kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Муса Җәлилгә бәйле истәлекле урыннар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Муса Җәлилнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.  Аның                сүзләренә җырлар язылган. Скульпторлар һәм рәссамнар үзләренең әсәрләрендә   Муса образы тудырганнар. Язучыларның иң әйбәт әсәрләре М.Җәлил исемендәге  премия белән бүләкләнәләр.Аның исемен урамнар, шәһәрләр, теплоходлар, театарлар, музейлар, океан лайнеры,Антарктидадагы иң биек кыя түбәсе, Памирдагы тау түбәсе йөртәләр.

Җәлил белән бәйле истәлекле урыннар да бар бит әле 

 Җәлил исемен мәңгеләштергән истәлекле урыннар бик күп. Бездә дә мондый истәлекле урыннарны белү теләге туды, кызыксынуыбыз М.Җәлил эзеннән барып серле йомгакны сүтәргә этэрде.Ә эшебезне Җәлил турында мәгълүмат туплаудан башладык.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Муса Җәлилгә бәйле истәлекле урыннар»



Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле

икенче санлы Актаныш гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе



3 секция: “М.Җәлилгә бәйле истәлекле урыннар”





Проект эшенең темасы:

Муса Җәлилгә бәйле истәлекле урыннар

Проект эшен башкарды:

4 нче сыйныф укучылары

Нәбиева Рәзилә Рифат кызы

Исламова Адилә Фәнил кызы

Насыпова Камила Владимир кызы


Җитәкчесе:

башлангыч сыйныф укытучысы

Нәбиева Сирена Хәлил кызы






2019

Эчтәлек.

Кереш өлеш............................................................................................3 бит

Төп өлеш.................................................................................................5 бит

1. Муса Җәлилнең биографиясе белән бәйле истәлекле урыннар

2.Чәнечкеле тимерчыбык артында...

Плетцензее төрмәсендәге ме­мориаль үзәк

3. Муса Җәлил исемен йөртүче объектлар

Йомгаклау..............................................................................................10 бит

Файдаланылган әдәбият ......................................................................10 бит

























Кереш өлеш.

Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора.Ул югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркетне хәтерләтә.Ике кулы артка каерып бәйләнгән... Менә-менә җилкәләрен киереп чылбырларны өзәр дә һавага күтәрелеп китәр кебек.

Җәлил татар халкының намусы һәм батырлык символына әверелде. Аның исеме бөтен планетабызга мәгълүм.

Р.Мостафин

Актуальлелек:

Муса Җәлилнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Аның сүзләренә җырлар язылган. Скульпторлар һәм рәссамнар үзләренең әсәрләрендә Муса образы тудырганнар. Язучыларның иң әйбәт әсәрләре М.Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнәләр.Аның исемен урамнар, шәһәрләр, теплоходлар, театарлар, музейлар, океан лайнеры,Антарктидадагы иң биек кыя түбәсе , Памирдагы тау түбәсе йөртәләр.

Җәлил белән бәйле истәлекле урыннар да бар бит әле.

Хәтта М.Җәлил исемен йөртүче кече планета да бар икән. Аны Кырымдагы астрофизик 1972 елда ача.

Әйе, җир йөзендә Җәлил исемен мәңгеләштергән истәлекле урыннар бик күп . Бездә дә мондый истәлекле урыннарны белү теләге туды, кызыксынуыбыз М.Җәлил эзеннән барып серле йомгакны сүтәргә этэрде.Ә эшебезне Җәлил турында мәгълүмат туплаудан башладык.

Аның тормыш һәм көрәш юлын бөтен тулылыгында ачыклау, фәнни эшкәртүгә көч куйган язучыларның, галимнәрнең әсәрләре, фәнни эшләре белән таныштык, аларны системага салу өстендә эшләдек.

Безнең эшебезнең темасы “М.Җәлилгә бәйле истәлекле урыннар” дип атала.

Максат:

-Муса Җәлилгә бәйле истәлекле урыннарны өйрәнү;

-җыелган мәгълүматлардан виртуаль экскурсия ясап , аны дискка яздыру ;

- аның биографиясенә нигезләнеп истәлекле урыннар картасын лэпбук формасында ясау, эшләп сыйныфташларыбызга җиткерү;

Максатттан чыгып без үзебезгә тәбәндәге бурычларны куйдык:

- шагыйрьнең тормыш юлын , аның белән бәйле истәлекле урыннарны өйрәнү.

- тема буенча материаллар барлау, уку, туплау;

Проект эшенең төп объекты – Муса Җәлилгә бәйле истәлекле урыннар; предметы – истәлекле урыннарны барлау

Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулландык: тикшеренү, эзләнү, анализлау, күзәтү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.

Төп өлеш.

Иң беренче истәлекле урын аның туган авылыннан башланып китә.

М.Җәлилнең Оренбургтагы һәйкәле.

Муса Җәлил 1906 елда Оренбург губернасы (хәзерге Чкалов өлкәсе) Мостафа авылында Мостафа Габделҗәлил улы гаиләсендә алтынчы бала булып туа. Әтисе, ул туган елларда авылның бер крестьяны була, шулай да 1913 елларда вак сәүдә эше белән катнашып китә, ләкин, бөлеп, бөтен йорт-җирен сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була.

Хөсәения мәдрәсәсе

- Муса Җәлил башта авыл мәктәбендә, аннан, шәһәргә күчкәч, шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсенең башлангыч классларында укый. Гаиләсе авылга күчкәч, Хөсәениядә пансионда торып укый башлый.

- Бик яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксынып, 1916 елда ук үзе шигырь яза башлый. 1919 елда, Кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Ләкин әтисе үлгәч, авылга кайтырга мәҗбүр була. Һәм укучы балалардан бер оешма төзи. Аңа башта “Кызыл йолдыз”, аннан “Кызыл чәчәк” дип исем биргәннәр. Оешманың рәисе М.Җәлил, 40 лап члены була. Бу оешма районда коммунистик балалар хәрәкәтенең үсешендә зур роль уйный.

- 1920 елда авылда комсомол оешмасы төзелә. М.Җәлил анда эшли һәм комсомол җитәкчелеге астында балалар оешмасындагы эшен дәвам иттерә.

Казан

- Кайбер иптәшләренең киңәше белән 1922 елның көзендә Казанга килә. Анда язучылар белән күрешә. Казанга килгәч тә, шигырьләре газеталарда еш күренә башлый.

- 1923 елны Татар рабфагына укырга керә, 1925 елда аны уңышлы тәмамлый. Рабфакта укуы аның иҗатына бик нык зур йогынты ясый. Революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод-фабрикалар, яңа авыл темалары аңарда реаль чагылалар.

Җәлил эзләре буенча Горький урамына барыйк әле.

-Казанның Горький урамындагы 17 йортта М.Җәлилнең музей-фатиры урнашкан.Нәкъ менә шушыннан ул фронтка киткән.

Опера һәм балет театры.

Ирек мәйданында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бар. Бу мәһабәт бина сугышка кадәр 30нчы елларда төзелә башлый, һәм сугыштан соң гына төзелеп бетә. 1939 елның июнендә беренче сезонны ачып эшли башлый. М.Җәлил сугышка кадәр бу театрда әдәби бүлек җитәкчесе буып эшләгән, татар опералары тууга иҗади ярдәм иткән. Үзе дә либреттолар язган.(14 слайд) Аның “Алтынчәч” либреттосына композитор Нәҗип Җиһанов музыка язган.

- 1934 елдан Совет язучылары союзы члены. Үзе иҗат иткән әсәрләре 12 китап

булып басылган.

Мәскәү

- 1927-1933 елларда Мәскәүдә комсомол эшендә эшли. Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлый. “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор булып эшли.

2008 елның25 октябрендә Мәскәүдә һәйкәл ачыла.

М.Җәлил урамы да бар.

Минзәлә

Җәлил Минзәләдә политучилище тәмамлый. Аңа бронь бирелсә дә, М.Җәлил каршы була. “Ватан өчен көрәш – изге бурычым”, - ди. Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышның икенче көнендә үк, фронтка үзе теләп китә.Волховский фронтында сугыша. Авыр хәлдә пленга эләгә. Шулай да бирешми – көрәшне дәвам итә.

1942нче елның июлендә чолганыштан чыкканда әсирлеккә эләгә.

2.Чәнечкеле тимерчыбык артында...

1942 елның 8 гыйнвары – М. Җәлил сугышка китә.

1942 елның июне – 2 нче Удар Армия чолганышта кала. М. Җәлил каты яраланып әсирлеккә эләгә.

1942 елның июле – Ленинград өлкәсенең Рождествено авылы янындагы лагерьда. Баттал белән очраша.

1942 елның октябре – Ригада. Каунас. 6 номерлы Форпост. Мусага немецларга хезмәт итәргә тәкъдим итәләр. Ул аны кире кага.

1942 елның ноябре – Польшаның крепостенә китерәләр. Анда 150 мең әсирне тоталар. М. Җәлил Г. Курмаш белән очраша, шигырьләр язуын дәвам итә. әсирләрнең рухын күтәрә. Алар тирәсендә сыналган кешеләр төркеме барлыкка килә:Ф. Сәйфөлмелеков, А. Баттал, З. Хасанов һ. б.

1943 елның январе – Берлиннан 664 км урнашкан Вустрау лагерена күчерәләр. Легионга керергә булалар.

1943 елның феврале – беренче татар батальоны руслар ягына чыга.

1943 елның марты – М. Җәлил Берлинда эшли. Яшерен оешма төзиләр. А. Алиш, А. Симаев, Г. Шабаев фашистларга каршы листовкалар чыгару һәм тарату эшенә керешәләр.

1943 елның апреле – лагерьлар буенча йөриләр, оешманың эшен җәелдерү буенча эшлиләр, кирәкле кешеләрне табалар, бәйләнешкә керәләр, йөкләмәләр калдыралар, атнасына бер тапкыр концертлар куялар, патриотик хисләрен уятырга, мәдәниятенә, татар халкына карата горурлык хисләрен тәрбияләргә тырышалар. Монда Җәлилнең шигырьләре укыла.

1943 елның июле – Җәлил Едленога килә. Татар легионерларын башка фронтка җибәрмәү сәбәпле, легионның үзендә восстание күтәрергә була. Аны 14 августка билгелиләр. 11 августа утыздан артык кешене кулга алалар. Аларны конвой белән варшава төрмәсенә җибәрәләр. Җәлилне Берлинның Моабит төрмәсенең “таш капчыгына” тыгалар.

1944 елның 7 нче феврале – Дрезденда суд була. Ул берничә көн дәвам итә. Аннары аларны Берлинга алып китәләр. Гегел төрмәсенә ябалар.

1944 елның июне - М. Җәлилне һәм аның иптәшләрен Гегел төрмәсеннән гомерләренең соңгы көнен һәм сәгатьләрен үткәргән Берлиндагы Шпандау төрмәсенә күчерәләр.

1944 елның 25 августы – М. Җәлилне һәм җәлилчеләрне Плетцензее төрмәсенә алып киләләр һәм фашист палачлары аларны Гильотинада һәлак итәләр.

Көрәшчеләрнең исеме онытылмаска тиеш, менә алар...

Менә сезнең алдыгызда аларның исем фамилияләре һәм алар кайчан һәм сәгатьтә үтерелә:

  1. Гайнан Курмаш-мәктәп директоры 1944 ел 25 август 12 сәгать 06 минут

  2. Фуат Сәйфелмөлеков-югары белемле экономист 1944 ел 25 август 12 сәгать 09 минут

  3. Абдулла Алиш-балалар язучысы 1944 ел 25 август 12 сәгать 12 минут

  4. Фуат Булатов-инженер 1944 ел 25 август 12 сәгать 15 минут

  5. Муса Җәлил - язучы 1944 ел 25 август 12 сәгать 18 минут

  6. Гариф Шабаев-госстрах инспекциясе, 1944 ел 25 август 12 сәгать 21 минут

  7. Әхмәт Симаев - педагогик институтның әдәбият бүлегенә керә, тәмамлый алмый кала, 1944 ел 25 август 12 сәгать 24 минут

  8. Абдулла Батталов - Зур Тигәнәле кешесе, клубта эшли, 1944 ел 25 август 12 сәгать 27 минут

  9. Зиннәт Хәсәнов- Сарман районы, Кәшер авылы кешесе, 1944 ел 25 август 12 сәгать 30 минут

  10. Әхәт Атнашев - бухгалтер булып эшли, 1944 ел 25 август 12 сәгать 33 минут

  11. Сәлих Бохаров - финанс работнигы булып эшли, 1944 ел 25 август 12 сәгать 36 минут

- 1956 елда сугыштагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

- 1957 елда “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы өчен Ленин премиясе белән бүләкләнелә.

2002 елның 25 октябрендә Плетцензее төр­мәсендә стенд ачуга багышланган матәм митин­гы үткәрелде. Анда Берлин сенаты вәкилләре, Россия илчелеге хезмәткәрләре, немец антифа­шистлары hәм Татарстан делегациясе әгьзала­ры катнашты. Җәлилчеләр истәлегенә Татарстан хөкүмәте исеменнән венок куелды. Ак hәм кы­зыл розалар яшел яфраклар фонында Татарстан әләменең төсләрен кабатлап торды

3. Муса Җәлил исемен йөртүче объектлар

Муса Җәлил исеме белән бәйле төрле урыннар исемлеге:

1. 1972 нче елны Муса Җәлил исеме белән кече бер планета йөртелә башлый.

2. Аның исеме белән Түбән Камадагы кинотеатр йөртелә.

3. Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры (Казан) шулай ук Муса Җәлил исемен йөртә.

4. Муса Җәлилгә багышланган һәйкәлләр Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Оренбург, Мәскәү, Минзәлә, Нижневартовскида ,Түбән Кама,шәһәрләрендә бар.

5. Муса Җәлил исемендәге урам. (,Бөгелмә,Әгерҗе районында, Казан, Минзәлә Новгород,Мәскәү,Нижневартовск,Новосибирск,Томск,Ижевск,Ташкент, Тюмень,Тобольск,Киев, Украинада,Екатеринбург шәһәрләрендә).

6. Муса Җәлилнең музей-фатиры (Казан).

7.Муса Җәлил поселогы

8.Муса Җәлил проспекты Яр Чаллыда

9.Тобольск-мемориаль такта, 2002 елның 25 октябрендә Плетцензее төр­мәсендә мемориаль такта ачыла.

Йомгаклау.

Эзләнү барышында без күп нәрсәләр белдек. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсебез килә :эшебездә ачылып бетмәгән сораулар да калды.Ләкин серле йомгакның кайчан да булса чишелеп бетәчәгенә ышанабыз һәм эшебезне түбәндәге шигъри юллар белән йомгаклыйсым килә:

Әкияттәге серле йомгак булып,

Җырым калды сүтелеп юлымда,

Сез табарсыз килеп шушы эздән

Мине соңгы йөрәк җырымда. (“Серле йомгак” - 1943)

Файдаланылган әдәбият.

1. Х. Бәдигый “Мәхәббәт һәм нәфрәт” Мирас, 2001 №8

2. Л. Заялов “Ул татарларны дөньяга танытты...” Көмеш кыңгырау, 13 февраль

3. Р. Мостафин “Җәлилчеләр” Т. К. Н. – 1982 ел.

4. Р. Мостафин “Өзелгән җыр эзеннән” Казан, Т. К. Н. – 1982 ел.

5. Р. Мостафин “Аларны җиңелмәс немец рейхын җимергән өчен хөкем иттеләр” Татарстан, 2003 №1

6. Р. Ногмани “ Җыр гильотинадан көчлерәк” Мәдәни җомга, 9 май – 2003 ел.

7. М. Рафиков “Үлгәннән соң яшәргә” Ватаным Татарстан, 14 февраль.

8. М. Җәлил “Моабит дәфтәре” Шигырьләр җыентыгы.

9. Р. Мостафин “Җәлил эзләре буйлап.” Казан, Т. К. Н., 1973 ел.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Муса Җәлилгә бәйле истәлекле урыннар

Автор: Набиева Сирена Халиловна

Дата: 29.04.2019

Номер свидетельства: 508769


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства