kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Классный час на тему: "Татар халык авыз и?аты"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарский детский фольклор включает в себя более двухсот десятков жанров, составляя обширную и оригинальную область традиционного народного творчества, и является уникальным по своей всесторонности средством формирования личности ребенка. Когда при помощи таких простейших жанров детского фольклора, как колыбельные песни, народные сказки, загадки, скороговорки, дразнилки, прибаутки открывается возможность воспитания в детях таких необходимых качеств, как чуткость, доброе отношение к людям, гуманность. Все это создает почву для дальнейшей тяги к искусству, призвано воспитывать в детях чувство патриотизма, знакомит детей с глубочайшим национальным творчеством татарского народа, закладывает основы интеграции физического и духовного составляющих личности, формирует уважение к языку, обычаям, традициям и культуре.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Классный час на тему: "Татар халык авыз и?аты"»

Татар халык авыз иҗаты.

Максат: халык авыз иҗатының иң күп таралган төрләре: мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр, җырлы- биюле уеннар турында белемнәрен тирәнәйтү; ата-бабаларыбыз мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтү;
өлкәннәргә хөрмәт, эш сөючәнлек , бер-береңә игътибарлылык, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, мәкальләр, табышмаклар, презентация.

Кичә барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Хәерле көн, укучылар! Көнгә именлек, бер-беребезгә кәеф күтәренкелеге теләп бүгенге кичәбезне башлыйбыз.

  1. Кереш әңгәмә.

Бүгенге кичәбез татар халык авыз иҗатына багышлана.

Халык авыз иҗаты әсәрләре борын-борын заманда, әле язу булганчы ук барлыкка килгән.

Балалар, халык авыз иҗатына нәрсәләр керә? (балаларның җавабы)

(3 слайд) Халык авыз иҗаты :

  • Мәкальләр

  • Табышмаклар

  • Әкиятләр

  • Җырлар

  • Такмаклар

  • Санамышлар

  • Мәзәкләр

  • Тизәйткечләр

  • Такмазалар

Халкыбызның тапкыр һәм зирәк мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң сулышлы җырлары бар. Аларның һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия.

(4 слайд) Кайбер әкиятләрнең, табышмак, җыр, такмак, санамыш, мәзәк, бишек җырларының авторы бер генә кеше түгел, ә бик күп кешеләр була. Андый әсәрләрне халык иҗаты диләр. Бу әсәрләр бик борынгы чорлардан ук телдән телгә күчеп килгән, шуңа күрә аларны халык авыз иҗаты дип тә йөртәләр.



Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай

(5 слайд) “Халык зур ул, көчле ул,

Дәртле ул, моңлы ул,

Әдип ул, шагыйрь ул.” – дип язып калдырган.

  1. (6 слайд) Мәкаль – халыкның тормыш тәҗрибәсен туплаган кыска, тирән мәгънәле төгәл җөмләләр ул.

Мәкальнең төп мәгънәсе “сөйләп,әйтеп бирү”дигәнне аңлата.Төп максаты – фикер әйтү.

Халык үзе болай ди: “Әйтем -сүзнең бизәге, ә мәкаль- сүзнең җиләге”

Бирелгән мәкальләрнең ахырын дәвам итегез.

(7 слайд)

  • Эше барның .... (ашы бар).

  • Белеме бар .... (меңне егар).

  • Кем эшләми ...(шул ашамый.)

  • Ата – шикәр, ...(ана бал).

  • Калган эшкә ...(кар ява).

  • Сөйдергән дә тел, ...(биздергән дә тел).

  • Тырышкан табар, ...(ташка кадак кагар).

  • Күп укыгын ...(күп белер).

  • Җиде кат үлчә, ...(бер кат кис).

  • Тәмле тел - ... (җан азыгы).

Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын , тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.

4. (8 слайд)Табышмак – зиһен ачкычы

Төп мәгънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис сүзне табышмак диләр.

Элек заманнардан ук табышмаклар әйтешү- татар халкының күңел ачу чараларыннан берсе булган. Ә табышмакларга җавапларны бары тик тапкыр һәм зирәк кешеләр генә таба алган.

“Табышмаклар әйтешү” уены.

  • Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган . (китап)

  • Бер байлык бар- янмый, карак та урлый алмый, төшеп тә югалмый( белем)

  • Сакалы бар, акылы юк (кәҗә)

  • Көн- төн йөри,

Урыныннан китә алмый ( сәгать)

  • Су түгел- сыек, кар түгел – ак. (сөт)

  • Исе дә юк, төсе дә юк

Аннан башка тормыш юк.( су)

  • Эт түгел – өрми,

Кеше түгел- йөрми,

Өйгә кеше кертми.(йозак)

  • Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

  • Кулсыз- аяксыз тәрәрзә кага. ( җил)

  • Ул булса, көн була

Ул булмаса, төн була. (кояш)

  • Җәй дә , кыш та бер төстә. (чыршы)

  • Яз килсә – киенә,

Көз килсә- чишенә. (агач)

  • Кешенең дусты, йортның сакчысы. (эт)



5. ( 9 слайд)Реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәрләре әкиятләр дип атала. Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора.

Татар халык әкияләрен шартлы рәвештә өч төркемгә бүләләр: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Әкиятләр белән сез кече яшьтән үк таныша башлыйсыз. Аларны әти- әниләрегездән, әби – бабаларыгыздан ишеттегез.

Әкиятләрдә дөньяда булмаган вакыйгалар, геройлар, хәлләр турында сөйләнә. Тылсымлы әйберләр ярдәмендә әкият геройлары могҗизалар эшли, үлемнән котылып кала.



(10 слайд) “Бу сурәтләр кайсы әкиятләрдән ?» уен.



Әкиятләрдә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге салынган. Аларда халкыбызның йөзе, югары әхлагы, рухи сафлыгы, гүзәллеге. Әкият яши, яшәргә тиеш һәи яшиячәк!



6. ( 15 слайд) Габдулла Тукай халык җырларын «халык күңеленең көзгесе» дип атаган.



Җыр бит ул халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше, кеше күңелеңдәге хисләрнең матур яңгыраешы, яктыртылышы.

Җыр гомер буе кешенең юлдашы булып кала. Эче пошканда да кеше җырлап юана. Сагынганда да, кайгысы булганда да җырлый.

Шамил Әхмәтҗанов башкаруында “Күгәрчен гөрлидер” җырын тыңлап үтәбез.



7. Йомгаклау.

Туган телебезне, гореф- гадәтләребезне онытмыйча, тагын да күбрәк өйрәнеп, яхшы кешеләр булып үсүегезне теләп калабыз.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Классный час на тему: "Татар халык авыз и?аты"

Автор: Нурыева Рамида Абузаровна

Дата: 28.08.2016

Номер свидетельства: 341208


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства