kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассное мероприятие Игра-головоломка "Жизненный путь и творчество Г.Тукая"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие разработана в игровой форме по творчеству и жизненному пути великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Разработка предназначена для учащихся 4 класса.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие Игра-головоломка "Жизненный путь и творчество Г.Тукая"»

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ «Арча икенче номерлы урта гомуми белем мәктәбе”
















Уен –башваткыч. (Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлана.)







Уенны әзерләүче һәм алып баручы:

Арча икенче номерлы урта мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Хәбирова Р.Б.



Арча-2017

Уен –башваткыч. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлана.

Җиһазлау: Башваткыч һәм сораулар . Презентация , бүләкләр, 3 кыңгырау.

Уен барышы.

Алып баручы:

- Исәнмесез, хөрмәтле уенчылар, кадерле кунаклар, укучылар. Сезне мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Рәмзилә Борһан кызы сәламли. Сезнең барыгызны да Туган тел көне белән тәбрик итәм. Бүгенге залга бөек шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын яраткан укучылар җыелды. Сезнең башваткыч чишкәнегез бармы? Яратасызмы башваткыч чишәргә. ТНВ Яңа гасыр каналыннан “Башваткыч” тапшыруын караганыгыз бармы?

Укучылар:

-Әйе, караганыбыз бар. Башваткычны чишәргә дә яратабыз. Тапшыруны җырчы .... алып бара.

Алып баручы:

- Мин сезне уенның шарты белән таныштырам. Сорау миннән, җавап –сездән. Башваткычта 19 сорау бар. Сезнең кулларыгызда нәни кыңгыраулар. Җавапны белгән кеше, кыңгырауны чылтыратырга тиеш була. Әгәр җавап дөрес булмаса, икенче уенчы әйтә ала, ләкин кыңгырау чылтырарга тиеш.Җавапны берәү дә белмәсә, залдан җавап бирергә була, өч дөрес җавап бирүчегә дә махсус бүләк бар. Иң күп җавап бирүче супер уенда катнашып, Г. Тукайның китабын җиңә ала.

Уенны башлыйбыз .

1 нче сорау. Вертикаль буенча 2 нче сан астында урнашкан.8 хәреф. Габдулла Тукайның туган авылы

- Кушлавыч

2 нче сорау. 9 сан, вертикаль буенча, 7 хәреф. Әнисе

- Мәмдүдә.

3 нче сорау.15 нче сан, горизонталь буенча 13 хәреф.
Әтисе исеме кирәк.

- Мөхәммәтгариф
4 нче сорау. 2 нче сан горизонталь буенча 6 хәреф Дөньяга күзе ачылган урын беренче хәрефе билгеле.

- Кырлай.

5 нче сорау. 10 нч сан астында вертикаль буенча, 2 хәреф Габдулла Тукай дөньяга килгән ел фасылы

-Яз

6 нчы сорау. 3 нче сан, горизонталь буенча 4 хәреф Кечкенә Тукайга кем дип дәшәләр?

- Апуш.

7 нче сорау. 12 сан астында вертикаль буенча, 6 хәреф Тукайны асрамага алып калган Кушлавыч карчыгы

- Шәрифә.

8 нче сорау. 7 нче сан горизонталь буенча 3 хәреф. «Кәҗә белән Сарык» әкиятендәге геройлар ничә бүре башы табалар?
- Бер.

-9 нчы сорау. 1 сан астында вертикаль буенча, 6 хәреф . “Карлыгач” шигырендәге кошчык нәрсәдән өй сала? Бер хәрефе билгеле.

- Балчык

-10 нчы сорау. 5 сан астында вертикаль буенча, 13 хәреф . Кайсы шигырендә йорт хайваннары сөйләшә? Ике хәрефе билгеле.

- “Кызыклы шәкерт”

Алып баручы. Башваткычның яртысы чишелде. Кемнең күпме балл җыйганын әйтеп бирер вакыт җитте. Зилә... балл, Айзилә ... балл, Илсөя ... балл. Ә хәзер бераз ял итеп алабыз сезнең каршыгызда 5 нче А класс кызлары рус халкының “ Кадриль” биюен башкара.

Бию.

- Рәхмәт, кызлар. Бик матур биедегез. Уенны дәвам итәбез.

11 нчы сорау. 11 сан астында горизонталь буенча, 6 хәреф беренче хәрефе билгеле.

Г.Тукайның хәйләгә корылган әкияте

- Шүрәле.

-12 нчы сорау. 14 сан астында горизонталь буенча, 4 хәреф бер хәрефе билгеле.

Галигә рәхмәт әйтә

- Кәҗә

-13 нче сорау. 5 сан астында горизонталь буенча, 3хәреф бер хәрефе билгеле. Төшеп калган сүзне өйтергә кирәк.

Күрәмсез дусларым, ... килде тышта
Озак тормас килер ак тунлы кыш та

- Көз

- 14 нче сорау. 13 сан астында вертикаль буенча, 5 хәрефтән бер хәрефе билгеле.

Качма! Качма! Тукта! Тукта! Әй, карак!
Ник аласың син аны – ул бит минем алтын ...!

- Тарак.

-15 нче сорау. 8 нче сан астында горизанталь буенча, 3хәрефтән Туган ...

-Тел

-16 нчы сорау. 9 нчы сан астында горизанталь буенча, 4 хәрефе билгеле 8 хәрефтән

Г. Тукайның Уральск (Җаек) шәһәрендә укыган мәдрәсәсе

- Мотыйгыя

- 17 нче сорау. 4 нче сан астында горизанталь буенча, 1 хәрефе билгеле, 7хәрефтән Тукайның иң бай хатыны

- Су анасы

-18 нче сорау. 6 сан астында вертикаль буенча, 7 хәрефтән ике хәрефе билгеле. “Тик гомрем бик кыска, бары бер көн генә...”-дип җырлаучы

- Күбәләк

- 19 нчы сан, 7 хәрефтән. Соңгы сүз. Кырлай авылындагы абзый

- Сәгъди

Алып баручы. – Башваткычның барлык сорауларына да җавап табып бетердек. Балларны санар вакыт җитте. 3нче урында..., 2 нче урында ...,

1 нче урында... .

- ...

- Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 5а класс укучысы Гыйниятова А. башкаруында “Туган авыл” җыры. Г. Тукай сүзләре.

Супер уен. Беренче урынны алган укучы алга чыга. Супер уен тәгъдим итәм. 1 минут эчендә татар халык мәкален әйтеп бирә алсаң, бүләгең дә үзеңдә кала, Г. Тукайның шигырь китабы да сиңа була, әйтеп бирә алмасаң, бүләкләр залда калачак.

Эш беткәч, уйнарга ярый.
.. ...... . ....... ярый.

Уеныбыз шушының белән тәмам. Сезгә күңелле уеныгыз өчен бик зур рәхмәт. Уен ошадымы?

- Фатыйхова Г. башкаруында “Бала белән күбәләк” шигыре.

Кичәбез тәмам. Саубулыгыз






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Внеклассное мероприятие Игра-головоломка "Жизненный путь и творчество Г.Тукая"

Автор: Хабирова Рамзиля Бурхановна

Дата: 05.10.2020

Номер свидетельства: 559195


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства