kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассное мероприятие на тему " Саран ишеген кунак какмас"

Нажмите, чтобы узнать подробности

укучыларның яшҗ узенчәлекләрен исәпкә алып,бүгенге кондә дә бик әһәмиятле булган юмартлык,саранлык төшенчәләрен бирү

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие на тему " Саран ишеген кунак какмас"»

Саран ишеген кунак какмас .

Максат:

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,бүгенге көндә дә бик әһәмиятле булган юмартлык,саранлык төшенчәләре бирү.

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү;кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатларга билгеләмә бирү.

Мәрхәмәтле,шәфкатьле булырга чакыру.

Җиһаз:татар теленең аңлатмалы сүзлеге ,”Хуҗа Насретдин мәзәкләре”, ”Көч һәм рух тамырлары.”



Дәрес барышы.

1 )Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру .

2 )Уку мәсьәләсен кую.

Бүгенге класс сәгате темасын,укучылар,сез үзегез билгеләрсез.Шуның өчен мин укыячак хикәяләрне сез игътибар белән тыңлагыз.

Ике бертуган абыйлы-энеле яшәгәннәр.Аларның берсе бай,берсе ярлы булган.Ярлы булган туганы бай туганына кунакка килгән.Аңа бик тә акча кирәк булган.Акча сорарга берничек тә җае чыкмый икән.Кич җиткәч,болар йокларга ятканнар.Энесе,”Абый,син йокламыйсыңмы?”-дип сораган.

-Юк,юк,-дигән абыйсы.

-Мин синнән азрак акча сорап тормакчы идем,-дигән энесе.

-Җитәр ,күп сөйләшмә,мин инде йоклыйм,-дигән абыйсы.

(Хуҗа Насретдин мәзәкләреннән)



Айгөл белән Гүзәл икенче класста укыйлар.Мәктәптән кайткач,гел бергә уйныйлар.Туган көненә әтисе Гүзәлгә курчак алып бирде.Айгөлнең дә бу курчак белән бик нык уйныйсы килде.Ул Гүзәлдән Курчагын сорап торды.

Гүзәл:”Уйна ,уйна,ләкин ватма гына”,-дип курчагын дустына бирде.

3 )Уку мәсьәләсен чишү.

-Укучылар,беренче укыган хикәя буенча абыйсы турында бер сүз белән генә нәрсә әйтеп була?(саран)

-Икенче хикәядә Гүзәл нинди кыз?(юмарт)



Тактага ике баганага “Юмарт” һәм “Саран” сүзләре язып куелга.Димәк,без бүгенге дәрестә юмартлык һәм саранлык хакында сөйләшербез.

Төркемнәрдән берәр укычыга шигырь биргән идем,әйдәгез, аларны тыңлап үтик.

Беренче укучы Ш.Галиевның “Юмарт миләш” дигән шигырен яттан сөйли.

-“Миләш”не кайсы төркемгә кертәбез?(Юмарт)

-Ни өчен?(Укучылар җавабы тыңлана)

Икенче төркемнән бер укучы Р.Миңнуллинның”Биш чия”шигырен яттан сөйли.

-Ә Асияне кайсы төркемгә кертәбез?(саран)

- Ни өчен?(Укучылар җавабы тыңлана)

Өченче төркемнән бер укучы Х.Халиковның “Саран бака” шигырен яттан сөйли.

-Ә баканы кайсы төркемгә кертәбез?(саран)

- Ни өчен?(Укучылар җавабы тыңлана)

Дүртенче төркемнән бер укучы З.Нуриның “Безгә бирми” шигырен яттан сөйли.

-Әдипне кайсы төркемгә кертәбез?(саран)

- Ни өчен?(Укучылар җавабы тыңлана)

Тәркемнәрдә тикшерегез.(Укучыларның ни өчен, кайсы төркемгә кертүләре хакында аңлатулары.)

1 нче бирем

Юмарт сүзенә аңлатма бирегез.(Укучыларның фикерен тыңлаганнан соң,”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нән “Юмарт” билгеләмәсе укыла)

-Әйберләрен кызганмыйча ,авырсынмыйча башкаларга да бирүче,уртаклашучы.



2нче бирем

Саран сүзенә аңлатма бирегез.(Укучыларның фикерен тыңлаганнан соң,”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нән “Саран” билгеләмәсе укыла)

-Үзе турында гына уйлап, башкалардан әйберсен кызганып бирмәүче,уртаклашмаучы кеше.

-Юмартның капма-каршы сыйфатларына ия булучы.

-Тискәре, үзен генә яратучы кеше,башкалар турында уйламаучы.

-Башкаларны кызгану хисе булмаган, хәленә керә белмәүче миһербансыз кеше(адәми зат)

3нче бирем

Түбәндәге мәкальләрне ничек аңлыйсыз?(Төркемнәргә бүленеп бирелә)

Юмарт кешенең морҗасыннан төтене куе чыгар;

Юмарт кулга мал күбрәк керә;

Саранның яраткан ашы-күрше шулпасы;

Саран байның малы чери.

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

4нче бирем

-Уңай сыфатларны кайдан алырга соң?Кемнәрдән өйрәнергә?Ничек мәрхәмәтле булырга? (Укучылар җавабы тыңлана)



5нче бирем

-Сезнең дусларыгыз күпме? Бу сыйфатлар аларда ничек чагыла? Дустыңда кубрәк кайсы сыйфатның булуын теләр идең? (Укучылар җавабы тыңлана)



4)Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр белдегез?Хәзерге тормышта сезнеңчә нинди кешеләр күбрәк? Кайсыларына яшәве җиңелрәк? Исбатлагыз. (Укучылар җавабы тыңлана)Дәрес өчен үзбәя.

5)Өй эше.Бүгенге дәрес эчтәлеген гаиләдә әти-әниеңә сөйләп күрсәт.Алардан сораштыр.Дәрестә сөйләгән вакыгалар аларның тормышында да булмадымы икән?
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Внеклассное мероприятие на тему " Саран ишеген кунак какмас"

Автор: Норматова Эльвира Валерьевна

Дата: 24.01.2019

Номер свидетельства: 496969


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства