Рассмотрена
на заседании методического
объединения начальных классов
Руководитель МО ________/Ф.Х.Ситдикова/
Протокол №
от ___ августа 2015 г
Согласована
Заместитель директора по УВР
МБОУ «Старокырлайская ООШ»
_________/Г.Г.Мустафина/
«____» августа 2015 г.
Утверждена
Директор МБОУ
«Старокырлайская ООШ»
_____________ /Х.Р.Гилязиев/
Введена действие
приказом №
от «____» августа 2015 г
Рабочая программа по учебному предмету
«татарскому языку»
для 3 класса
учителя начальных классов первой квалификационной категории
муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
«Старокырлайская основная общеобразовательная школа»
Арского муниципального района Республики Татарстан
Ситдиковой Файрузы Ханафиевны.
На 2015-2016 учебный год
Принята на заседании
педагогического совета школы
Протокол №______ _________
от ___ августа 2015 года
Аңлатма язуы
Программа түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
3 нче класс өчен Әдәби уку буенча эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
-Федеральный закон от 29.12.2012 №273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации»;
--Закон РТ от 22.07.2013 №68-ЗРТ «Об образовании»
-.06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерык (Приказ №373);
-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе”нең башлангыч белем бирү буенча төп укыту программасы
-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы
-Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ
дәреслекләр исемлеге.
Татар теле дәресләре түбәндәге максатлар ны тормышка ашыруга юнәлгән:
Укучыларда туган телнең, башк телләр шикелле үк, дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы , милләтне саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез , җәмгыятьнең сакланып калуына, яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау булдыру;
Укучыларны тел фәнни төп тәглиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү;
Әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү; монолог, төзү, кара-каршы сөйләшү осталыгы һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамотлы язу күнекмәләре булдыру;
Уку һәм танып белүгә битараф булмау, тормышка актив караш тәрбияләү, рухи-әхлакый үсешенә, сәламәт һәм хәвеф-хәтәрсез яши белүенә ирешү.
Бурычлар:
1.Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.
2.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү.
3.Балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылыкны булдыру.
4.Укучыларда коммуникатив компетенция булдыру. Аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
5.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
6.Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына төзелгән укыту планында 3сыйныфка татар теле фәненнән 136 сәгать каралган. Атнага 4 сәгать.
Дәреслек: Татар теле. татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә / И .Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова ,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013.
3нче сыйныф өчен татар теленнән арадаш аттестация диктант формасында үткәрелә.
Укыту-тематик план
№
Курсның эчтәлеге
Сәг. саны
Фонетика.Графика. Орфоэпия. Орфография.
Икенче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү. Орфограмма турында төшенчә . Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре. Ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән кирәкле сүзләрне табу.
15
Лексикология
Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе. Мәгънәсе төгәллек таләп итә торган сүзләрне ачыклау. Сүзнең мәгънәсен текст буенча яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачып бирү. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр. Сөйләмдә синоним һәм антонимнарның кулланылышына игътибар итү. Тотрыклы сүзләр.
10
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.
Тамырдаш сүзләр турында төшенчә. Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымчалар. Сүз ясагыч, төрләндергеч кушымчалар турында төшенчә бирү.Кушымчаларның ялгану тәртибе. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы.Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләр.
9
Морфология
Сүз төркемнәре турында төшенчә.
Исем. Исемнең мәгънәсе, сөйләмдә кулланылышы. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Исемнәрнең сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, аларның килешләрен билгеләү. Килеш сораулары.
Фигыль. Фигыльнең мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.
Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заман формалары. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану.
Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе һәм сораулары. Сыйфатның төс, тәм форма, күләм, холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү.Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе.Сыйфат дәрәҗәләре,аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы.
Алмашлык. Аның мәгънә үзенчәлегенә – зат һәм предметны атамыйча, аларның исемен алмаштырып килүенә күзәтүләр.
Зат алмашлыклары. Аларның килеш белән төрләнеше. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.
Кисәкчәләр. Кисәкчәләрнең мәгънәләре, сөйләмдә кулланылышы.
Бәйлекләр. Бәйлекләрнең дөрес язылышы. Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллану.
72
Синтаксис (Җөмлә төрләре, җөмлә кисәкләре)
Җөмлә. Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре (Хикәя, сорау, өндәү) Җөмләләрнең интонация буенча төрләре (тойгылы һәм тойгысыз). Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке гади җөмләләр. Җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аеру, аларның охшаш һәм аермалы якларын аңлау.
Сүзтезмә. Сүзтезмәдәсүзләр бәйләнеше.
11
Орфография һәм пунктуация
Дөрес язу кагыйдәләрен куллану:
-сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре;
-тартык аваз хәрефләрен дөрес язу;
-сүзне юлдан-юлга күчерү;
-җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу;
-калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләрен дөрес язу;
-җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләре кую
Дәрес дәвамында
Бәйләнешле сөйләм
Текстның темасы һәм төп фикере. Текстны кисәкләргә бүлү. Текст кисәкләренә исем кую. Текстларның төрләре: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Күмәкләп яки мөстәкыйль төзегән план буенча хикәяләү характерындагы текстны изложение итеп язу. Сөйләм этикасы. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.
19
Барысы
136
Программа эчтәлеге
Фонетика һәм орфоэпия
Икенче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һә күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгы рау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас
үзенчәлекле авазлар. Сүзгә фонетик анализ элементлары .
Сүз һәм җөмлә.
Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Сүз һәм җөмләне аеру. Җөмлә белән эш: аерым сүзләрне табу, аларның урнашу тәртибен үзгәртү.
-сүзнең яңгыраш һәм мәгънә берәмлеге булуын аңлау
-сүзнең мәгънәсен текст буенча яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачып бирү
-бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу
-синоним һәм антонимнар
Лексикология
Сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге булуын аңлау. Мәгънәсе төгәллек таләп итә торган сүзләрне ачыклау. Сүзнең мәгънәсен текст буенча яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачып бирү. Бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу. Сөйләмдә синоним һәм антонимнарның кулланылышына игътибар итү.
Сүз төзелеше
Тамырдаш сүзләр турында төшенчә булдыру. Тамырдаш сүзләрне бер сүзнең төрле формаларыннан аеру. Тамырдаш сүзләрне омонимнардан аеру. Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү. Сүз ясагыч, төрләндергеч кушымчалар турында төшенчә бирү. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.Кушма, парлы сүзләр турында төшенчә бирү.
Морфология
сүз төркемнәре турында төшенчә бирү
-исем, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы
-ялгызлык исемнәрне таба белү
-исемнәрнең сан формалары
-исемнәрнең килеш белән төрләнеше
-исемнәргә морфологик анализ ясау
-фигыльнең мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы
-фигыльнең барлык һәм юклыкта килүе
-фигыльнең зат-сан белән төрләнүе
-заман формалары
-фигыльләргә морфологик анализ ясау
-сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы
-сыйфатның сораулары
-сыйфат дәрәҗәләре
-сыйфатның исемгә бәйләнеп килүе
-алмашлык турында гомуми төшенчә
-зат алмашлыклары, аларның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы
-килеш белән төрләнеше.
-фигыльнең мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы
-фигыльнең зат-сан белән төрләнүе
-заман формалары
-фигыльнең барлык һәм юклыкта килүе
-фигыльләргә морфологик анализ ясау
-кисәкчәләр.Аларның дөрес язылышы.
-бәйлекләр ,аларның дөрес язылышы.
Синтаксис (Җөмлә төрләре, җөмлә кисәкләре)
Җыйнак һәм җәенке гади җөмләләр. Җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аеру, аларның охшаш һәм аермалы якларын аңлау. Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләр, аларны дөрес интонация белән уку.
Җөмләнең баш кисәкләре. Баш һәм иярчен кисәкләрнең аермасы. Сүзтезмәдәге сүзләр һәм җөмлә кисәкләре арасында мәгънәви сораулар ярдәмендә бәйләнеш булдыру.
Орфография һәм пунктуация
Дөрес язу кагыйдәләрен куллану:
сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре;
тартык аваз хәрефләрен дөрес язу;
сүзне юлдан-юлга күчерү;
җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу;
калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләрен дөрес язу;
җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләре кую
Сөйләм үстерү
Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрне узара бәйләнеше.Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текстның темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Текст кисәкләренә исем куюе
Аралашу ситуациясен – аралашу кем белән, кайда, нинди максат белән башкарылуын аңлау. Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү. Тел әдәбе нормаларын үзләштерү. Әңгәмә үткәрүнең төп күнекмәләрен үзләштерү.
Дәрестә телдән сөйләм, мәктәптә, көндәлек тормышта, танышлар һәм таныш булмаганнар белән, төрле яшьтәге кешеләр белән сөйләшү әдәбен үзләштерү һәм бәяләү.
Текст һәм исемен чагыштыру. Текстка бирелгән җөмләләр арасыннан тагын да туры килгән исемне кую.
Укучылар белергә тиеш:
сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча һәм төрләндергеч кушымча;
сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә;җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр;
җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә).
Укучылар башкара алырга тиеш:
үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55—60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;
сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү);
сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);
берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү;
фигыльне заман формаларына куя белү;
текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләм
дә куллана белү; сораулар ярдәмендә җөмләдә : сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аера белү;
сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аера белү; җөмлә тикшерү (төрен билгеләү; баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү);
җөмләне дөрес интонация : белән әйтү;
бергәләп төзелгән план буенча 70—85 сүзле изложение язу;
текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү;
текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү;
кызыл юлны саклау; текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру; текст кисәкләрендә, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру; темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую;
хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү; шәхси -тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу; --телдән фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.
котлау хаты яза белү
Алынган белемнәрне көндәлек тормышта кулланырга:
- иптәшләре, өлкәннәр белән аралашу вакытында сөйләм этикасын уңышлы файдалану;
- мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
- тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү;
- сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү;
- хат яза белү.
Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре
Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.
Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.
Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре
-үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштырырга, һөнәрләр дөньясы белән танышырга, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерергә;
- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштырырга;
- әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштырырга.
-- белем бирү учреҗдениесенә унай караш, татар теле фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңларга;
-уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен аңларга
-аралашканда иптәшеңнең мотивларына һәм хисләренә ориентлашырга, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик таләпләргә тотрыклы иярергә.
Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре
-максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштырга;
-ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрергә;
-проблеманы чишүдә берничә вариант табарга,аларны кулланып карарга;
-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә, уңышлылыгына бәя бирергә;
-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга;
-укытучы белән хезмәттәшлектә итәргә;
- уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;
- укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәлне мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга;
-эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.
Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре
-эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга;
-охшашлык һәм аермалыкларны аерырга, чагыштырырга;
- аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салырга;
-нәтиҗә чыгарырга;
-охшашлыклар урнаштырырга;
-проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтергә;
-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табарга.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре
-укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләргә;
-сораулар формалаштырырга, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белергә;
-проблеманы ачарга, аны тормышка ашырырга, үзара килешүгә ирешергә;
-эшлекле партнерлы аралашырга, төркемдә үзара ярдәм итешергә;
-үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.
Календарь –тематик планлаштыру
№
Дәреснең темасы
Материалны үзләштерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр (УУГ)
Дата
Искәрмә
Укучы эшчән-леге
Планлашты
рылган
Фактик
1-2 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау
ПУУГ:
“Татар теле” дәреслегенең төзелешен;
татар теленең төп сүзлекләрен белү.
КУУГ: “Эчтәлек” битендә ориентлаша алу; сүзлекләр белән гамәли эшли алу
Коллективта эш
1.09
Орфограмма.
”Аңлатмалы сүзлек” белән эш
ПУУГ: Аваз һәм хәреф аермасын белү.
РУУГ: әйтелеше һәм язылышы
туры килмәгән сүзләрне сүзлек ярдәмендә тикшерү.
Коллективта эш, индивидуаль эш
2.09
Бәйләнешле сөйләм .Рәсем буенча хикәя төзү.”Җәй көне”
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшнеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Мөстәкыйль эш
3.09
Авазлар һәм хәрефләр.
ПУУГ: Сүз һәм җөмләләрне аңлап язу.
МУГГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү.
ШУУГ:
Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү
Коллективиа эш, индивидуаль эш
5.09
Сузык авазлар.Иҗек.
ПУУГ: Аваз һәм хәреф аермасын белү.
РУУГ: әйтелеше һәм язылышы
туры килмәгән сүзләрне сүзлек ярдәмендә тикшерү.
Коллективиа эш, индивидуаль эш
8.09
Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.
Коллективиа эш, индивидуаль эш
9.09
Тартык авазлар.
Коллективиа эш, индивидуаль эш
10.09
Кереш контроль диктант”Әнинең туган көне”
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшнеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү
индивидуаль эш
12.09
Хаталар өстендә эш. Аваз-хәреф анализы.
ПУУГ: Сүз һәм җөмләләрне аңлап язу.
МУГГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү.
ШУУГ:
Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү
Парларда эш, индивидуальэш
15.09
Я, ю, е хәреф-ләре.
Парларда эш
16.09
Авазлар һәм хәрефләр тем.б. контроль күчереп язу .№1
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшнеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү
Мөстәкыйль эш
17.09
Хаталар өстендә эш.Алфавит.
Парларда эш, коллективта эш
19.09
Тамыр һәм кушымча. Та-мырдаш сүзләр.
Парларда эш, коллективта эш
22.09
Бәйләнешле сөйләм “Көзге уңыш” хикәя төзеп язу.
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Мөстәкыйль эш
23.09
Иҗади биремле күнегүләр. Тест№1
Мөстәкыйль эш
Сүз.Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе.
ПУУГ: - сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;
РУУГ : ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү
Парларда эш, коллективта эш
Контроль диктант“Бәхетле чебиләр”
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшнеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү
Мөстәкыйль эш
Хаталар өстендә эш. Алынма сүзләр.
ПУУГ : алынма сүзләрне аера белү
МУУГ: проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу
Коллективта эш, индивидуаль эш
Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.
ПУУГ: кайбер сүзләрнең әйбернең мәгънәсен турыдан –туры, ә кайберләре әйберләрнең охшаш билгеләреннән килеп чыккан күчерелмә мәгънәне белдерүе.
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау
Коллективта эш, индивидуаль эш
Искәртмәле диктант Тоз
(31 бит мет. ярд)
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Мөстәкыйль эш, индивидуаль эш
Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр-омонимнар
ПУУГ : омонимнарны танып белү, язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү
РУУГ: максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру
Парларда эш, үзара тикшерү
Охшаш мәгънәле сүзләр-синонимнар.
ПУУГ: . синонимнарны танып белү, язма һәм телдән сөйләмдә куллана бел-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;
ТУУГ: -проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;
Парларда эш, үзара тикшерү
Капма-каршы мәгънәле сүзләр- антонимнар
ПУУГ : антонимнарны танып белү, язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү; Схема буенча эш.
КУУГ: Кара-каршы сөйләшү күнекмәләрен үстерү.
Парларда эш, үзара тикшерү
Тотрыклы сүзтезмәләр
ПУУГ :Сүзтезмәнең предметлар ның, эш-хәрәкәтнең мәгънәсен төгәлрәк итеп атавы. Сүзтезмәнең ияртүче һәм иярүче сүздән төзелүе
МУУГ: проблемаларны мөстәкыйль рәвештә чишә белү
Коллективта эш
Иҗади биремле күнегүләр. Тест№2.
Коллективта эш, индивидуаль эш
Контрол ь из ложение яздыру. №1
“Көзге урман”
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Коллективта эш, индивидуаль эш
Хаталар өстендә эш.Сүз төзелеше.
Тамыр һәм кушымча..
ПУУГ: сүз төзелешен өйрәнү;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау
Мөстәкыйль эш, үзара тикшерү
Тамырдаш сүзләрСүзлек диктанты
ПУУГ: Сүзнең төп мәгънәле кисәге- тамыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе. Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти тор- ган кисәкләрнең кушымча дип аталуы
ШУУГ: җәмәгать учреждениеләрендә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү
Индивидуаль эш, коллективта эш
Сүз ясалышы .
Сүз ясагыч кушымчалар.
ПУУГ: Сүзнең бер-бер артлы тамыр га ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләрнең кушымча дип аталуы.
РУУГ: үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү
Коллективта эш, парларда эш
Төрләндергеч кушымчалар.Сайланма диктант
ПУУГ: Кушымчаларның ике төрле булуы: ясагыч һәм мөнәсә бәт белдерүче.
ШУУГ: эстетик хисләр формалаштыру
Коллективта эш, парларда эш
Кушма сүзләр.
ПУУГ: . Кушма сүзләрне танып белү
РУУГ: максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру
Коллективта эш, парларда эш
Кушма саннар. Сайланма диктант.
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Коллективта эш, парларда эш
Контрол ь диктант №2 Матурлык
ПУУГ: Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.
ТУУГ: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга
Коллективта эш, индивидуаль эш
Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр.
Узара тикшерү, коллективта эш
Бәйләнешле сөйләм хикәя төзеп язу “Кыш килә”
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Мөстәкыйль эш
Иҗади биремле күнегүләр Тест №3
индивидуаль эш, парларда эш
Сүз төркемнәре . Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше.
ПУУГ : сүз төркемен аеру.
КУУГ : мәгълүмат эзләү һәм туплауда инициатива күрсәтү, дискуссиядә катнашу
Коллективта эш, үзара тикшерү
Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Искәртмәле диктант.
ПУУГ: Исемнәрнең күп төрле булуы.
РУУГ: ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү
Коллективта эш, индивидуаль эш
Ялгызлыкисемнәр.
ПУУГ: . Ялгызлык исемнәренә кеше исемнәре, фамилияләре, ил, шәһәр, авыл, елга, тау, урам, диңгез, китап һ. б. исемнәр керү. Ялгызлык исемнәре һәрвакыт баш хәреф белән язылу.
КУУГ : үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
Коллективта эш, индивидуаль эш
Уртаклык исемнәр. Сүзлек диктанты.
ПУУГ :ялгызлык,уртак
лык исемнәрен аера белү.
ШУУГ: олылар белән хезмәттәшлек, аралашу культурасы күнекмәләре булдыру
Коллективта эш, индивидуаль эш
Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.
ПУУГ: . Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарда килүе. Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерү.
ТУУГ: танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру
Парларда эш
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
ПУУГ: Исемнәрнең 6 килеше булу. Сүзләрне бер-берсенә бәйләп, җөмлә төзү өчен кирәклеген төшенү.
КУУГ: сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү
Парларда эш
Баш килеш.
ПУУГ: Язма сөйләмне үстерү. Баш килешнең кушымчасыз килеш булуы.
ШУУГ : аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру
индивидуаль эш, парларда эш
Иялек килеш.
ПУУГ: иялек килешендә килгән исемнәргә –ның/-нең кушымчалары ялгану.
Ишетеп аңлау дәрәҗәсен тикшерү.
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.
индивидуаль эш, парларда эш
Юнәлеш килеш.
ПУУГ: ишетеп аңлау дәрәҗәсен тикшерү. Юнәлеш килешендә килгән исемнәрне аеру;
ТУУГ: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга
индивидуаль эш, парларда эш
Төшем килеш.
ПУУГ: төшем килешендә килгән исемнәргә –ны/-не кушымчалары ялгану.
РУУГ: Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.
индивидуаль эш, парларда эш
Чыгыш килеш.
ПУУГ: ишетеп аңлау дәрәҗәсен тикшерү. Чыгыш килешендә килгән исемнәрне аеру
ТУУГ: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга
индивидуаль эш, парларда эш
Урын-вакыт килеше.
ПУУГ : урын-вакыт килешендә килгән исемнәрне аеру;
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга
индивидуаль эш, парларда эш
Иҗади биремле күнегүләр Тест биреме.
ПУУГ : Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Мөстәкыйль эш, парларда эш
Изложение язу Песи баласы
Ныгыту күнегүләре. Исем сүз төркеме.
Контрол ь күчереп язу “Гыйнвар”
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Хаталар өстендә эш. Фигыль.
ПУУГ: Фигыльнең танып белү, сораулары, эш, хәл, хәрәкәтне белдерүе
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.
Үзара тикшерү, парларда эш
Фигыльләрнең барлык һәм юклык төрләре.
ПУУГ: Фигыльләрнең барлыкта-юклыкта килүе;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.
РУУГ: -үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә
Коллективта эш
Бәйләнешле сөйләм. “ Кошлар безнең дуслар”
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
индивидуаль эш
Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше
ПУУГ: фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе, язма сөйләмне үстерү;
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга
Коллективта эш, парларда эш
Фигыль заманнары.
ПУУГ: фигыльләрнең эшнең үтәлү вакытын белдерү заман белән төрләнү дип аталуы, фигыльнең 3 заманда килүе;
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга
Хикәя фигыль
Контроль диктант№3 Карлар ява
( 45 бит мет ярд.)
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Мөстәкыйль эш, коллективта эш
Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе..
Коллективта эш, үзара тикшерү
Хәзерге заман хикәя фигыль.
ПУУГ :хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше белү; РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга
Коллективта эш
Тартык авазларга беткән фигыльләр хәзерге заманда.
Индивидуаль эш, парларда эш
Сузык авазларга беткән фигыльләр хәзерге заманда.
Коллективта эш
[п], [къ], [к] авазларына беткән фигыльләр хәзерге заманда
парларда эш
Бәйләнешле сөйләм
“Кышкы уеннар”. Рәсем буенча хикәя төзү.
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Мөстәкыйль эш
Үткән заман. Иҗади диктант.
ПУУГ: үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе, язма сөйләмне үстерү.
ШУУГ : аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру
Коллективта эш, индивидуаль эш
Үткән заман хикәя фигыльнең төрләре, барлык һәм юклык формалары.
Коллективта эш,
Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Парларда эш
Киләчәк заман хикәя фигыль.
ПУУГ: киләчәк заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе, язма сөйләмне үстерү. ТУУГ: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга
Коллективта эш, парларда эш
Аңлатмалы диктант Төнге аучы.
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Коллективта эш, индивидуаль эш
Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре
ПУУГ: киләчәк заман хикәя фигыльләрнең беренче төрен аеру; РУУГ: үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә
Парларда эш
[П ], [ къ], [к]тартыкларына беткән киләчәк заман хикәя фигыльләре
Коллективта эш
Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре
ПУУГ: киләчәк заман хикәя фигыльләрнең беренче төрен аеру;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.
Киләчәк заман фигыльләренең төрләнеше, дөрес язылышы.
ПУУГ: фигыльнең күп мәгънәлелеге белү;
РУУГ: -үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә
Парларда эш, үзара тикшерү
Киләчәк заман фигыльләренең төрләнеше, дөрес язылышы.
Фиг.тем.буен. гр.бир. контр. диктант №4
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. . МУУГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү
Коллективта эш, индивидуаль эш
Хаталар өстендә эш.Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге
Парларда эш, коллективта эш
Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр Сайланма диктант
Коллективта эш
Иҗади биремле күнегүләр.Тест биремнәрен башкару.
Мөстәкыйль эш
Контроль күчереп язу.№3
Коллективта эш, индивидуаль эш
Хаталар өстендә эш. Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте.
ПУУГ: ; Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту;
ТУУГ: охшашлык һәм аермалыкларны аерырга, чагыштырырга
Коллективта эш, үзара тикшерү
Сүзтезмәләрдәге сыйфатлар.
Коллективта эш
Антоним сыйфатлар
Сыйфат дәрәҗәләре.Гади дәрәҗә.
ПУУГ: Сыйфат дәрәҗәләрен белү; КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.
Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар
ПУУГ: чагыштыру дәрәҗәдәге сыйфатларны аер ШУУГ : аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру
Коллективта эш
Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар
ПУУГ: артыклык дәрәҗәдәге сыйфатларны аеру; РУУГ: -үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә
Коллективта эш
Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар
ПУУГ: кимлек дәрәҗәдәге сыйфатларны аеру;
ТУУГ :эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга
Коллективта эш
Сыйфат темасына иҗади биремле күнегүләр. Тест биремнәре
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. Үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү.
Мөстәкыйль эш
Сыйфат темасы буенча контроль диктант. №5
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. . МУУГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү
Коллективта эш, индивидуаль эш
Хаталар өстендә эш.Алмашлык
ПУУГ: .алмашлыклар
ның төрле сүз төркемнәрен алыштырып килүе. Иҗади фикерли алу сәләтен үстерү. РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга
Коллективта эш,мөстәкыйль эш
Зат алмашлыклары
ПУУГ:. зат алмашлыкларының 3 затта килүләре, килешләр белән төрләнүе;
Коллективта эш
Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты.
ПУУГ: .алмашлыклар
ның төрле сүз төркемнәрен алыштырып килүе. Иҗади фикерли алу сәләтен үстерү. РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга
Коллективта эш
Зат алмашлыкларының килеш белән торләнеше
ПУУГ:. зат алмашлыкларының 3 затта килүләре, килешләр белән төрләнүе;
Коллективта эш
Күплек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.
Коллективта эш
Бәйләнешле сөйләм . “Без спорт яратабыз.”
Мөстәкыйль эш
Иҗади биремле күнегүләр. Тест биремнәре
Кисәкчәләр. Да,дә, та, тә
ПУУГ: кисәкчәләрне аеру, тану;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп
әйтергә, аны якларга
Коллективта эш
Генә,кына ,бит кисәкчәләре
Коллективта эш
Ич, ук-үк, һич кисәкчәләре
Коллективта эш
Контрол ь диктант
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. . МУУГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү
Коллективта эш, мөстәкыйль эш
Кисәкчәнең сөйләмдәге роле, язылышы.
ПУУГ: кисәкчәләрне аеру, тану;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп
әйтергә, аны якларга
Коллективта эш
Искәртмәле диктант.
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. . МУУГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү
Коллективта эш, мөстәкыйль эш
Бәйлекләр.
ПУУГ: бәйлекләрнерне аеру, тану;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп
әйтергә, аны якларга
Коллективта эш
Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән килүе
Коллективта эш, мөстәкыйль эш
Нәрсә ул җөмлә .
Сүзлек диктанты.
ПУУГ: җөмләнең иясен, хәбәрен аеру; җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау. КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.
Коллективта эш, парларда эш
Хикәя җөмлә.
ПУУГ: җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау. дөрес язу күнекмәләрен булдыру
Коллективта эш,
Бәйләнешле сөйләм “Яз һәм кошлар”
Мөстәкыйль эш, коллективта эш
Сорау җөмлә. Сайланма диктант.
Мөстәкыйль эш, коллективта эш
Өндәү (боеру) җөмлә.
Коллективта эш
Тойгылы җөмлә
“Җөмлә” темасы буенча контроль күчереп язу №4
Мәңге сүнмәс умырзаялар ( 56 бит мет ярдәмлек)
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ : Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. . МУУГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү
Мөстәкыйль эш, коллективта эш
Хаталар өстендә эш.
Җөмлә кисәкләре.
Парларда эш, коллективта эш
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
ПУУГ: җөмләнең иясен, хәбәрен аеру; җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау. КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.
Мөстәкыйль эш, коллективта эш
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Мөстәкыйль эш, коллективта эш
Сүзтезмә.
ПУУГ: сүзтезмәләрне аеру, тану;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп
әйтергә, аны якларга
Мөстәкыйль эш, коллективта эш
Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.
Зара тикшерү
Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.
Коллективта эш
Белемнәрне тикшерү формасындагы арадаш аттестация: контроль диктант
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. . МУУГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү
Мөстәкыйль эш, коллективта эш
Текст. Бәйләнешле сөйләм.
ПУУГ: бәйләнешле сөйләм төзи, аеру, тану;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп
әйтергә, аны якларга
Коллективта эш
Текст. Тема.
ПУУГ: текст төзи, сөйләм төзи, аеру, тану;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп
әйтергә, аны якларга
Парларда эш
План.Текстның өлешләре.
Сөйләм этикасы
Эндәш сүзләр
ПУУГ: эндәш сүзләрне аеру, тану;
КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп
әйтергә, аны якларга
Тасфирлау һәм хикәяләү текстлары
Коллективта эш
Автобиография.
Үзара тикшерү
Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары
Коллективта эш
Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары
Коллективта эш
Контроль изложение яздыру.№2 Казан –спорт уеннары башкаласы”
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. . МУУГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү
Коллективта эш, мөстәкыйль эш
Хаталар өстендә эш Иҗади биремле күнегүләр. Тест биреме.
Үзара тикшерү, коллективта эш
Контроль диктант.№6 Урманда
ПУУГ: Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү
ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү. . МУУГ: Хатасыз тиз язу күнекмәләрен үстерү
Коллективта эш, мөстәкыйль эш
Уку елында өйрән орфограммаларны ныгыту.
ПУУГ: өйрәнгән белемнәрне ныгыту;
Коллективта эш, мөстәкыйль эш
Уку елында өйрәнгән сүз төзелешен ныгыту
Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту
Хаталар өстендә эш.
Сүз төркемнәре темасын ныгыту.
Тест биремнәре.Үткәнне ныгыту
Йомгаклау.
Укыту-методик кулланмалар исемлеге
1. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Методик кулланма Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012
2. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012
Укыту-методик комплекс:
1. Я. Х. Абдрәхимованың “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр 3-4 “
( Казан “Мәгариф” 2008).
2. С. Г. Вагыйзовның “Кызыклы грамматика” ( Казан “Мәгариф” 2002) җыентыкларыннан алына.
3. Язма һәм контроль эшләр М. Х. Хәсәнова, Л. И. Галиеваларның “Диктантлар җыентыгы 1-4” (Казан “Мәгариф” 2000)
4. Я.Х. Абдрахимованың Татар теленнән диктантлар” (Казан, Мәгариф, 2009) китабыннан һәм “Мәгариф” журналларыннан алынды.
5. М.М.Шәуүрова, К.С.Фәтхуллова “I-IV сыйныфлар өчен язма эшләр” (Казан, 2009).
6. М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина “Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү 1-4” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009).
3 cыйныф өчен татар теленнән йомгаклау тикшерү эше .
Урманда.
Мин Казан шәһәрендә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.
Беркөнне дәү әтием мине нарат урманына алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләр дә бар иде. Аннары дәү әти нарат җиләге урынын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр. Бөрлегән дә җыйдык. Күлдә су коендык.
Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.
Грамматик биремнәр.
I вариант.
Беренче җөмләдә баш кисәкләрнең астына сыз.
Тиешле хәрефләрне куеп яз.
Ят…мә, вәг…дә, дәр…я, шигыр…, ал…япкыч, дөн…я, көн…як.
I I вариант.
Өченче җөмләдә баш кисәкләрнең астына сыз.
Тиешле хәрефләрне куеп яз.
Төн…як, табигат…, Ях…я, юн…ле, кул…яулык, сәгат.., шагыйр….
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен татар теленнән язмача тикшерү һәм бәяләү
.
I — IV сыйныфларда контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик биремле диктант (күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.
Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.
Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, уку елының азагында уздырылалар һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.
Диктант (күчереп язу) өчен бәйләнешле текстлардан файдалану максатка туры килә. Текстлар хәзерге әдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбияви һәм белем бирү рәвешендә, эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.
Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Беренче сыйныфка язылышы әйтелешенә туры килгән сүзләрдән торган текст сайлана. Әгәр дә диктант текстында кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.
Йомгаклау контрол ь язма эшләрнең сан ягыннан нормасы
Класслар
I
II
III
IV
Контроль эш төрләре
яртыеллыклар
I
II
I
II
I
II
I
II
грамматик
биремле диктант
-
1
3
3
3
3
3
4
күчереп язу
-
2
2
2
2
2
1
1
изложение
-
-
-
1
1
1
1
1
Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстларның күләме
класс
чирек
2
3
4
I
II
III
IV
25 сүз
45 сүз
65 сүз
30 сүз
50 сүз
70 сүз
35 сүз
55 сүз
75 сүз
40 сүз
60 сүз
80 сүз
I сыйныфта ел дәвамында 2 — 3 юл һәм баш хәреф, 2 — 3 иҗек, 2 — 3 сүз яки 2 — 3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла. Ел азагында 15 сүздән торган текст я диктант итеп, я күчереп язу өчен тәкъдим ителә. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа таләпләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күчереп язган текстта хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.
II - IV сыйныфларда эш түбәндәгечә бәяләнә:
«5» — хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә (хәрефләрнең формалары дөрес, бертөрле биеклектә, хәрефләр арасында тигез ара Һ.6.). Каллиграфия нормаларыннан бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәл язылмаган хәрефне төзәтү Һ.6.).
«4» — диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп, берәр «5» билгесендә күрсәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.
«3» — диктантта 3 тән 5 кә хәтле орфографик хата (3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм бер пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган, каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.
«2» — диктантта 6 — 7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтелмәгән.
Диктантта хата итеп исәпләнә: сүзне язганда, орфография кагыйдәсен сакламау, сүздәге хәрефне төшереп калдыру, бозып язу, сүзләрне алмаштыру, тыныш билгеләре булмау (программа таләпләренә бәйле рәвештә), программада күрсәтелгән сүзләрне хаталы язу.
Диктантта хата итеп исәпләнми: кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләрдәге хата, яңа җөмлә баш хәрефтән башланып та, алдагы җөмлә азагында нокта булмау, мәгънәгә зыян китермичә, 1 генә сүзне башка сүз белән алмаштыру.
Диктантта 1 хата булып исәпләнә: 2 хатаны төзәтү, бер типтагы 2 пунктуацион хата, бер үк сүздә хатаны кабатлау.
Тупас хата булып исәпләнми: бер үк сүздә хәрефне 2 тап¬кыр язу, сүзне юлдан юлга күчергәндә, юл азагында сүзнең башлангыч өлеше язылып, икенче өлешен төшереп калдыру, җөмләдә сүзне ике тапкыр язу.
Контроль күчереп язуны бәяләү
Билге
Хаталар саны
II
III
IV
“5”
Хаталар юк, 1 төгәлсезлек
хаталар юк
хаталар юк
“4”
1-2 хата, 1 төзәтү
1 хата, 1 төзәтү
1 хата, 1 төзәтү
“3”
3 хата, 1 төзәтү
2 хата, 1 төзәтү
2 хата, 1 төзәтү
“2”
4 хата, 1-2 төзәтү
3 хата, 1-2 төзәтү
3 хата, 1-2 төзәтү
Эштә булган һәрбер орфографик һәм пунктуацион хата исәпкә алына. Бер хата итеп, контроль диктантлар өчен күрсәтелгән очраклар исәпләнә.
Грамматик биремле (2 бирем) диктант (күчереп язу) тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерелү дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый.
Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:
«5» — биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган.
«4» — кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә белеп кулланылган.
«3» — билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дерес үтәлгән.
«2» — материалның начар үзләштерелгәнлеге күренә, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.
Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешле программада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме — II сыйныф — 8 —10 сүз, III сыйныф— 10—12 сүз, IV сыйныф —12 — 15 сүз.
Бәяләү нормалары
«5» — хатасыз эш.
«4» — 1 хата, 1 төзәтү.
«3» — 2 хата, 1 төзәтү.
«2» — 3 — 4 хата.
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение III сыйныфның азагында 1 тапкыр, IV сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.
Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15 — 20 сүзгә артык булырга тиеш.
Изложение өчен хикәяләү рәвешендәге текстлар алына, III сыйныфта тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кертергә мөмкин. Текстларның эчтәлеге тәрбияви юнәлешле һәм балаларга аңлаешлы булырга тиеш.
Сочинениеләрнең күләме III — IV сыйныфларда 0,5 биттен 1 биткә кадәр; бу якынча III сыйныфта 9—10 җөмлә (50 — 60 сүз), IV сыйныфта 11 — 12 җөмлә (70 — 80 сүз).
Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар баш-кара алырлык булырга тиеш.
Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү критерийлары: текст эчтәлегенең тулы һәм эзлекле язып бирелүе (изложениедә), текст төзү (сочинениедә), сөйләм ягыннан оештыру, грамоталылык.
II — IV сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:
кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәй-ләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз тезелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.
Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:
«5» — автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложение- дә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы.1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыйдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1 — 2 төзәтү бар.
«4» — автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән (изложениедә), тема ачылган, ләкин эчтәлекне биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган, аерым фактик һәм сөйләм төгәлсезлекләре бар. Тулаем алганда, сөйләм, шулай ук текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек булырга мөмкин. 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата, 1—2 төзәтү бар.
«3» — автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә (изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда. эзлеклелек юк, 2 — 3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы, сөйләм төгәлсезлекләре бар. Текстның эчтәлегендә һәм төзелешендәге җитешсезлекләр саны 5 тән артмас¬ка тиеш. 3 — 5 орфографик, 1 — 2 пунктуацион хата, 1 — 2 төзәтү бар.
«2» — темага туры килсә дә, автор текстын¬нан сизелерлек чигенеш бар (изложениедә), күпсанлы фактик хата җибәрелгән, эчтәлекне язып бирүдә эзлеклелек югалган. Эшнең аерым кисәкләре арасында бәйләнеш юк, сүзлек ярлы. Сөйләм төгәлсезлекләре һәм эч¬тәлекне язып бирүдә һәм эшнең төзелешендә 6 дан артык хата. Орфографик хаталар саны — 6 һәм анннан да артык, 3 — 4 пунктуа¬цион хата, 3 — 5 төзәтү бар.
Иҗади эшләргә билге куйганда, шулай ук аның пөхтә, ачык башкарылганлыгы да исәпкә алына. Таләпләр диктанттагы кебек.
Белем, осталык һәм күнекмәләргә йомгаклау билгеләре
Йомгаклау билгесе һәр чирек һәм уку елы азагында куела. Ул грамоталылыкны, грамматика элементларының үзләштерелү дәрәҗәсен, материалны бәйләнешле итеп сөйли алу осталыгын телдән җавап сорап һәм язмача тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып куела. Язма эшләрнең нәтиҗәсенә өстенлек бирелә. Әгәр дә укучының чирек дәвамында язма эшләр өчен уңай билгеләре булмаса, аңа татар теленнән уңай билге чыгарылмый. Йомгаклау билгесе укучының барлык күрсәткечләр буенча фактик әзерлеген бәяли, ул барлык билгеләрнең уртача саны була алмый.