«ӘТКӘЙ — ӘНКӘЙ — ПАР КАНАТ»
Балтач муниципаль районы
Сосна төп гомуми белем мәктәбенең
I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Галипова Гадилә Тәлгать кызы
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Бүген без гаилә бәйрәмендә катнашабыз. Гаилә — җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. Гаилә — ул ил терәге! Гаилә — ул гомер чишмәсе!
Бу заманда һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә — ул иң зур таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Ни генә булмасын, кеше шул гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушата.
Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллапрдан аңлашып, шатлык-куанычларын уртаклашып, бер-берләреннән башка яши алмаучы гаиләләр һәркемне сокландыра.
(Заһирә Гомәрованың «Ирләр белән» шигыре укыла)
Ә хәзер әйдәгез, гаиләләр белән танышып китик. Һәр укучы үзенең әти-әнисе, гаиләсе белән таныштыра.
Әйдәгез, әти-әниләрне дә сынап карыйк. Алар мәктәпне беләләрме икән?
«Блиц-турнир».
Балагыз атнага ничә дәрес укый?
Озын тәнәфес ничә минут дәвам итә?
Атнага ничә сәгать рус теле, татар теле, математика керә?
Класста ничә малай, ничә кыз укый?
Мәктәпнең телефон номеры?
Без ничәнче кабинетта утырабыз?
Физкультура дәресе атнага ничә тапкыр керә?
Мәктәптә барлыгы ничә укучы укый?
Беренче дәрес ничәдә башлана?
Гаилә нык, тату икән, димәк җәмгыятьтә нык, тату дигән сүз. Әти — әни гаиләнең тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң бер-беребезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк. Дөнья булгач төрле хәлләр була, үпкәләшәсең дә. Әмма бер җылы сүз, ягымлы караш бөтен үпкәләрне оныттыра.
Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә «Тылсымлы чылбыр» уенын тәкъдим итәбез. Үзегез теләгән «тылсымлы» сүздән башлыйсыз, ахыргы хәреф икенче сүзнең башы була. (рәхмәт — тәмлем — матурым...)
Командалар кара — каршы әйтешә.
Сезне сәламли Зәлидә Нәҗипова.
«Парын тап» уены. Үсемлеккә туры килгән хайван исемен әйтергә.
кактус — керпе (энәле)
кычыткан — бал корты (чага)
тигәнәк — сөлек (ябыша)
үги ана яфрагы — сукыр тычкан (йомшак өслек)
усак — куян (калтырый)
Мәхәббәт — гаиләнең нигезе. Ул бала тәрбияләүдә зур роль уйный, мәхәббәтле гаиләдә бала назлы, ярдәмчел булып үсә. Мәхәббәт очраштыра да, кавыштыра да. Бер — берсен яраткан парлар кавышып, бер гаилә булып яшәп китәләр. Гаилә «әткәй», «әнкәй» сүзләренең кыйммәтен белергә, тулы тормышта тәрбияләнергә шартлар тудыра.
Уен «Дәвам ит».
Әти- әниләр мәкальләрнең ахырын дәвам итәләр.
Ана өйрәтсә бала җитез булыр, ата өйрәтсә, (бала акыллы булыр).
Ата — беләк, ана — (йөрәк).
Баланың бармагы авыртыр, ананың (йөрәге авыртыр).
Ананың әхлаксызлыгы, (баланың бәхетсезлеге).
Улсыз тормыш — уңайсыз, кызсыз тормыш (кызыксыз).
Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бэхет өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый әти — әнисенә өстәмә мәшәкатьләр дә китерә. Аларның берсе — балага исем кушу. Татар халкы элек-электән исем кушуга бик җаваплы караган. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән.
Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,
Аннан тугры дусны күрмисең.
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап
Картаймыйча яши һәр исем.
Әйдәгез хәзер «Язучылар» уены уйнап алабыз.
1 нче команда Кәрим, 2 нче команда Сәлимә исемнәрен кертеп, сүзләре «к» һәм «с» хәрефенә башланган хикәя яза.
Кәүсәрия, Гөлсара исемнәрен кертеп дүрт юллы шигырь язарга. Шигырь «Кулымдагы йөзегемнең...» диеп башлана.
Сезгә үзенең моңнарын Рәсүлә Мәрданова бүләк итә.
Чираттагы уеныбыз «Бездән сорау, сездән җавап» дип атала. Командаларга кәгазь битенә язган сорауларны сайлап алырга һәм җавап бирергә кирәк.
Әти — әниләр өчен сораулар:
Балачакның хыялы? Ул тормышка аштымы?
Өйдә кем хуҗа?
Спорт белән шөгыльләнәсезме? Сәламәтлекне ныгытуга нәрсәләр эшлисез?
Балагызга исемне ничек сайладыгыз?
Гаилә укырга яратамы? Балалар өчен нинди газета — җурналлар алдырасыз?
Балагыз белән булган кызыклы вакыйга.
Беренче балагыз туган көнне хәтерлисезме?
Мәхәббәт җимешләрегез турында сөйләгез.
Шәҗәрәгезне беләсезме? Ничә буынга кадәр?
Гаиләнең яраткан ашы. Мөмкин булса рецепт.
Гаилә белән яратып башкара торган шөгылегез.
Балалар өчен сораулар:
синең дусларың өйгә киләме? Алар белән нишлисез?
Әтиеңә ничә яшь?
Әниеңә ничә яшь?
Әти — әниең сиңа нәрсә бүләк итүләрен теләр идең?
Әти әниең кайда туган?
Әгәр тылсымчы булсаң нишләр идең?
Әгәр президент булсаң нишләр идең?
Әти — әниең кайда эшли?
Өйдә үткәрелә торган кайсы бәйрәмнәрне яратасың?
Әти — әниең белән клубка барганың бармы?
Әти — әни пар канат. Пар канатлар җылыткан оя уңайлы да, җылы да, очканда ышанычлы да. Табигать һәрнәрсәне парлы яраткан.
Безнең планета кешеләре ике куллы булып туалар. Ә менә Орион йолдызлыгындагы бер планета кешеләре бер генә куллы, имеш. Ләкин алар бөтен эшне дә бик җиңел башкаралар икән.
Менә без дә сезнең белән шулар кебек эшләп карыйк әле. «Орион йолдызлыгында» уены. Бер кул белән эшләргә:
пешкән йомырка әрчү
ипи телеменә май ягу
кыргычтан кишер уу
чикләвек вату
төймә тагу
пешкән бәрәңге әрчү
Чын ир — егет үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга, бала үстерергә тиеш диләр. Ә хатын — кызлар тәмле итеп ашарга пешерергә һәм бала тәрбияләргә бурычлы. Әйдәгез, бу сыйфатларның берсен тикшереп карыйк.
«Төзүчеләр һәм поварлар» уены.
Әтиләр һәм малайлар легодан йорт төзиләр. Әниләр һәм кызлар пластилиннан табын әзерлиләр.
«Пантомимо» уены.
Командаларга күрсәтергә:
Йомгаклау.
Бүгенге кичәбезне йомгаклап, түбәндәгеләрне әйтәсем килә. Әти- әни хакын хаклау — баланың төп бурычы. Бу ике газиз зат — балага тормыш бирүчеләр, баланы тәрбияләп үстерүчеләр, кеше итүчеләр, сабыйлары өчен гомер азагына кадәр кайгыртучылар һәм куанучылар. Укучылар, әти — әниләрегезне саклагыз, хөрмәтләгез! Гаиләгездә һәрвакыт үзара хөрмәт, тигезлек, үзеңә караганда башкаларга күбрәк яхшылык эшләү теләге хакимлек итсен. Тату һәм бәхетле яшәгез!