Дәрҗия Аппакова - хикәяләү остасы.
"Шыгырдавыклы башмаклар"хикәясендә сурәтләү чаралары.
Дәрҗия Аппакова әсәрләренең тәрбияви әһәмияте.
Просмотр содержимого документа
«Дәрҗия Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар"хикәясендә сурәтләү чаралары»
Казан шәһәре Совет районы
11нче татар гимназиясе
“Дәрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар”хикәясендә сурәтләү чаралары”.
Башкарды:
Нәҗипова Наҗия Габделнәкыйповна
башлангыч сыйныф укытучысы
Казан – 2022
ПЛАН
Дәрҗия Аппакова – хикәяләү остасы.
“Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясендә сурәтләү чаралары.
Дәрҗия Аппакова хикәяләренең тәрбияви әһәмияте.
Дәрҗия Аппакова – балаларның яраткан язучысы. Аның хикәяләрен йотлыгып укыйсың. Геройлары кече яшьтәге малайлар һәм кызлар.
Дәрҗия Аппакованың хикәяләре нечкә сызыклар ярдәмендә ясалган нәфис рәсем кебек. Хикәяләрен укыганда, вакыйганы сөйләүченең тавышына колак саласың. Аның нәрсә турында сөйләве дә, тавышының нәфислеге дә кызыксындыра. Ниндидер бер серле дөньяга эләккән кебек, шул геройлар белән кайгыра, алар белән шатлана, алар тормышы белән яши башлыйсың. Хикәяне укып бетергәч, Дәрҗия Аппакованың сөйли белү (хикәяләү) осталыгына таң каласың. Гап-гади вакыганы да матурлап, бизәкләп, бераз арттырып та җибәреп, тыңлар өчен кызыклы итеп яза белә ул. Бу инде үзе бер сәләт, осталык. Аны язучы гына түгел, рәссам дип атап була. Ул, рәссам кебек, сүзләрдән сурәт ясый, аның сөйләгәннәрен күреп торгандай буласың. Моңа ул сурәтләү чараларын урынлы һәм мул куллану аша ирешә. Авторның кайсы гына хикәясен алма, алар һәрберсе кызыклы. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясенә тукталыйк. Гөлшатның әтисе сугыштан исән-сау кайта. Ул кызына шыгырдавыклы башмаклар бүләк итә. Бу башмаклар гаҗәп тә матур була. Гөлшатның дусты Ләләнең әтисе фронтта үлеп кала. Бу хәбәрне ишекәч, Ләләнең дуслары аның күңелен күтәрү, кайгысын уртаклашу максатыннан үзләренең иң кадерле уенчыкларын аңа бүләк итәләр. Гөлшат та үзенең өр-яңа сары шыгырдавыклы башмакларын дустына бүләк итә. Хикәядә шул турыда сүз бара. Түбәндәге сурәтләү чаралары әсәрне камил, кызыклы, мавыктыргыч итүдә зур роль уйный:
чагыштырулар:
сап-сары, сары күбәләк канаты төсле башмаклар;
мәк чәчәге төсле кызыл туп.
җанландыру:
ул (курчак) сине дә шулай яратыр.
метафоралар:
башмаклар җырлый башлыйлар;
күзләрен сары башмакларга төбиләр;
әтисе белән бәхет нурлары кайтты;
кояш көлә;
йолдызлар (өйне) шулай балкыттылар;
башмаклары күңеллерәк шыгырдыйлар;
күзләре сары башмакларга төште.
эпитетлар:
тылсымлы кубыз;
елтыр күзләр;
якын дусты;
бәхет нурлары.
антонимнар:
курчагымның күзләре ачыла да, йомыла да белә;
әйберләрнең берсен ала, берсен куя.
фразеологик әйтелмәләр:
күкрәгенә таш кереп урнашу;
сөенеченнән нишләргә белмәү;
авыр сулау;
ишекле-түрле йөрү.
Дәрҗия Аппакованың һәр хикәясе сурәтләү чараларына бай. Алар хикәядәге вакыйганы тирәнрәк аңларга ярдәм итә һәм аны җанландырып җибәрә.
Язучының хикәяләре бик яратылып укыла. Чөнки алар бик кызыклы, бер тында укылып бетә һәм шул ук вакытта укучыны тәрбияли дә. Авторның хикәяләре хайваннарны яратырга,өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кешегә авыр хәлдә ярдәм кулы сузарга, кеше әйберенә тимәскә, өлкәннәргә транспортта урын бирергә өйрәтә. Әлеге сыйфатлар безнең һәрберебездә булырга тиеш. Дәрҗия Аппакова үзенең бу хикәясе белән безне яхшы гамәлләр генә эшләргә чакыра.
Китап сөюче дусларыма Дәрҗия Аппакова хикәяләрен укырга киңәш итәм.