kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассная работа.Встреча с лауреатом Тукаевской премии Кларой Булатовой.

Нажмите, чтобы узнать подробности

В работе описывается мероприятие,посвященное встрече с поэтессой лауреатом Тукаевской премии,заслуженным деятелем культуры Кларой Гарифовной Булатовой.На празднике выступают учащиеся "СОШ-20" г.Альметьевска.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассная работа.Встреча с лауреатом Тукаевской премии Кларой Булатовой.»

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”







Габдулла Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу кичәсе












югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Талипова Илсөяр Әдип кызының

эш тәҗрибәсеннән










2015-2016нчы уку ел



Тема :Габдулла Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу.

(Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары белән үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.)

Максат. ГабдуллаТукай әкиятләрен,шигырьләрен искә төшерү;укучылар күңелендә туган илгә,туган телгә ,туган авылга мәхәббәт хисләре,кешелеклелек, шәфкатьлелек,миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү;

Әлмәттә яшәп иҗат итүче Г. Тукай премиясе лауреаты , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре шагыйрә Клара Булатова белән очрашу.



Күрсәтмәлелек.

Шагыйрә иҗаты буенча эшләнгән презентация,Габдулла Тукай һәм Клара Булатова иҗаты буенча укучылар тарафыннан чыгарылган стенгазета, рәсемнәр Һәм китаплар күргәзмәсе.

Җиһазлау. Мультимедия проекторы,экран.

Әзерлек эшләре. Шигырь конкурсларында җиңгән укучылар белән Г.Тукай һәм Клара Булатова шигырьләрен сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү,ансамбль башкаруында “Иң матур туган телем “ җырын өйрәнү, ”Җидегән чишмә” биюен искә төшерү.

Бәйрәмнең барышы:

Җыр. Дөньяда иң матур тел. “Карлыгач” ансамбле башкара.

Г.Тукай.” Туган тел” шигыре. Башкара Солтанов Азамат һәм Шакирова Солтана

1-алып баручы.

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә ,күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән,аның берсе,һичшиксез, Габдулла Тукай булыр.Кызганыч тормыш,ятимлек михнәтләрен татыган,яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк тә аяныч.

Габдулла Тукай... Безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән ,белмәгән кеше бармы икән ? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,шигырьләрен яттан белмәгән бала юктыр

2-алып баручы.

Бүгенге бәйрәмдә катнашучы балалар беренче сыйныфтан ук шагыйребезнең иҗаты белән танышып ,аның әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карап үсте.

Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән-өйгә,кулдан –кулга күчә Тукай. Ата-анасын яшьли югалта,ятим кала. “Артык кашык” булып йөрергә кала аңа.

Ләкин ул бернинди сынауларга да бирешми,үз юлыннан кире чигенми.лып баручы.

2-алып баручы .Дөньядан китеп баргандаТукайга бары 27 яшь була.Ләкин шулай яшь булуга карамастан, ул халык йөрәгенә мәңгегә кереп кала. Шагыйрь үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы,тыйнак,гадел,тырыш булырга өйрәтә. Табигатьне,анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Г.Тукайның нинди генә әсәрләрен укыма ,гади аңлаешлы,хәтердә тиз кала,укыган саен укыйсы килә...

Без Тукайлы милләт булуыбыз белән горурланабыз. Синең адыңда баш иябез,яраткан шагыйребез.

“Җидегән чишмә” биюе. 3нче сыйныфкызлары башкара.

Укытучы сүзе. Быел мәктәптә һәм район күләмендә Г.Тукайның 130 еллык юбилеен ничек үткәрү турында сөйли.

Конкурсларда җиңүче укучыларның чыгышы.

Укытучы сүзе.

Г.Тукай премиясе лауреатлары Әлмәттә. Безнең шәһәребездә Г.Тукай премиясе лауреатларыннан шагыйрь Гамил Афзал , артистка Дамира Кузаева, 2015 елда Клара апабыз Булатова лаек булды. Бүгенге көндә аның 37 китабы басылган.

Бу кичәгә әзерләнгәндә, Клара апа , сезнең шигырьләрнең байтагын искә төшердек,кайберләрен белән ятладык.. Шулар арасыннан “Ата шайтанның өч кызы булган” дигәнен укып китәсем килә. Сез дә халык арасында дан казанып, хөкүмәтебезнең мактаулы исемнәренә: Татарстанны атказанган мәдәният хезмәткәре һәм республикабызның иң зур премиясе- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе луреаты булу бәхетенә ирештегез. Бу горурлык түгелмени? Сезнең якташларыгыз өчен дә,татар халкы өчен дә горурлык. Безнең укучыларыбыз да сезнең иҗатыгызны яраталар. 3нче сыйныф уку чылары белән сезнең тормыш юлыгызны , шигырьләрегезне өйрәндек. Хәзер сәхнә түрендә 3 сыйныф укучылары сезнең шигырьләрегезне сөйли.

Сүз Клара Булатова премиясе иясе 7-сыйныф укучысы Шәрипов Ниязга бирелә

Татарстанны атказанган мәдәният хезмәткәре һәм республикабызның иң зур премиясе- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе луреаты шагыйрә Клара Булатовага бирелә.

Укучыларның шагыйрәгә сораулары.

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”. Клара Булатова сүзләре,Рәис Нәгыймов көе. 7сыйныф укучысы “Дулкыннар” республика конкурсында катнашкан Гәрәева Айлина башкара

Укучыларның алган белемнәрен тикшерү максатыннан викторина үткәрү. Җиңгән укучыларны бүләкләү.

Бәйрәмдә Вафина Гөлнара Әнвәр кызы, Талипова Илсөяр Әдип кызы,Якупова Фәния Роберт кызы, Сабирҗанова Җәмилә Фәткелгаян кызы , хореограф Спиридонова Луиза Газиз кызы, ансамбль җитәкчесе Искәндәрова Әлфия Әгъзәтдин кызы тарафыннан әзерләнгән номерлар алынды.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Внеклассная работа.Встреча с лауреатом Тукаевской премии Кларой Булатовой.

Автор: Талипова Ильсояр Адиповна

Дата: 12.09.2016

Номер свидетельства: 343474


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства