Гаилә бәйрәме
Максат: Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.
Җиһазлау:Гаилә белән төшкән фотолар күргәзмәсе, әти- әниләр белән бергәләп эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырыла.Зал матур итеп бизәлә, стенага гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакатлар эленә:
Шатлык- күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Гаилә бәйрәме бездә!
Кошлар сайраса, урман ямьләнә.
Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә.
Укучы: Исәнмесез, әти- әниләр!
Укучы: Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
Җыр: Бәйрәм бүген!
Укытучы: Бер утыру үзе бер гомер дип
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер утырып серләр бүлешү
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса,балалар- гаиләнең көзгесе.Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле,
шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.
Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балаларыбыз безгә карата рәхимле булсыннар иде.Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.
Гаиләнең терәге- ир-ат,әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.
Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, томыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!
Укучы: Әти безнең терәгебез,
Әти безнең яклаучы.
Авырлыклар китермичә
Давыллардан саклаучы.
Укучы: Әти эштән кайтып керсә,
Өйләр яктырып китә.
Көне буе сагынгандыр,
Ул да кайта атлыгып.
Укучы: Хәлне сорый, баштан сыйпый,
Миңа чаңгы көйләшә.
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
Укучы: Барыбызга да булыша.
Үзенең дә күп эше.
Әнигә, миңа, энемә
Әти- иң кирәк кеше.
Укучы: Хөрмәтле әтиләр, сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Шатлык һәм сәламәтлек сезгә телибез!
Укучы:Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык, куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Җыр: «Без әтине яратабыз”
Минем әткәй көндә эшкә китә.
Арып кайта аннан кичләрен.
Елмаюы итеп алып кайта
Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.
Укучы:Кая барсаң, күз алдында,
Һәрчак күңелдә яши.
Ул-безнең иң якын кеше
Ул, белегез, __ кем? (Безнең әни)
Укучы: Кем куллары өйне,җирне ямьли?
Изгелеге үлчәү тапкысыз
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы
Яшәү яме- әнкәй, хатын-кыз.
Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат.Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез.Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана.
Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз.Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт,бәхетле булсыннар!
Укучы: Син,әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Укучы: Нинди генә зарым булсын,
Нинди генә моңым булсын,
Нинди генә серем булсын,
Сөйләми дә, сорашмый да
Әни белә.
Укучы :Әнием, кадерлем,
Син-энҗе бөртегем.
Син- хөрмә җимешем.
Син- йөрәк тибешем.
Укучы: Әнием, әнием,
Иң кадерлем ,син минем.
Мин сине яратып, иркәләп торырмын.
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын.
Җыр: “Иң матур жыр»
Сөекле әниләребез! Бүгенге бәйрәм тәнегезгә җиңеллек, җаныгызга ял, күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!
Әни, әниләр... Без аякка басып, тәпи – тәпи атлап киткән көннән башлап ашыгабыз, кабаланабыз, этешәбез – төртешәбез; кайчакларда тукталып әниләребезне искә төшерергә, аларга
“Әнием, мин яратам сине!” – дип әйтергә вакыт таба алмыйбыз. Әниләребез безнең ялгышларыбызны кичерә, рәнҗеп – рәнҗеп
булса да кичерәләр алар.
Язучы Ф.Яруллин ата-ана хакы турында бик күп тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр иҗат иткән. Сез аның шигырьләрен, әкиятләрен бик яратып укыйсыз. Ф.Яруллинның үзегезгә ошаган шигырен ятлап килергә кушылган иде, хәзер шуларны сөйләп китик.
“Калыйк вакытында сорап.”
Озын-озын нәрсә озын?-
Озын-озын бәхет юлы.
Үз бәхетенә бара кеше
Кайвакытта гомер буе.
Олы-олы нәрсә олы?
Ата-ана хакы олы.
Онытмасын иде кеше
Үлгәнчегә кадәр шуны.
Ерак-ерак нәрсә ерак?-
Үткәннәргә юллар ерак.
Ата-ана фатихасын
Калыйк вакытында сорап.
“ Сез кирәк.”
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Сүнгәнг чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәсен өчен йөрәк-
Сез кирәк, әти-әниләр,
Безгә һәрчак сез кирәк.
“ Бай кеше.”
Мин бай кеше.
Күп малайлар
Карый миңа көнләшеп
Юмарт булсам да аны мин
Бирә алмыйм өләшеп.
Очыйм дисәм, оча алам
Канатларым пар минем.
Байлыгым шул- әтием дә,
Әнием дә бар минем.
“ Әни, синең хәер-фатихаң.”
Ашкынабыз ерак юлларга без
Яулау өчен күбрәк җиңү-дан.
Юлда безне бәлаләрдән саклый,
Әни, синең хәер-фатихаң.
Баш очында кайчак кояш сүнә,
Атмас кебек була якты таң.
Караңгыда безгә юл күрсәтә,
Әни, синең хәер-фатихаң.
Киңәшергә янда дус югында,
Бәргәләнгән чакта ялгыз җан-
Иң акыллы бер киңәшче була
Әни, синең хәер-фатихаң.
“ Молодец минем әби.”
Бөтен эш кулыннан килә,
Әй уңган минем әби!
Мин дигәндә-ул идәндә,
Көчен һич тә жәлләми.
Алъяпкычларым үтүкли,
Көн дә чәчләрем үрә.
Якаларым гел ак минем
Әби юганга күрә.
Күңелләре күтәрелә
Бер ертыкны ямаса.
Минем өчен укырга да
Барыр иде ... яраса.
“Әти карап торганда.”
Курыкмыйм мин бүген,
Өрекмим мин бүген
Явыз малайлардан да,
Явыз маэмайлардан да.
Ата казлар ысылдап,
Муенын сузып калса да,
Сөзгәк усал тәкәнең
Күзе уттай янса да-
Курыкмыймын бер тамчы,
Уйнап йөрим урамда:
Әй рәхәт соң уйнавы
Әти карап торганда.
Алина шигырь”Үзем буласым килә!”
Әтиемә карыйм да , әти кебек батыр буласым килә,
Әниемә карыйм да , әни кебек матур буласым килә.
Мин бабама карыйм да бабам кебек бабай буласым килә.
Һәм көзгегә карыйм да үзем кебек малай буласым килә.
- Ә малайларның кем буласы килә микән тыңлыйк әле,
:Мин үскәч абый булам, аннары бабай булам.
:Ә мин бабай булгач та гел әйбәт малай булам.
:Мин үзем әти булам,
: Ә мин дәү әти булам
: үскәч кем буласымны мин әле әйтми торам.
:Мин батыр солдат булам
:Ә мин космонавт булам.
: Әмин хоккеист булам, капкада сакта торам.
:Әмин корыч коючы, чуен коючы булам.
:Мин күз буучы булам.
: Мин аучы булам да көн дә йөрим сунарга .
: Ә мин белмим, әнидән онытканмын сорарга.
:Әмин бик озын булам, үсәм әле тагын да .
:Ә мин начальник булам, йөрим волгада гына.
: Әмин кибетче булам, яисә итче булам.
: Ә мин бик көчле булам, әтием төсле булам.
: Мин комбайнчы булам, кырда иген урырга .
: Ә мина әни үскәч, куша кеше булырга .
Укучы:Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып!
Укучы: Алмадык сатып бүләкләр.
Без үзебез ясадык.
Үзең хезмәт куйган әйбер
Зур бүләк дип санадык.
(Бүләкләр тапшыру)
Кадерле укучыларым, әле кайчан гына сез беренче сыйныфка укырга кергән идегез.2ел эчендә без инде дуслашып, туганлашып өлгердек. Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.Ә дуслыкка нигез балачактан мәктәптә салына.Ул балаларның бер-берсе белән аралашуыннан башлана. Бүгенге кичәбездән соң бу дуслык хисләре тагын да көчәер дип өметләнәбез.
Җыр: “Дуслык турында жыр”.
Бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.Сәламәтлек -кешенең иң зур байлыгы.
«Шалкан» әкиятенә нигезләнеп төзелгән әкият-тамаша
А.б. Бик борын заманда түгел,
Безнең көннәрдә генә,
Булган, диләр, алга таба
Сөйләнәчәк вакыйга.
Бабай: Витаминнарга бай, дигәч,
Чәчкән идем, шалканны,
Күтәрә алмаслык зур булган
Нишләтергә сон моны?!
Тегеләй дә, болай итеп,
Йолыккалап карадым.
Инде дә килеп чыкмагач.
Карчыгымны чакырдым!
- Карчык, әйдә,кил әле,
Аз гына булыш әле!
Әби: Гомер буе әйтә килдем,—
Тартуыңны ташла, - дип,
Тәмәке тартып, сыра эчеп,
Йөрүеңнән тукта, - дип.
Минем сүзне тыңламадың,
Кычкырып көлдең генә;
Алтмышың тулмас борын үк
Бабай булдың син, менә!
Әлдермештәге Әлмәндәр
Йөз яшькә җиткән, - диләр,
Моның кебек шалканнарны
Туп итеп типкән, - диләр.
Сыра белән тәмәкене,
Беркайчан дус итмәгән,
Шуңа күрә әле аны
Әҗәл дә җиңә алмаган!
Бабай: Сәламәтлегем какшады,
Инде үзем дә беләм,
Сүзеңне тыңламаганга
Чын күңелдән үкенәм.
Тәмәкесен –сырасын
Авызыма да алмам …
Әйдә әле оныкка дәшик,
Бәлки ул кылыр файда?
Онык: Нигә дип мине борчыйсыз?
Теликтан мультик бара.
Шоколад алып кайтыгыз,
Булганы бетеп бара.
Бабай: Шоколад, көнбагыш ашап.
Мускулларың ныгымас,
Ярылмаган утын ята,
Ярсаң һич зыян итмәс.
.
Әби: Хәрәкәттә-бәрәкәт
Икәнен онытма син,
Көн буена телевизор
Каршында утырма,син!
Саф һавада эшләп керсәң,
Булыр ипи дә тәмле,
Китаплар алып укысаң —
Булыр зиһенең ямьле!
Онык: Миннән дә файда булмады—
Корсагым мишәйт итә
Әйдә, Акбайга дәшик, без,
Көн буе йоклап ята.
Акбай: Көчек килеш алып кайтып,
Чылбырга бәйләдегез,
Буыннарым катып бетте,
Шуны һич сизмәдегез.
Сөяк-санак, каткан ипи,
Ашап тамак туймый ул,
Миңа да тәмле аш кирәк
Үзегездән артмый шул.
Онык: Песи нишләп күренми соң?
Һаман йокыда микән;
Төшендә генә булса да,
Тычканнар тота микән?
Песи: Сөт сорап сырпаланганда,
Күрми генә үтәсез,
Эш эшләгәндә - мин кирәк,
Бер онытып калдырмыйсыз!
Ярар, әйдә, бергә тартыйк,
Бәлки көчебез җитәр;
Без шалкан тарткан арада,
Тычкан да килеп җитәр!
Аны инде айлар буе,
Һич кенә тота алмыйм,
Шундый җитез, өлгер, уңган
Серенә төшенә алмыйм?
Тычкан: Аның сере бик тә гади—
Һәркем үти алырлык:
Сәламәт булыйм дигәнгә
Наказ итеп алырлык:
Кичтән иртә ятып йокла,
Ә иртән иртәрәк тор!
Гимнастика ясый башла,
Ашавың көтеп торыр.
Ашауга килгәндә исә -
Баллы, майлы ашама,
Витаминнарга бай булган
Ризыкларны ташлама!
Гигиена таләпләрен
Һәрчак үтәргә кирәк,
Спорт белән шогыльләнергә,
Эш эшләргә дә кирәк!
Шушы гади кагыйдәне,
Үти ала һәркем дә
Шалканны тартып чыгарам,
Карап торыгыз менә!!!
А.б. Онык, Акбай, Песи кебек,
Ялкаулар юкмы сездә?
Тычкан кебек уңган-булган,
Җитезләр кирәк безгә!
Нәни дуслар! Әкияттән,
Һәркем дә гыйбрәт алсын,
Авырмау кагыйдәләре
Сезнең хәтердә калсын!
Бүгенге бәйрәм кичәсе ахырына якынлашты.Бәйрәмдә катнашучы барлык әти- әниләргә һәм балаларга рәхмәтемне белдерәм.
Иң матур көн- бүгенге көн!
Иң матур җир- син яшәгән төбәк!
Иң яхшы ял –рухи канәгатьлек биргән ял!
Иң зур байлык – сәламәтлек!
Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар! Балаларыгыз сәламәт,эшчән, намуслы, зирәк,әдәпле, кыю булып үссеннәр! Алар сезгә бүгенгедәй бары шатлык китерсеннәр!
Кадерле балалар,әти-әниләребезгә карата игътибарлы булыйк!Аларга һәрвакыт булышыйк, аларны олылыйк!Үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз,ягымлы сүзләрегез белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез!
Җыр яңгырый: “Елмай .”
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә Сезгә бүләк итәсе. Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын Сезгә әйтәсе.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Гаилә бәхете – ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап ясыйлар. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер – берегезне саклап-яклап, авыр сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек- - саулык, эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен!