Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Слайдлар, күрсәтмәлелекләр | Формалаштырырга тиешле универсаль уку гамәлләре УУГ |
I.Оештыру (1 минут) | Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. Елның сихри мизгелләргә бай булган фасылына да кердек.Матур энҗеләр әйләнә-әйләнә, мамык кебек куыша куыша агачларга, өй түбәләренә, җиргә төшә. Укучылар, ул нинди ел фасылы булыр икән? | Укытучы белән исәнләшү Фаразлауның кыш ел фасылына туры килүен әйтү. | Слайд 1 Слайд 2 | Укуга уңай мөнәсәбәт булдыру |
II.Актуальләштерү (3 минут) | Менә бит ул кар бөртекләре сезнең алларга да төшкәннәр. Алар гади генә түгел, ә сораулар белән. ... укы әле соравыңны? | Кар бөртекләренә язылган сорауларга җавап бирәләр. | Слайд 3 | Регулятив Контроль, телдән җавап бирү күнекмәләрен үстерү. |
III.Уку мәсьәләсен кую (9 мин) | Менә фигыльләр турында искә төшердек. Карагыз әле нинди матур шигырь юллары язылган монда. 1 укучы укып чыксын. Карлар ява, җиргә төшә, Өелә биек таулар. Һавадагы болытлардан Ишелә мамык карлар. 2. Дәфтәрләребезне ачтык, бүгенге числоны, сыйныф эше дип язып куябыз һәм шигырьне матур итеп күчереп язабыз. | 1. 1 укучы шигырьне укып чыга. 2.Күчереп язалар. | Слайд 4 | Матур язу күнекмәләрен булдыру |
| 1.Укучылар беренче юлдан фигыльләрне табып укыгыз әле. Аларның мәгънәләре турында нәрсә әйтә аласыз? 2. Укучылар калган фигыльләрне табыгыз. Аларның мәгънәләре турында нәрсә әйтә аласың? 3. Капма-каршы мәгънәле сүзләрне без ничек дип атыйбыз икән? Ә мәгънәләре бертөрле булган сүзләр ничек дип атала? 4. – Без шигырьдән тапкан сүзләр нинди сүз төркеме иде? Укучылар, димәк бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип аталыр? Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез? Әйе, укучылар, бик дөрес. Ә хәзер слайдка игътибар итегез әле. Бирелгән рәсемгә карата синоним фигыльләр уйлап әйтегез? Киләсе слайдта бирелгән рәсемнәргә карата антоним фигыльләр уйлап әйтегез. Димәк синоним фигыльләр дип ...., антоним фигыльләр дип.... (балалардан әйттерәм), Әйдәгез, кагыйдә белән бергәләшеп танышыйк. (Кагыйдә чыгарыла). | 1.Укучылар беренче юлдагы фигыльләрне табып укыйлар. Ява-төшә фигыльләренең мәгънәләре бертөрле булуын әйтәләр 2. Укучы калган фигыльләрне табып укыйлар. Өелә -ишелә фигыльләренең капма-каршы мәгънәдә булуын әйтәләр 3. Укучылар капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антонимнар булуларын, ә мәгънәләре бертөрле булган сүзләрнең синонимнар булуларын әйтәләр. - Без шигырьдән тапкан сүзләр фигыльләр иде. Бүгенге дәресебезнең темасы- синоним һәм антоним фигыльләр дип атала. Бүгенге дәрестә без антоним һәм синоним фигыльләр турында сөйләшербез, җөмләләрдә аларны табарга өйрәнербез, алар белән җөмләләр төзербез. Бирелгән слайдтагы рәсемнәргә синоним фигыльләр булып йөгерә, чаба, икенче рәсемдә антоним фигыльләр булып йоклый- уяна фигыльләре тора. ... капма-каршы мәгънәгә ия, ... бертөрле мәгънәгә ия. | Слайд 5 Слайд 6 Слайд 7 | Шигырьдән танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга өйрәнү. Баланың шигырьдән фигыльләрне табып, мәгънәләрен аңлап бәяли белүенә ирешү. Антоним һәм синоним сүзләрне аера белү. Танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую. Кагыйдәне мөстәкыйль чыгарырга ирешү. |
IV.Уку мәсьәләсен чишү (2 минут) | - Укучылар, слайдта сүзләр язылган. Сезгә шул сүзләр арасыннан бертөрле мәгънәле сүзләрне генә билгеләргә кирәк. Ә хәзер карап китик, нинди сүзләрне бергә тупладыгыз? (1 укучы әйтә) -Алар мәгънәләре буенча нинди фигыльләр? Болар нинди фигыльләр булалар? -Сезнең бер артык сүзегез калды. Ул мәгънәсе буенча калган фигыльләргә карата нинди? Ә хәзер әйдәгез әле шул фигыльләр белән җөмлә төзеп карыйк. | Шатлана, сөенә, моңсулана, канатлана. Аларның мәгънәләре бертөрле, синоним фигыльләр булалар. Ул капма-каршы мәгънәне белдерә, антоним фигыль була. | Слайд 8 | Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, кагыйдә нигезендә төп билгеләрне аерып ала белү. Биремнәрне аңлап бәяли белүенә ирешү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. |
Физкультминут (4 мин) | Укучылар, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Такта янына чыгып, парлашып басыгыз. Мин сезгә антоним һәм синоним фигыльләргә мисаллар әйтәм. Синоним фигыль ишетсәгез кулга кул тотынып басыгыз, антоним фигыль ишетсәгез аркагызны аркага куеп басыгыз. Кайсы пар ялгыша, шул уеннан чыга. Керә -чыга Эшләү-хезмәт итү, Ята-тора, Агарды-каралды, Арды-талчыкты, хәлдән тайды Менә-төшә Ялгышу-хата ясау, хаталану | Бирем бенча синоним һәм антоним фигыльләрне аера белергә тиешләр. | Слайд 9 | Синоним һәм антоним фигыльләрне аера белүләрен тикшерү, укучыларда җитезлек сыйфатын булдыру. |
V.Яңа белемнәрне ныгыту (4 мин) Иҗади эш (2 мин) Табышмакны сәхнәләштерү (4 мин) | 1.Ә хәзер, әйдәгез, төркемнәрдә эшләп алыйк. Беренче төркемгә бирелгән фигыльләргә антонимнар язырга, икенче төркемгә-синонимнар язырга кирәк була. Һәр төркемнән берәр укучы укып чыксын әле. 2.Ә хәзер, әйдәгез, китапка күз салыйк әле. 152 нче күнегү. 1 укучы сәнгатьле итеп укып чыксын. Шигырьдән синоним фигыльләрне табып әйтегез. Шигырь астындагы биремне укыгыз әле. Килешәсезме сез бу фикер белән? 3.Шигырь язу җиңел булмаса да, әйдәгез әле, балалар, берничә минутка без дә шагыйрь булып карыйк әле. Кызыклы уен тәгъдим итәм. Шигырьдәге аерылып алынган фигыльләргә антоним парларын үзегез уйлап язарга. Хикмәт дисәң дә хикмәт: Киштәдән төшә (......) чүлмәк. Авызын ача (......) тизрәк, Бераздан башын кашып Ычкына (.....) чөйдән кашык. Ә хәзер эшләрегезне алмашыгыз. Һәм дустыгызга бәя куегыз. Менә бит бик тә кызыклы шигырь килеп чыкты. Укучылар, күргәнегезчә татар теле – матур, бай тел. Моны без укыган Р.Миңнуллин шигыре дә, сез чыгарган шигырь дә раслый.Татар халык авыз иҗаты да синоним һәм антоним фигыльләргә бай. Шуны тикшерү максатыннан сәхнәләштерелгән табышмак чишү уенын тәгъдим итәм. Һәр төркемгә табышма бирәм.Аның җавабын икенче төркем әйтергә тиеш,ләкин табышмакны сүзсез генә укып күрсәтергә кирәк. 30 сек.вакыт бирәм. Хәзер табышмакны укыгыз һәм анда антоним яки синоним фигыльләр барлыгын әйтерсез. Табышмаклар Минем тиресем җиде кат Суярсың да тунарсың. Тунаганда еларсың, Күз яшьләрен коярсың. (Суган) Ача да яба, ача да яба, Җавабын зирәк таба. (Китап) | 1 группа бирелгән фигыльләргә антоним, ә икенче группа синонимнар яза. 1гр Йөгерде- туктады Орышу-мактау Кайгыра-шатлана эшли- ял итә 2гр. Йөгерде-чапты Орышу-ачулану Кайгыра- борчыла Эшли –хезмәт итә Шигырендә ул балаларга әнинең сүзен тыңларга, эшне җиренә җиткереп үтәргә куша. | Слайд 10 Слайд 9 | 1.Танып белү (мәгълүмат эзләү)Фигыльләргә синоним һәм антоним парларын табып яза белү. Коммуникатив (үз фикереңне әйтә белү һәм дөреслеген дәлилләү) Регулятив (анализлау) 2.Предмет Танып белү( гомумуку күнекмәләре булдыру) Балалар шагыйре Р.Миңнуллин турында белемнәрне искә төшерү. Шигырь буенча фикер алышырга, төп идеясен билгели белү. |
VI.Йомгаклау | Дәресебезнең йомгаклау өлешенә дә килеп җиттек. Димәк без сезнең белән нинди теманы өйрәндек? Ә хәзер, әйдәгез, сездә булган төсле битләр белән модельне төзеп бетерик. Синоним | Антоним һәм синоним фигыльләргә модель төзелә | Слайд 11 | Алган белемнәрне гомумиләштерү |
VII.Рефлексия (4 мин) | -Молодцы! Укучылар тиздән нинди серле бәйрәм килеп җитә? Әйдәгез әле, чыршыбыз бик моңсуланып утырадыр кебек. Мин сезгә чыршы уенчыклары таратам. Сорауларга телдән җавап биреп дәрес турында үз фикерегезне әйтерсез.. Бүген мин .... белдем. Хәзер мин....... куллана алам. Мин бүген үземә ... 5,4,3 билгесе куям. Сез куйган билгеләрне укытучы апагызга тапшырырмын. | Чыршы уенчыкларына рефлексия өлешенең сорауларына җавап язып, чыршыга элеп куялар | | Танып белү (эшчәнлеккә рефлексия) Регулятив (эшчәнлек процессына контроль һәм бәяләмә) Шәхси (үзбилгеләнү (самоопределение) һәм үзбәя; уку эшчәнлегендәге уңышлар һәм уңышсызлыкларның сәбәбен аңлау) Коммуникатив (үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү) |
Өйгә эш бирү (1 минут) | Өй эше: 1. 153 күнегү. Синоним фигыльләрне язып алырга . 2. Антоним фигыльләр кергән 3 табышмак язырга; 3. Антоним һәм синоним фигыльләр кулланып, “Яңа елга хыялларым” темасына иҗади эш. | Үзеңә ошаган биремне сайлап алырга мөмкин. Укучылар биремнәрне көндәлеккә язалар. | | |