kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Инновации в преподавании татарского языка и литературы как родного в условиях внедрения ФГОС"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларны туган телгә( татар теле) өйрәткәндә, яңа технологияләр куллану, аларнын төрләре.Нинди формаларнын отышлы булуы турында.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Инновации в преподавании татарского языка и литературы как родного в условиях внедрения ФГОС"»

Татар телен туган тел буларак укытканда инновацион алымнар



Син белергә тиеш, укытучы,

Ни сорыйлар – шуны белергә

Укытучы булу – бу шундый эш –

Белгәнеңне кирәк бирергә.

Клара Булатова

Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяктан гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Балаларда булган сәләт- мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү – укытучының төп бурычы. Татар телен тиешле дәрәҗәдә үстерү – катлаулы процесс. Без, татар теле укытучылары, мәктәптә балаларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшлибез. Монда шулай ук укучыларның тел байлыгын үстерү, тел нормаларын үзләштерү, бәйләнешле сөйләм һәм язу күнекмәләре булдыру күздә тотыла.

Әлбәттә, укыту дәверендә күп эзләнергә туры килә. Үзлегемнән, курслар, дистанцион укулар, видеоконференцияләр, семинарлар ярдәмендә өйрәнеп, укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирергә тырышам. Балаларның зыялы кешеләр булып формалашуын, үз телендә матур итеп сөйләшә белүен, милли үзаң тәрбияләү, киләчәктә әхлаклы булып, үз милләте белән горурланып яшәвен максат итеп куям.

Минем методик темам: “Яңа технологияләр кулланып, укыту-тәрбия эшендә укучыларны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү”. Әлеге теманы тормышка ашыру өчен, үземә түбәндәге бурычларны билгеләдем:

  • яңалыклар агымында югалып калмыйча, уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын эзләп табу;

  • белем һәм тәрбия бирүнең һәр этабында заманча технологияләрдән файдалану;

  • милли үзаң тәрбияләүдә халык педагогикасын, милли традицияләрне куллану.

Минем фикеремчә, һәр укытучының төп бурычы – укучыларыннан әхлаклы, белемле шәхес тәрбияләү. Шәхес тәрбияләүдә дәрес белән беррәттән сыйныфтан тыш чараларның, экскурсияләрнең, төрле тугәрәкләрнең, бәйгеләрнең, тәрбия сәгатьләренең, электив курсларның да роле бик зур.

Үземнең укыту һәм тәрбия эшчәнлегемдә укучыларны активлаштыруга һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән төрле педагогик технология элементларын кулланып эшлим: шәхесне үстерүгү юнәлтелгән, проблемалы укыту, проект төзү, уен, информацион һәм коммуникатив технологияләр.

“Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнү юлларын табарга өйрәнү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы” – дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Минем фикеремчә, бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылы Г.Ибраһимовның шушы фикере белән тулысынча тәңгәл килә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү – ул укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү. Мин үзем куллана торган барлык технологияләрнең дә күп кенә отышлы якларын табам. Мәсәлән, татар телен аның мәдәниятен, татар халкының тарихын өйрәнгәндә, информацион технология минем өчен бик отышлы. Аның ярдәмендә мин күрсәтмәлеккә, төрле призентация, схемалар, модельләр аша материалны тиз арада аңлату мөмкинлегенә ирешәм. Бу төр технология ярдәмендә укучыларнын белемнәрен бәяләү өчен тест формаларын уңышлы кулланам.

Бу урында интернет ресурслар турында аерым әйтеп үтү урынлы булыр. Интернет челтәре аша укучыларым, халкыбызның гореф – гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материалларны эзләп, туплап киләләр. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында балаларга житкерәсе килгән материалны интернет ресурсларыннан табып, аларда чит җирләрдә яшәп тә, үз телен, гореф-гадәтләрен онытмаган, зур дәрәҗәләргә ирешкән милләттәшләребез турында сөйләп, горурлык хисе тәрбияләргә тырышам. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче 9нчы, 11нче сыйныф укучылары өчен интернет аеруча зур ярдәмлек булып тора. Алар үзләренең белемнәрен сынап карау максатыннан бик теләп он-лайн тестларда, олимпиадаларда катнашалар, электрон китапханә белән оста файдаланалар.

Шулай ук өлкән сыйныф укучылары белән эшләгәндә проект технологиясен куллануны кулай күрәм. Проект технологиясенең нигезе – эзләнү, үзләштерү, өйрәнү, танып белү, тәҗрибә туплау һәм йомгак ясау.

Төрле темаларга караган призентация, реферат, фәнни хезмәтләр эшләгәндә, әдәби әсәрләрне сәхнәләштергәндә бу төр технологияне еш кулланабыз.

Белем бирү эшчәнлегемдә проблемалы укыту технологиясен дә яратып кулланам. Укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияләрнең хәл итү юлларын эзләү процессы, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыра.

Уен технологиясен кубрәк кечкенә сыйныф укучылары белән эшләгәндә кулланырга туры килә. Татар телен чит тел буларак өйрәнү процессында уеннардан файдалану белем алуга, телгә кызыксыну уята.

Барлык төр технологияләрнең нигезен коммуникатив технологияләр тәшкил итә, чөнки кайсы гына технологияне куллансак та, аралашу мохите булдырмыйча, без аларны гамәлгә ашыра алмыйбыз.

“Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.” - дигән Л.Н.Толстой.

Әйе, тәрбия бирү, укыту эшчәнлеге бердәм процесс. Укыту-тәрбиянең төп чарасы – дәрес. Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып тора: укучылар эзләнүләр алып бара, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырам, укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып, иҗади эшләр башкаралар. Шул эшләргә йомгак ясау өчен төрле формадагы сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына, милли традицияләргә мөрәҗәгать итүем бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә. Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан тирәнтен өйрәнсә, класстан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә күбрәк игътибар бирәм.

Тел, әдәбият, милли бәйрәм, уеннарыбызның ни дәрәҗәдә матур, тәрбияви булуына балаларны гына тугел, әти-әниләребезне дә ышандырырлык чаралар үткәрергә кирәк. Шуны истә тотып, укучылар белән “Әниләр бәйрәме”, “Милли ризыкларыбыз”, “Татар кызы”, “Татар егете”, “Аулак өй” , “Ягез әле, егетләр!”, “Ягез әле, кызлар!” кебек дәрестән тыш чаралар үткәреп, укучыларда әдәбиятка, музыка сәнгатебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Театр түгәрәге җитәкчесе буларак, Г.Тукай шигырьләрен, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятен, Г.Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштереп, мәктәп укучылары, укытучылары һәм әти-әниләр алдында чыгыш ясадык, район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнаштык. Бу төр чаралар балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде.

Мәктәбебездә матур традицияләр яшәп килә. Мәсәлән, регионара дәрәҗәгә җиткән Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү укуларының нигез ташлары безнең мәктәптә салынды. Минем укучыларым да бу конференцияләрдә даими катнашып, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар. Шулай ук, һәр елның 25нче маенда татар теле һәм әдәбияты буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән ике укучыга Р.Миңнуллин исемендәге премия бирелә. Лауреатлар арасында минем дә укучыларым булуы минем өчен бик сөенечле. Шулай ук вакытлы матбугат белән даими таныштырып бару белән бергә, төрле газета-журнал хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрәбез. Моңа өстәп, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан оештырылган этнографик музей җитәкчесе булуымны да әйтәсем килә. Музейдагы экспонатлар балаларда кызыксыну гына уятып калмый, укучылар эзләнү эшләрендә катнашалар, музейга материал туплауда үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: укытучы һәрвакыт эзләнгәндә, үз өстендә эшләгәндә генә чын укытучы була.

Ул илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Аның дәрәҗәсе, җәмгыятьтәге урыны үзеннән дә тора. Бүген укытучы үзе дә киң белемле, эрудицияле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә бурычлы. Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята. Мин – укытучы. Бу минем һөнәрем генә түгел, бу – минем сайлаган язмыш та.



Кулланылган әдәбият:



  1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур ” нәшрияты, 2000. – 455б.

  2. Пассов Е.И. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению. – Москва,1989. - 205с.

  3. Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында

файдалану. - Казан: 2008. - 211б.

  1. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, 2001. – 103б.

  2. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ под ред. Шакировой Л.З..- Казань, 2000. – 346с.

  3. Харисова Ч.М. Тел белемнең ачкычы // Мәгариф, №8, 2010. - 31-32б.

  4. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Тәрбия теориясе һәм методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006. – 284б.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс

Автор: Сафиуллина Гульфия Минехаковна

Дата: 24.10.2019

Номер свидетельства: 523997

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(173) "Инновации в преподавании татарского языка и литературы как родного в условиях внедрения ФГОС""
    ["seo_title"] => string(80) "innovatsii_v_prepodavanii_tatarskogo_iazyka_i_literatury_kak_rodnogo_v_usloviiak"
    ["file_id"] => string(6) "520976"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1569480785"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства