kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?д?би укудан эш программасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

      ?д?би уку ф?ненн?н эш программасы “Перспективалы башлангыч м?кт?п” концепциясе ??м икенче буын гомуми белем бир?  федераль д??л?т  стандартлары тал?пл?рен?  туры    кил?. Программа я?а укыту стандартлары тал?пл?рен иск? алып, ?стерешле укыту принциплары бел?н традицион белем бир? принципларыны? ?зара тыгыз б?йл?нешт? булуын т?эмин ит? торган «Перспективалы башлангыч м?кт?п» концепциясен? нигезл?неп эшл?нг?н.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?д?би укудан эш программасы »

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы « Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем учреждениесе

«Каралды» «Килешенде» «Расланды»

ММБ җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча Мәктәп директоры

____/Шакирова В.И../ директор урынбасары ____/Кадимова С.М./

Протокол № 1 _____/Кәбирова Г.С./

26 август 2014 ел. август 2014 ел. 28 август 2014 ел.

Шакирова Венера Илгизәр кызының

4 сыйныф өчен

әдәби укудан эш программасы

2014 ел

Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Закон Российской Федерации «Об образовании» (в действующей редакции).

2. Закон Российской Федерации «О языках народов Российской Федерации» №126-ФЗ от 24.07.1998г. (в действующей редакции).

3. Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования (утвержден приказом Минобрнауки России от 6 октября 2009 г. №373, зарегистрирован в Минюсте России 22 декабря 2009 года, регистрационный номер 17785).

4. Приказ Минобрнауки России от 26 ноября 2010 года №1241 «О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 года №373»3

5. Приказ Министерства образования и науки Республики Татарстан от 9 июля 2012 года № 4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего и основного общего образования»;

6. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)

7. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә.

8. Устав МБОУ «Нижнекуюкская СОШ» Атнинского муниципального района Республики Татарстан.

9. Образовательная программа начального общего образования МБОУ «Нижнекуюкская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

10. Учебный план МБОУ «Нижнекуюкская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан на 2014 – 2015 учебный год, утвержденного решением педагогического совета (Протокол № 1 от 28 августа 2014 года) и утвержденного приказом №67 – о/д от 28.08.2014г

Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

ПРОГРАММАНЫ ҮТӘҮ МАКСАТЫНДА КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН ӘДӘБИЯТ

4 нче сыйныф өчен «Әдәби уку» укыту-методик комплекты составына керә торган әдәбият исемлеге:

1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф]: Дәреслек. 3 кисәктә. 1 кисәк. — Ка­зан: «Мәгариф — Вакыт* нәшрияты, 2014.

2. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 2 кисәк. — Ка­зан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2014.

3. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 3 кисәк. — Ка­зан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 20Т5Г

5. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Методик кулланма. — Казан:

ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ (102 СӘГАТЬ)

Халык авыз иҗаты.

Мифлар турында гомуми күзаллау булдыру.

Борынгы халыкларның тормышы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт. Тормыш агачы. Тотем хайван һәм үсемлекләр, кешеләрнең аларга карашы, борынгы традицияләрнең сакланышы.

Тылсымлы әкиятләр.

Дөнья турында борынгы күзаллаулар чагылышы. Тылсымлы әкият герое. Тылсым дөньясы. Тылсымлы предметлар, сихри саннар, сүзләр, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әкият законнары: әкият герое өеннән чыгып китә. Максатка ирешү юлы (тылсым дөньясы, карурманнар аша үтүче юл, сынаулар, тылсымлы булышчы ярдәме, җиңү шатлыгы.) Халык әкиятләренең мифлар, легендаларда чагылышы.

Риваять һәм легендалар.

Риваять һәм легендаларда сөйләнгән геройлар, аларның кичерешләре. Тарихи бәйләнеш. Төрле атамалар. Аларның килеп чыгышы.Риваять һәм легендаларда бирелгән вакыйгаларның әкиятләрдә чагылышы.

Автор әкиятләре.

Автор әкиятләренең халык әкиятлре белән охшашлыгы (жанр һәм сюжет). Халык әкиятлрендәге тылсым юлы белән җиңүләр, автор әкиятләрендә акыл белән эш итеп уңышка ирешү, ярату һәм яратыла белүнең көче.

Фольклор жанрының тормышта, хәзерге вакытта яшәеше.

Халык традицияләре һәм бәйрәмнәре. Символик төшенчәләр. Гимннар (Татарстан гимны). Халык һәм автор әкиятләре.

Хикәя.

Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыруны дәвам итү. Хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.Хикәядәге чынбарлык чагылышы. Әдәби тел берәмлекләре.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Әсәр авторлары турында.

Шагыйрь, язучы, рәссамның биографиясе.

а) әсәрдә авторлар кичереше;

ә) автор күзәтүләренең чагылыш;

б) хәзерге заман авторлары белән очрашу, балаларның авторга сораулары, җаваплар.

Библиографик культура формалаштыру.

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзал-лау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

Бүлек

Сәгать саны

1

Тылсымлы әкият ка-нуннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан ки-череп, бүгенге тормыш белән бәйлибез

21

2

Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легендалар аша тарих белән та-нышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра.

11

3

Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша та-бигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез.

11

4

Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тор-мышы белән танышабыз.

8

5

Матурлыкның безгә ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышабыз.

16

6

Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?

18

7

Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчә-лекләрен ачыклыйбыз.

7

8

Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк.Туган ил турында уйланабыз

10

4 нче сыйныфта укыла торган әсәрләр

Халык авыз иҗаты.

Җир ничек яралган?” (легенда), “Күкнең күтәрелүе (хикәят), “Айдархан һәм сәхабәләр, (легенда), “Пәйгамбәрнең тууы һәм аның балачагы”, “Абага чәчәге (хикәят), “Ак бүре”(риваять), “Кырык кыз”( риваять), “Мәрҗан каласы һәм унике кыз” (хикәят), “Дөнья яратылу турында” (миф), “Хапи алла турында” (миф), “Чыршы ни өчен мәңге яшел?” (легенда) . әкиятләр: “Ак байтал”, “Ак бүре”, “Еланнар патшасы Шаһмара”, “Үги кыз” , “Ике кыз”, “Бумеранг”(Австралия халкы әкияте).

Борынгы язучылар һәм татар әдәбияты классиклары

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”.

Г. Тукай : “Таз”, “Яз галәмәтләре”.

Дәрдемәнд: “Гали”.

З. Ярмәки: “Иртә”, “Ак каен”.

М.Җәлил: “Дару”.

К.Насыйри. “Каз итен коймакка төреп, каймакка манып ашау”.

Н.Исәнбәт: “ Кышкы төндә”, “Туган ил”, “Өч матур сүз”.

Ш.Бабич: “ Тын төн”, “Габдулла әфәнде Тукай”. .

А. Алиш. “Сертотмас Үрдәк”.

Г.Кутуй.” Яшен”.

Ш.Галиев:”Кол Галигә”, “Алсу дөнья”, “Җирдә миңа ни кирәк?”, “Урман ява”, “Тукран сые”.

Г.Ибраһимов: “ Укудан кайткач”.

Г.Галиев.” Бибкәй аланы”.

Ф.Әмирхан. “ Кечкенә хезмәтче”.

К.Нәҗми: “Нәсимәнең беренче эш көне”.

З.Бәшири: “ Бер асрауның аһ-зары”.

Н.Думави: “ “Беренче кар”, “Ятим бала”.

М.Мәһдиев: “Бәхилләшү”.

С.Хәким: “ “Яратам мин”, “Тегермән стенасындагы язулар”.

Ә.Фәйзи :”Асрарга бала бирәм”.

Ф.Хөсни:”Малай белән солдат”.

Ш.Рәкыйпов: “ Төнге очыш”.

И.Туктар: “Букет”, “Бер каен үсә”.

Г.Хәсәнов: “ Аккош”, “Абага”.

Г.Сабитов: “Кадерле ул туган як!”, “Чәчәк нигә боекты?”.

Н.Арсланов: “Халкыма”.

Җ.Тәрҗеманов: “Шуктуган”, “Тукран малае Шуктуган”.

Л.Ихсанова : “ Шомырт чәчәкләре ак кына”.

Ф.Яруллин: “Буар елан”.

М.Әгъләмов: “Матурлык минем белән”.

Зөлфәт: “Кыз тавы”.

С.Шакир: “ Ландыш чәчәге”.

Р.Хафизова: “Кирлемән”.

Г.Латыйп: “Минем нәсел”.

Р.Гыйззәтуллин: “Язгы моң”.

К.Тимбикова: “Бану әби сабагы”.

К.Сибгатуллин: “Чыпчык”, “Бөтен кеше бүген шундый әйбәт”.

Роб.Әхмәтҗанов: “Безнең шигырь”.

Р.Хисмәтуллин: “Аһ. Бер китсә кирегә...”

Рус язучылары:

Л. Толстой6 “Слива төше”.

Н. Сладков: “Тыштан ялтырый. ‘xn&y калтырый».

Татар язучылары һәм шагыйрьләре (бүгенге көн язучылары)

Р. Миңнуллин: “Иртән иртүк”, “Атказанган сандугач”, “Машина тавышлы көчек турында кечкенә әкият”, “Сабантуйда”, “Татарларым”, “Минем телем”, “Утыз Имәнине укыганда туган уйлар”.

Р. Фәйзуллин: “Быелгы яз”, “Минем әти”.

Х.Камалов: “ Археолог”.

Ә.Рәшит: “ Нәсел агачы”.

К.Булатова:”Кичә генә”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.

Җ.Дәрзаман: “Бөҗәкләр белән сөйләшү”.

Р. Вәлиева: “Изгеләр тавы”, Энҗе чәчәк”. “Бөтен дөнья ак кына”, “Онытма!”.

Р. Вәлиев: “Кошлар кайта”, “Кайтчы, Сөембикә”, “Эт кояшы” (өзек), “Ватаным”.

Н. Әхмәдиев: “Хәерле иртә”.

И.Гыйлаҗев: “Тутыкмас тотка”, “Охшашлык”.

Р.Харис: “Татарстан әләме”, “Зөләйха”, Ак карлар арасында”, “Елмай”, “Туган җирем”, “Фронтовиклар”.

Л. Лерон: “Кыхмырый, Мыхмырый һәм Шыхмырый”.

Э. Шәрифуллина6 “ Табигатьнең бер бөртеге”, Без татар балалары”, “Тормыш яме”.

Г. Гыйльманов: “ Чишмәгә бардык”, Кайтаваз”, “Курай”, “Җавапсыз легенда”, “Минем исемем – Бүрек”.

В. Нуриев: “Ачуланма инде. Илһам!”

Г. Рәхим:”Көз йөри”, “Көзге моң”, “Көзге урман”, “Песнәк”, “Апрель”.

Р. Корбан: “Көз нинә моңлы?”, “Ярдәм итик”, “Курай”.

Йолдыз: “ Очрашу”.

Р.Мингалим: “ Бүген төнлә күккә кара”.

Батулла: “ Су ияләре”(әкият), “Терек-терек кырмыска”, “Салават күпере кайда йоклый?”

В.Хәйруллина “ Хәерле көн”, “Алмаштыру”,“Наз”, “Чикерткә”.

М.Мирза: “ Көз”, “Балачак хатирәсе”.

Ф.Бәйрәмова: “Кара пулат”.

Мөҗәһит: “Бер яфрак зары”.

Д.Гайнетдинова: “Исәнме, яңа көн”, “Батыр Хәбир”.

Л.Гыймадиева: “Кара урман, караңгы төн”.

Н.Сәйяр: “ Айсылу”.

Р.Рахман: “ Кесәл”.

Н.Каштан: “ Әрем исе”.

Г.Вәлиева: “Кызыктырсалар да”, “Карт алаша колагы”.

Ф.Тарханова: “Без бәлеш пешерәбез”, “Килде пилмән ашыйсы”.

И Нәбиуллина: “Тәмле тел”.

Ф. Мәҗитов: “Яңгыр кызы Гөлтамчы”.

Г.Мөхәммәтшин: “ Туган як”.

М.Галиев: “ Туган як”.

Г.Морат: “ Чит тел”.

С.Гаффарова: “Көз”.

Р.Зәйдулла: “Кол Гали”.

«ӘДӘБИ УКУ» ДӘРЕСЛЕГЕНӘ

МЕТОДИК АҢЛАТМАЛАР

Искәрмәләр

1. «Аңлатмалы сүзлек», «Фразеологик әйтелмәләр сүзле­ге» һәм Этимологик сүзлек һәр дәреслекнең, дәреслек-хрестоматия һәм мөстәкыйль эш дәфтәренең ахырында бирелә. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә аңлашылмаган сүзләр астөшермә рәвешендә күрсәтелеп барыла.

2. «Музей йорты»на сәяхәт вакытында укучыларның сөйләм телен, күзәтүчәнлеген, матурлыкка соклана белү хисен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүен үстерергә . музейлар, картинаның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында кыскача мәгълүмат бирергә кирәк. Һәр автор белән таныштыру да сорала. Картиналарның кайда саклануын күрсәтү максатыннан, мөстәкыйль эш дәфтәрендә берничә бинаның фотосы урнаштырылды.

3. Мөстәкыйль эш дәфтәре белән эш вакытында укучы сары һәм зәңгәр төстәге карандашлар, гади карандаш белән эш итә (фломастерлар белән түгел).

4. Әдәби уку дәресләренең кайберләрендә, «Музей йорты­на» сәяхәт вакытында, сәнгать әсәрләренең аерым детальләрен яхшылап күзәтү максатында лупа кулланыла.

5. «Музей йорты» белән танышкан вакытта, картиналар­дан аеруча әһәмиятле фрагментларны кадрлап аерып алу һәм аларны бербөтен итеп карау өчен, билгеле бер размердагы рамкалардан файдаланыла. Әлеге рамкаларны технология дәресләрендә картоннан яисә калын кәгазьдән ясарга мөмкин.Рамкаларның соргылт, яшел, караңгы төстә булуы мөһим (ак төстә түгел). Рамка 6 см х 9 см зурлыкта була һәм һәр яктан 1,5 см поля калдырып эшләнелә.

6. Дәрес өчен материал күп бирелде. Көчле укучылар белән эш оештыру өчен, укытучының барлык мөмкинлекләре дә бар. Һәрбер чыганакта да (дәреслек, хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре) җитәрлек әсәрләр сайланды.

7. Укытучы өстәмә әсәрләр эзләп мәшәкатьләнмәсә дә була. Күрсәтелгән барлык материалларны эшләп бетерү мәҗбүри түгел, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсенә карап, укытучы үзе сайлап ала. Дәрестә бирелгән материал күп дип уйлаганда, мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне калдырып, материал аз дип уйланган дәресләргә өстәсәң, яисә, өй эше итеп, төрле әзерлектәге укучыларга сайлап бирсәң дә була.

8. Автор әсәрләре ел фасыллары белән туры килмәскә мөм­кин. Бу, концепциядә бирелгән кабатлауларга кире кайтып эшләү мөмкинлеге бирү максатында, махсус сайланды.

9. Сәнгать әсәрләренең; берсе булган музыка белән танышу, аны әдәби һәм сынлы сәнгать әсәрләре белән чагыштыру тиеш дип табылды.

УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ:

«Әдәби уку» укыту-методик комплекты түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә.

1. «Перспектив башлангыч мәктәп» комплекты чишәргә тиешле гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле ин­формацияне «Эчтәлек»;битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать исәрләреннән аерым детальләрне таба, барлык ваклыклары белән сөйләп бирә) һәм гомумиләштерергә (аерым детальләргә нигезләнеп, та­ралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен карти­на тудырырга); «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш.

2. Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

а) хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән та­ныштыру: татар халык әкиятләренең, берьяктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш бу­луы (төп геройлары хайваннар, еш кына бер ук төрле мөнәсәбәтләргә керәләр), икенче яктан, бер-берсеннән ае­рылуы (төп геройлар башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турышдагы автор әкиятләренең еш кына халык әкияләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һэрвакытта көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү;

3. Әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру;

4. Эстетик бурычлар: матурлык - ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә кирәкле турында төшенчә бирү;

5.Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: әсәрләрне өлешләргә бүлү, кирәк урынны табын укып күрсәтү, хис белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя бирелгәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда предметка - бу «синең» әсәрне аңлау;идеяң икәнен җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре структуралары һәм идея эчтәлекләре буенча бер – берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән, дәреслекнең

« Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан китереп, бүгенге тормыш белән бәйлибез», « Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легендалар аша тарих белән танышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра. », « Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез», « Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз », “Матурлыкның безгә ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышабыз”,

“ Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?” , “Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз”, “ Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк.Туган ил турында уйланабыз” бүлекләренә дәреслек – хрестоматиянеңһәм эш дәфтәреннең шул ук бүлекләре туры килә.

4 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеме, эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр

  1. Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;

  2. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

  3. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

  4. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  5. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белу;

  6. Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;

  7. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;

  8. Сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;

  9. Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр)

  10. Фольклор жрын аеру: хайваннар турындагы. Тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл,хикәя турында күзаллау, халык иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен, аларның әсәрләрен;

  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган рубрикаларны;

  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;

  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

  • укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

4 сыйныф Әдәби уку “Перспективалы башлангыч мәктәп” 102 дәрес (34 атна исәбеннән төзелде)

Дәрес темасы

Сан

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (УУГ) формалашу

искәрмә

Д Дата

План

Фактик

1.

1.

Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан кичереп, бүгенге тормыш белән бәйлибез

Җир йөзендә яшәгән беренче кешеләр

1

Дәреслектә ориентлаша белү, шартлы билгеләрнең телен белү

ТБУУГ: Дәреслектә ориентлаша белү

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

3.09

2.

Җир ничек барлыкка килгән?

1

Җир шарының барлыкка килүен легенда һәм мифлар аша белү

КУУГ: ачыклый торган сораулар бирә белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

5.09

3

Җир ничек барлыкка килгән? “Күкнең күтәрелүе” хикәяте

1

Җир шарының барлыкка килүе турында беренчел күзаллау булдыру

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

6.09

4.

Борынгы легендалар ни сөйли?

1

Борынгы легендалар белән якыннан таныштыру. Легендаларның әдәбият дөньясында тоткан урынын ачыклау

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

10.09

5

Борынгы легендалар ни сөйли? Риваятьләр

1

легенда һәм әкият жанрларын аера белү

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

12.09

6.

Тотем агачлар

1

Борынгы кешеләр табына , зурлый торган тотем агачлар турында өйрәнү

ТБУУГ: дәреслектәге мәгълүматлар белән эшли белү;

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау

13.09

7.

Пәйгамбәрнең тууы.

1

Укучыларны бик борынгы тормыш белән таныштыру,

Картинаны укырга өйрәнү

ТБУУГ: Дәреслектә ориентлаша белү

ШКУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

17.09

8.

Туган як сылуы – ак каен

1

Тотем агачлар турында өйрәнүне дәвам итү

ТБУУГ: дәреслектәге мәгълүматлар белән эшли белү;

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

19.09

9.

Туган як сылуы – ак каен. З.Ярмәки “Ак каен”

1

Тотем агачлар турында өйрәнүне дәвам итү

ТБУУГ: дәреслектәге мәгълүматлар белән эшли белү;

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

20.09

10.

Абага чәчәге.

1

Тотем үсемлекләр турында өйрәнү

ТБУУГ: текстның билгеле бер өлешенә дәреслектән иллюстрация табу;

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

24.09

11.

Абага чәчәге.

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”

1

Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре белән танышуны дәвам итү

ТБУУГ: текстның билгеле бер өлешенә дәреслектән иллюстрация табу;

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

26.09

12.

Тотем хайваннар.

Р.Миңнуллин

“Алтын урда”

1

Тотем хайваннар, кешеләрнең аларга табынуы турында аңлату

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

27.09

13.

Тотем хайваннар.

“Ак байтал” әкияте

1

Тотем хайваннар, кешеләрнең аларга табынуы турында аңлату

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

1.10

14

Татар мифологиясендә Ак бүре. Гали хикәяте

1

Татар мифологиясендә Ак бүре образының бирелеше белән танышу. Татарстан гербы турында өйрәнү

РУУГ: тылсымлы әкиятләрне анализлый белү;

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

3.10

15

Татар мифологиясендә Ак бүре. Татарстан гербы.

1

Татар мифологиясендә Ак бүре образының бирелеше белән танышу. Татарстан гербы турында өйрәнү

РУУГ: тылсымлы әкиятләрне анализлый белү;

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

8.10

16.

Ак бүре (Татар халык әкияте)

1

Тотем хайван буларак Ак бүре образының татар халык әкиятләрендә төп геройның булышчысы булуын аңлату

РУУГ: тылсымлы әкиятләрне анализлый белү;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

10.10

17.

Әкиятләрдә ак елан.

“Үги кыз” әкияте

1

Әкият герое буларак ак елан образының халык авыз иҗатындагы ролен аңлату

ТБУУГ: текстның билгеле бер өлешенә дәреслектән иллюстрация табу;

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

11.10

18.

Әкиятләрдә ак елан.

“Ике кыз” әкияте

1

Әкият герое буларак ак елан образының халык авыз иҗатындагы ролен аңлату

ТБУУГ: дәреслектәге мәгълүматлар белән эшли белү;

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

15.10

19.

Еланнар патшасы Шаһмара. 1 нче кисәк

1

Укучыларга әкиятне аңлау өчен шартлар булдыру. Тылсымлы әкият үзенчәлекләрен табып аңлата алуларына ирешү

ТБУУГ: Дәреслектә ориентлаша белү

ШКУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

17.10

20.

Еланнар патшасы Шаһмара. 2 нче кисәк

1

Укучыларга әкиятне аңлау өчен шартлар булдыру. Тылсымлы әкият үзенчәлекләрен табып аңлата алуларына ирешү

КУУГ: эчтән һәм кычкырып укый белү;

ШКУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

18.10

21.

“Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан кичереп, бүгенге тормыш белән бәйлибез”темасын йомгаклау

1

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

КУУГ: эчтән һәм кычкырып укый белү;

ШКУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

22.10

22.

2.Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легендалар аша тарих белән та-нышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра.

Борынгы шагыйрь Кол Гали.

1

Борынгы шагыйрьләр иҗатындагы үзенчәлекләрне күрә белергә өйрәтү. Кол Галинең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

ТБУУГ: Текстта мәгънәсе аңлашыл­маган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү;

КУУГ: чылбыр буенча, рольләргә бүлеп уку

24.10

23

Кыйссаи Йосыф.

1

Кол Галинең Кыссаи Йосыф” поэмасының эчтәлеге белән таныштыру. Әсәрдә бирелгән төп идеяне аңлату.

ТБУУГ: Текстта мәгънәсе аңлашыл­маган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү;

КУУГ: башкалар фикерен тыңлый, үз фикереңне әйтә белү

25.10

24

Без – татар балалары.

Г.Латыйп “Минем нәсел”

1

Г. Латыйпның “Безнең нәсел”, Э. Шәрифуллинаның “Без – татар балалары”, Р.Миңнуллинның “Татарларым” әсәрләре белән танышып, фикер уртаклыгын аңлату

КУУГ: илебезнең тарихи үткәне белән танышу;

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

29.10

25

Без – татар балалары.

Э.Шәрифуллина

1

Г. Латыйпның “Безнең нәсел”, Э. Шәрифуллинаның “Без – татар балалары”, Р.Миңнуллинның “Татарларым” әсәрләре белән танышып, фикер уртаклыгын аңлату

ТБУУГ: Текстта мәгънәсе аңлашыл­маган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү;

КУУГ: башкалар фикерен тыңлый, үз фикереңне әйтә белү

31.10

26

Нәсел агачы.

1

Нәсел агачы, нәсел шәҗәрәсе турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Бик борынгы нәсел шәҗәрәсе үрнәк-ләре белән таныштыру. Ф. Гыйрфановның “Болгар ханнары шәҗәрәсе” исемле картинасы ярдәмендә борынгы Болгар ханнары белән таныштыру

ТБУУГ: Дәреслек һәм хрестоматиядәге шартлы билгеләр белән эш итә белү

РУУГ: фольклор әсәрләрне укый белү

.

1.11

27

Нәсел агачы.

Х.Камалов “Археолог”

1

Нәсел агачы, нәсел шәҗәрәсе турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Бик борынгы нәсел шәҗәрәсе үрнәк-ләре белән таныштыру.

ТБУУГ: Дәреслек һәм хрестоматиядәге шартлы билгеләр белән эш итә белү

РУУГ: фольклор әсәрләрне укый белү

12.11

28.

Су асты патшалыгында.

1

Нурия Сәйярнең “Айсылу”

әкияте аша су асты дөньясы белән танышу Автор әкиятләренең безне хисләр дөньясына алып кереп китүен аңлату.

ТБУУГ: Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү

ШКУУГ: әсәрдәге сихри күренешләр аша авторның безне хисләр дөньясына чакыруын дәлилләп аңлата белү

14.11

29

Су асты патшалыгында. Нурия Сәйяр “Айсылу”

әкияте

1

Нурия Сәйярнең “Айсылу”

әкияте аша су асты дөньясы белән танышу Автор әкиятләренең безне хисләр дөньясына алып кереп китүен аңлату.

ТБУУГ: Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү

КУУГ: чылбыр буенча, рольләргә бүлеп уку

15.11

30

Су кызы.

1

Айсылу турындагы әкиятне укып бетерү. Халык әкиятләре һәм автор әкиятләре арасындагы аерманы ачыклап, нәтиҗәләр ясый белергә өйрәтү.

ТБУУГ: Дәреслек һәм хрестоматиядәге шартлы билгеләр белән эш итә белү

КУУГ: илебезнең тарихи үткәне белән танышу

19.11

31.

Айсылу – бәхетле бала.

1

Әкиятне ахыргача укып бетереп, автор әйтергә теләгән төп фикерне, аның нинди хисләр дөньясына чакыруын ачыклау

ТБУУГ: дәреснең темасы ни өчен шулай аталуын әсәрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

ШКУУГ: дәреслек геройларының фикерләрен тыңлау

21.11

32

Айсылу – бәхетле бала. 2 нче кисәк

1

Әкиятне ахыргача укып бетереп, автор әйтергә теләгән төп фикерне, аның нинди хисләр дөньясына чакыруын ачыклау

ТБУУГ: Дәреслек һәм хрестоматиядәге шартлы билгеләр белән эш итә белү

РУУГ: фольклор әсәрләрне укый белү

22.11

33.

3. Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез.

Җирдә миңа ни кирәк? Ш.Галиев шигырьләре

1

“Кеше яшәеше өчен ниләр кирәк?” соравына җавап табу. Укучыларны сән.уку-га хәзерләү

ТБУУГ: идея эчтәлеген аңлый белү

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

26.11

34.

Шәехзадә Бабич шигырьләре.

1

XX гасыр башында яшәп иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе булган Шәехзадә Бабич иҗаты белән таныштыру, аның төрле шигырьләренең язылу стилен өйрәнү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә ала, биремнәрне үтәү дөреслеген тикшерү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

28.11

35.

Көзге табигать мизгелләре.

1

Көзге табигать мизгелләре

нең автор әсәрләрендә би-релешен өйрәнү, чагыштыру, сынландырулар, строфа турында белемнәрне ныгыту

ТБУУГ: дәреслектәге мәгълүматлар белән эшли белү;

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

29.11

36

Көзге табигать мизгелләре.

Г.Рәхим “Көзге урман”

1

Көзге табигать мизгелләре

нең автор әсәрләрендә би-релешен өйрәнү, чагыштыру, сынландырулар, строфа турында белемнәрне ныгыту

ШКУУГ: үз эшләрен анализлый белү

ТБУУГ: Дәреслектә ориентлаша белү

ШКУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

3.12

37.

Кышкы сандугач.

Г.Рәхим “Песнәк”

1

Укучыларны безнең якта кышлаучы кошлар белән таныштыруны дәвам итү;

ШКУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: әсәрдән өзекнең эчтәлеген сөйләү

5.12

38.

Иртә яме, иртә моңы- җан азыгы.

1

Укучыларны режим белән яшәргә күнектерү

ТБУУГ: әсәрләрне паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп сән.укырга өйрәтү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

6.12

39

Иртә яме, иртә моңы- җан азыгы.

З.Ярмәки “Иртә”

1

Әсәрләрне паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп сән.укырга өйрәтү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

ТБУУГ: Дәреслектә ориентлаша белү

10.12

40.

Әнкәм портреты.

Г.Рәхим “Апрель”

1

Галәмдә табигать һәм кешенең бербөтен булуын, кеше һәм табигать арасында бәйләнешләрне аңлату, туган як кадерен хәтта хайваннар да белүен төшендерү

РУУГ: ялгыш фикерләрне вакытында тәнкыйтьли, хаталарны күрсәтү

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

12.12

41.

Иң матур сүз.

Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”

1

Сүз көче, сүзне уйлап әйтергә кирәклеген аңлату.

Тәмле телле, ихлас сүзле шәхес тәрбияләү.

ТБУУГ: текстта ориентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгели белү

КУУГ: тексттагы төсләр белән белдерелгән биремнәрне үтәү

13.12

42.

Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. М.Әгъләмов “Ма-турлык минем белән”

1

Икенче һәм өченче сыйныфларда өйрәнгән язучылар иҗатын искә төшереп, яңа әсәрләре белән таныштыру барышында иҗат үзенчәлекләрен билгели белергә өйрәтү

КУУГ: текстның билгеле бер өзегенә иллюстрацияләр таба белү

ТБУУГ: мөстәкыйльэш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү

.

17.12

43

“Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез”бүлеген кабатлау

1

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

КУУГ: “Син ничек уйлыйсың?” кебек сорауларга җавап таба белү

ТБУУГ: укылган текстлардан өзекләр китреп дәлилли

19.12

44.

4.Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз.

Газаплы язмыш.

Г.Галиев “Бибкәй аланы”

1

Борынгы заманнарда яшәгән балалар тормышының үзенчәлекле якларын, авыр тормышта яшәү сәбәпләрен аңлату

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү

ТБУУГ: кирәкле өзекләрне табу

20.12

45.

Кечкенә хезмәтче.

1

Ф.Әмирханның”кечкенә хезмәтче” хикәясе аша балаларның авыр хезмәте белән таныштыру, әсәргә карата мөнәсәбәтләрен ачык итеп аңлата белүләренә ирешү

РУУГ: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз фикереңне нигезләгәндә тормыш тәҗрибәсенә таяна белү

ШКУУГ күршең белән хезмәттәшлек итә

24.12

46.

Күз яшьле балачак.

Д.Аппакова“Кечкенә Бануның тарихы”

1

Тема уртаклыгын табу, дәлилләп аңлата алуларына ирешү

ШКУУГ күзәтүчән, игътибарлы була белү

ШКУУГ үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

26.12

47

Күз яшьле балачак.

Ә.Фәйзи “Асрарга бала бирәм”

1

Тема уртаклыгын табу, дәлилләп аңлата алуларына ирешү

ШКУУГ күзәтүчән, игътибарлы була белү

ШКУУГ: үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

27.12

48.

Каникуллар- рәхәт вакыт.

Г.Ибрааһимов “УКудан кайткач”

1

Кышкы каникул көннәре, бу вакытның ни өчен бик рәхәт булуын ачыклау

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяли белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

14.01

49

Балачак хатирәләре.

С.Хәким “Яратам мин”

1

Һәрбер кешенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге булуга инандыру. Шул вакыт эчендә сагынып искә алырлык мизгелләр булуы турында аңлату.

КУУГ: мәгънә барлыкка китерә белү

ТБУУГ: әсәрләрне чагыштырып, уртак һәм аермаларны якларны билгели белү

16.01

50.

Матурлык дөньяны коткара. Зөлфәт һәм М.Мәһдиев әсәрләре

1

Зөлфәт һәм М.Мәһдиев әсәрләре белән таныштыру

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

17.01

51

Матурлык дөньяны коткара. (1 нче кисәкне йомгаклау)

1

Зөлфәт һәм М.Мәһдиев әсәрләре белән таныштыру

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

21.01

52.

  1. нче кисәк.

5.Матурлыкның безгә ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышабыз.

Көннәрем гөрләп торсын.

В.Хәйруллина “Хәерле көн”, Р.Миңнуллин “Иртән иртүк”.

Строфа, рифмалашкан сүзләр

1

Көнне исәнләшү, хәерле иртә теләүдән башласаң, һәр эшең уңай булыр, максатыңа да ирешә алачаксың, дип балаларны инандыру.

ТБУУГ: әсәрләрне чагыштырып уртак һәм аермалы якларын билгеләү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

23.01

53.

Каен – урман чибәре.

С.Гафарова “Көз”

Юл башы рифмалары, юл ахыры рифмалары

1

Татар халкы борын-борыннан табынган , тормышта еш файдаланган каен агачы турында өйрәнүне дәвам итү

ТБУУГ: текстта ориентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгели белү

КУУГ: тексттагы төсләр белән белдерелгән биремнәрне үтәү

24.01

54

Каен – урман чибәре.

Музей йортына сәяхәт

55.

Бөтен дөнья ак кына.

Р.Вәлиева

Җанландыру

1

Табигатьнең иң саф, гүзәл мизгелләрнең берсе – кыш турында күзаллауларын үстерү. Авторларның та-бигать фасылларына ба-гышланган әсәрләре белән танышу

ШКУУГ күзәтүчән, игътибарлы була белү

ШКУУГ: үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

28.01

56.

Язгы моң.

Р.Гыйззәтуллин

1

Язгы табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләр уку, рәссам М.Хәйрет-динов иҗаты белән танышу.

ТБУУГ: әсәрләрдә бирелгән күренешләрне аңлый белү, йөгерек аңлап уку

КУУГ: чылбыр буенча, рольләргә бүлеп уку

30.01

57

Язгы моң.

Музей йортына сәяхәт

Контрастлылык

1

Язгы табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләр уку, рәссам М.Хәйрет-динов иҗаты белән танышу.

ТБУУГ: әсәрләрдә бирелгән күренешләрне аңлый белү, йөгерек аңлап уку

КУУГ: чылбыр буенча, рольләргә бүлеп уку

31.01

58.

Серле күк.

Р.Мингалим “Бүген төнлә күккә кара”

1

Күк йөзенең серләрен әдәби әсәрләр аша ачу

ТБУУГ: әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү

КУУГ: рәсем белән әсәрне чагыштыра белү

4.02

59.

Матурлык дөньясы.

1

Матурлыкны аңлый, аңа соклана, саклый белү теләге уятырлык әсәрләр белән танышу.

РУУГ: әсәрләрдә чагылдырылган табигать күренешләрен аңлап, иҗади якын күреп, күзаллый белү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

6.02

60

Матурлык дөньясы.

Л.Ихсанова “Шомырт чәчәкләре ак кына”

Чагыштыру

1

Матурлыкны аңлый, аңа соклана, саклый белү теләге уятырлык әсәрләр белән танышу.

РУУГ: әсәрләрдә чагылдырылган табигать күренешләрен аңлап, иҗади якын күреп, күзаллый белү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

6.02

61.

Туган як – Идел көзгесендә.

К. Булатова

1

Татарстанның горурлыгы, байлыгы булган Идел елгасы турында белемнәрне арттыру

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен формалаштыру ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

7.02

62.

Туган көнгә – салават күпере

Батулла

1

Укучыларны туган көннең кешеләр тормышында зур, эчтәлекле бәйрәм итеп билгеләп үтелүен күрсәтү.

ШКУУГ: Башкрган гамәлләрең өчен җавап бирә белү:

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

11.02

63.

Табигать – серле дөнья

Җ.Дәрзаман “Бөҗәкләр белән сөйләшү”

1

Балаларга табигать серләрен ачарга ярдәм итү

ШКУУГ: Башкрган гамәлләрең өчен җавап бирә белү:

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

13.02

64

Табигать – серле дөнья

Г.Гыйльманов “Курай”

1

Балаларга табигать серләрен ачарга ярдәм итү

КУУГ: ачыклый торган сораулар бирә белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

14.02

65.

Аккошлар-сак кошлар.

Г.Хәсәнов “Аккош”

1

Г.Хәсәнов иҗаты белән таныштыру, аның күзәтүләре аша аккошлар тормышы белән танышу

ТБУУГ: укылган әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алыша, сән.укый. укыганны сөйли, текстны кисәкләргә бүлү

ШКУУГ: Башкрган гамәлләрең өчен җавап бирә белү:

18.02

66.

Сандугач – табигать җырчысы.

Р.Миңнуллин “Атказанган сандугач”

1

Табигатьнең гүзәл җырчысы – сандугач белән таныштыру. Авторларның аларга багышлап язган әсәрләрен уку

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

РУУГ: күршең белән төркемнәрдә хезмәттәшлек итү

20.02

67

Сандугач – табигать җырчысы.

К.Сибгатуллин “”Бөтен кеше бүген шундый әйбәт

1

Табигатьнең гүзәл җырчысы – сандугач белән таныштыру. Авторларның аларга багышлап язган әсәрләрен уку

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

РУУГ: күршең белән төркемнәрдә хезмәттәшлек итү

21.02

68.

6. Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?

Тылсымлы, кодрәтле үлән.

Г.Хәсәнов “Абага”

1

Абага үсемлеге, аның хикмәтләре белән таныштыру.

ТБУУГ: дәреслектә ориентлаша белү

ТБУУГ: шартлы билгеләрнең телен белү

25.02

69.

Кирлемән маҗаралары

Р.Хафизова “Кирлемән”

1

Кешедәге кирелек сыйфатының тискәре күренеш булуын, үз-үзеңне тәртипле, инсафлы тотарга комачаулык итүен төшендерү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

27.02

70

Кирлемән маҗаралары

Р.Хисмәтуллин “Аһ, бер китсәң кирегә”

1

Кешедәге кирелек сыйфатының тискәре күренеш булуын, үз-үзеңне тәртипле, инсафлы тотарга комачаулык итүен төшендерү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

ШКУУГ: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

28.02

71.

Урман докторы.

Җ.Тәрҗеманов “Шуктуган”

1

Табигатьнең күркәм бер кошы-тукран белән та-ныштыру. Аның яшәеше, кешеләргә китергән файдасы турында күзаллау булдыру

КУУГ: төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

4.03

72

Урман докторы.

Ш.Галиев “Тукран сые”

1

Табигатьнең күркәм бер кошы-тукран белән та-ныштыру. Аның яшәеше, кешеләргә китергән файдасы турында күзаллау булдыру

КУУГ: төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

6.03

73.

Гөмбәләр серен белү кирәк.

Н.Сладков “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”

1

Табигать үсә торган күптөрле гөмбәләр семялыгыннан ашарга яраклы гөмбәләрне танырга өйрәтү

КУУГ: әсәрләрне чагыштыра, төркемнәрдә фикерләшә белү

ШКУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

7.03

74

Гөмбәләр серен белү кирәк.

Музей йортына сәяхәт

1

Табигатьтә үсә торган күптөрле гөмбәләр семялыгыннан ашарга яраклы гөмбәләрне танырга өйрәтү

КУУГ: әсәрләрне чагыштыра, төркемнәрдә фикерләшә белү

ШКУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

11.03

75.

Бану әби сабагы.

К.Тимбикова,1 нче кисәк

1

Язучы Кояш Тимбикова әсәрләре белән танышу

КУУГ: эчтән һәм кычкырып укый белү;

ШКУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

13.03

76

Бану әби сабагы.

К.Тимбикова,2 нче кисәк

1

Язучы Кояш Тимбикова әсәрләре белән танышу

КУУГ: эчтән һәм кычкырып укый белү;

ШКУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

14.03

77

Бану әби сабагы.

К.Тимбикова,3 нче кисәк

1

Язучы Кояш Тимбикова әсәрләре белән танышу

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

18.03

78.

Аш пешерү хикмәтләре. Р.Рахман “Кесәл”

1

Кояш Тимбикованың “Бану әби сабагы” хикәясе белән танышуны дәвам итү

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

20.03

79

Аш пешерү хикмәтләре.

1

Кояш Тимбикованың “Бану әби сабагы” хикәясе белән танышуны дәвам итү

ТБУУГ: Дәреслектә ориентлаша белү

ШКУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

20.03

80.

Татар халык ашлары.

Э.Шәрифуллина “Тормыш яме”

1

Татар халкының милли ризыклары белән язучы һәм рәссамнар иҗаты ярдәмендә таныштыру, гореф-гадәтләрен аңлату

РУУГ: мәгънә барлыкка китерү

ШКУУГ: дәреслек геройларының фикерләрен тыңлау

21.03

81.

Балалар дөньясы

Д. Гайнетдинова “Батыр Хәбир”.

1

Г.Гыйльманов, Д.Гайнетдинова, Л.Гыймадиева әсәрләрендә балалар тормышының чагылышы белән таныштыру, авторларның ни әйтергә теләвен ачыклау

ШКУУГ: мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

ТБУУГ: дәреснең темасы ни өчен шулай аталуын әсәрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

1.04

82

Балалар дөньясы.

Л.Гыймадиева “Кара урман, караңгы төн”

1

Г.Гыйльманов, Д.Гайнетдинова, Л.Гыймадиева әсәрләрендә балалар тормышының чагылышы белән таныштыру, авторларның ни әйтергә теләвен ачыклау

ШКУУГ: мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

ТБУУГ: дәреснең темасы ни өчен шулай аталуын әсәрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

3.04

83.

Бүрек-нәни көчек.

1 нче пәрдә

Әкият-драма

1

Г.Гыйльмановның “Минем исемем бүрек” әсәре белән танышу дәвам итү драма әсәре буларак “Минем исеме- Бүрек” пьесасының башка жанрлардан аермасын белү

КУУГ:рольләргә бүлеп уку осталыгн камилләштерү

ТБУУГ: дәреснең темасы ни өчен шулай аталуын әсәрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

.

4.04

84.

Бүрек-ышанычлы сакчы.

2 нче пәрдә

1

Г.Гыйльмановның “Минем исемем бүрек” әсәренең төп идеясен аңлауларына ирешү

КУУГ:рольләргә бүлеп уку осталыгн камилләштерү

ТБУУГ: дәреснең темасы ни өчен шулай аталуын әсәрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

8.04

85

Бүрек-ышанычлы сакчы.

3 нче пәрдә

1

Әкият-драма буларак, әсәрнең үзенчәлекләрен әйтеп бирә белү

ТБУУГ: идея эчтәлеген аңлый белү

ТБУУГ: тексттан билгеләнгән өзекне табу;

10.04

86.

7. Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз.

Язучы катнашында үткән “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы

Р.Вәлиев “Кошлар кайта”

1

Укчыларны бүгенге көн шагыйре разил Вәлиев белән очраштыру, аның иҗаты, тормыш юлына карата сораулар бирә белергә өйрәтү

ТБУУГ: дидактик иллюстрацияләр белән эшли белү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

11.04

87

Язучы катнашында үткән “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы

Р.Харис “Елмай”

1

Укчыларны бүгенге көн шагыйре разил Вәлиев белән очраштыру, аның иҗаты, тормыш юлына карата сораулар бирә белергә өйрәтү

ТБУУГ: дидактик иллюстрацияләр белән эшли белү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

15.04

88

Бәбкә үстерү кыенлыклары

Р.Вәлиев “Эт кояшы”

1

Сәнгать дөньясының үзенә хас үзенчәлекләрен аңлату

КУУГ: билгеле бер темага сөйләм төзи белү

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

17.04

89

Бәбкә үстерү кыенлыклары

Каюм Насыйри

1

Сәнгать дөньясының үзенә хас үзенчәлекләрен аңлату

КУУГ: билгеле бер темага сөйләм төзи белү

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

18.04

90

Чыпчыкның да үз җыры бар

Мөҗәһит “Кемнең сайрыйсы килми”

1

Гади генә күренешләрдән дә матурлыкны күрә һәм бәяли белергә өйрәтү

ТБУУГ: дәреснең темасы ни өчен шулай аталуын әсәрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

ШКУУГ: дәреслек геройларының фикерләрен тыңлау

22.04

91.

Яз галәмәтләре

Г.Тукай

1

Язгы табигать мизгелләрен яктырткан әсәрләр аша табигатьтәге үзгәрешләрне, язның төп билгеләрен табарга өйрәтү, кеше күңеленең кайсы халәтен яз белән чагыштыруларын аңлату

ШКУУГ күзәтүчән, игътибарлы була белү

ШКУУГ үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

24.04

92

“Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз”бүлеген йөмгаклау

1

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

ТБУУГ: әсәрләрдә бирелгән күренешләрне аңлый белү, йөгерек аңлап уку

КУУГ: чылбыр буенча, рольләргә бүлеп уку

25.04

93.

8.Үткәне булмаган ха-лыкның киләчәге юк.Туган ил турында уйлана-быз

Һәркемгә үз Ватаны кадерле

Р.Вәлиев “Ватаным”

1

Ватан төшенчәсен балаларның ничек аңлавын ачыклау, аны сакларга һәм якларга кирәклекне аңлату

ТБУУГ: әсәр геройларының эш-гамәлләренә анализ ясау

ШКУУГ үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

29.04

94

Татарстан флагы

Р.Харис “Татарстан әләме”

1

Дәүләт символлары турында мәгълүмат бирүне дәвам итү

ТБУУГ: текстның билгеле бер өлешенә дәреслектән иллюстрация табу;

РУУГ: — тормыш тәҗрибәсен куллану

6.05

95

Зур тарихлы батыр халкым

Н.Арсланов “Халкыма”, Г.Морат “Чит тел”

1

Татар халкының тарихи

үткәненә багышланган әсәрләр белән таныштыруны дәвам итү

РУУГ: Тарихи үткәнебез, ата-бабаларыбыз тормышы белән кызыксыну

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

8.05

96.

Балачакның онытылмас мизгелләре

1

Элекке заманнарда яшәгән балалар тормышы аша илебез тарихын аңлату

ТБУУГ: дәреслектәге мәгълүматлар белән эшли белү;

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

13.05

97.

Авыр елларда

Камаулы-боҗралы рифма

1

Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы ярдәмендә аңлату

ТБУУГ: Дәреслектә ориентлаша белү

ШКУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

15.05

98

Сөю – иң куәтле дәва

Йомгаклау тесты

1

Укучыга уку эшчәнлегенә кереп китү өчен, шартлар булдыру. Темага бәйле фикерләрен төгәл, ачык итеп әйтә белергә өйрәтү

ТБУУГ: текстта ориентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгели белү

КУУГ: тексттагы төсләр белән белдерелгән биремнәрне үтәү

16.05

99.

Кыю очучылар

Г.Ктуй “Яшен”

1

Укучыга уку эшчәнлегенә кереп китү өчен, шартлар булдыру. Темага бәйле фикерләрен төгәл, ачык

итеп әйтә белергә өйрәтү

ШКУУГ күзәтүчән, игътибарлы була белү

ШКУУГ үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

20.05

100.

Һәркемгә якын ул туган як

1

Туган җирне, туган якны ярату турында сөйләшү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШКУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

22.05

101

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Олим-пиада.

1

“Серле ачкыч” мәктәп клубының чираттагы утырышы

КУУГ: текстның билгеле бер өзегенә иллюстрацияләр таба белү

ТБУУГ: мөстәкыйльэш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү

23.05

102

Йомгаклау.

1

“Серле ачкыч” мәктәп клубының чираттагы утырышы

ТБУУГ: әсәр геройларының эш-гамәлләренә анализ ясау

ШКУУГ үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

23.05

Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
?д?би укудан эш программасы

Автор: Шакирова Венера Ильгизаровна

Дата: 25.10.2014

Номер свидетельства: 122362

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства