Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.
Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья” дәресе материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, татар теле, технология, музыка, сынлы сәнгать дәресләрендә дә моның өчен мөмкинлекләр зур.
Экологик бәйләнешләрне өйрәнү балаларның логик фикерләү сәләтен, хәтерен, күзаллауларын, табигатькә сакчыл караш һәм шулай ук сөйләмнәрен үстерүгә дә ярдәм итә.Моны гамәлгә ашыру өчен түбәндәге өч мәсьәләне хәл итәргә кирәк:
табигатьтәге бар нәрсә дә үзара бәйле икәнлеген дәлилләү;
укучыларга ни өчен табигать бәйләнешләрен белергә кирәклеген, бу бәйләнешләрне бозуның табигать өчен дә, кеше өчен дә начар нәтиҗәләргә китерүен, бәйләнешләрне белгән кешенең табигатьтән аңлы файдалана белүен төшендерү;
балаларда шушы бәйләнешләрне белү нигезендә табигатьтә үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен үстерү.
Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан.Әкият, мәкаль,әйтем, сынамыш һәм табышмакларда күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән. Бу чыганакның төп өстенлеге шунда: белемнәр балаларга мавыктыргыч рәвештә җиткерелә.
Дәресләрдә халык авыз иҗатының бар төре булган табышмакларныеш кулланабыз. Аларның күбесе еш очрый торган табигать күренешләренә багышланган(“Ак яулыгым төшеп калды”...), яки табигый җисемнәргә хас үзенчәлекләр турында( “Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак”).Табышмаклар балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, дәресне җанландыра, укучыларның активлыгын күтәрергә ярдәм итә.Табышмакларны теләсә кайсы дәреснең уңайлы моментын табып файдаланырга була.Аларны кулланып, кроссвордлар төзергә мөмкин.
Халык авыз иҗатының икенче бер төре - мәкаль.Кыска, ләкин хикмәтле сүзләр белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрне бер буыннан икенче буынга җиткергән; шуңа күрә күпчелек аны “ата-баба сүзе” дип йөрткән.Мәкальләр арасында табигатькә багышланган һәм экологик тәрбияне күз алдында тотканнарын сайлап, дәресләрдә куллану, аларның асылын укучыларга җиткерү дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, аларда игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята. Мәсәлән,”Суга сусаган - чишмә әрчегән”, “Агач утырткан - ага булган”,”Кул пычранса, су белән юарсың,су пычранса ни белән юарсың?” һ.б. шундый мәкальләрдән файдаланабыз.
Сынамышларны да шулай ук киң кулланырга була.Әйтем һәм сынамышларны балаларның хәтеренә сеңдерү өчен, бу эшне экологик лото рәвешендә дә оештырабыз. Мәкаль, әйтем , сынамыш ике өлешкә бүленә. (Мәсәлән, беренчесе – “урман утырткан”, икенчесе – “ачлык күрмәс”), һәр өлеш аерым карточкага теркәлә,укытучы кушуы буенча, укучылар мәгънә ягыннан туры килүче өлешләрне эзлиләр.
Халкыбыз төрле табынулар, ырымнар ярдәмендә кешеләрнең табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләгән.Мәсәлән, мондый әйтем бар:”Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр”. Кем инде үз башының авыртуын теләсен. Бала-чагалар, күктә очучы кошларны күреп, саный башлыйлар.Монда да әби-бабаларыбыз кисәтә:”Кыр казларын санасаң, алар аерылып кала”.Кыр казларының аерылып адашып йөрүе кызгану хисе уята, шунда ук санаудан туктыйсың.
Һәрбер төбәкнең табигый көчләргә баш ию, йола-бәйрәмнәр үткәрү буенча үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар. Көз көне “Сөмбелә”, язын “Нәүруз” бәйрәмнәре үткәрелә. Яз саен “Кошлар көне” уздырыла. Буыннардан буыннарга җитәрлек матур бәйрәмнәр бу.
Әхлакый- экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте бик зур. Башлангыч сыйныфлар өчен уку китапларына табигатьне саклауга багышланган бай материал тупланган.Мәсәлән, А.Әхмәтгалиеваның “Безнең чишмә” хикәясен укыгач, укучыларда үз авылыбыздагы чишмәне чистарту теләге туды.
Диктант, изложение, уку күнекмәләрен тикшерү өчен үсемлекләр, җәнлекләр яки табигатьне саклауга багышланган текстлар сайлап була. Табигать кочагында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү макстыннан, экологик диктант тәкъдим итәбез. Укучылар нинди хаталар җибәрелгәнне атарга, дәлилләп җавап бирергә тиешләр.Математикадан да экологик темаларга күп төрле мәсьәлә чишәргә була. Мәсәлән:
“Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?”
Экологик темага шигъри арифметик табышмаклар да бар.
Йомгаклап әйткәндә, экологик тәрбия бирерлек моментларны күп дәресләрдә төрлечә кулланырга,файдаланырга була.
Халык мәкалендәгечә,”үзе утырган ботакка балта чапмый торган” , табигатьнең гүзәллеген тоя белгән, кирәклеген аңлаган, миһербанлы, кешелекле балалар тәрбияли алсак иде. Һәм үзебез дә аларга бар нәрсәдә дә үрнәк булсак иде.Чөнки:” Үрнәк - иң яхшы тәрбия”,- дип әйткән әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз.
Әдәбият.
1. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре./ Н. Исәнбәт. III томда.- Т.I.- Казан : 1959.
2. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре./ Н. Исәнбәт. III томда.- Т.II.- Казан: 1963.
3. Курмаева Р.Р.“К. Насыйри “Китаб - әт тәрбия”.Р.Р.Курмаева. Ачык дәрес, №8, август, 2007.
4. Мәхмүт Х.Ш. Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр./Х.Ш. Мәхмүт. - Казан: 1987.