kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Г.Тукай и?аты м??гелек.

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Халкым тарихында кызыклы да, михн?тле д?, гыйбр?тле д? с?хиф?л?р ?ит?рлек.Без алар турында ?д?би ?с?рл?рд?н, т?рле риваять, б?ет, м?н???тл?рд?н укып бел?без, танышабыз.Кечкен? чактан ук Габдулла Тукайны? шигырьл?рен ишетеп, ты?лап т?рбиял?н?без. К?р ?ле син аны? “Су анасы” ??м “Ш?р?ле” поэмасын. Н?къ шул поэмадагы табигать безне? ?з авылыбыз л?баса! ? шул хисл?рне шагыйребез  безг? язып калдырмаса, без игътибар да итм?с идек. Шагыйрь безг? бу поэмасы бел?н бу матурлыкны к?рерг? ?йр?т?.?н? бит тау ит?генд? ?сеп кил?че яшь агачлар т?ркеме тизд?н кара урманны х?терл?тер, “ш?р?лел?р” д? а?а  иял?шер. ??й ?итс?, без шул агачлар арасыннан, хисапсыз ?ил?кл?р, г?мб?л?р ?ыябыз.?йтерсе? л? Г.Тукай язганча!Тукай и?аты безне матурлыкны к?рерг?, курку булмас батыр булырга ?нди.Ш?р?лесе д?, Су анасы да безне куркытыр т?сле, л?кин ?зе? яхшы, намуслы, т?рбияле булса? алар да ?йб?т ик?н бит!

   Габдулла Тукай – т?рбияче д?, т?нкыйтьче д? була. ??р язучы и? ??в?л ?з -?зен?, ш?хси и?атына карата т?нкыйть бел?н карарга тиеш. Тукай шундый и?атчы булды.Ул т?нкыйтьне? асылы, бурычлары, ул ?лк?д? эшл??чене? нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында д?рес ??м урынлы ?йтк?н. М?с?л?н, шул чордагы барлык язучыларны? ??м журналистларны? и?атына тиск?ре б?я бирг?н бер??г? Г.Тукай болай дип ?авап кайтара: “Сез охшашы к?релм?г?н бер б?ек кеше ик?нсез. Ярый, язучылар, Сезне?ч?, начар ??м яраксыз кешел?р булсыннар, л?кин сез ?зегез милл?тк? н?рс? эшл?дегез? Милл?тне? х?зергесе ??м кил?ч?ге ?чен файдалы ч?чм? яки тезм? бер?р н?рс?гез бармы?К?рс?тегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларны? язганннары б?тенл?й ташлансын, онытылсын. ??р язучыны? ?зен? бер. тоткан юлы бар; шу?а к?р? аларны т?нкыйтьк? ашыкмаган булсагыз да ялгыш булмас иде.??р язучы. кал?мен чылбырлап куйса, кемн?р язар?Сезг? т?нкыйть ит?рг? н?рс? калыр?”

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Г.Тукай и?аты м??гелек. »

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

Г.Тукай “Дошманнар”

Халкым тарихында кызыклы да, михнәтле дә, гыйбрәтле дә сәхифәләр җитәрлек.Без алар турында әдәби әсәрләрдән, төрле риваять, бәет, мөнәҗәтләрдән укып беләбез, танышабыз.Кечкенә чактан ук Габдулла Тукайның шигырьләрен ишетеп, тыңлап тәрбияләнәбез. Күр әле син аның “Су анасы” һәм “Шүрәле” поэмасын. Нәкъ шул поэмадагы табигать безнең үз авылыбыз ләбаса! Ә шул хисләрне шагыйребез безгә язып калдырмаса, без игътибар да итмәс идек. Шагыйрь безгә бу поэмасы белән бу матурлыкны күрергә өйрәтә.Әнә бит тау итәгендә үсеп килүче яшь агачлар төркеме тиздән кара урманны хәтерләтер, “шүрәлеләр” дә аңа ияләшер. Җәй җитсә, без шул агачлар арасыннан, хисапсыз җиләкләр , гөмбәләр җыябыз.Әйтерсең лә Г.Тукай язганча!Тукай иҗаты безне матурлыкны күрергә, курку булмас батыр булырга өнди.Шүрәлесе дә, Су анасы да безне куркытыр төсле, ләкин үзең яхшы, намуслы, тәрбияле булсаң алар да әйбәт икән бит!

Габдулла Тукай – тәрбияче дә, тәнкыйтьче дә була. Һәр язучы иң әүвәл үз -үзенә, шәхси иҗатына карата тәнкыйть белән карарга тиеш. Тукай шундый иҗатчы булды.Ул тәнкыйтьнең асылы, бурычлары, ул өлкәдә эшләүченең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында дөрес һәм урынлы әйткән. Мәсәлән, шул чордагы барлык язучыларның һәм журналистларның иҗатына тискәре бәя биргән берәүгә Г.Тукай болай дип җавап кайтара: “Сез охшашы күрелмәгән бер бөек кеше икәнсез... Ярый, язучылар, Сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсыннар, ләкин сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә

берәр нәрсәгез бармы?Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганннары бөтенләй ташлансын, онытылсын... һәр язучының үзенә бер... тоткан юлы бар; шуңа күрә аларны тәнкыйтькә ашыкмаган булсагыз да ялгыш булмас иде.Һәр язучы... каләмен чылбырлап куйса, кемнәр язар?Сезгә тәнкыйть итәргә нәрсә калыр?”

Без: “Бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакъ”,-дип язмадык ләбаса!Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле.Айлар, елллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез”.

Әнә ничек бөек шагыйрь барлык китапарны, әсәрләрне һич кенә дә бер селтәнүдә юкка чыгару ягында түгел, мондый карашта торучыларны сабыр булырга чакыра. Башкалар иҗаты хакында фикерен әйтергә алынган кешенең моңа хакы һәм әзерлеге булырга тиеш. Бары тик үзе әдәбият үсешенә каләме белән ярдәм иткән шәхес кенә төпле сүз әйтә ала.

Шагыйрь – балачактан ук җыр белән үскән, җыр сөйгән , җырны юлдашы гына түгел, яшәү рәвеше иткән, җырны туган халкының тормышы, өмет – хыяллары, тарихы, кайгы – шатлыклары көзгесе дип караган, дистәләрчә халык рухына якын торган җырлар тууга сәбәп булган Габдулла Тукай.Шуңа күрә шагыйрь образын берәүнең җырлаганын тыңлап торучы кеше дип кенә күзаллау дөрес булмас, бу шагыйрь образын бик тә тарайтып аңлау булыр иде. Шагыйрь әсәрдә явыз көч һәм тәртипләргә нәфрәт белдереп, үз холкын хокуклы, бәхетле, азат итеп күрү теләге белән янган, халык язмышы өчен җан атучы олуг бер шәхес, үз халкының улы булып күз алдына килә.Чөнки ул милләт күңелендә сүнә баручы түгел, ә яңадан көчлерәк булып кабынучы шагыйрь.Аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табу кыендыр. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә ялгыш булмас.Тукай дигәндә - татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә - Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә.Чөнки Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.

Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, “безнең гасыр”да калалар.Без аның әсәрләрен киләчәк буынга өйрәтеп, алардагы киңәшләргә колак салырга, Тукайны шагыйрь буларак олыларга өйрәтергә тиешбез.Без Тукайдан ерагая барган саен аның бөеклеге арта гына бара.Нинди генә чорлар килсә дә, иҗтимагый идеаллар нинди генә якка үзгәрсә дә, үз милләтенә чын күңелдән хезмәт иткән шәхесләр онытылмый.

Габдулла Тукайның балалык елларының шундый аяныч булуы безне, хәзерге буын балаларын да, бик нык уйланырга мәҗбүр итә.Дөрестән дә, балага әти - әниле булу бик кирәк.Әгәр дә Габдулланың да әти - әнисе исән булып, ул алар тәрбиясендә яши алган булса, аның да сәламәтлеге какшамаган һәм ул бик яшьли якты дөньядан китмәгән булыр иде.Тукаебыз озын – озак гомер кичергән булса, безнең өчен искиткеч күп шигырьләр, әкиятләр яза алыр иде.Аның шигырьләре балалар өчен дә, зурлар өчен дә зур тәрбияви чара булып торалар – укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өндиләр.

Уралск – шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны.1905 елның сентябрендә үк аның “Әлгасрелҗәдид” журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла.Ноябрьдә “Фикер” газетасы чыга башлый. Бераздан “Әлгасрелҗәдид” күренә.Тукай инде монысында фактик редактор.Хыялда сатирик журнал чыгару.1906 елның июнендә анысы да (“Уклар”) дөнья күрә.Монда да фактик редактор – Тукай. Кыскасы, ул үз диңгезенә чума.Типографиядә кунып – төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә.Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган “Пар ат” шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.Һәм 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Еллар, еллар...Чыпта белән капланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай – туган ягына өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик булып, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтып керә.

Казан газета – журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры –халкына, Ватанына, шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.Тукай Казанга килүгә “Әл – ислах” газетасында, “Яшен” журналында актив катнаша башлый.Яңа дуслар да табыла.Болар:Ф.Әмирхан, Х.Ямашев, К.Бәкер, В.Бәхтияров, Г.Камал, С.Рахманколый, Г.Коләхмәтов, бераз соңрак – С.Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума. Шул чорда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша.Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фәттах Әмирхан уйнаган.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән – көн көчәя.Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә.Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа.Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый.Дөресрәге – айларының.Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга 15 (2) апрельдә Тукайның гомере өзелә.Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый.Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый.Матбугат органннары илнең төрле почмакларынннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә “мусульманская газета” бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла.Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый.

Тукай вафатыннан соң узган еллар эчендә аның әсәрләре күп тапкырлар басылды, зур басмаларыннан берсе хәтта авыр сугыш елларында да (1943) дөнья күрде.Татар солдатларынының аркасындагы капчыкта Тукай китабы Мәскәү яны, Курск Дугасы, Берлин сугышләрын күрде.Белоруссия, Украина сугышчыларының татар халкының хатларында яки татар халкының боларга җавапларында Тукайның кайнар патриотик шигырьләре үзәк урынны алды.Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый.Нигә шулай?Чөнки бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше.Бөек Тукайның әкият – поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән “Шүрәле” балеты илебез сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайтты, һәрвакыт югары уңыш казанды.Тукай җырлары бүген Европада, Америкада яңгырый. Финляндиядә күптән инде илебез белән мәдәният арадашлыгы органының бер бүлеге – “Тукай җәмгыяте” яшәп килә.Шунысы кызык, Тукай иҗаты сәнгатьнең барлык төрләрен дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә.Ф.Яруллинның “Шүрәле”се, Р.Гобәйдуллинның “Кисекбаш”, Ә.Бакировның “Алтын тарак” балетлары, Н.Җиһановның “Кырлай” исемле зур күләмле симфониясе, рәссамнар И Казаков, Б.Әлменов, Ф.Әминов әсәрләре, скульптор һәм рәссам Б.Урманче иҗаты – Тукай иҗатының бетмәс – төкәнмәс илһам чыганагы икәнлегенә дәлил.

Тукай театр сәхнәсендә дә, тарихи романнарда да яши. Татарстанда

иҗат ителгән иң яхшы әдәбият, сәнгать әсәрләре өчен Тукай туган көндә әдәбият, сәнгать әһелләренә ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Казанның үзәк мәйданына һәм борынгы урамнарыннан берсенә Тукай исеме бирелгән.Башкалабызда Габдулла Тукай әдәби музее менә инде 20 ел эшләп килә. Тукай исеме белән аталган урам Казакъстанның Уральск шәһәрендә дә, Ташкентта дә бар.Халыкның үз шагыйренә булган хөрмәте бигрәк тә язгы айларда – ул туган көннәрдә сизелә.Һәр елның 26 апрелендә Татарстан язучылары, җыелышып, халык белән бергә шигырь бәйрәме үткәрәләр.Бер төркем язучылар шул көнне Кырлайда, Арчада, Тукай районында митингларда чыгыш ясыйлар.Шундый ук бәйрәмнәр Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә дә уздырыла.Шигъри тантана

Тукайның каләмдәше һәм дусты Галиасгар Камал исемен йөрткән Татар дәүләт акалемия тетры бинасы янында югары ноктасына ирешә.Монда халык Габдулла тукай премиясенә лаек булган яңа лауреатлар белән таныша.Тукай, әнә шулай, халкы белән бүген дә бергә атлый.

Шагыйрьнең халкына иткән хезмәте шулкадәр бөек , хезмәт халкының һаман да әле Тукайны тирәннәнрәк аңлыйсы, аңа тагын да якынаясы килә.





























Арча муниципаль районы Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе

















Инша

Г.Тукай халыкка хезмәт итте”













Башкарды: VIII сыйныф укучысы Гозәерова Алисә

Җитәкчесе:Сәгыйтҗанова Ясминә Нурисламовна


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Г.Тукай и?аты м??гелек.

Автор: Гузаирова Ляйсан Габдуллазяновна

Дата: 20.08.2015

Номер свидетельства: 226154


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства