kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Уеннар планетасына сәяхәт" (2нче сыйныфта отряд җыены)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат һәм бурычлар:

  1. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.
  2. Укучыларның сөйләм телен, мөстә­кыйль фикер йөртү, нәтиҗә ясый, чагыштыра белү сәләтен, игътибарлылык­ларын үстерү.
  3. Уеннар аша балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү.


Җиһазлау: компьютер, плакатлар, музыкаль бизәлеш, компьютер презентациясе

Метод: шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара

Төре:  җыен

Алымнар: әңгәмә, уеннар, практик күнекмәләр.

Җыен барышы: 

Исәнмесез, кадерле укучылар!

Түгәрәк ясап басыгыз. Бер-беребезне сәламлик!

Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен

Алдагы эшләребезгә дәрт өстәп торсын!

Сәлам! Сәлам! Сәлам! Барыбызга да сәлам!

Укучылар сезнең әкияти хыялыгыз бармы? (Әйе) Минем дә  бар.  Минем хыялым төрле әкияти планеталарга сәяхәт итү.  Мин сезне дә бүген сәяхәткә чакырам. Ә кайсы планетага барырбыз икәнен сез миңа үзегез әйтеп карагыз әйдә. 

Уен турында ФИЛЬМ.

Әйдәгез, әйтеп карагыз. Нинди кызыклы планетага сәяхәткә җыенабыз без буген? (Уеннар планетасына сәяхәт) Уеннар планетасына сәяхәт итәрбез без бүген.

Димәк безнең тормышыбызда уеннар әһәмиятле урынны алып тора. Менә шуңа күрә бүгенге темабыз да уеннар  турында булыр.  

Сәяхәткә кузгалыйк. Без анда самолет белән барырбыз. Әйдәгез барыбыз да самолетка утырыйк, ләкин билет кирәк. Ә билет гади генә түгел. Һәркем утырыр алдыннан үзенең яраткан уенын әйтергә тиеш. (Әйтәләр.)  

САМОЛЕТ УЕН.

    Яшь эзтабарлар, самолетыбызга рәхим итегез, сәяхәтебездә бик актив катнашучылар әлеге планетадан  “уеннар белгече”  дигән эмблема алып кайтыр. Сез эзтабарлар, булачак варислар. Ә варислар булыр өчен сезгә өч торле баскычка күтәрелергә кирәк. Әлеге баскычларга күтәрелгәндә төрле белгечлекләр буенча күп кенә сынаулар үтәсегез бар.  

СӘЛАМЛӘҮ.

Без бик зур юлга чыгып китәбез һәм шуңа курә безгә бердәм булырга кирәк.  Бердәмлектә көч!

Хәзер юлга кузгалыйк. Юлыбыз тиз булсын өчен бер уен уйнап алыйк.

ИГЪТИБАРЛЫЛЫККА УЕН.  

Уен күңелле оркестр дип атала.

     Һәрберегезгә нинди дә булса уен коралы бирелә (гармун, курай барабан,гитара,пианино, скрипка, бубен, флейта) һәм сез пантомима белән шушы уен коралларында уйныйсыз.Мин сезгә борын күрсәтәм икән, сез уйныйсыз.Әгәр мин берәр уен коралында уйнасам, әйтик, гармун, гармунда уйнаучы миңа борыннарын күрсәтергә тиеш. Кем ялгыша, яки көлеп җибәрә, шул уеннан чыга.

ВОЖАТЫЙ ӘҢГӘМӘСЕ.  ПРАКТИК КҮНЕКМӘЛӘР.

Молодцы! Менә без килеп тә җиттек. Уеннар планетасы бик матур. Сезне планетанын хуҗабикәсе каршы ала.  Һәм ул сезгә үзенең киңәшләрен бирә.

“Беренче баскычта эзтабарлар  йөгереп уйный торган өч уен, туплы өч уен белергә тиеш. Барлык уеннарны уйнаганда да күңелле һәм тату уйнарга; юкка бәхәсләшмәскә, иптәшләр белән ачуланышмаска, рольләрне гадел бүләргә кирәк.”

ТӨП ӨЛЕШ.

    Димәк, бүгенге җыенның темасы – “Уен белгече”. Бу белгечлекне алу өчен, сезгә төрле конкурслар, уеннар уздыра белергә кирәк.3 тән дә ким булмаган урамда уйный торган күмәк уеннарны яхшы уйный белергә тиешсез һәм башкаларны да өйрәтергә кирәк. Өлкәннәргә бәйрәмнәр оештырырга булышырга, уеннар һәм уенчыклар ясарга өйрәтә белергә тиешсез.

    Ә хәзер, әйдәгез Уеннар хуҗабикәсенең сезгә әйтер сүзе бар. Тыңлыйк әле.

  • Дусларым!
  • Мин сезне сынап карарга булдым.
  • Сез уеннар яратасызмы?
  • Күп уеннар беләсезме?
  • Сезне уйнап алырга чакырам.
  • Сез ризамы?

Иң беренче мин сезгә күп балаларның яратып уйный торган уеннарның фотоларын күрсәтәм. Ә сез бу нинди уен икәнен әйтерсез. Дөрес итеп әйтсәгез без буген бик күп уеннар уйнарбыз.

(СЛАЙДЛАР)

Ә хәзер сезгә Беренче уен:

Бер таякчыкны гына күчерегез, өй икенче якка карап торсын.

Әлеге рәсемдә 9 квадрат күрсәтелгән,  5 кенә квадрат калырлык итеп 4 таякчыкны алып куярга кирәк.

Биремне яхшы итеп үтисез икән Уеннар планетасының хуҗабикәсе сезгә үзенең йолдызын яктыртачак.

Йолдыз янды. Димәк бар да яхшы. СЛАЙД

“Күршем, кулыңны күтәр!” уены (Мин исемнәрен әйтеп барам һәм   кулыңны күтәр дим, ул күтәрми, ә аның ике ягындагы иптәше кулларын күтәрәләр).

Укучылар! Тагын бер уен. “Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы” дигән уен  ишеткәнегез бармы? Әйдә уйнап карыйбыз.  Бер линиягә тезелеп басыгыз. Әгәр мин әйткәннәргә “Әйе” дип җавап бирә аласыз икән, бер адым алга атлыйсыз:

  • Мин сыйныфташларымны хөрмәт итәм;
  • Мин кошларга җимлек ясап куйдым инде;
  • Мин бу атнада өлкәннәргә шефлык иттем;
  • Мин бу чиректә дустыма дәрес хәзерләргә булыштым.
  • Мин эзтабар кагыйдәләрен беләм. (Эзтабар-кыю кеше. Эзтабар-намуслы кеше. Эзтабар-кешелекле кеше. Эзтабар тагын да яхшырак булырга омтыла.) (Следопыт отважный.  Следопыт честный. Следопыт добрый. Следопыт стремится стать лучше. )
  • Мин әниемне бәйрәм белән котларга җыенам.
  • Мин авылны чистарту өмәләрендә катнаштым.

Афәрин! Менә күпме укучы яхшы эшләр белән шөгельләнә икән безнең. Бер-беребезне кайгыртырга, игелек эшләргә омтылырга кирәк. Кеше күрсен өчен түгел, үз күңелең өчен. Бер яхшылык меңе белән әйләнеп кайта диләр бит.  

Йолдыз янды.

Ике командага  бүленегез. Бер бала кала. Мин сезгә бер сүз бирәм. Беренче команда барысы бергә беренче иҗекне әйтә. Икенче команда икенче иҗекне әйтә. Ләкин ике команда да бергә әйтергә кирәк. Ә бу калган бала аны белергә тырыша.    Ал-ма, үр-дәк, бү-ре, төл-ке, чиш-мә, ко-яш, чә-чәк.

Бу уен сезне бердәмлеккә өйрәтә. Әгәр дә эшебез уңышлы килеп чыксын дисәк бер команда булып берләшергә кирәк һәм андагы һәр кеше үзенә бүлеп бирелгән кечкенә генә эшне яхшы итеп эшләсә, безнең эшебез яхшы килеп чыгар.

КАРАР КАБУЛ ИТҮ.

Укучылар, менә сез бүген дә нинди күп уеннар өйрәндегез. Үзегез дә бик күп уеннар белә идегез. Димәк, Уеннар планетасының хуҗабикәсе сезгә “Уеннар белгече” эмблемасын бүләк итәргә дигән карарга килде.

ЭМБЛЕМАЛАР БИРҮ.

ЙОМГАКЛАУ, САУБУЛЛАШУ. 

Укучылар ә хәзер әйтегез, уеннар безгә ни өчен кирәк?

Дөрес, алар безне ял иттерә, кайберләре яңа белемнәр бирә, җитезлеккә өйрәтә, бердәмлекне арттыра.

Уеннар хуҗабикәсе сезгә әйткән сүзләрне онытмадыгызмы? Нәрсә әйтте?

Барлык уеннарны уйнаганда да күңелле һәм тату уйнарга; юкка бәхәсләшмәскә, иптәшләр белән ачуланышмаска, рольләрне гадел бүләргә кирәк.

Бүген сез уенның  чын белгечләре булдыгыз.Үзегез уйный белгән уеннарны, бәйгеләрне, ярышларны сез кечкенәләргә дә өйрәтә аласыз.

Шулай итеп кайтырга да вакыт җитте. Самолетка утырыйк. Түгәрәккә җыелыгыз. Һәрчак шулай бердәм, дус коллектив булып, очкыннан да ялкын кабызып яшәргә язсын. Дуслык хисен очкын белән беркетик әле.

“Очкын җибәрик түгәрәк буйлап,                                                                                  

Тагын безне шулай, җыяр дип уйлап!” 

Очкын җибәрдек, очкын килеп җитте.                                                                          

Барыгызга да бик зур рәхмәт.

Җыен тәмам.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Уеннар планетасына сәяхәт" (2нче сыйныфта отряд җыены)»

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее



Уеннар планетасына

сәяхәт


2 сыйныфта җыен



Гыйлфанова Гөлшат Миннемөхәммәтовна,

педагог-оештыручы



2019-2020 уку елы

Уеннар планетасына сәяхәт 

Максат һәм бурычлар:

  1. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

  2. Укучыларның сөйләм телен, мөстә­кыйль фикер йөртү, нәтиҗә ясый, чагыштыра белү сәләтен, игътибарлылык­ларын үстерү.

  3. Уеннар аша балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү.


Җиһазлау: компьютер, плакатлар, музыкаль бизәлеш, компьютер презентациясе

Метод: шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара

Төре: җыен

Алымнар: әңгәмә, уеннар, практик күнекмәләр.


Җыен барышы: 

Исәнмесез, кадерле укучылар!

Түгәрәк ясап басыгыз. Бер-беребезне сәламлик!

Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен

Алдагы эшләребезгә дәрт өстәп торсын!

Сәлам! Сәлам! Сәлам! Барыбызга да сәлам!

Укучылар сезнең әкияти хыялыгыз бармы? (Әйе) Минем дә бар. Минем хыялым төрле әкияти планеталарга сәяхәт итү. Мин сезне дә бүген сәяхәткә чакырам. Ә кайсы планетага барырбыз икәнен сез миңа үзегез әйтеп карагыз әйдә.

Уен турында ФИЛЬМ.

Әйдәгез, әйтеп карагыз. Нинди кызыклы планетага сәяхәткә җыенабыз без буген? (Уеннар планетасына сәяхәт) Уеннар планетасына сәяхәт итәрбез без бүген.


Димәк безнең тормышыбызда уеннар әһәмиятле урынны алып тора. Менә шуңа күрә бүгенге темабыз да уеннар турында булыр.

Сәяхәткә кузгалыйк. Без анда самолет белән барырбыз. Әйдәгез барыбыз да самолетка утырыйк, ләкин билет кирәк. Ә билет гади генә түгел. Һәркем утырыр алдыннан үзенең яраткан уенын әйтергә тиеш. (Әйтәләр.)

САМОЛЕТ УЕН.

Яшь эзтабарлар, самолетыбызга рәхим итегез, сәяхәтебездә бик актив катнашучылар әлеге планетадан “уеннар белгече” дигән эмблема алып кайтыр. Сез эзтабарлар, булачак варислар. Ә варислар булыр өчен сезгә өч торле баскычка күтәрелергә кирәк. Әлеге баскычларга күтәрелгәндә төрле белгечлекләр буенча күп кенә сынаулар үтәсегез бар.

СӘЛАМЛӘҮ.

Без бик зур юлга чыгып китәбез һәм шуңа курә безгә бердәм булырга кирәк. Бердәмлектә көч!

Хәзер юлга кузгалыйк. Юлыбыз тиз булсын өчен бер уен уйнап алыйк.

ИГЪТИБАРЛЫЛЫККА УЕН.

Уен күңелле оркестр дип атала.

Һәрберегезгә нинди дә булса уен коралы бирелә (гармун, курай барабан,гитара,пианино, скрипка, бубен, флейта) һәм сез пантомима белән шушы уен коралларында уйныйсыз.Мин сезгә борын күрсәтәм икән, сез уйныйсыз.Әгәр мин берәр уен коралында уйнасам, әйтик, гармун, гармунда уйнаучы миңа борыннарын күрсәтергә тиеш. Кем ялгыша, яки көлеп җибәрә, шул уеннан чыга.


ВОЖАТЫЙ ӘҢГӘМӘСЕ. ПРАКТИК КҮНЕКМӘЛӘР.

Молодцы! Менә без килеп тә җиттек. Уеннар планетасы бик матур. Сезне планетанын хуҗабикәсе каршы ала. Һәм ул сезгә үзенең киңәшләрен бирә.

“Беренче баскычта эзтабарлар йөгереп уйный торган өч уен, туплы өч уен белергә тиеш. Барлык уеннарны уйнаганда да күңелле һәм тату уйнарга; юкка бәхәсләшмәскә, иптәшләр белән ачуланышмаска, рольләрне гадел бүләргә кирәк.”




ТӨП ӨЛЕШ.

Димәк, бүгенге җыенның темасы – “Уен белгече”. Бу белгечлекне алу өчен, сезгә төрле конкурслар, уеннар уздыра белергә кирәк.3 тән дә ким булмаган урамда уйный торган күмәк уеннарны яхшы уйный белергә тиешсез һәм башкаларны да өйрәтергә кирәк. Өлкәннәргә бәйрәмнәр оештырырга булышырга, уеннар һәм уенчыклар ясарга өйрәтә белергә тиешсез.

Ә хәзер, әйдәгез Уеннар хуҗабикәсенең сезгә әйтер сүзе бар. Тыңлыйк әле.

  • Дусларым!

  • Мин сезне сынап карарга булдым.

  • Сез уеннар яратасызмы?

  • Күп уеннар беләсезме?

  • Сезне уйнап алырга чакырам.

  • Сез ризамы?

Иң беренче мин сезгә күп балаларның яратып уйный торган уеннарның фотоларын күрсәтәм. Ә сез бу нинди уен икәнен әйтерсез. Дөрес итеп әйтсәгез без буген бик күп уеннар уйнарбыз.

(СЛАЙДЛАР)


Ә хәзер сезгә Беренче уен:


Бер таякчыкны гына күчерегез, өй икенче якка карап торсын.




Әлеге рәсемдә 9 квадрат күрсәтелгән, 5 кенә квадрат калырлык итеп 4 таякчыкны алып куярга кирәк.

Биремне яхшы итеп үтисез икән Уеннар планетасының хуҗабикәсе сезгә үзенең йолдызын яктыртачак.

Йолдыз янды. Димәк бар да яхшы. СЛАЙД


“Күршем, кулыңны күтәр!” уены (Мин исемнәрен әйтеп барам һәм кулыңны күтәр дим, ул күтәрми, ә аның ике ягындагы иптәше кулларын күтәрәләр).



Укучылар! Тагын бер уен. “Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы” дигән уен ишеткәнегез бармы? Әйдә уйнап карыйбыз. Бер линиягә тезелеп басыгыз. Әгәр мин әйткәннәргә “Әйе” дип җавап бирә аласыз икән, бер адым алга атлыйсыз:

  • Мин сыйныфташларымны хөрмәт итәм;

  • Мин кошларга җимлек ясап куйдым инде;

  • Мин бу атнада өлкәннәргә шефлык иттем;

  • Мин бу чиректә дустыма дәрес хәзерләргә булыштым.

  • Мин эзтабар кагыйдәләрен беләм. (Эзтабар-кыю кеше. Эзтабар-намуслы кеше. Эзтабар-кешелекле кеше. Эзтабар тагын да яхшырак булырга омтыла.) (Следопыт отважный. Следопыт честный. Следопыт добрый. Следопыт стремится стать лучше. )

  • Мин әниемне бәйрәм белән котларга җыенам.

  • Мин авылны чистарту өмәләрендә катнаштым.



Афәрин! Менә күпме укучы яхшы эшләр белән шөгельләнә икән безнең. Бер-беребезне кайгыртырга, игелек эшләргә омтылырга кирәк. Кеше күрсен өчен түгел, үз күңелең өчен. Бер яхшылык меңе белән әйләнеп кайта диләр бит.

Йолдыз янды.


Ике командага бүленегез. Бер бала кала. Мин сезгә бер сүз бирәм. Беренче команда барысы бергә беренче иҗекне әйтә. Икенче команда икенче иҗекне әйтә. Ләкин ике команда да бергә әйтергә кирәк. Ә бу калган бала аны белергә тырыша. Ал-ма, үр-дәк, бү-ре, төл-ке, чиш-мә, ко-яш, чә-чәк.

Бу уен сезне бердәмлеккә өйрәтә. Әгәр дә эшебез уңышлы килеп чыксын дисәк бер команда булып берләшергә кирәк һәм андагы һәр кеше үзенә бүлеп бирелгән кечкенә генә эшне яхшы итеп эшләсә, безнең эшебез яхшы килеп чыгар.


КАРАР КАБУЛ ИТҮ.

Укучылар, менә сез бүген дә нинди күп уеннар өйрәндегез. Үзегез дә бик күп уеннар белә идегез. Димәк, Уеннар планетасының хуҗабикәсе сезгә “Уеннар белгече” эмблемасын бүләк итәргә дигән карарга килде.

ЭМБЛЕМАЛАР БИРҮ.


ЙОМГАКЛАУ, САУБУЛЛАШУ.

Укучылар ә хәзер әйтегез, уеннар безгә ни өчен кирәк?

Дөрес, алар безне ял иттерә, кайберләре яңа белемнәр бирә, җитезлеккә өйрәтә, бердәмлекне арттыра.

Уеннар хуҗабикәсе сезгә әйткән сүзләрне онытмадыгызмы? Нәрсә әйтте?

Барлык уеннарны уйнаганда да күңелле һәм тату уйнарга; юкка бәхәсләшмәскә, иптәшләр белән ачуланышмаска, рольләрне гадел бүләргә кирәк.

Бүген сез уенның чын белгечләре булдыгыз.Үзегез уйный белгән уеннарны, бәйгеләрне, ярышларны сез кечкенәләргә дә өйрәтә аласыз.

Шулай итеп кайтырга да вакыт җитте. Самолетка утырыйк. Түгәрәккә җыелыгыз. Һәрчак шулай бердәм, дус коллектив булып, очкыннан да ялкын кабызып яшәргә язсын. Дуслык хисен очкын белән беркетик әле.

Очкын җибәрик түгәрәк буйлап, Тагын безне шулай, җыяр дип уйлап!”

Очкын җибәрдек, очкын килеп җитте.

Барыгызга да бик зур рәхмәт.

Җыен тәмам.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
"Уеннар планетасына сәяхәт" (2нче сыйныфта отряд җыены)

Автор: Гильфанова Г.М.

Дата: 29.09.2021

Номер свидетельства: 587761


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства