kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Башлангыч сыйныфларда т?рбия с?гате "С?лам?т кеше-табигать б?л?ге"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: С?лам?т кеше-табигать б?л?ге.

Максат:  укучыларда хыяллану ??м уен эшч?нлеге аша с?лам?т яш?? р?вешен? омтылыш ??м ?з с?лам?тлекл?рен? карата ?аваплы караш т?рбиял??;актив фикер й?рт? осталыкларын, и?ади с?л?тл?рен ?стер?.

?и?азлау: кояш нурлары, ч?ч?к,к?б?л?к,кош  р?семн?ре.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Башлангыч сыйныфларда т?рбия с?гате "С?лам?т кеше-табигать б?л?ге" »

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате.

Тема: Сәламәт кеше-табигать бүләге.

Максат: укучыларда хыяллану һәм уен эшчәнлеге аша сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш һәм үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләү;актив фикер йөртү осталыкларын, иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: кояш нурлары, чәчәк,күбәләк,кош рәсемнәре.


Тәрбия сәгате барышы:


I. Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.

- Хәзер мин сезгә бер укучы язган “Байлык эзләдем” дип исемләнгән шигырь сөйләп үтәм.

Сәламәтлек – байлык ул,-

Диде миңа әбием.

Ә мин һич тә аңламыйм

Әбиемнең тел төбен.


Аны кайда саклыйлар?

Сандыкта-савыттамы?

Әллә инде бөтенләй

Мендәр астында укмы?


Аптырагач сорадым:

Кайда, әби, ул байлык?

Әби кеткелдәп көлде дә

Бирде миңа аңлатып:


-Әй, кызым, син яхшылап

Колак салчы сүземә.

Сәламәтлек – байлыгың

Үзеңдә ич, үзеңдә!


II.Алган белемнәрне актуальләштерү.

-Ә сез менә сәламәтлек кайда дип уйлыйсыз? Нинди кеше сәламәт була? Миңа бу сорауларга җавап табарга булышыгыз әле. Сез нинди фикердә?

Сәламәт кеше ул -

  • спорт белән шөгыльләнә;

  • сәламәт яшәү рәвеше алып бара;

  • үз өстендә эшли;

  • дөрес туклана;

  • һәрвакыт хәрәкәттә була.


III.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

-Рәхмәт укучылар. Бүгенге тәрбия сәгатендә без сезнең белән сәламәт кеше образын бергәләп күзалларга тырышып карарбыз.

-Кеше сәламәт булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Сез моны ничек аңлыйсыз?


1 нче укучы.

Кеше табигатьтәге һәр тереклек иясе кебек сулый, ишетә, күрә. Сәламәт булу өчен без үзебезнең организмыбыздагы үзгәрешләрне тоя да белергә тиеш. Үзеңне контрольдә тотарга, дөрес тукланырга кирәк.


1 нче нур куела.“Мин һәм минем организм”.


2 нче укучы.

Сәламәт, матур, зифа буйлы булу өчен спорт белән даими шөгыльләнергә , табигатькә чыгарга, чаңгы, тимераякта шуарга кирәк.


2 нче нур куела.“Мин һәм спорт”.


3 нче укучы.

Безнең акылыбыз төрле ситуацияләрдән дөрес чыгу юлын табарга һәм аны чишә белергә тиеш.


3 нче нур куела.“Мин һәм камил акыл”.


4 нче укучы.

Сәламәт булу өчен безнең кәефебез дә әйбәт булу кирәк. Чөнки безнең кәефебез үзебезгә генә түгел, әйләнә-тирәбездәге якыннарыбызга да борчу китерергә мөмкин. Күбрәк елмаерга, шатланырга, үзебезнең начар кәефебез белән дусларыбызны һәм якыннарыбызны борчымаска кирәк.


4 нче нур куела.“Мин һәм минем кәефем”.


5 нче укучы.

Мин бәхетле булсын өчен, минем тирә-ягымдагы табигатьнең гүзәл, чиста һәм мине чолгап алган кешеләрнең дә шат, сәламәт, бәхетле булулары кирәк.


5 нче нур куела.“Мин һәм әйләнә-тирә дөнья”



6 нчы укучы.

Без үзебезнең тормышыбыз турында уйланырга тиеш. Без кем булырга, нинди булырга тиешбез, барысы да үзебездән генә тора. Һәркем көненә 7 рәхмәт әйтергә тиеш, диләр халыкта. Үз-үзебезне тотышыбыз белән кешеләрне рәнҗетмәскә тиешбез.


6 нчы нур куела. “Мин һәм минем тормыш”.


- Бу төшенчәләр барысы булса гына кеше тулысынча сәламәт һәм бәхетле була ала. Сәламәт кеше гел нур чәчеп, тирә-юньдәгеләргә энергия, җылылык биреп тора. Шуның өчен аны табигатьтәге кояшка тиңләп булыр иде.


(Кояш түгәрәге куела - кояш килеп чыга)

Бакчада үсә

Матур гөлләрем.

Гөлләр янында

Үтә көннәрем.

Гөлләрем минем

Чәчәк аталар.

Бик матур була

Шул чакта алар.


- Укучылар, хәзер кояш янында чәчәкләр үстерик. Кеше – табигатьнең иң гүзәл бизәге булырга тиеш. Табигатьтә иң гүзәле – ул чәчәкләр. Шуңа күрә кеше сәламәтлеген чәчәккә тиңләргә дә була. Чәчәкләрне карап, сулар сибеп торсаң гына алар матур була, кеше сәламәтлеге дә шулай.

- Сезнең алдыгызда мәкальләр язылган чәчәкләр бар. Бу мәкаль , әйтемнәр кайсы кояш нурындагы төшенчәгә туры килә, шул нур турысында чәчәкләрне үстерегез. Чөнки кеше физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт булырга итеш.


1. Кояш чыкса табигать яңара, китап укысаң күңел агара. (“Мин һәм камил акыл” нурына)

2. Кеше булу кыен түгел – кешелекле булу кыен (“Мин һәм әйләнә-тирә дөнья”)

3. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. (“Мин һәм минем организм”)

4. Җайлы сүз җан эретә. (“Мин һәм минем кәефем”)

5. Спорт – сәламәтлекнең башы. (“Мин һәм спорт”)

6. Яхшылык җирдә ятмый. (“Мин һәм тормыш”)


  • Сәламәт кешене бизи торган сыйфатларны кабатлап китик әле.


  • Кеше кошлар кебек гел очышта булырга тиеш. Кошлар

  • Хыяллана белергә тиеш. куела.


- Күбәләк кебек нәфис, гүзәл Күбәләкләр куела


- Мәрхәмәтле Чирәм куела.

- Нык ихтыярлы.


- Күрәсезме, табигатьтә бөтен нәрсә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Кеше сәламәтлеге дә шулай, ул эчке тирәлек белән дә, аны чолгап алган әйләнә-тирәлек белән дә бәйле.


IV.Рефлексия.


- Һәркем якты нурлар, чәчәкләр шикелле һәрвакыт үсәргә, сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Сез дә шуңа омтылыгыз. Чөнки сәламәтлек – табигать биргән иң зур бүләк.

Якты юлдан барыйк дуслар,

Дөрес туры юл салыйк.

Сәламәтлек – олы бәхет,

Чын кеше булып калыйк.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Башлангыч сыйныфларда т?рбия с?гате "С?лам?т кеше-табигать б?л?ге"

Автор: Хадеева Гульфия Хашимовна

Дата: 31.07.2015

Номер свидетельства: 224050


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства