kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ачык д?рес Тема.Сыйфатны? чагыштыру ??м артыклык д?р???л?рен ?зл?штер?.

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.      сыйфатны? чагыштыру ??м артыклык д?р???л?ре турында м?гъл?мат бир?;

2.      сыйфат д?р???л?ре хисабына укучыларны? язма ??м с?йл?м телл?рен ?стер?;

3.      укучыларда хайваннар турындагы белемн?рне  тир?н?йт?.

.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ачык д?рес Тема.Сыйфатны? чагыштыру ??м артыклык д?р???л?рен ?зл?штер?. »

Тема Сыйфат. Сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрен үзләштерү.

Максатлар:


1.      сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре турында мәгълүмат бирү;

2.      сыйфат дәрәҗәләре хисабына укучыларның язма һәм сөйләм телләрен үстерү;

3.      укучыларда хайваннар турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

.

 Дәрес планы

I.   Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз.

II. Укучылар, узган дәрестә без сыйфат сүз төркемен өйрәндек. Искә төшереп китик әле, Сыйфат сүз төркеме нәрсәне белдерә?

   

Сезгә өй эше итеп, нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп, мәкальләрне күчереп язарга бирелгән иде. Барыгыз да өй эшен эшләгән дип ышанам.


III.Без бүгенге дәрестә сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Бүгенге дәресебезнең темасы – “Сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре”. Укучылар, тактадагы рәсемнәргә игътибар итик әле. Монда безнең нәрсәләр сурәтләнгән? (рәсемнәр белән слайд)

 алмалар.

  Бу алмалар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? Чагыштырып карыйк әле.

 беренче алма башкалардан зуррак, өченче алма бик кечкенә.  

 . Димәк, бу алмалар бер-берсеннән зурлыклары белән аерылалар. Беренче алма безнең кечкенә, икенчесе – кечкенәрәк, өченчесе – бик кечкенә. Без моннан нинди нәтиҗә чыгара алабыз?

 Бер предметтагы билге икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда, артыграк.

  Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең, икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда, чагыштырмача артыграк булуын белдерәләр: баллы-баллырак, әче-әчерәк.

түбәндәге рәсемнәргә карыйк.  Монда безнең груша, банан һәм грейпфрут бирелгән, аларны ачыклаучы өч сыйфат тәкъдим ителгән. Банан безнең нинди?

Тәмле, баллы.

 Груша банан шикелле тәмле, баллымы?

 Груша бик тәмле, бик баллы.  Димәк груша бананнан күпкә тәмлерәк. Бер предметтагы билгенең икенче предметтагы билгедән күпкә артык булуы сыйфатның артыклык дәрәҗәсен белдерә.

     Хәзер бу ике дәрәҗәнең ясалышын карап китик:

     Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе -рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясала.

    Артыклык дәрәҗәсе сыйфат алдына иң, үтә, җете, дөм сүзләре өстәлеп һәм сыйфатның беренче иҗеге бераз үзгәреп кабатлана: кап-кара, сап-сары, ямь-яшел.

    

IV. хәзер яңа материалны ныгыту өчен күнегү эшләп алабыз. Тактага игътибар итик әле. Безнең җөмләләр бирелгән. Җөмләләрнең кайсы дөрес икәнлеген әйтәбез.

            

1.     Маймыл песидән тәртиплерәк.

2.     Эт песидән акыллырак.

3.     Бүре иң куркыныч ерткыч.

4.     Атның койрыгы аюныкыннан озынрак.

5.     Филнең колаклары бик зур.

6.     Урмандагы иң зур җәнлек – поши.

7.     Крокодилның койрыгы тиеннекеннәнозынрак.

Бик яхшы. Аз гына язып та алыйк. Дәреслекнең 75 нче битен ачабыз һәм 186 нчы күнегүне язмача эшлибез. Укучылар, бу күнегүдә сез бирелгән сыйфатларны артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсенә куярга тиеш буласыз.

    ял итеп алыйк.

Ике командага бүленәбез. Һәрбер командага мин сигез сүз бирәм. Сез бу сүзләрне чагыштыру дәрәҗәсенә куеп исемнәр белән язарга тиеш буласыз. Кайсы команда тизрәк эшләп бетерә, шул җиңүче була.

Сүзләр: җылы, көчле, ак, акыллы, сары, кечкенә, тар, ямьле

               кызыл, кыска, аяз, иркен, йомшак, озын, зур, якты

Кайсыгызның бетте? Бик яхшы. ... команда җиңүче булып чыкты. Молодцы.

Яңа теманы ничек аңлаганыгызны тикшерү максатыннан кечкенә генә мөстәкыйль эш эшлибез. Тактада җөмләләр бирелгән. Сез югарыда бирелгән сүзләрне тиешле урыннарга куеп, җөмләләрне күчереп язарга тиеш буласыз. Күчереп бетергәч, дәфтәрләрегезне алышасыз һәм бер-берегезгә билгеләр куясыз.


 Өй эше:

1.     Сыйфат дәрәҗәләренең ясалышын белергә;

 Укучылар, өй эше аңлашылдымы, сорауларыгыз юкмы?

  Юк.

VI. Укучылар, дәресебез ахырга якынлашты. Дәресне йомгак ясыйк әле. Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавап бирергә тиеш буласыз.

Без бүген нәрсә өйрәндек?

Чагыштыру дәрәҗәсе нәрсәне белдерә?

Артыклык дәрәҗәсе нәрсәне белдерә?

Алар ничек ясала?

 укучылар, бүген дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, молодцы.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Ачык д?рес Тема.Сыйфатны? чагыштыру ??м артыклык д?р???л?рен ?зл?штер?.

Автор: Хусаинова Гулия Харисовна

Дата: 06.05.2015

Номер свидетельства: 208737


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства