kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Авторская работа по окружающему миру для 1 класса "Яшел ?з?н-туган т?б?к"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Авторская программа на татарском языке.Она предназначена для учителей начальных ( первый год обучения) классов Зеленодольского муниципального района РТ как программа  внеурочной деятельности по окружающему миру.  Программа внеурочной деятельности полностью соответствует ФГОС начального образования

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Авторская работа по окружающему миру для 1 класса "Яшел ?з?н-туган т?б?к" »

“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы “ С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе” муниципаль бюджетлы белем бирү учреждениесе







Дәрестән тыш эшчәнлек буенча программа.


Яшел Үзән- туган төбәк




1 нче сыйныф






2014 – 2015 нче уку елы





Аңлатма язуы.

Р.Уотермен “Хәзерге эшлекле заманда үзгәрешләрдән дә даимирәк нәрсә юк “ дигән. Яңа стандартларга күчү барышында укучы шәхесен күпкырлы үстерүдә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә төрле инновацияле технологияләр кулланыла. Балаларны үз илләрен яратучы көчле рухлы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен дәресләр белән беррәттән дәрестән тыш эшчәнлекнең дә роле зур. “Туган якны өйрәнү” эшчәнлегенең программасы менә шушы проблемаларны, таләпләрне хәл итү максатыннан төзелде. Бала көннең күп өлешен мәктәп диварлары арасында үткәрә. Укучының физик, психик сәламәтлеге турында кайгырту, аны саклау максатыннан “Туган якны өйрәнү” эшчәлеген мавыктыргыч итеп кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт – экскурсияләр, җырлы – биюле уеннар, эзләнү эшләре аша һәм күп төрле эш алымнарыннан файдаланып үткәрергә була.

Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен – динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф – гадәтләрен, җыр – моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби – бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф – гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк.

Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре – халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф – гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә.Ләкин үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнеп белүдән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү игелекле эшләрнең берседер.Туган якны өйрәнү – балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияли. Татарның милли сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Милли сыйфатлар: мөстәкыйльлек, татарның башка халыклар белән аралаша белүе, мәгьрифәтле, кунакчыл, чиста –

пөхтә, батыр, бай тормышлы булуы, сәүдә эшенә хирыслыгы ул. Башлангыч мәктәп - балаларны һәрьяклап үстерүгә нигез сала һәм Ватанга мәхәббәт, туган авылга, кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә бурычлы. Бу бурычны хәл итүдә ана теле, уку, әйләнә - тирә һ.б. фәннәр белән беррәттән “Туган якны өйрәнү” эшчәнлегенең роле зур. Бу балаларның һәрьяклап, күпкырлы үсешенә ирешергә зур мөмкинлек тудыра. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүен, буш вакытларын дөрес үткәрүләрен, аларның кызыксынучанлыгын, эзләнүчән, игътибарлылыгын үстерүдә һәм аңа җитәкчелек итүдә мөмкинлек туа.

Тәкъдим ителә торган программа үзенең актуальлеге, яңалыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул туган як турында белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә алган.


Программа 1 нче сыйныф укучылары белән 1 ел эшләргә исәпләнгән.


Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала.


  1. Кеше һәм яшәүнең мәгънәсен аңлату.

Туган җир, туган як, туган авыл тарихы. Ата – бабаларыбызның үткәне. Нәсел шәҗәрәсен төзү.

  1. Әби – бабайлардан калган кадерле әйберләрнең эшләнү, барлыкка килү һәм аларның җиде буын җылысын саклавын өйрәтү.

  2. Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын, халык авыз иҗатын өйрәнү. Милли бәйрәмнәргә, йолаларга, милләтнең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.


Дәрестән тыш эшчәнлекнең башлангыч этабы ана теле, уку дәресләре эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән. Укучыларга бу дәресләрдә әдәби тел нормалары белән беррәттән матурлыкны күрүгә, туган җиребезне яратуга, табигатьне саклауга, фольклорны өйрәнүгә зур урын бирелә. Шушы нигездә дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларга тарихның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында башлангыч мәгълүмат бирү, укучыларда әти - әниләренә, үзләренә, иптәшләренә, игътибар, аңлы караш һәм укуга һәвәслек тәрбияләү бурычы куела.


Программаның максаты һәм бурычлары:


  1. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү.

  2. Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.

  3. Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.

  4. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә куллана белергә өйрәтү.

  5. Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз – үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.

  6. Китап өстендә эшләргә өйрәтү. Танып – белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.

  7. Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.


Программаның бүлекләре һәм юнәлешләре.


1. Туган җир, туган як, туган авыл тарихы. Ата – бабаларыбызның үткәне. Нәсел шәҗәрәсен төзү.

  • Эшчәнлек һәм аның исеменең асылына төшендерү юлларын

эзләү;

Балага яшәүнең мәгънәсен, кыйммәтен аңлату;

“Мин” дигән төшенчәне аңлавына ирешү;

  • Коллективлык хисләре, хезмәт сөючәнлек һәм укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • Туган як табигате байлыклары үрнәкләрен туплау: фотосурәтләр җыю, тарихи документлар, күренекле кешеләрнең тормыш юллары тасвирланган язмалар, кулъязмалар туплау.


  1. Әби - бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.


  • Әбиләребезнең күңел җылысы салынып чигелгән, кулдан тукылган, тегелгән сөлге, тастымал, алъяпкыч, намазлык, кашага, аяк чолгавы, мендәр тышы, тәрәзә челтәрләре җәүһәрләре белән танышу, аларны җыйнау;

  • Бабайларыбызның үткен зиһене, оста куллары аша үткән төрле – төрле туку, сугу, эрләү җайланмалары, агач һәм тимердән эшләнгән савыт – сабаларны җыю;

  • Зәрканчылык һөнәре турында өйрәнү.


  1. Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын өйрәнү. Милли бәйрәмнәр, йолалар, милләтнең традицияләре турында белү.


  • Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән рухи хәзинәләребезне саклап калу;

  • Онытыла башлаган гореф – гадәтләрне, йолаларыбызны барлап, иң матурларын сайлап алып , балаларга өйрәтү.


Бу эшчәнлек барышында үтемлелек, дәвамчанлык, переспективалылык принциплары тормышка ашырылырга тиеш.


Прграмманы тормышка ашыру шартлары:


  • Каралган барлык теоретик материалны өйрәнү һәм барлык практик шөгыльне үтәү.

  • Һәр балага индивидуаль якын килү, һәр балага шәхес итеп карау.

  • Барлык дидактик материалдан һәм информацион - коммуникатив технология чараларыннан файдалану.



Эшчәнлекнең формалары:


  • әңгәмәләр;

  • рольле уеннар;

  • хәрәкәтле уеннар;

  • халкыбызның җырлы – биюле уеннары;

  • сәхнәләштерелгән әкиятләр;

  • китап укучылар конференциясе;

  • анкеталар;

  • тестлар;

  • бәйрәмнәр;

  • экскурсияләр;

  • очрашулар.


Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:


  • Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә тартып, аларның активлыгын үстерү.

  • Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен, конкурсларда актив катнашу.

  • Балалар арасындагы дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне тотуның югары мөмкинлекләре.


Программа атнага 2 сәгать исәбеннән төзелгән. Барлыгы 66 сәгать.



Дәрес №



Дәрес темасы



Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру мөмкинлекләре.


Укучылар эшчәнлеге


Үткәрү вакыты

Предметлы

Шәхескә кагылышлы

Предметара


План

Ф

1



2

Туган авыл тарихы.

Яшәгән төбәк белән танышу.

Укучыларны Осиново, Ремплер,Яңа Тура, авыллары тарихы белән таныштыру.

Үзенең табигатьнең бер өлеше икәнен аңлый, табигатьне аңларга, яратырга өйрәнү

Үзенең укучы булуын аңлый, мәктәп тормышына күнегә. Дәреслек битләрендәге рәсемнәрне, иллюстрацияләрне карый, биремнәрне үти.

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә. Үзе теләгән сурәтне ясый.



3



4

Яшәгән төбәк белән танышу.

Ремплер,Яңа Тура, авыллары тарихы белән таныштыру.

Кечкенәдән үк табигатьне ярату, аны ихтирам итү хисләре, аңа сакчыллык тәрбияләү

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә



5



6

“Музейларда тарих эзләре”

Авыл китапханәсендәге “Туган якны” өйрәнү бүлмәсенә сәяхәт.

Чит кешеләр янында, җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре

Китап укуга мәхәбәт тәрбияләү

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



7


8

Туган як турында материаллар җыйнау.

Төрле кулъязмалар,фотолар, истәлекләр, матбугат материаллары туплау.

Туган як белән кызыксыну хисләре тәрбияләү

Китап укуга мәхәбәт тәрбияләү

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



9



10

“Гасыр кичкән буын”

Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдаш - солдатлар язмышы,тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында эзләнүләр, материаллар туплау. Әби – бабайларга шефлык итү

Кызыксыну,эзләнү ветераннарга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү

Әби – бабайларга шефлык итү

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



11




Көз фасылы белән бәйләнгән бәйрәм – йолалар. Сөмбелә.

Авылда көзге эшләр тәмамлангач үткәрелә торган “Сөмбелә” бәйрәме тарихы.

Кызыксыну,эзләнү бәйрәм – йолаларга карата карата хөрмәт хисләре тәрбияләү

Аралашу культурасына өйрәнә

Җырлы-биюле уеннар аша халкыбызның гореф- гадәтләре белән таныштыру



12

“Сөмбелә” бәйрәмен уздыру.

Көз турында сынамыш, мәкаль, табышмаклар өйрәнү.Көзгә бәйле сәхнәләштерелгән “Чын- - әкият” әзерләү.

Кызыксыну,эзләнү бәйрәм – йолаларга карата карата хөрмәт хисләре тәрбияләү

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Укытучы һәм иптәшләренең киңәше белән килешә, я килешми. Этик кагыйдәләрне өйрәнә.

Көзге муллыкның табыннарыбыздагы икмәкнең, сый-хөрмәтнең игенченең армый-талмый эшләгән зур хезмәте, йокысыз төннәре хисабына барлыкка килүен аңларлык әдәби әсәрләр белән танышу



13



14

Китмәгез сез

балачактан!

Авылның мәктәп тарихын, кайсы елларда кемнәр укыткан,шул укытучылар тормышы, мәктәптән укып чыкан укучылар язмышы турында өйрәнү.(хронология төзү)

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу

Мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе бар?”- дигән сорау кую)

Иптәшләре белән аңлашып аралаша, кеше фикерен кабуитә, я кабул итми

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



15

Китмәгез сез балачактан!

Авылның мәктәп тарихын, кайсы елларда кемнәр укыткан,шул укытучылар тормышы, мәктәптән укып чыкан укчылар язмышы турында өйрәнү.(хронология төзү)

Кызыксыну,эзләнү якташларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү

Иптәшләре белән аңлашып аралаша, кеше фикерен кабул итә, я кабул итми

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



16




Гаиләм - шатлыгым

Гаилә шәҗәрәсе төзү.

Кызыксыну,эзләнү өлкән

буынга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү

Иптәшләре белән аңлашып аралаша, кеше фикерен кабул итә, я кабул итми

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



17

Гаиләм - шатлыгым

Гаилә шәҗәрәсе төзү.

Кызыксыну,эзләнү өлкән буынга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү

Иптәшләре белән аңлашып аралаша, кеше фикерен кабул итә, я кабул итми

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



18

“Яшел Үзән- туган төбәк” җырын өйрәнү

“Яшел Үзән- туган төбәк” җырының сүзләрен, көен өйрәнү

Музыкага карата кызыксыну, җырларга омтылу хисләре тәрбияләү

Күңелендә матур хисләр уята, табигать матурлыгын аңлый


Матурлыкны тоя белергә өйрәнү



19

“Яшел Үзән- туган төбәк” җырын өйрәнү

Яшел Үзән- туган төбәк” җырының сүзләрен, көен өйрәнү

Җыр авторлары белән танышу. Аларны дәрескә чакыру.

Аралашу культурасына өйрәнә

Күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү




20


21

Туган ягы кирәк кешегә”

Яшел Үзән

( Зеленодольск) районының оешу тарихы белән танышу

Үзен зур коллективның иң кирәкле кешесе итеп тоя.

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Укытучы һәм иптәшләренең киңәше белән килешә, я килешми. Этик кагыйдәләрне өйрәнә.

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә.

Күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү



22

Туган ягы кирәк кешегә”

Яшел Үзән

( Зеленодольск) районының оешу тарихы белән танышу

Үзенең уңышлы эшләвен, я уңышсызлыгын аңлый, аннан чыгу юлларын эзли.

Аралашу культурасына өйрәнә

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



23





24

Яшел Үзән язучылары.

Яшел Үзән районыннан чыккан язучылар иҗаты белән өлешчә танышу.

Үзен зур коллективның иң кирәкле кешесе итеп тоя.

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә




26




27

Яшел Үзән ягы күренекле кешеләре.

Яшел Үзән районыннан чыккан артистлар, фән эшлеклеләре, рәссамнәр, хезмәтләре белән район тарихында зур хөрмәткә лаеклылар турында өйрәнү.

Үзенең уңышлы эшләвен, я уңышсызлыгын аңлый, аннан чыгу юлларын эзли.

Аралашу культурасына өйрәнә

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә.

Күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү



28




29

Габдулла Тукай шигырьләре ярдәмендә авылым табигате буйлап сәяхәт.

Туган як турындагы шигырьләр өйрәнү.

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу

Мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе бар?”- дигән сорау кую)

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Укытучы һәм иптәшләренең киңәше белән килешә, я килешми.К. Этик кагыйдәләрне өйрәнә.

Күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү



30




31

Без авылның киләчәге.



Өйрәнелгәннәрдән чыгып, китапчык төзү.Авыл халкы алдында сәхнәләштерелгән “Туган ягым бәхет чишмәсе” дигән чыгыш күрсәтү.

Үзен зур коллективның иң кирәкле кешесе итеп тоя.

Аралашу культурасына өйрәнә

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



32






33

Әби –бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.

Хапкыбызның күңел җәүһәрләре.


Авыл кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал. Күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. туплау, алар турында өйрәнү.

Үзенең уңышлы эшләвен, я уңышсызлыгын аңлый, аннан чыгу юлларын эзли.

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә.

Күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү



34


35

Зәркан сәнгате.

Борынгыдан килгән милли бизәнү әйберләре турында өйрәнү.

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау


Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.



36




37

Кулдан ясалган эш кораллары.

Бабайларыбыз нинди эш кораллары ясаганнар һәм аларны кайсы эшләрдә кулланганнар? Эш коралларын җыйнау.

Үзенең уңышлы эшләвен, я уңышсызлыгын аңлый, аннан чыгу юлларын эзли.

Аралашу культурасына өйрәнә

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



38



39



40

Остаханә - осталар иле.

Беләзек, чулпы, калфак, чигү үрнәкләре буенча бизәнү әйберләрен эшләү.

Туган якның матурлыгына соклана, аны күзәтә,чагыштыра.

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Мөстәкыйльлеккә өйрәнә

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша


41

41




42

Матурлык – туган өйдән башлана.

Хәзерге заман ысуллары белән ясалган бизәнү әйберләрен өйрәнү, ясау.

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу

Мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе бар?”- дигән сорау кую)

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Укытучы һәм иптәшләренең киңәше белән килешә, я килешми. Этик кагыйдәләрне өйрәнә.

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә.

Күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү



43

“Мәктәп ярминкәсенә рәхим итегез!”

Татарга хас булган тырышлык, сәүдә эшенә хирыслык, һөнәрчелек,. кече эшмәкәрлек

турында өйрәнү.(Һәр авылның тырыш кешеләре, матур традицияләре була. Шулар үрнәгендә өйрәнү.)

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау


Аралашу культурасына өйрәнә

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



44




45

Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын өйрәнү. Милли бәйрәмнәр, йолалар, милләтнең традицияләре турында белү.


Халык иҗаты әсәрләре


Авыл кешеләреннән фольклор җыю. Җырлар, такмаклар, мәзәкләр, балалар сөйләшләре, сынамышлар һ.б.туплау.

Китапчык итеп әзерләү.

Туган якның матурлыгына соклана, аны күзәтә,чагыштыра.

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау



46




47

Елның төрле фасылында авылымда хезмәт.

Хезмәткә ихтыяҗ һәм мәхәбәт тәрбияләү

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу

Мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе бар?”- дигән сорау кую)

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә

Сөйләүчене игътибар

белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



47

Классымда бүлмә гөлләре, аларны тәрбияләү.

Бүлмә гөлләрен дөрес тәрбияләргә, аларның үзенчәлекләрен өйрәнү

Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Мөстәкыйльлеккә өйрәнә.

Уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.



48

Каз өмәсе .

Каз өмәсе тарихы турында өйрәнү.

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау


Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Укытучы һәм иптәшләренең киңәше белән килешә, я килешми.


Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



49


50

Милли бәйрәмнәр.

Нардуган.

Нардуган бәйрәме тарихын өйрәнү.

Үзенең уңышлы эшләвен, я уңышсызлыгын аңлый, аннан чыгу юлларын эзли.

Аралашу культурасына өйрәнә

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау



51

Мили бәйрәмнәр.

Нәүрүз.

Нәүрүз бәйрәме тарихын өйрәнү.


Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Мөстәкыйльлеккә өйрәнә

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



52

“Нәүрүз, мөбарәкбад!” Бәйрәм үткәрү.

Балаларбелән нәүрүз күчтәнәчләре җыйнау. Авыл халкы белән бергә бәйрәм үткәрү.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Мөстәкыйльлеккә өйрәнә

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



53

Милли бәйрәмнәр.

Сабантуй.

Сабантуй бәйрәме тарихын өйрәнү.

Үзенең уңышлы эшләвен, я уңышсызлыгын аңлый, аннан чыгу юлларын эзли.

Районыбызның, гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре.


Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау



54

“Сабан туе - хезмәт туе” Бәйрәм үткәрү.

Авылдан чыгып, чит җирләрдә яшәүче авылдашлар, аларның балалары,оныклары катнашында кече сабантуйга әзерлек . Мили уеннарны өйрәнү.

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау


Районыбызның, гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре.


Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау



55



56

“Гүзәл җиребезне саклыйк!”

Туган төбәк, туган авыл турында белгәннәрне бер системага салу.Экологик белем һәм тәрбия буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту.

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу

Мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе бар?”- дигән сорау кую)

Укытучы һәм иптәшләре белән әңгәмәгә кушыла, сораулларга җавап бирә

Уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау



57

Безнең урманда үсемлекләр



Районыбыз урманнарында ,басу-кырларында,елга-сулыкларда үсүче үсемлекләр белән таныштыру.

Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Куелган максатны аңлый, аны чишү юлларын укытучы белән бергә эзли.

Мөстәкыйльлеккә өйрәнә

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.



58



59





Туган якның табигый байлыкларын, хайваннар дөньясын өйрәнү

Безнең як урман –кыр –болыннарда үсә торган үләннәр, күлгә килә торган аккошлар турында өйрәнү

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Уку мәсьәләсен кабул итә;

Иптәшләре белән аңлашып аралаша, кеше фикерен кабул итә, я кабул итми

Төрле халәттәге кешеләр, табигать, хайваннар төшерелгән рәсемнәрне карый, кошлар тавышларын тыңлый тыңлый



60




“Гүзәл җиребезне саклыйк!”

Туган төбәк, туган авыл турында белгәннәрне бер системага салу.Экологик белем һәм тәрбия буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту.

Соңгы елларда күренә башлаган ерткыч “расамаха” һ.б. үзенчәлекләр турында өйрәнүләр.

Уку мәсьәләсен кабул итә;

Иптәшләре белән аңлашып аралаша, кеше фикерен кабул итә, я кабул итми

Төрле халәттәге кешеләр, табигать, хайваннар төшерелгән рәсемнәрне карый, кошлар тавышларын тыңлый тыңлый



61



62

Безнең әти-әниләрнең эш урыны

Төрле тармакларда эшләүче авылыбыз уңганнары белән очрашу.“ Майский” теплицалар комбинатында эшләүчеләр, “Питрәч” кошчылык фабрикасында эшләүчеләрнең хезмәте белән танышу

Хезмәткә ихтыяҗ һәм хөрмәт тәрбияләү Укучыларга һөнәр юнәлеше бирү, аларны тормышка, хезмәткә әзерләү.



Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу; элекке һөнәрчелек белән бүгенге һөнәрчелекне чагыштыру; вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау. Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.



Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларг а җавап бирергә тырыша



63

Мәчет –изге урын. Күңелең саф булсын

Укучыларны яхшылык һәм яманлыкны аера белергә һәм дус, тату яшәргә өйрәтү. Осиново авылы мәчетләренә сәяхәт.

Кызыксыну,эзләнү рухи байлыкларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү

Мәчетләр турында презентация

Әңгәмә.Мәчеткә сәяхәт



64

Сәламәтлек-иң зур байлык

Сәламәтлекне саклау, сәламәт булу өчен чыныгу күнегүләре турында өйрәнү

Үз үңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Аралашу культурасына өйрәнә

Уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау



65

Алар даны мәңгелек!”Батырлыкка юл кайдан башлана?

Тынычлык өчен көрәшүчеләр тәрбияләү

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Плакатлар, слайдлар, темага кагылышлы җырлар, папка материаллары, фотолар. “Хәтер” китабы.

“Хәтер” китабын карау.Әңгәмә.Рәсем ясау.



66

Китап тәкъдир итү.

(Ел буе җыйналган материаллар, фотоларны туплап, китапчык әзерләү)

Җыйналган материаларны берләштерү, эшләнгән эшнең нәтиҗәле булуы, эшләгән эшеңнән тәм, матурлык, өмет, яшәү көче, энергия алырга өйрәнү.

Дуслык, кешелеклелек, ярдәмчел булу, коллективта үзеңне ничек тоту,кыюлык,милләтпәр-вәлелек кебек сыйфатларны булдырырга өйрәнү.

Очрашу

Әңгәмә Проект эше

Сөйләүчене игътибар белән тыңлый, бүлдерми, сорауларны аңлый аларга ,җавап бирергә тырыша



Эшчәнлек барышында кулланыла торган дидактик һәм методик материаллар:

  • Эш дәфтәре,

  • Рәсемле биремнәр (мөстәкыйль эшләү өчен)

  • Фотокарточкалы биремнәр ( яңа материал өйрәнү өчен)

  • Сораулы биремнәр (группалап эшләү өчен)

  • Ребус, кроссворд, табышмаклар;

  • Хикәяләр;

  • Әкиятләр;

  • Җыйналган (архив) материаллар;

  • Уеннар;

  • Экспонатлар;

  • Презентация;

  • Интернет материаллары;



Кулланылган әдәбият:


  1. Л.Батыр – Болгари, М. Кәшипов “Моңнар кайтсын авылга”

  2. М.А.Вәлиуллин “Балачак илендә” “ Идел – Пресс”, 2009.


  1. В.И.Малов Научно – популярное издание. “Хочу всё знать»

  2. И.Х.Мияссарова “Табигать һәм балалар” Татар гуманитар институты,

  3. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “ Тәрбия дәресләре” “Матбугат йорты”, 1998.

  4. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” “Мәгариф”, 2001.

  5. С.Ш.Шәрипова “Әбугалисина һәм халык медицинасы” “Татарстан китап нәшрияты”, 1995.

  6. Р. Ягъфәров “Татар балалар фольклоры” “Раннур”. 1999.

  7. “Кем ул. Нәрсә ул.” 1 – 3 том. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1983, 1985, 1987.





















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Авторская работа по окружающему миру для 1 класса "Яшел ?з?н-туган т?б?к"

Автор: Миннуллина Гульфия Ривхатовна

Дата: 09.11.2014

Номер свидетельства: 128757


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства