kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

4 нче сыйныфлар ?чен ?д?би уку ф?ненн?н эш программасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар ?д?биятыннан эш программасы Татарстан Республикасыны? М?гариф ??м ф?н министрлыгы тарафыннан р?хс?т ителг?н “Татар теленд? башлангыч гомуми белем бир? м?кт?бене? 4 нче сыйныфы ?чен д?реслек”к?, 2014 нче ел (авторы: Ягъф?рова Р.Х. ), 2 кис?кт?, нигезл?неп т?зелде. Календарь – тематик планнарны? эчт?леген м?кт?пт? ?зл?штерерг?, камилл?штерерг? тиешле гомумк?нег?л?р, татар ?д?бияты программасы буенча махсус белем ??м к?некм?л?р т?шкил ит?.

Программа д?р???се: база

4 нче сыйныфны? тематик планы, укыту планы нигезенд?, программа материалын 105 с?гатьк? б?леп (35 атна), атнага 3 с?гать ис?бенн?н т?зелде. Татарстан Республикасыны? М?гариф ??м ф?н министрлыгы тарафыннан т?гъдим ителг?н 4 модельг? (№ 7699/12,3.06.2012ел), нигезл?нелде. Шуны? 8 с?гате сыйныфтан тыш укуга бирелде (чирек саен 2 ш?р с?гать ис?бенн?н ).

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«4 нче сыйныфлар ?чен ?д?би уку ф?ненн?н эш программасы »

Аңлатма язуы.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:


  • Әдәби укудан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.


  • «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен әдәби укудан программа”. 1-4 сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2010 нчы ел.


  • Бакый Урманче исемендәге МБГББУ “2 нче гимназия”нең 2014 – 2015 нче ел укыту планы.


  • Бакый Урманче исемендәге МБГББУ “2 нче гимназия”нең 2014 – 2015 нче ел уку елына укыту эш программасы төзү нигезләмәсе.


  • Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының якынча эш планын төзү турында язган хаты. 29.04.2010. №1763.




Татар әдәбиятыннан эш программасы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә, 2010 нчы ел (авторы: Ягъфәрова Р.Х. ), 2 кисәктә, нигезләнеп төзелде. Календарь – тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнегүләр, татар әдәбияты программасы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Программа дәрәҗәсе: база



4 нче сыйныфның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп (35 атна), атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән 4 модельгә (№ 7699/12,3.06.2012ел), нигезләнелде. Шуның 8 сәгате сыйныфтан тыш укуга бирелде (чирек саен 2 шәр сәгать исәбеннән ).







Гимназия компоненты, дәүләт стандартына кертелгән әсәрләр курсив белән планда күрсәтелде.



Тематик бүленеш таблицасы:


Бүлекләр

Үрнәк программа


Эш программасы

Сыйныфтан

тыш уку

Яттан уку

Тикшерү эше

1

Туган якта җәй һәм көз.

3 сәг.

3 сәг.


1


2

Татар халык авыз иҗаты.

9 сәг.

12 сәг.

1

2


3

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре

27 сәг.

39 сәг.

3

4

2

4

Туган якта кыш һәм яз.

4 сәг.

7 сәг.

1

1


5

Тәрҗемә әсәрләр.

9 сәг.

16 сәг.

1


1

6

Шигърият дәфтәре.

6 сәг.

6 сәг.

1

1


7

Язучылар – балаларга.

12 сәг.

21 сәг.

1

2

1


Барлыгы

70 сәг

105 сәг

8

11

4



















Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:


  • әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

  • әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдђбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт,китапка кызыксыну булдыру;

  • белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерлвен, хәтерен, эстетик зәвыген үстерү, үз-үзен тәрбияләвенэ ирешү.


Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:


  • әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

  • татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;

  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

  • укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балаларның сүз запасын баету;

  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;

  • әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү. Китапка кызыксыну булдыру;

  • белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

  • әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;

  • үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, Россия җирлегендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлану хисләре тәбияләү. Әлеге максат-бурычлар башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре (1 - 4 нче сыйныфлар) өчен әдәбияттан программаның эчтәлеген һәм структурасын билгели;

  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.










Программаның эчтәлеге.

Уку һәм сөйләм эшчәнлеге.

Уку. Беренче сыйныфтан ук укучыны әдәби текстны аңлап, дө­рес, йөгерек һәм сәнгатьле укырга өйрәтүгә йөз тота. Икенче сыйныфларда әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән кычкырып уку мөһим. Тәкъдим ителгән программада йөгерек уку, сайлап уку, аңлатмалы уку, эчтән уку, бергәләп уку кебек төрле уку төрлђәренә мөрәҗәгать ител, кычкы­рып уку һәм эчтән (күңелдән) уку төрләре алга куела.

Кычкырып уку. Текстны төгәл, аңлап, грамматик яктан дөрес һәм сәнгатьле итеп кычкырып уку. Уку барышында орфографик һәм орфоэпик яктан нормаларга туры килү игътибарга алына. Бер минут эчендә укучының кычкырып, уртача 70-80 сүзне укый алуына ирешү максаты куела.

Күңелдән уку. Башлангыч сыйныфларда күңелдән уку барышын­да укучыны текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлауга күнектерү, әсәрдәге кирәкле информацияне табу һәм аңларга, сәнгати камиллеген тоярга өйрәтү мөһим. Күңелдән 90 сүзле текстны йөгерек укый алуга ирешү максаты куела.

Сөйләм (телдән сөйләм культурасы). Монологик һәм диалогик (кара-каршы) сөйләмне үстерүне күздү тота. Монологик сөйләмне үстерүгә әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзү, аны план буенча сөйләү ярдәмендә ирешелә. Укучының үз фикерен дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерү белүе игътибар үзәгенә куела. Диалогик сөйләмне үстерү аралашу (коммуникатив) культурасын үзлштерү белән бәйлә­нештә алып барыла. Укучының баш­каларны тыңлап, аңлап, әңгәмәгә кушылуы, үз фикерен әйтә белүе, сораулар бирүе, сөйләү барышында әдби тел нормаларын куллануга ирешүе күздә тотыла.

Язу (язма сөйләм культурасы). Укучы язмасының тема эчтэлегенэ туры килүенә, текстның логик яктан түгел, аңлы һәм бәйләнешле бу­луына ирешү алга куела. Матур һәм хатасыз язу күнекмәләре булдыру максатыннан, әдәби әсәр буенча куелган сорауларга кечкенә күләмле язмача җавап әзерләү

Тыңлау. Укучының тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирү алуы игътибар үзәгенђ куела.

Методик һәм фәнни-популяр текстлар белән эш. Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәлекләр, электрон чаралар), балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында мәгълүматлар бирелү, аларның әдәбиятны өйрәнүдәге роле аңлатыла. Укучыларда алар белән эшләү методикасы булдырыла.

Әдәби текстлар белән эш. Әдәби текстларның башка төр текст­лардан аермасын танырга өйрәтү алга куела. Бу очракта укучыны әсәр­нең исеме белән эчтәлегендәге уртаклыкларны табарга, өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәтен формалаштырырга өйрәтү мөһим.

Балалар әдәбияты дөньясы. Сәнгатьчә эшләнеше камил, аңлау- төшенү өчен авыр булмаган, мавыктыргыч һәм гомумкешелек кыйм­мәтләренә уңай мөнәсәбәт булдырырлык әсәрләр сайлана. Алар ара­сында әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, дљнья балалар әдәбияты классиклары әсәрләре, төрле энцик­лопедияләрдә, белешмә-сүзлекләрдә џәм балалар вакытлы матбуга­тында басылган материаллар да бар.

Әдәбият белеменә кереш (материалны гамәли үзләштерү). Уку­чының текст сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен бил­гели, автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый алуы алга куела.

Укучы эшчәнлеге. Әдәбият дәресләрендә сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, текстның эчтәлеген сөйләү һәм язу, изложение, диктант язу, бирелгән темага телдән яки язмача кечкенә текст әзерләү, картиналар белән эш, әсәрләргә нигезләнеп инсценировкалар кую кебек эш төрләрен куллану күздә тотыла.

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;

  • өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергэ, аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга;

  • әсернең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;

  • текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясеи, автор фикерен билгели алырга;

  • автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;

  • әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;

  • әдәби тел һәм суратлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергэ тиеш.


Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

  • аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 90-100 сүзле, текстны йөгерек укый белергә;

  • тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;

  • 1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;

  • текстны мәгьнәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзү алырга;

  • изложение, диктант яза алырга;

  • автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;

  • программада ятлау өчен тәгьдим ителген әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;

  • бирелган темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;

  • халых авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем» табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;

  • әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;

  • текстта махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштару, сынландыруны, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.


Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  • өйрәнелгән әсәр авторының башка әсәрләре, аның тормышы, иҗаты хакында;

  • китап сайлау нечкәлекләре турында;

  • төрле мәгълүмат чыганаклары(сүзлекләр,белешмәләр, электрон чаралар) белән эшләү хакында;

  • балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында;


Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат(уйлап табу) дөньясы буларак уртак якларын һәм үзуенчәлекле сыйфатларын(төзү материалы, сурәтләү киңлеге) күрергә өйрәтү;

  • әдәбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү;

Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  • баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

  • яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларның уку. хезмәт, аралашу, сәнгать-матурлыкны тану күнекмәләрен үзләштерелүенә ирешү;

  • укучыларда әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

  • иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту;

  • укучының үзенә бәя бирә белүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

  • яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү;





Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Укытучы өчен файдалы ресурслар

Прогр амма:

1. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011.

2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, Казан, 2008


Дәреслек:

Ягъфәрова Р.Х. Уку китабы. 2 кисәктә. Казан. “Мәгариф”. 2010.

1. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы. Казан. Мәгариф. 2001.

2. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре- 1,2,3 томнар.

3. Татарско-русский словарь.

4. Русско-татарский словарь.

5. Зиннурова Ф.М., “Уйнап укый сабыйлар”. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.

6. “Уку техникасын тикшерү өчен текстлар” ( 1- 4 сыйныфлар). Яр Чаллы, 2008ел.

1. С.Г.Вагыйзов. Кызыклы грамматика. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980.


2. “Чулман энҗеләре”, “Көмеш кыңгырау” газеталары

3. Татар теленнән орфографик сүзлек. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре- 1,2,3 томнар.

4. Татарско-русский словарь.

5. Русско-татарский словарь.

6. Русча-татарча сүзтезмәләр сүзлеге. (ике томда).

.


gzalilova.narod.ru

proshkolu.ru

zavuch.info




Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы.

Сәгать саны

Күнекмәләргә төп таләпләр

Үткәрү вакыты

Факт

Туган якта җәй һәм көз (3 сәгать)

1

М.Гафури “Ана теле”, И.Гази “Кояш артыннан киткән тургай”.


1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку һәм яттан укый белү. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү. Үз ана телеңә, мәктәпкә ихтирамлы була белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә, чагыштырулар кертеп аның турында телдән һәм язма хикәя төзи белү. Халкыбызның көзге бәйрәмнәре, аларның үткәрелү максаты турында фикер алышу.

“Табигатьтә көз” темасына шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар иҗат итеп карау.

1.09


2

Р.Миңнуллин “Җәйнең яшел аты”, Ә.Бикчәнтәева “Көз”.


1

2.09


3

Г.Исхакый “Идел буеның көзләрендә”,

1

5.09


Татар халык авыз иҗаты (12 сәгать)

4

Җырлар. Әлли-бәлли. Анаңның сүзен ишет.

1

Татар халык авыз иҗатында җырларның роле. Аларны көйгә салып, җырлап карау. Аларны тематик төркемнәргә бүлеп өйрәнү. Җырларга салынган төп мәгънәне ачыклау.

8.09


5

Кыска җырлар.

1

9.09


6

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Ата-ана, гаилә, туганлык. Ил, ватан, халык. Кешенең рухи йөзе.

1

Татар халык авыз иҗатында мәкальләр һәм әйтемнәрнең роле, аларның төп мәгънәсе. Мәкальләр һәм әйтемнәрне тематик төркемнәргә бүлеп өйрәнү. Балаларга тәрбия бирүдә мәкальләр һәм әйтемнәрнең роле. Аларны сөйләмдә куллана белү.

12.09


7

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Тел-сүз, фән-белем. Һөнәр, хезмәт һәм ял турында.

1

15.09


8

Табышмаклар.

1

Татар халык авыз иҗатында табышмаклар. Аларның төзелеше , тематик төркемнәре. Табышмаклар иҗат итеп карау.

16.09


9

Татар халык әкиятләре. Көнкүреш әкиятләре. Өч сорау.

1

Татар халык авыз иҗатын башка халыклар фольклоры белән чагыштыру. Охшаш һәм аермалы якларын күрсәтә белү. Халык әкиятләрен төркемләү: тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре.

Әкияттәге тылсымлы элементларны табу. Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Әкият герое турында аерым сөйләү. Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау.

Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку. .

Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

Бирелгән төркемгә китапханәдән китаплар табып уку.

19.09


10

Хайваннар турында әкиятләр. Гакыллы хәйлә хикәяте.

1

22.09


11

Тылсымлы әкиятләр. Унөч.

1

23.09


12

Унөч. Уңай һәм тискәре геройлар.

1

26.09


13

Тылсымлы әкиятләр. Каракош.

1

29.09


14

Каракош. Әкият геройларына характеристика.

1

30.09


15

Сыйныфтан тыш уку. Татар халык авыз иҗаты. “Үги кыз” , “Камыр батыр” әкиятләрее.

1

3.10


Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре ( 39 сәгать)

16

Бөек татар шагыйре Г.Тукай. Исемдә калганнар.

1

Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән танышуны, аның әсәрләрен өйрәнүне дәвам итү, шәхес буларак шигърияттә тоткан урыны турында фикерләрен җиткерә алу.

Автобиографик әсәрләр турында белемнәрне киңәйтү.

Әдәби әсәр жанрлары турында белемнәрне киңәйтү. Мәсәл төшенчәсенең эчтәлеген аңлау.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, чагыштыру алымнарын күзәтү.Шигырьләргә сораулар нигезендә анализ ясый белү.

6.10


17

Г.Тукай “Китап”.

1

7.10


18

Г.Тукай “Туган авыл”.

1

10.10


19

Мәсәл. Г.Тукай “Сөткә төшкән тычкан”.

1

13.10


20

Г.Тукай “Арыслан илә тычкан”.

1

14.10


21

Г.Тукай “Бәхет”, “Эшкә өндәү”.

1

17.10


22

Сыйныфтан тыш уку. Тукай иленә сәяхәт. Су анасы”, “Шүрәле» поэмалары.

1

20.10


23

Әдәби әкиятләр. Ф.Әмирхан “Ай өстендәге Зөһрә кыз”.

1

Ф.Әмирханның тормыш һәм иңат юлы турында кыскача мәгълүмәт алу. Әдәби әкиятләрнең халык әкиятләре белән охшаш һәм аермалы якларын күрсәтә белү. Йөгерек һәм дөрес уку, сайлап уку күнекмәләрен ныгыту. Әсәрнең планын түзеп, тулысынча эчтәлек сөйли белү.

21.10


24

Ф.Әмирхан “Ай өстендәге Зөһрә кыз”.

М.Гафури “Ай алдады”.

1

24.10


25

Беренче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше.

1

Беренче чиректә үтелгән әсәрләр буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, нәтиҗә ясау.

27.10


26

К.Тинчурин “Очрашу”.

1

Әсәрнең темасын һәм идеясын ача белү, автор текстына таянып монологик тасвирлама төзи белү.

28.10


27

Ш.Камал “Курай тавышы”.

1

Хикәянең геройларына характеристика бирү. Әсәрне өлешләргә бүлеп, кыскача эчтәлек сөйләү күнекмәләре формалашуга ирешү.

31.10


28

Ш.Камал “Курай тавышы”. Фәйзулла агай һәм Хәсән образларына характеристика.

1

10.11


29

Г.Ибраһимов “Яз башы”. Әни таныклыгымны карый.

1

Г.Ибраһимовның балалар өчен язылган әсәрләрен өйрәнүне дәвам итү. Әсәрнең темасын, идеясын ача белү. Белем алуга омтылыш тәрбияләү.

11.11


30

Г.Ибраһимов “Яз башы”. Очрашу шатлыгы.

1

14.11


31

Һади Такташ “Кыш җыры”. Метафора.

Урман”

1

Әсәрнең темасын һәм идеясын ача белү. Сурәтләралары буларак метафораларны әсәрдән аерып ала белү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

17.11


32

Х.Туфан “Һәркемнең үз теле”, “Илгә сәлам”, “Дөньяның мин күрдем суын...”.

1

Шигырьнең тематикасын ача белү. Шигырьләр аркылы шагыйрьнең туган иленә, җиренә булган мәхәббәтен, сагыну хисләрен күрсәтеп бирү. Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре камилләштерү.

18.11


33

Х.Туфан “Иркәләнеп кояш нурында”, “Сез таныйсызмы?”, “Туган тел”

1

21.11


34

Ш.Маннур “Әткәм-әнкәмнең теле”. Яңадан беренче сыйныфка.

1

Әсәрнең исеме аша аның эчтәлеген аңлатып бирә алу.

План буенча кыскача эчтәлек сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Беләм алуга, туган телгә, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү.

24.11


35

Ш.Маннур “Әткәм-әнкәмнең теле”. Укыган саен укыйсы килә.

1

25.11


36

М.Җәлил “Кечкенә дуслар”, “Бакчачы”.

1

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы, шигырьләре белән танышуны дәвам итү. Сәнгаьле итеп яттан уку күнекмәләрен үстерү. Шигырьләр аркылы хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. “Моабит дәфтәре” циклыннан шигырьләр белән танышуны дәвам итү.

28.11


37

М.Җәлил “Урман”, “Бер үгет”.

1

1.12


38

Сыйныфтан тыш уку. Муса Җәлил. Кызыма. Кызыл ромашка. Бүреләр. Вәхшәт.

1

2.12


39

И.Гази “Сиртмәкойрык”. Өй кыегында оя.

1

Әсәрнең темасын һәм идеясын ача белү, автор текстына таянып монологик тасвирлама төзи белү. Канатлы дусларыбызка карата мәрхәмәтлелек күрсәтү.

5.12


40

И.Гази “Сиртмәкойрык”. Кошчыкны коткару.

1

8.12


41

Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”. Әни коймак пешерә.

1

Әсәргә, геройга укучы күзлегеннән бәя бирә белү.

Текстны мәгънәле кисәкләргә бүлә алу, гади план төзеп, шуның нигезендә эчтәлекне сөйли белү.Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

9.12


42

Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”. Таба белән тау шуу.

1

12.12


43

С.Хәким “Ява яңгыр”, “Тукайга”,

1

Автор белән якыннан танышу, тирә-як матурлыгын күрә, тоя, әсәрдәге кичерешләрне ача белү. Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре камилләштерү.

15.12


44

С.Хәким “Җитлегеп килгән игеннәр”,”Туган якта һәр тал җырлый”.

1

16.12


45

Икенче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше.

1

Икенче чиректә үтелгән әсәрләр буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, нәтиҗә ясау.

19.12


46

Сыйныфтан тыш уку. Фатих Кәрим. “Пионерка Гөлчәчәккә хат”.

1

Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең балалар өчен язган әсәрләрен белән танышу. Вөк Ватан сугышы чоры балаларының батырлыгы үрнәгендә тәрбиялү.

22.12


47

Г.Бәширов “Язгы Сабантуйлар”. Сабантуйны көтү.

1

Гомәр Бәширов әсәренең темасын һәм идеясын ача белү, автор текстына таянып монологик тасвирлама төзи белү. Туган җирнең матурлыгын, һәрбер ел фасылының үзенчәлекле якларын күрәә белү.

23.12


48

Г.Бәширов “Язгы Сабантуйлар”. Кыр казлары.

1

26.12


49

Ә.Еники “Матурлык”.

1

Әсәрне мәгънәле кисәкләргә бүлеп, эчтәлек сөйләү күнекмәләрен ныгыту. Кешенң эчке матурлыгы турында әңгәмә кору. Әниләргә олы ихтирам, мәхәббәт хисләре уяту.

12.01


50

Ә.Еники “Матурлык”. Кешеләрнең эчке матурлыгы.

1

13.01


51

Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”. Драма.

1

Драматургия жанры үзенчәлекләрен аера, геройга характеристика бирә белү, аерым өлешләрен сәхнәлештерә алу. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен ныгыту.

16.01


52

Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин". Комедия. Юмор.

1

19.01


53

А.Гыйләҗев “Дүртәү”. Хафиз бабай риваяте.

1

Әсәрне мәгънәле кисәкләргә бүлеп, эчтәлек сөйләү күнекмәләрен ныгыту. Риваятьләрнең тәрбияләү көче турында әңгәмә кору. Текстка якын итеп эчтәлек сөйли белү.

20.01


54

А.Гыйләҗев “Дүртәү”. Скрипка кыллары.

1

23.01


55

Мирсәй Әмир. Җиргән теле.

1

Хикәядән автор күтәргән төп фикерләрне әйтә белү. Милләтара дуслык хисләрен ныгыту.

26.01


Туган якта кыш һәм яз (7 сәгать)

56

Н.Думави “Беренче кар”, Г.Хәсәнов “Декабрь”.

1

Язучыларның лирик һәм проза әсәрләрендә кыш һәм яз темасының нинди сүрәтләү чаралары белән бирелүен күзәтү. Әсәрләрдән кыш һәм яз турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне таба белү.

Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү. Шигырьне яттан сөйләү.

Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру.

Кышкы табигать, җәнлекләр, кошлар турында яңа мәгълүматлар туплау интернет ресурслардан файдалану.

27.01


57

В.Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”.

1

30.01


58

В.Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”. Чын дуслык.

1

2.02


59

Г.Камал “Масра авылында яз башы”.

1

3.02


60

Г.Ибраһимов “Яз башы”.

1

6.02


61

Г.Ибраһимов “Яз башы”.

1

9.02


62

Класстан тыш уку “Язучылар иҗатында кыш һәм яз тематикасы”. Б.Рәхмәт. “Кыш һәм кеше”

1

10.02


Тәрҗемә әсәрләр (16 сәгать)

63

Я.Гримм,В.Гримм “Кызыл калфак”.

1

Тәрҗемә әсәрләрне, аларның аторларын, тәрҗемәчеләрен әйтә белү. Дөнья халык әдәбияты әсәрләренең үзенчәлекле якларын әйтә белү.

Бу әсәрләрнең геройларын татар әдәбияты әсәрләре геройлары белән чагыштыру.

Уңай һәм тискәре геройларга характеристика бирү.

Әкияттәге тылсымлы элементларны табу. Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау. Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьлеитеп рольләргә бүлеп уку.

Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку һәм яттан укый белү.

Әсәр азагындагы сорауларгаҗавап бирү.

Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү.

Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү.

Үз фиереңне дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерә белү.

Укучыларда тәрҗемәи әсәрләргә кызыксыну уяту, бу әсәрләрне сыйныфтан тыш укуларына ирешү.

Өченче чиректә үтелгән әсәрләр буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, нәтиҗә ясау.

13.02


64

Я.Гримм,В.Гримм “Кызыл калфак” - сәхнәлштерү.

1

16.02


65

Х.К.Андерсен – дөньяга танылган әкиятче .“Патшаның яңа киеме”.

1

17.02


66

Х.К.Андерсен “Патшаның яңа киеме”.

1

18.02


67

Джанни Родари. Джельсомино ялганчылар илендә.

1

20.02


68

А.С.Пушкин “Балыкчы һәм балык турында әкият”.

1

24.02


69

А.С.Пушкин “Балыкчы һәм балык турында әкият”. Алтын балык.

1

27.02


70

Л.Н.Толстой “Балачак”.

1

2.03


71

Л.Н.Толстой “Балачак”. Иң изге хатирәләр.

1

3.03


72

М.Твен “Том Сойер маҗаралары”.

1

4.03


73

М.Твен “Том Сойер маҗаралары”. Томга характеристика

1

6.03


74

Антуан де Сент-Экзюпери “Нәни принц”. Принцның плланетасы.

1

10.03


75

Антуан де Сент-Экзюпери “Нәни принц”. Җир планетасында.

1

13.03


76

Януш Корчак. Поэт Ойзер.

1

16.03


77

Өченче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше.

1

17.03


78

Класстан тыш уку. Т.Миңнуллин Кәрлә – мәктәп баласы”

1

20.03


Шигърият дәфтәре ( 6 сәгать)

79

Габдерәхим Утыз Имәни әл- Болгари “Заманга иярү турында”.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Шигырьгә анализ ясау күнекмәләрен формалаштыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Әсәрнең төп идеясен, сурәтләү чараларын билгеләү.

Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

Шигырьләр өчен хас билгеләр белән танышу.

Рифма, ритм төшенчәләре турында, шигъри жанр турында белергә тиеш.

Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

Мөстәкыйль укылган әсәрдән канәгатьлек хисе алу, геройның эш-гамәлләренә бәяләмә бирә алу.

1.04


80

Дәрдмәнд “Ачылды,кар эреп таулар, тугайлар”, “Түкте кояш нурларын”, “Таулы матур илләрендә”, “Көлемсерәп, көн башланды”, ” Чыкты кояш кызарып”, “Болыт үтте”. “Кояш нурлары”

1

3.04


81

Н.Думави “Җәйге айлы төн”.

1

4.04


82

Ф.Кәрим “Гармун турында”.

1

6.04


83

Р.Әхмәтҗанов. Тургай җыры. “Инде кич”. Бер фәлсәфә.

1

7.04


84

Класстан тыш уку “ Мин шигырьләр яратам”. Р.Миңуллин һәм Ш.Галиев шигырьләре.

1

10.04


Язучылар- балаларга ( 21 сәгать)

85

Каюм Насыйри “Әбугалисина”.

1

Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку һәм яттан укый белү.

Әсәр азагындагы сорауларгаҗавап бирү.

Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү.

Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү.

Геройларга телдән һәм язма характеристика бирү күнекмәсен үстерү.

Катлаулы план төзү, аның нигезендә тулы эчтәлекне җиткерә алу күнекмәләрен үстерү.

Автор һәм әсәр белән танышу, туган илгә мәхәббәт хисләре формалашуга юл күрсәтү.

Иҗади сөйләү күнекмәләрен формалаштыру.

Үз фиереңне дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерә белү.

Башкаларны тыңлап, аңлап, әңгәмәгә кушылу, үз фикереңне әйтә белү, сораулар бирү.

Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү.

Мәшһүр язучыларның исемнәрен, әсәрләрен, әсәрнең кыскача эчтәлеген әйтә белү..

Әсәрләрнең эчтәлеген рәсемдә күрсәтә белү.

13.04


86

Каюм Насыйри “Әбугалисина”. Тылсымлы мәгарә.

1

14.04


87

А.Алиш “ Сертотмас үрдәк”.

1

18.04


88

А.Алиш “ Сертотмас үрдәк”. Әкиятне сәхнәләштерү.

1

20.04


89

Р.Хафизова “Киек каз юлы”.

1

21.04


90

Р.Хафизова “Киек каз юлы”. Матурлык.

1

24.04


91

Ш.Галиев “Иң беренче сүз”, “Карандаш төпчегенең ак кәгазь белән хушлашуы“, “Сүзләр иленә сәяхәт”, Ялкау да үсә”.

1

27.04


92

Ш.Галиев “Чагу”, “Сүзләре һәм үзләре”, “Хәзинә”, “Без –Тукай оныклары”,

1

28.04


93

Л.Ихсанова “Җир астында җиде көн”. Текә яр авылы.

1

29.04


94

Л.Ихсанова “Җир астында җиде көн”.

1

4.05


95

Н.Дәүли “Каракай- йорт эте”. Күргәзмәгә әзерлек.

1

5.04


96

Н.Дәүли “Каракай- йорт эте”. Каракай үзен күрсәтте.

1

8.05


97

М.Юныс “ Җиде могҗиза”

1

11.05


98

М.Юныс “Мисыр пирамидалары”.

1

12.05


99

Ф.Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”, “Тугры дус”.

1

15.05


100

Ф.Яруллин “Рәхәт тә соң!”

1

18.05


101

“Язучылар- балаларга” бүлегенә йомгаклау дәресе.

1

19.05


102

Дүртенче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше.

1

Дүртенче чиректә үтелгән әсәрләр буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, нәтиҗә ясау.

22.05


103

Класстан тыш уку. А.Тимергалин “Ерак планетада”

1

Мөстәкыйль укылган әсәрдән канәгатьлек хисе алу, геройның эш-гамәлләренә бәяләмә бирә алу.

Ел буена үткәннәргә йомгак ясау. Җәйге каникулда уку өчен әсәрләр исемлеге белән танышу.

25.05


104

Балалар китапханәсенә экскурсия.

1

26.05


105

Йомгаклау дәресе.

1

29.05




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
4 нче сыйныфлар ?чен ?д?би уку ф?ненн?н эш программасы

Автор: Насибуллина Раушания Адгамовна

Дата: 25.12.2014

Номер свидетельства: 147977


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства