?тилел?рг? кызыгып яш?лде.
Мен? туган авылыбызга канкойгыч сугыштан со? 69 нчы ямьле яз аяк басты. ? сугыш калдырган яралар й?р?кт? ?аман сызлый ?ле.
Язлар бел?н берг? сугыш чоры кешел?ре к??еленд? авыр х?тир?л?р д? я?ара. Х?ер, аларны? онытылганы да юк. “...Б?генгед?й х?теремд? , к?рше малайлары бел?н ?ниг? аш пешерерг? кузгалакка каршы як болынга киттек. К?лм?к ?и?н?рен? тутырып с?енешеп ?йг? кайтып кердек, ?ни безне к?р?г? яшьле к?зл?рен с?ртеп,такмаклый-такмаклый елый башлады:-”?ай балакайларым атагызны сугышка алып китс?л?р ,сезне ничекл?р ?стерермен.” ?йе,безне? гаил? д? ?тисез калды. 1941 елны берсенн?н берсе кечкен? балаларын ?ни кочагына калдырып ?тиебез ,35 яшьлек ир-ат , сугыш кырына китте. И? олы бала-ми?а ул вакытта 8 яшь,? и? кечкен? энем З?бирг? 4 яшь иде. И? олысы – мин, шуны? ?чен б?тен авырлык ?ни бел?н икебезг? т?ште.Ул елларда кышлар чатнама суык булды, ягарга утын юк ,кайдан н?рс? таба алсак шуны яга идек,?ниебез бик булган кеше иде,сыерны бетерм?де.Сыерны ?йг? алып кереп сава идек. Сыер,кычыткан,кузгалак безне ачлыктан коткарды.?аман ?ыя торгач аны? алары да бет? торган иде.Киярг? кием юк, буйдан-буйга с?ке, шунда тезелешеп ятып йоклыйбыз. Ашау ягы, сыерыбыз булгач, алай ук авыр булмады.
И, балакаем, ул бишт?рл?п яз к?не к?рше Фарухлар бел?н сим?н? ташулар, бер ?ирл?рне буш калдырмый идек. Сулар тир?н, ыштаннарны салып чыгабыз, сулар суык, тау башына менеп суыктан кызарган аякларыбызны тотып елый идек... Б?л?к?й арбага бер капчык салабыз да, ике кеше тартабыз. Шулай интегеп эшл?дек мен?, шул ?ирл?р берсе буш калмады. Х?зер комбайннар ура, ч?ч?. Ул заманда без техниканы к?рм?дек, ч?нки барысы да сугышка алынып бетте. Авыл ?стенд? бер эшл?рд?й кеше калмады, б?тен авыр эш бала-чага ??м хатын-кызларга т?ште. ?тид?н х?б?р бик сир?к кил? торган иде.?ни ?тид?н килг?н хатларны ишек я?агына кыстырып саклады.Ул аларны ?зенч? безне? кул ?итм?слек урында кадерл?п саклаган инде.
Тугызынчы майда сугыш бетк?нне ?ни басудан эшл?п? радиодан ишетеп кайтты. ?й ?ни шатланып кайтып керде. Безне? ?тине? сир?к булса да хаты килг?ч, ис?н кайта дип к?т?без. ?ле х?б?рл?ре килг?нн?р баскыч башына утырып, ачыргаланып елады. Л?кин ялгышканбыз, ?тине к?пме ген? к?тс?к т? безг? аны к?рерг?, аны? ышыгында яш?рг? насыйп булмады.Аны? бел?н Волгоград ?лк?сенд? сугышта катнашкан Балтач районы Норма авылы кешесе безг? кайгылы х?б?рне ?иткерде.?тиебезне 1942 елны? декабрь аенда Волгоград ?лк?се, Дубровка районы, Прямая Балка авылында ?з куллары бел?н ?ирл?вен ?иткерде. Безне? ?чен ул вакытта кояш с?нг?н, д?нья бетк?н кебек тоелган иде. ?тилел?рг? кызыгып яш?лде, 3 ел Ленинград ?лк?сенд? Армия хезм?тенд? чыныгу алдым. Туган авылымда т?рле ?ирл?рд? хезм?т куйдым, гаил? корып балалар ?стереп,мен? х?зер 9 нчы дист?не балалар х?рм?тен к?реп яш?п ятабыз.Безне? к?рм?г?нн?р калмады, инде сез, яшьл?рг? Ходай к?рс?тм?сен моны. К?кл?ребез аяз булып, тыныч илл?рд?, сау-с?лам?т булып, б?генге к?нне? кадерен белеп яш?рг? язсын! Амин!”
Просмотр содержимого документа
«Эссе.?тилел?рг? кызыгып яш?лде. »
Әтилеләргә кызыгып яшәлде.
Менә туган авылыбызга канкойгыч сугыштан соң 69 нчы ямьле яз аяк басты. Ә сугыш калдырган яралар йөрәктә һаман сызлый әле.
Язлар белән бергә сугыш чоры кешеләре күңелендә авыр хәтирәләр дә яңара. Хәер, аларның онытылганы да юк. “...Бүгенгедәй хәтеремдә , күрше малайлары белән әнигә аш пешерергә кузгалакка каршы як болынга киттек. Күлмәк җиңнәренә тутырып сөенешеп өйгә кайтып кердек, әни безне күрүгә яшьле күзләрен сөртеп,такмаклый-такмаклый елый башлады:-”Һай балакайларым атагызны сугышка алып китсәләр ,сезне ничекләр үстерермен.” Әйе,безнең гаилә дә әтисез калды. 1941 елны берсеннән берсе кечкенә балаларын әни кочагына калдырып әтиебез ,35 яшьлек ир-ат , сугыш кырына китте. Иң олы бала-миңа ул вакытта 8 яшь,ә иң кечкенә энем Зәбиргә 4 яшь иде. Иң олысы – мин, шуның өчен бөтен авырлык әни белән икебезгә төште.Ул елларда кышлар чатнама суык булды, ягарга утын юк ,кайдан нәрсә таба алсак шуны яга идек,әниебез бик булган кеше иде,сыерны бетермәде.Сыерны өйгә алып кереп сава идек. Сыер,кычыткан,кузгалак безне ачлыктан коткарды.Һаман җыя торгач аның алары да бетә торган иде.Кияргә кием юк, буйдан-буйга сәке, шунда тезелешеп ятып йоклыйбыз. Ашау ягы, сыерыбыз булгач, алай ук авыр булмады.
И, балакаем, ул биштәрләп яз көне күрше Фарухлар белән симәнә ташулар, бер җирләрне буш калдырмый идек. Сулар тирән, ыштаннарны салып чыгабыз, сулар суык, тау башына менеп суыктан кызарган аякларыбызны тотып елый идек... Бәләкәй арбага бер капчык салабыз да, ике кеше тартабыз. Шулай интегеп эшләдек менә, шул җирләр берсе буш калмады. Хәзер комбайннар ура, чәчә. Ул заманда без техниканы күрмәдек, чөнки барысы да сугышка алынып бетте. Авыл өстендә бер эшләрдәй кеше калмады, бөтен авыр эш бала-чага һәм хатын-кызларга төште. Әтидән хәбәр бик сирәк килә торган иде.Әни әтидән килгән хатларны ишек яңагына кыстырып саклады.Ул аларны үзенчә безнең кул җитмәслек урында кадерләп саклаган инде.
Тугызынчы майда сугыш беткәнне әни басудан эшләпә радиодан ишетеп кайтты. Әй әни шатланып кайтып керде. Безнең әтинең сирәк булса да хаты килгәч, исән кайта дип көтәбез. Үле хәбәрләре килгәннәр баскыч башына утырып, ачыргаланып елады. Ләкин ялгышканбыз, әтине күпме генә көтсәк тә безгә аны күрергә, аның ышыгында яшәргә насыйп булмады.Аның белән Волгоград өлкәсендә сугышта катнашкан Балтач районы Норма авылы кешесе безгә кайгылы хәбәрне җиткерде.Әтиебезне 1942 елның декабрь аенда Волгоград өлкәсе, Дубровка районы, Прямая Балка авылында үз куллары белән җирләвен җиткерде. Безнең өчен ул вакытта кояш сүнгән, дөнья беткән кебек тоелган иде. Әтилеләргә кызыгып яшәлде, 3 ел Ленинград өлкәсендә Армия хезмәтендә чыныгу алдым. Туган авылымда төрле җирләрдә хезмәт куйдым, гаилә корып балалар үстереп,менә хәзер 9 нчы дистәне балалар хөрмәтен күреп яшәп ятабыз.Безнең күрмәгәннәр калмады, инде сез, яшьләргә Ходай күрсәтмәсен моны. Күкләребез аяз булып, тыныч илләрдә, сау-сәламәт булып, бүгенге көннең кадерен белеп яшәргә язсын! Амин!”