kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Фәнни-эзләнү эше: Абдулла Алиш әкиятләре-бай мирас

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фәнни-эзләнү эше: Абдулла Алиш әкиятләре-бай мирас

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Фәнни-эзләнү эше: Абдулла Алиш әкиятләре-бай мирас»











Секция: Алиш эзләреннән...


Тема: Абдулла Алиш әкиятләре-бай мирас







































Эчтәлек



I Кереш................................................................................................................3

II Төп өлеш

1) Абдулла Алиш- әкиятләр патшасы...................................................................4

2) А. Алиш әкиятләрендә Туган җиргә мәхәббәтнең чагылышы....................5

III Йомгаклау........................................................................................................6

IV Кулланылган әдәбият....................................................................................7

























Кереш.

Алиш абый, сиңа олы рәхмәт,

Туган җирне мин дә бик сөям.

Моңа мине син бит, син өйрәттен,

Хөрмәт белән сиңа баш иям.

Ә. Хәсәнов

Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул - Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Кызык та, аңлаешлы да язган ул әкиятләрен. Әни мин йоклар алдыннан “Кем иң көчле” , “Чуар тавык” , “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, ”Бал корты һәм шөпшә”әкиятләрен сөйли иде. Мин әлеге әкиятләрне бик яратып укыйм. Бүген дә үземә үрнәк итеп әкияттәге “Бал кортын” алам, ул һәркөн эштә, тырыш. Миндә укуда үрнәк булырга телим, тырышып укырга, һәр эштә үрнәк булырга тырышам.

Абдулла Алиш кайда яшәгән? Кемнәр белән аралашкан?. Алиш бабасы Тау ягының Шонгаты авылыннан булган. Аның улы Әлмәт, шуннан күчеп килеп, Әлмәт авылына нигез салган. Алишның әтисен Көек авылына мулла булып килгән, шунда өйләнгән. Бу гаиләдә бер-бер артлы балалар туа, ләкин озак яшәми үлә торалар. Догалар укып, Алладан сорап алган ир бала 1908 нче елның 15 нче сентябрендә Абдулла Алиш дөньяга килә. Абдулла бик кечкенәдән әкиятләрне, төрле мәзәкләрне ярата.

Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү аерата калку итеп күрсәтелә.

Хезмәтемнең максаты- Абдулла Алишның әкиятләрен тикшереп, аларда туган җир темасының бирелешен , геройларының характерлы сыйфатларын ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:

-әдипнең язган әкият китапларын барлау, аларны өйрәнү;

-аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау;

- Өйрәнү объекты һәм предметы- Абдулла Алиш китаплары

Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.


II Төп өлеш.

1.Абдулла Алиш- әкиятләр патшасы

А. Алиш балалар әдәбятына 1930 нчы ел башында килеп керә. Бу чор төрле каршылыкларга һәм бәхәскә бай була. Бигрәк тә, әкият жанрына карата тискәре караш формалаша башлый, хәтта бу жанрны балалар әдәбиятыннан алып ташлау турында карар чыгарыла. Бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдереп, А. Алиш әкият жанрында ныклап эшли башлый.

А . Алишның чын таланты балаларга иң якын жанр булган әкият жанрында ачыла да инде. Үзе дә яшьтән әкият тыңлап үскән Алиш балаларга дөрес тәрбия бирүдә әкиятләрнең әһәмияте гаять зур булуын яхшы аңлаган.

Аның беренче әкияте “Капкорсак патша” “Пионер каләме” журналының 1934 елгы 1 нче санда басылып чыга. Авторның соравы буенча, журнал редакциясе бу әдәбият турында фикер алышу оештыра. Журнал укучылардан бик күп хатлар килә. Шуларның кайберләре "Яратып укыдык”, “Китап булып чыксын” дигән исемнәр астында басылып та чыга (“Пионер каләме”, № 4-5. 1934). Балалар әкиятне яратып һәм күмәкләшеп укулары турында язалар, кайбер кимчелекләрен дә күрсәтәләр.

“Капкорсак патша”дан соң Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар “Яшь ленинчы” газетасы, “Пионер каләме”, “Азат хатын” журналларында басыла киләләр, “Нечкәбил” (1937), “Әкиятләр” (1937, 1939), “Ана әкиятләре” (1940) исемнәре аерым китаплар булып та басылып чыгалар.

Сугыш алды елларында Абдулла Алиш кече яшьтәге балаларга бик якыная. Ул “Пионер каләме” журналында кушымта итеп бирелеп килгән “Нәниләргә бүләк”не оештыручыларның берсе була.“Яшь ленинчы” газетасының 1939 елгы 1 февраль санында язучы “Ана әкиятләре” сериясен башлап җибәрә. Изге ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр тәрбия бирү максатыннан чыгып язылганнар. “Песиләр һәм күселәр”, “Куян кызы” кебек гади генә сюжетлы әкиятләре аша автор балаларны табигать күренешләре һәм хайваннар дөньсы белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар, матур гадәтләр тәрбияләү бурычын да куя.


2. А. Алиш әкиятләрендә Туган җиргә мәхәббәтнең чагылышы.

А. Алиш әкиятләре – балаларның яшь үзенчәлекләрен белеп язылган, сурәт һәм образларга гаять бай, рифмалашкан , уку өчен җиңел әсәрләр. Аның һәр әкиятеннән балаларга мәхәббәт күренә. Гази Кашшаф Алишның бу ягына бик дөрес бәя бирә. “... Олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан сизелә”, - дип яза ул.1

А. Алиш әкиятләрен берничә төргә бүлеп карага мөмкин: баланы тирә-юнь, бигрәк тә табигать белән таныштыру; матурлыкны таный, аңлый белү, ягъни эстетик максатлардан чыгып язылган әкиятләр. Язучының кайсы гына әкиятен алсак та, аларда туган җиргә мәхәббәт чагыла, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар мактала. Мәсәлән, “Нечкәбил” әкиятен алыйк. Монда бал кортлары яшәгән урыннарны, табигатьне оста итеп тасвирлау соклану уята. Әлбәттә, мондый гүзәллек эчендә яшәгән эшчән бал корты тулы бәхеткә ирешә. Без кечкекнә балалар өчен генә дип санаган “ Сертотмас үрдәк” әкияте дә зур әһәмияткә ия. Чөнки сер саклый белү бик җаваплы эш. Сер саклый белү, минемчә, Ватанга мәхәббәт белән турыдан- туры бәйләнгән. Ватан сугышы чорында күпме герой- пионерлар, Туган илен сатмаганга күрә, авыр җәзаларга дучар ителгәннәр һәм үтерелгәннәр. 1939 нчы елда язылган “ Бозлар- явызлар” әкияте дә туган ил өчен көрәш, Ватанга мәхәббәт идеяләре белән сугарылган. Академик Отто экспедициягә җыенгач, бик күпләр туган илгә хезмәт итәргә, Отто белән экспедициягә китәргә теләк белдерәләр. Гомумән, бу әкияттә эчкерсез дуслык, бердәмлек, рухи ныклык ачык чагыла.

А.Алишның һәр әкияте, алда әйтелгәнчә, баларны тәрбияләргә, аларда намуслык,уңганлык,фидакарьлек кебек сыйфатлар булдыруга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә корылган. “А.Алиш – татар совет әдәбиятының атасы”,- дип бик дөрес бәя биргән аңа язучы ,А.Алишның шәкерте Җ.Тәрҗеманов.


___________________________

1. Алишева З. Сагынып искә алабыз. Язучы да Алиш, батыр да. Төзүчесе И. Сөнкишева, казан, Мәгариф, 2001.


Йомгаклау

Без Алишны көрәшче, батыр кеше, Муса көрәштәше буларак хөрмәт итәбез. Бу үткен кара күзле, чем-кара чәчле, калын кашлы һәм йөзендә ниндидер бер ягымлылык, мөлаемлык, җылылык балкып торган кеше күпләрне үзенә җәлеп иткән. Эштән соң ул еш кына мәктәпләргә йөргән, аны күрү белән укучылар: “Әкият сөйли торган абый килгән”,-дип, янына йөгерешеп килә торган булганнар, төрле сораулар яудырганнар, әкият сөйләткәннәр.

Хәзерге танылган художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов һәм башка бик күпләр Алишны үзләренең иң яраткан укытучылары дип атыйлар.

Алиш тирәсендә бөтерелгән балалардан шундый атаклы художниклар чыгуы бер дә очраклы хәл түгел. Алиш рәсем сәнгатен бик яраткан, Феодосиядән Айвазовский картиналарына гашыйк булып кайткан, хәтта улына да бөек художникның фамилиясеннән алып Айваз исеме биргән.

Әдәбиятка Алиш балалар язучысы булып керә һәм шушы өлкәдә тиз арада дан казана. Бер яктан, ул ялкынлы журналист, очерклар авторы булса, шул ук вакытта ул хикәяче дә, драматург та, шагыйрь дә.

Фашистлар Алишны вәхшиләрчә җәзалап үтерделәр. Без хәтта аның гәүдәсе кая күмелгәнен дә белмибез. Әмма аның йөрәк каны белән язылган шигырьләре, аның олы җаны чагылган әкиятләре, мавыктыргыч китаплары бүген дә безнең белән.

Бүгенге көндә “Абдулла Алиш премиясе лауреаты” дигән исем бирелә.Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә.

1996 нчы елның, 15нче сентябрендә балалар өчен чыга торган “Сабантуй” газетасы, ә 2006 нчы елның, 15 нче сентябрьдә-“Ялкын” журналы бүләкләнә.

Абдулла Алиш исеме халкыбыз теленнән мәңге төшмәс яшәр, халкыбыз белән иҗаты да яшәр югалмас. Мин уземнең эшемне Абдулла Алишның әнисе, Газизә Алишова, иҗат иткән шигырь юллары белән бетерер идем.

Рәхмәт булсын балама

Туры юлдан барган...

Кулланылган әдәбият



  1. “Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты 1978ел


  1. “Татар әдәбияты” Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов 5 нче сыйныф Казан “Мәгариф” нәшрияте 2004ел.


  1. “Татар әдәбияты” 6 нчы сыйныф. Ф.Г. Галиуллин, Ф.К. Мифтиев,

И.Г. Гыйләҗев. Казан “Мәгариф” нәшртяты, 2005ел


  1. “Язучы да Алиш, батыр да” Илсөяр Сөнкишева

“Мәгариф” нәшрияты 2001ел.


  1. “Ялкын”журналы . 2006ел, 9 нчы сан.






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Фәнни-эзләнү эше: Абдулла Алиш әкиятләре-бай мирас

Автор: Фазулзянова Гульфира Исмагиловна

Дата: 28.05.2018

Номер свидетельства: 471284


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства