Д?рест? я?а лексиканы керт? бернич? этапта алып барыла:
I этап. Я?а с?зл?р бел?н таныштыру, и? беренче аларны? презентациясе бел?н башлана. Я?а с?зл?рне т?р?ем?ле ??м т?р?ем?сез ысул бел?н кертерг? була.
Т?р?ем?ле ысул вакытны азрак сарыф ит?, л?кин ист? калдыру м?мкинлеге азрак. Т?р?ем?сез ысул укучыларны? фикерл??, уйлау с?л?тен ?стер?. Ист? калдыру ?чен отышлырак, укучыларны активлаштыра, л?кин вакытны к?п ала. М?с?л?н,
- ?йр?нел? торган с?зне? ?зен яис? р?семен к?рс?т?;
- я?а с?зл?рне синонимнар, антонимнар ярд?менд? а?лату;
- я?а с?зл?рне х?р?к?тл?р ярд?менд? к?рс?т?;
- я?а с?зл?рне ян?ш?д?ге с?зл?р ярд?менд? а?лату;
- с?зне? м?гън?сен шул ук телд?ге с?зл?р ярд?менд?, яис? с?зне? м?гън?сен русча а?лату.
Д?рест? т?рле ысулларны файдаланырга кир?к дип уйлыйм.
II этап. Ныгыту, активлаштыру. Бу этапта я?а с?зл?рне? грамматик формалары карала. Ишетеп а?лау к?нег?л?ре ?тк?рел?.
III этап. Автоматлаштыру. ?йр?нелг?н с?зл?рне укучы монологик ??м диалогик с?йл?мд? иркен куллана алырга тиеш. Ситуатив к?нег?л?р кертел?.
7нче сыйныфта ?йр?нел? торган “ Безне? ?й” ?кияте мисалында я?а лексиканы керт?не? беренче этабы, ягъни презентация ?леше.
- Укучылар, б?генге д?рест? без сезне? бел?н Яр Чаллы ш???ренд? яш??че Тимур Х?с?нов язган ?кият бел?н танышырбыз. Бу ?киятт? сезг? таныш булмаган с?зл?р очрар. Шу?а к?р? и? элек алар бел?н танышыйк. Алар сезг? ?киятне? эчт?леген а?ларга ярд?м ит?р. ?йд?гез, с?зл?рне ?йр?н?г? к?чик.
Беренче с?з ?АНВАР. 1слайд
Укучылар, игътибар итегез, ?АНВАР ??м ??НЛЕК с?зл?рен?. Бу с?зл?р синонимнар. ? н?рс? ул синоним?
- М?гън?л?ре бер, ?йтелешл?ре, язылышлары т?рле булган с?зл?р синонимнар дип атала.
- Дим?к, ?АНВАР ??м ??НЛЕК с?зл?рене? м?гън?л?ре бер. ??нлек с?зен сез бел?сез. Яле, т?р?ем? итегез.Дим?к, ?анвар с?зе д? ничек т?р?ем? ител?
- Зверь. 2 слайд
Алдагы с?з- КОНДЫЗ. Укучылар, мин сезг? кондыз с?зене? русча а?латмасын бир?м. Сез игътибар бел?н ты?лагыз ??м шундый сорауга ?авап бирегез. С?з н?рс? турында бара?
Это бобры. Дим?к, кондыз с?зе бобр дип т?р?ем? ител?.
- Укучылар, алдагы с?з Б?Р?Н?.
Б?р?н? с?зе- алынма с?з. Ул татар телен? рус теленн?н керг?н. Татар теленд? с?з башында ике тартык ян?ш? килми, шу?а к?р? кайбер алынма с?зл?рг? сузык аваз ?ст?л?. ? х?зер уйлап карагыз, бу с?з ничек т?р?ем? ител??
- Бревно
- Алдагы с?з САЛАМ( предметын к?рс?т?)
- Алдагы с?з ?ИМЕРЕЛГ?Н. Укучылар, ике р?семне чагыштырып карагыз.
Дим?к, ?имерелг?н с?зе ничек т?р?ем? ител??
- Разрушился.
- ? х?зер, ?йр?нелг?н с?зл?рне кабатлыйк.
Просмотр содержимого документа
«Мастер- класс. Д?рест? я?а лексиканы керт? »
Чистай муниципаль районы
« 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының
зона семинарында күрсәтелгән мастер- класс
Тема. Дәрестә яңа лексика кертүнең
кайбер алымнары.
Үткәрде:
Шакирова Гөлнара Рөстәм кызы,
4нче урта гомуми белем бирү
мәктәбенең икенче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
1 нче ноябрь, 2010 ел
Дәрестә яңа лексиканы кертү берничә этапта алып барыла:
I этап. Яңа сүзләр белән таныштыру, иң беренче аларның презентациясе белән башлана. Яңа сүзләрне тәрҗемәле һәм тәрҗемәсез ысул белән кертергә була.
Тәрҗемәле ысул вакытны азрак сарыф итә, ләкин истә калдыру мөмкинлеге азрак. Тәрҗемәсез ысул укучыларның фикерләү, уйлау сәләтен үстерә. Истә калдыру өчен отышлырак, укучыларны активлаштыра, ләкин вакытны күп ала. Мәсәлән,
өйрәнелә торган сүзнең үзен яисә рәсемен күрсәтү;
яңа сүзләрне синонимнар, антонимнар ярдәмендә аңлату;
яңа сүзләрне хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтү;
яңа сүзләрне янәшәдәге сүзләр ярдәмендә аңлату;
сүзнең мәгънәсен шул ук телдәге сүзләр ярдәмендә, яисә сүзнең мәгънәсен русча аңлату.
Дәрестә төрле ысулларны файдаланырга кирәк дип уйлыйм.
II этап. Ныгыту, активлаштыру. Бу этапта яңа сүзләрнең грамматик формалары карала. Ишетеп аңлау күнегүләре үткәрелә.
III этап. Автоматлаштыру. Өйрәнелгән сүзләрне укучы монологик һәм диалогик сөйләмдә иркен куллана алырга тиеш. Ситуатив күнегүләр кертелә.
7нче сыйныфта өйрәнелә торган “ Безнең өй” әкияте мисалында яңа лексиканы кертүнең беренче этабы, ягъни презентация өлеше.
Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Тимур Хәсәнов язган әкият белән танышырбыз. Бу әкияттә сезгә таныш булмаган сүзләр очрар. Шуңа күрә иң элек алар белән танышыйк. Алар сезгә әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итәр. Әйдәгез, сүзләрне өйрәнүгә күчик.
Беренче сүз ҖАНВАР. 1слайд
Укучылар, игътибар итегез, ҖАНВАР һәм ҖӘНЛЕК сүзләренә. Бу сүзләр синонимнар. Ә нәрсә ул синоним?
Мәгънәләре бер, әйтелешләре, язылышлары төрле булган сүзләр синонимнар дип атала.
Димәк, ҖАНВАР һәм ҖӘНЛЕК сүзләренең мәгънәләре бер. Җәнлек сүзен сез беләсез. Яле, тәрҗемә итегез.Димәк, җанвар сүзе дә ничек тәрҗемә ителә?
Зверь. 2 слайд
- Укучылар, алдагы сүз БҮРӘНӘ.
Бүрәнә сүзе- алынма сүз. Ул татар теленә рус теленнән кергән. Татар телендә сүз башында ике тартык янәшә килми, шуңа күрә кайбер алынма сүзләргә сузык аваз өстәлә. Ә хәзер уйлап карагыз, бу сүз ничек тәрҗемә ителә?
- Бревно
Бу җөмләдәге ике сүзнең тәрҗемәсен сез инде беләсез. Бобр- кондыз, бревно- бүрәнә. Грызет сүзе сезгә әле таныш түгел. Ә хәзер Бобр бревно грызет җөмләсенең тәрҗемәсенә игътибар итегез. Димәк, грызет сүзе ничек тәрҗемә ителә?
- Алдагы сүз САЛАМ( предметын күрсәтү)
- Алдагы сүз ҖИМЕРЕЛГӘН. Укучылар, ике рәсемне чагыштырып карагыз.
Димәк, җимерелгән сүзе ничек тәрҗемә ителә?
Разрушился.
Ә хәзер, өйрәнелгән сүзләрне кабатлыйк.