Базар икътисадыны? б?генге тал?пл?ре ??м м?гъл?мати ??мгыятьне? тиз темплары бел?н формалашуы м?гариф системасы алдына яшь буынга белем бир? максатын ??м бурычларын, форма ??м эчт?леген тамырдан ?зг?рт? м?сь?л?сен куйды. М?гариф системасындагы я?алыкларны гам?лг? ашыруда т?п к?ч вазифасын ?т?? ?чен икенче буын д??л?т стандартлары т?зелде.
2009 елны? октябренд? Россия Федерациясене? М?гариф ??м ф?н министры Андрей Фурсенко ?з боерыгы бел?н башлангыч гомуми белем бир?не? икенче буын федераль д??л?т белем бир? стандартын раслады.
Просмотр содержимого документа
«ФГОС т?лапл?рен ?т?п, башлангыч класслар бел?н д?рест?н со?гы эшч?нлек. »
Арча муниципаль районы Шушмабаш урта гомуми белем бәйрәме
ФГОС тәлапләрен үтәп, башлангыч класслар белән дәрестән соңгы эшчәнлек.
Педсоветта ясаган чыгыш.
Педагог-оештыручы: Габитова Л.М
Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплары белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырдан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде.
2009 елның октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко үз боерыгы белән башлангыч гомуми белем бирүнең икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартын раслады.
Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү , укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.
Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү РФ Президенты Д.Медведевның “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материаллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота-укучы конкрет дисциплинар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.
Башлангыч белем бирү программасының мәҗбүри өлеше булып дәрестән тыш эшчәнлек тора. Шәхесне үстерү юнәлешләре буенча дәретән тыш эшчәнлекне оештыруга ярдәм итүче инновацияле проектлар гамәлгә ашырыла башлады.
Безнең мәктәптә дә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС) тормышка ашырыла башлады. Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. “Дәрестән тыш эшчәнлек” балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булырга тиеш.
Шуларны күздә тотып, мин узган уку елыннан , 1-2 класс укучылары белән, дәрестән тыш эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре буенча эш алып бардым: “Күңелле спортчылар”(спорт-сәламәтләндерү юнәлеше), “Оста куллар”(иҗади-эстетик юнәлеш). Бу уку елыннан шушы юнәлешләр белән дәвам иттем.
Дәрестән тыш эшчәнлекнең һәрберсе балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, атнага 2шәр сәгать исәбеннән төзелде, барлыгы 30ар минутлы 8 сәгать кружок. Шушмабаш мәктәбендә 3-4 класслар белән атнага 2 көн (сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә) 2шәр сәгать, Шекә мәктәбендә 1-4 класслар белән шулай ук атнага 2 көн (дүшәмбе, җомга кннәрендә) шөгыльләнәбез.
Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру-укучының кече яшьтән үк үз сәламәтлегенә сак карарга өйрәтү.
Бу программада зыянлы гадәтләргә каршы тора алырлык файдалы гадәтләр тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга зур игътибар бирелә. Программа информация киңлегендә ориентлаша, мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый, чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләүне максат итеп куя. Кече яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру өчен педагогның ата-аналар, медицина хезмәткәрләре, мәктәп администрациясе белән эшләве бик кирәк.
Әлеге программаны сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүнең бер баскычы һәм мәктәптә тәрбия эшләренең аерылгысыз бер өлеше итеп карарга мөмкин. Дәрестән тыш эшчәнлекнең максаты-кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру; балаларны, белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, җаны һәм тәне белән сәламәт булырга, үз сәламәтлекләрен ныгытырга омтылырга өйрәтү.
Мин үзем дәрестән тыш эшчәнлеккә бирелгән сәгатьләрне кирәк дип саныйм. Халык элек-электән тормышка һәрьяклап әзерлекле, камил, башкаларга үрнәк булырлык кеше тәрбияләүне максат итеп куйган.