kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ата-аналар өчен чыгыш. Тәрбияле бала - ил терәге.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Иң беренче тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала.  Гаиләнең бала тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә мөһим урын биләве аның үзенә генә хас табигате белән үк билгеләнә.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ата-аналар өчен чыгыш. Тәрбияле бала - ил терәге.»

Ата – аналар җыелышы өчен чыгыш

Тәрбияле бала – ил терәге.

Бүген без һәрбер гаиләне дә борчыган, актуаль һәм әһәмиятле булган тема буенча сөйләшербез. Шушындый катлаулы заманда балаларыбызга нинди тәрбия бирергә, аларны ничек бәхетле итәргә? Иң беренче тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. Гаиләнең бала тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә мөһим урын биләве аның үзенә генә хас табигате белән үк билгеләнә. Балага сәламәт йогынты ясый алуы өчен түбәндәге шартлар зарур:

  1. Гаиләдә ата – ананың һәм баланың бер үк эшләрдә катнашуы, бергәләп эшләве, гаиләнең уртак эшендә һәрбер гаилә әгъзасының катнашуы кирәк.

  2. Гаилә тормышында һәр нәрсәне, хәтта вак – төяк булып күренгән нәрсәләрне дә тиешенчә исәпкә алу зарур һәм бу зарурлыкны балалар үзләре дә тоеп үсәргә тиеш. Гаиләнең үз кагыйдәләре була.Мәсәлән: кибеткә барсаң – калган акчаны кайтарып бир, өйдән чыгып киткәндә кайчан кайтасыңны, кайда булуыңны әйтеп кит. Шулай ук гаиләнең гомуми режимы саклана – йокы, ял итү, эш башкару, дәрес әзерләү.

Гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый. Бала тәрбияләүдәге зур ялгышларны баласына бар нәрсәне рөхсәт итүче ата – аналар ясый. Алар балаларны тыюлар һәм шелтәләүләр өчен бик кечкенә дип саныйлар. Бала тәрбияләүдәге иң еш очрый торган ял-гышларның берсе – гаиләдә бердәм тәрбия системасы булмау. Бу ата – ананың гаилә педагогикасы турында үзара килешмәвеннән килә. Мәсәлән, әти кеше кирәгеннән артык кырыс, ә әнисе, аның мөнәсәбәтләрен йомшарту өчен баланы иркәли башлый. Моннан тыш өлкәннәр үзләренең тәрбия методларының яхшы икәнлеген күрсәтү өчен көрәшә башлыйлар. Берсе үзенең кырыслыгын тагын да арттыра, икенчесе бала белән тагын да йомшаграк була. Өлкәннәрнең үз – үзләрен шулай тотышы баланың психикасы бозылуга китерә, аның характерына җитди йогынты ясый.

Тәрбия процессында икенче бер чик – баланың һәр кылган гамәленә кирәгеннән артык ирек кую, аңа сукырларча табыну, чамадан тыш иркәләү. Әйтик, ата белән ана үзләре бик тә хезмәт сөючән, тормышларында бик күп кыенлыклар кичеп, мул тормышка ирешкәннәр. Без күргән авырлыкларны балаларыбыз күрмәсен, дигән изге теләк белән алар баланың һәр теләгенә риза:ни сораса шуны алып бирергә тырышалар. Һәм ялгышалар.Чөнки аларның әлеге изге теләге киләчәктә үзләре өчен дә, бала өчен дә фаҗигага әверелергә мөмкин. Бала чын мәгънәсендә эгоист, хезмәт куеп табылган акчаның да, ата – ананың да кадерен белмәүче, аларны санга сукмаучы бер кеше булып үсәргә мөмкин.

Тәрбиягә тискәре йогынты ясаучы тагын бер фактор – ата-ананың таләпләре тотрыклы булмау.Әгәр ата –ана кәефе яхшы булганда баласына нәрсә теләсә шуны эшләргә рөхсәт итә, кәефсез булганда бар нәрсәдән дә тыя икән, бала алга таба бөтенләй тыңламаячак.

Бала тәрбияләүдә мактаулар һәм шелтә бирүләр бик зур роль уйный. Баланы җәза бирү юлы белән тыңлатырга күнеккән ата – аналар бик нык ялгышалар. Шулай ук хата булып өлкәннәрнең юк өчен дә балага кулына сугулары һәм колагын тартулары санала. Төрлечә мактаулар, хуплаулар юлы белән яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Әгәр дә ата – ана баланы ачуланалар яки шелтәлиләр икән, алар балага яратуларын аңлатырга һәм бу ачулануларының бары тик тәртипсезлек өчен булуына ышандырырга тиешләр.

Тагын бер зур ялгышыбыз булып баланың хайваннарга карата мәрхәмәтсезлеген тыймау тора. Өлкәннәр баланың хайван белән уйнавын контрольдә тотарга тиешләр. Әгәр бала этне койрыгыннан өстери, песинең күзенә бармагын төртә , кошларга ташата һәм шундый эшләр эшли икән аны һичшиксез туктатырга һәм алай ярамаганлыгын аңлатырга кирәк.

Гаиләдә ир һәм кыз баланың физиологик һәм психологик үзенчәлекләренең аерым искә алынуы зарур. Ир баланы тәрбияләүдә әти кешенең тоткан урыны алыштыргысыз, ул аңа ирләрчә миһербанлылыкны, физик чыныгуларны, кул эше осталыкларын үз тәҗрибәсе аша төшендерә, өйрәтә ала. Кыз баланың әхлагына дөрес юнәлеш салуда исә ананың рухи тәҗрибәсе кирәк. Үз кызына ул хатын – кызларга хас горурлык, тыйнаклык, хезмәт сөючәнлекне үз тормышы, үз яшәү рәвеше белән аңлата.

Ата – ананың тагын бер мөһим шактый катлаулы бурычы – укучы баланың мәктәптән өйгә бирелгән эшләренә битараф булмау, аңа булышу, өй эшләренә бирелгән вакытны дөрес файдаланырга өйрәтү, кирәк булса – ярдәм итү. Гаилә балаларның рухи дөньясында эстетик һәм әхлакый кыйммәтләр дә тудыручы чыганак булып тора. Әгәр бала әдәби китаплар укырга, сәнгать дөньясы белән кызыксынып яшәргә күнегә икән, ата – анага тәрбия эшен дә алып барырга җиңелрәк булачак, көтелгән уңышлар тизрәк киләчәк. Гаиләдә бергәләп китаплар укылса, җырлар һәм музыка яңгыраса, шушы татулык һәм бердәмлек аша эстетик кыйммәтләр пәйда була, әхлак тәрбияләнә.

Өйдә китаплар уку баланың гомуми белемен, дөньяны танып – белүен киңәйтә.Укучыны китап укырга өйрәтү, китаплар белән кызыксындыру да – әти – әнинең җаваплы бурычы.

Шуны истә тотарга кирәк, беркем дә балага аның эмоциональ һәм психик үсешенә уңай йогынты ясаучы ата – ана назын бирә алмаячак. Бала көн саен әтисе һәм әнисе белән аралашып торырга, аларның яратуын тоярга тиеш. Гаиләдә тәрбияләнү барышында барлыкка килгән күп кенә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә, беркайчан да башка бер тәрбия коллективында бу кадәр уңышлы кабул итә алмый.Әлеге туганлык, кардәшлек хисләре, иркәләнү, рәхмәтле һәм мәрхәмәтле була белү, кайгыны уртаклашу, шатлык-сөенечләрне бүлешү кебек сыйфатларны ул бары гаиләдә ала. Менә шуңа күрә дә тәрбия процессында гаиләнең әһәмияте аеруча зур булуын истә тотарга кирәк.

Ата-аналар нәрсәләрне күз алдында тотарга тиеш соң? Балалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлылык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала, кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша.

Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.

Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата-аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәген турыдан-туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар.

Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы бик нык ярата торган ата-аналар да чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.

Яшүсмернең ничек гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгүен билгеләү кайвакыт читен була. Әмма күп очракта моңа китергән сәбәп – балага күз-колак булмау. Балалар тормышыннан аерылмау, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтү, кирәк очракта катнашу зарур. Яшүсмерне кайчакларда зуррак малайларның шикле “геройлык”ларына охшарга тырышу, маҗараларга ашкынып тору, котырту сагалап тора. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгелләрдә аңа вакытында ярдәм итү мөмкинчелеген югалта. Яшүсмер, үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый. Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә. Мондый очракларда ата-аналар еш кына үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә кеше эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәсәбәтләрен үрнәк итеп оештыралар. Сорашып-белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 20-22 сәгатьтән соң, ягъни, кагыйдә буларак, ата-аналар өйдә чакта эшләнә.

Әгәр балада эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә, бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата-аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар.

Әйе, тормыш белән бәйләнешне һәр кеше үзенчә кичерә. Тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел кайтулар булырга мөмкин. Берәүләрне ул читкә алып ташлый, күтәреп торгыза. Икенчеләрне исә уңышсызлыклар көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр. Алар чыдамнар. Аларны гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.

Еш кына, киләчәк бүген төзелә, диләр. Ата-аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгәсе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгәсе көн өчен барыннан да бигрәк гаилә һәм мәктәп җаваплы.


Ата-аналарга киңәшләр

 1нче киңәш.. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

      * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

      * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

      * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

      * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

 

2нче киңәш . Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

      * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

      * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

      * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

      * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

 Ата – аналар көндәлегенә.

      Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

      Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

      Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул  чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).

      Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

      Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Ата-аналар өчен чыгыш. Тәрбияле бала - ил терәге.

Автор: Кашапова Асма Бастановна

Дата: 02.05.2018

Номер свидетельства: 468236


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства