганың уртача агым тизлеген табу өчен 40 м лы араны яр кырыенда билгеләдек. Ике ноктага да казык утырттык.Югары казыктан өске якта өч ноктадан (ике як кырыйдан һәм уртадан) тәтәл ташладык. Югары казыктан түбәнге казыкка кадәр тәтәлләр үткән вакытны секундомер ярдәмендә билгеләдек.1 нче тәтәл-82 секундта, икенчесе -81 с, өченчесе-77 с да үтте. Аларның арифметик уртасын табабыз.82+81+77=240:3=80 с

Ә аннан соң елганың 40 м арада уртача агым тизлеген табабыз. 40 м:80с=0,5 м/с

Елга сай булганлыктан, кояш нурлары аны үтәли җылыталар, шунлыктан су тиз җылына. Мишә елгасы балыкка ярлы.Елга яры буенда дым яратучан үсемлекләр, куаклар үсә. Елганың суы болганчык, эчәргә яраксыз.



















Мишәнең экологик проблемалары, аларны чишү юллары.

Мишә елгасы элек мул сулы була. Тирә-юнь дә сазлыклар, күлләр, чишмәләр. җәйрәп яткан; тегермәннәр шаулап эшләгән. Ул елларда су коенганда суга батып үлүчеләр дә аз булмаган. Суы тирән булган шул Мишәнең.

Хәзер Мишә буенда су тегермәннәре дә юк, яр карлыгачлары да күренми. Язгы ташулардан соң елга буенда үзенчәлекле “музей” барлыкка килә, аркылы-торкылы череп беткән бүрәнәләр ята, төрле сорттагы аяк киемнәре, тишек ләгәннәр кояшта “кызына”. Ул пластик шешәләрнең иге-чиге юк. Мишәбез чүплеккә әверелеп бара.







Авылда хәзер төзек, матур йортлар көннән-көн күбәя, ә инешкә терәлеп торган бакчасының артында тау-тау чүп оясы. Ә бит инешләр Мишә елгасын туендыручылар..

Мишә күзгә күренеп саега, элеккеге матурлыгын җуя бара. Кунып кош сайрарлык таллары да сирәгәя, Тегермәннәрне әйләндерергә көче җиткән Мишә суларының бүген тирәнлеге тезгә дә җитми, ә кайбер урыннарында сикереп чыгарлык.





Соңгы елларда культуралы үсемлекләр белән мавыгу, терлекчелек лагерьларын Мишә ярларына урнаштыру , ашлама һәм агуларны күпләп куллану аркасында елгада балыклар бетте, сулар пычранды.

Безнең Мишә суларын промышленность предприятияләре дә, нефть тә пычратмый.Ләкин аны пычратучы сәбәпләр җитәрлек.Авыл хуҗалыгында бик күп химикатлар басудан елгага агып төшәләр. Сулыклар агулы химикатлар белән зарарлана.Шулай ук терлекчелек фермаларыннанда агып чыга торган сыеклыкта Мишә елгасына кушыла. Күп кенә кешеләр шушы Мишә елгасына килеп машина- тракторларын юалар. Кешеләр җитәр сезгә, туктагыз дияргә Мишәбезнең теле генә юк!

Без Мишә елгасын күз карасы кебек сакларга, иң изге урын кебек карарга бурычлы. Тирә-яктагы су чыганакларын тәртиптә тоту, ярларына әрәмәләр үсүе турында кайгырту-безнең бурычыбыз. Язгы ташулардан соң су буйларын чүп-чардан арындыру да кулдан килмәслек эш түгел. Монда барыбызныңда актив катнашуы сорала. Ә менә Мишәгә ашлама, тирес агызу кебек ямьсез күренешләрне катгый чаралар ярдәмендә туктатырга кирәк.

Авылыбыз халкының йөрәген сыкрата торган икенче бер проблема – ул иң кадерле, изге урын, зират белән янәшә генә дуңгызчылык фермасы булу. Ферма яныннан үткәндә борынны ярып сасы, авыр ис килә. Ферманың тиресе, пычрагы зиратка һәм әлбәттә инде Мишә елгасына агып төшә.

Үткән ел авылыбызга ямь бирүче плотинада үстерелгән балыклар ни сәбәпледер, әллә каты салкыннардан боз катламы калын булу сәбәпле, әллә инде басудан химикатлар төшеп, бик күбесе кышын үлде. Язын плотина тирәсенә килә торган булмады, начар ис таралды. Плотина суының аскы торбасы тыгылу сәбәпле, су бер дә алышынмый. Җәй буе казлар, кешеләр менә шушы суда рәхәтләнеп коенды.

Инде кабат язлар якынлаша. Үткән елгы вакыйга кабатланмасмы? Бу турыда уйлый микән җитәкчеләр?

Инде Мшә елгасына катышы булмаса да менә бу битарафлыкны да әйтми мөмкин түгел. Авылыбыз уртасына урнашкан тау менә инде ничә еллар шушындый хәлдә.Әгәр аның теле булса ни дияр иде икән безгә? Төзелеш өчен күпме комнар алынды бу урыннан, утыртылган агачларны инде күптән сарыклар, сыерлар ашап бетерде. Менә шушы тау битендә агачлар үссә, гөмбә, җиләк булса, ничек рәхәт булыр иде барыбызгада.

Безнең ярдәмгә елга-күлләр, җир, урман, тау, һава мохтаҗ. Бөтен тереклек дөньясы әйләнә-тирәбезнең пычрана баруын елдан-ел ныграк тоя. Табигатьне коткару-саклау һәм тернәкләндерү безнең һәрберебезнең изге бурычы. Әйдәгез кешеләр барыбыз бергәләп, саклыйк табигать не.

Саф җилләр сыйпасын чәчләрдән,

Саф һава аллатсын битләрне.

Юлларда чирәмнәр үссеннәр

Дусларым саклыйк без җирләрне

Нәтиҗә








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Научно-исследовательская работа по теме "Исследование скорости течения реки Меша"

Автор: Нигмедзянова Разина ( руководитель Нигмедзянова Н.М.)

Дата: 28.10.2014

Номер свидетельства: 123445


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства