kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

" ?тил?р б?йр?ме".

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

 

                                                Т?зеде: Султанова Эн?е М?б?р?к?ан кызы,

Максат: илебезне? иминлеген саклаучы халкыбызны? батыр улларына карата тир?н ихтирам хисл?ре, туган илебезг? м?х?бб?т т?рбиял??, ватанны? ?ырга ти? матурлыгын тоя белерг? ?йр?т? ??м аны? тугърылыклы улы булу тел?ге уяту.

Б?йр?м б?лм?се з?вык бел?н биз?л?.Стенага “Чын тормышны? т?п максаты-гаделлекне а?лау, г?з?ллекне тоя бел?, яхшылыкка омтылу” диг?н

язмалар беркетел?. Марш к?ен? кулларына флагчыклар тоткан балалар залга кер?л?р.

Алып баручы:

- Х?ерле кич, х?рм?тле ?тил?р ??м укучылар! Б?ген без сезне? бел?н Ватанны саклаучылар к?не у?аеннан кич?г? ?ыелдык.Кадерле ?тил?ребез! Без Сезне? барыгызны да б?йр?м бел?н чын к??елд?н т?брик ит?без.Сезг? алдагы тормышыгызда зур у?ышлар, корычтай нык с?лам?тлек, озын гомер телибез. ? х?зер кич?безне башлап ?иб?рерг? р?хс?т итегез.

1 нче бала.           Байраклар эленг?н

                           Б?ген барлык урамга.

                           ?тил?рне?,бабайларны?,

                           Абыйларны?,малайларны?

                           Зур б?йр?ме булганга.

2 нче бала.           Б?ген б?йр?м к?ненд?

                           ?тил?рне котлыйбыз.

                           Шатлык,б?хет,с?лам?тлек

                           ??мм?безг? телибез.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«" ?тил?р б?йр?ме". »





















Төзеде: Султанова Энҗе Мөбәрәкҗан кызы,

Максат: илебезнең иминлеген саклаучы халкыбызның батыр улларына карата тирән ихтирам хисләре, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү, ватанның җырга тиң матурлыгын тоя белергә өйрәтү һәм аның тугърылыклы улы булу теләге уяту.


Бәйрәм бүлмәсе зәвык белән бизәлә.Стенага “Чын тормышның төп максаты-гаделлекне аңлау, гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу” дигән

язмалар беркетелә. Марш көенә кулларына флагчыклар тоткан балалар залга керәләр.


Алып баручы:

- Хәерле кич, хөрмәтле әтиләр һәм укучылар! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичәгә җыелдык.Кадерле әтиләребез! Без Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.


1 нче бала. Байраклар эленгән

Бүген барлык урамга.

Әтиләрнең,бабайларның,

Абыйларның,малайларның

Зур бәйрәме булганга.

2 нче бала. Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык,бәхет,сәламәтлек

Һәммәбезгә телибез.


“Бүген бәйрәм” җыры (М. Мозаффаров көе, Н.Гайсин сүзләре) башкарыла.


3 нче бала. Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Балкып янсын күктә йолдызлар.

4 нче бала. Бабайларның,әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

5 нче бала. Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

6 нчы бала. Ачлык та артта,сугыш та артта,

Ил батырлары туган ул чакта.

Алда-тынычлык,алда-гел кояш,

Алда-гел көлү,һич тә юк елаш.

7 нче бала. Энем зур-зур атлап йөри,

Биленә каеш буган.

Мин солдатка охшыйммы,дип,

Йолдыз да кадап куйган.

Мин кечкенә түгел инде,

Тиздән алты тула,ди.

Минем кебек малайлар да

Үскәч солдат була,ди.

8 нче бала. Буран уйнаган чакта,

Җилләр дулаган чакта,

Абыем тора сакта

Кояш чыгышы якта.

Саклый ул шулай безне,

Сөекле илебезне,

Мәктәпне, өебезне.

Алып баручы:

- Армиядә хезмәт итү-һәр ир-егетнең изге бурычы.Туган илне саклау, дусларыңны, халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән-бу зур бәхет. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык,

түземлек, җитезлек, кыюлык таләп итә. Хәзер әйдәгез без дә әтиләрне сынап карыйк.



Алтышар кешедән торган ике команда билгеләнә.Командаларга исемнәр кушыла.


1 нче уен-эстафета. “Тупны ике тез арасына куеп йөгерү”.


Эстафетадан соң “Матрослар биюе” башкарыла.


2 нче уен-эстафета. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса, билгеләнгән урынга барып җитәргә һәм, кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә.


“Солдатта булган диләр” җыры (Г. Нигъмәтҗанов көе, Ш. Маннапов сүзләре) башкарыла.


9 нчы бала. Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән,аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

10 нчы бала. Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын, нурын сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

11 нче бала. Туган җирем!Матур таңнар

Иленә тиңлим аны.

Ул-минем Татарстаным,

Бар татарның Ватаны.


“Мин яратам сине, Татарстан” җыры (Р. Андреев көе, Р. Рәкыйпов сүзләре) башкарыла.


3 нче уен-эстафета.”Капчык киеп йөгерү”.


4 нче уен-эстафета.”Кеглялар аудару”


12 нче бала. Минем әти әллә кайдан

Калай банкалар тапкан.

Әллә ни ара гына

Уенчык ясап аткан.

Калай банка,савытларны

Без хәзер ташламыйбыз.

Матур-матур курчаклар,

Уенчыклар ясыйбыз.

Әтием бигрәк остарды,

Шаккатырсыз,күрсәгез.

Матур уенчыклар ясарга

Өйрәтербез,килсәгез.

13 нче бала. Уйный әти гер белән,

Туп кебек кенә чөя.

Колагыннан тотып,ди,

Мәле, күккә очырт,ди.

Бер кызык булсын,дия,

Ике потлы ул герне

Селкетәм көчкә-көчкә.

Эх,җитәсе иде лә

Әтидә булган көчкә!

Әти көлә:”Очыртма,

Калсын,-ди,-гер бер кичкә,

Көчәнмә,куй,гер сиңа

Әле ул килер көчкә.


5 нче уен-эстафета.”Җыр ярышы”. Ике команда хатын-кыз исеме кергән җырлар җырлап ярышалар.


6 нчы уен-эстафета.”Бәрәңге утырту һәм җыю”.


“Җирдә миңа ни кирәк?” җыры (Ф. Әхмәтшин көе, Ш. Галиев сүзләре) башкарыла.

Уен - эстафеталарга йомгак ясала. Бәйрәм әтиләр белән чәй табынында дәвам итә.Әтиләр армиядә хезмәт иткәндә үзләре белән булган күңелле вакыйгалар турында сөйлиләр. Ә балалар, үз куллары белән ясалган бүләкләрен әтиләренә тапшыралар.

Алып баручы:

Әти кеше көчле дә, зирәк тә, шаян да. Бәлки әниләргә караганда бераз кырысрактыр алар, әмма шуны истән чыгармыйк - әниләр гаилә иминлеге сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, йорт-җирнең төзеклеге,бөтенлеге - әтиләребез кулында. Ничек горурланмыйсың инде шундый әтиләр белән! Хөрмәтле әтиләребез! Сезне бәйрәм белән ихластан тәбрик итәбез. Гаилә бәхете, бетмәс-төкәнмәс шатлык-куанычлар, ак бәхетләр телибез. Килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!









Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
" ?тил?р б?йр?ме".

Автор: Султанова Энзе Мубаракяновна

Дата: 23.03.2015

Номер свидетельства: 190018


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства