АҢЛЫ ТӘРТИП ТӘРБИЯСЕ
Тәртип ул-аңлы рәвештә башкарылырга, үтәлергә тиешле
кагыйдә:
ул шәхеснең эш гамәлләрен билгели һәм аның үзенә тап-
шырылган эшкә ни дәрәҗәдә җаваплы каравын күрсәтә.
Әхлаклылык сыйфатының бер өлеше буларак, тәртип билгеле
бер шәхеснең үз эшенә, хезмәт бурычларына, үзенә тапшырылган
нинди дә булса йөкләмәләргә мөнәсәбәтен ачыклый. Әйтик,
каршында укытучы торганда укучы бала аның
белән утырып сөйләшә икән, бу инде мәктәп дисциплинасын, мәк-
тәп тәртибен, мәктәп кагыйдәләрен бозу булып чыга.
Димәк, тәртип һәм дисциплина мәсьәләсе билгеле бер коллективның эчке, объектив кагыйдәләре һәм һәр шәхеснең җаваплылыгы һәм бурычлары белән билгеләнә.
Билгеле булганча, мәктәп дисциплинасы үсеп килүче яшь
кешенең олы тормыш юлына таба йөз тоткан әхлак кагыйдәләрен
чагылдыра. Укучы бала әлеге мәктәпнең эчке тәртипләрен белергә,
аларны хөрмәт итәргә, үтәргә, укуга һәм хезмәткә, җәмәгать
эшләренә җаваплылык белән карарга тиеш. Укучының үз бурыч-
ларын үтәве яки үтәмәве аның тәртип дәрәҗәсен чагылдыра.
Укучыларда аңлы дисциплина һәм тәртип формалаштыру өчен
мәктәптә тиешле шартлар тудырырга кирәк. Дисциплина ур
наштыру һәм тәртиплелек өчен оештырылган чараларга укучылар үзләре теләп кушылганда, «җаваплылык» һәм «бурыч» дигән төшенчәләр тирән аңлылык белән сугарылганда гына бу тәрбия чаралары югары нәтиҗә бирә.
Әлбәттә, укучылардан сукырларча буйсынуны, эчке тәртипне
һич карышусыз һәм берсүзсез үтәүне генә таләп итү зур ялгышлык
булыр иде. Аңлы дисциплинаны билгеле бер таләпләр, тыюлар,
янаулар яки кисәтү һәм җәза бирүләр юлы белән генә тудыру
мөмкин түгел. Аңлы дисциплина һәм тәртип мәдәнияте укучылар-
ның омтылышын, максатын, зәвыгын, яшәү рәвешен берләштерергә
тиеш. Тәртип кагыйдәләре ниндидер бер кыса, тыюлык түгел, ә бәлки укучыларның мөстәкыйльлеген, иҗат мөмкинлекләрен үстерә торган кануннардан торсын, коллективның омтылышларына аваздаш булсын.
АҢ ТӘРБИЯСЕ
Укытучы үзенең эшендә нәрсәгә омтылырга, нинди
нәтиҗәләргә ирешергә тырышырга тиеш дигән мәсьәлә педагоги-
када төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Укытучылар да, ата-
аналар да тәрбия эшенең максатын аермачык белергә тиешләр.
Аң тәрбиясенең 5 состав өлеше бар: 1) акыл тәрбиясе
2) физик тәрбия, ягъни физкультура дәресләрендә, гимнастика мәктәпләрендә бирелә торган тәрбия. Физик
Тәрбия аң тәрбиясенең кирәкле һәм әһәмиятле состав өлеше.
Кеше белемле, мәдәниятле генә түгел,бәлки көчле дә, чыныккан да
булырга тиеш. Физик тәрбия бирүнең максаты: нык, чыдам, көчле
һәм сәламәт яшьләр үстерү; 3) техник яктан укыту җитештерү
процессларының төп принциплары белән таныштыра һәм шул ук
вакытта балага яки яшүсмергә барлык җитештерүнең
иң гади кораллары белән эш итү күнегүләре бирә торган укыту.
Бөтен яктан белемле булу төшенчәсенә әхлак тәрбиясе(4) һәм
эстетик тәрбия (5) дә кертелә. Мораль тәрбия яки әхлак тәрбиясе
яшь буында кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һ.б.ш.
сыйфатлар тәрбияләүне күз алдында тота.
Эстетик тәрбия сәнгать әсәрләрен аңлау сәләтен үстерә һәм
шул белемнәр аша чынбарлыкны танып белергә өйрәтә. Бу тәрбия
бигрәктә балаларның эмоциональ фикерләү һәм күзаллау мөмкин
лекләрен арттыруны һәм шулай ук сәнгатьнең теге яки бу тар
магында баланың иҗат итү сәләтен үстерүне алга куя.
Әдәбият өйрәнү эстетик тәрбия өчен аерата күп нәрсә бирә.
Шулай ук укучыларны рәсем ясау, җыр, театр өлкәсендә белем
һәм күнекмәләр белән коралландыру да эстетик тәрбия бурыч-
ларына керә. Тәрбиянең бу төрләре бер-берсе белән янәшә һәм
өзелмәс бәйлелектә яши.
Аң тәрбиясенең максаты:
балаларны шушы барлык белемнәр күләмен үзләштергән, аңлы, акыллы, әхлакый һәм физик яктан камил, мәдәниятле һәм белемле кешеләр итеп тәрбияләү.