kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сыйныф с?гате. Минем ?ти-и? ш?п ?ти!

Нажмите, чтобы узнать подробности

?тил?рне? гаил?не? ышанычлы ??м ныклы тер?ге булуын балаларга т?шендер?,  балаларда - ?тил?рг? карата  ихтирам,  х?рм?т ??м ярату хисл?ре т?рбиял??.

!  Б?генге т?рбия с?гатенд? без сезне? бел?н барыбызга да якын булган и? кадерле,  х?рм?тк?  лаек булган ?тил?ребез турында с?йл?шеп ?т?рбез. Аны?  темасы:  " Минем ?ти - и? ш?п ?ти"

И?  ш?п ?ти - диг?нне сез ничек а?лыйсыз? И? ш?п ?ти нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

?ти кеше гаил?не? башлыгы, сезне киендер?че, ашатучы, саклаучы ??м яклаучы. Сезне? ?тил?р - авылыбызнь? патриотлары. Авылда яш?? авыр булса да, алар туган авылларын ташлап, читк? китм?дел?р, ? туган нигезл?ренд? матур гына яш?п, эшл?п к?н ит?л?р. Сез алар бел?н горурлана аласыз. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сыйныф с?гате. Минем ?ти-и? ш?п ?ти! »

Хаҗиева Гөлназ Тәлгат кызы

Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең (Бишмунча филиалы )I квалификацион категорияле ,башлангыч сыйныф укытучысы.

Сыйныф сәгате эшкәртмәсе.

Тема: Минем әти- иң шәп әти.

Максат. Әтиләрнең гаиләнең ышанычлы һәм ныклы терәге булуын балаларга төшендерү, балаларда - әтиләргә карата ихтирам, хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү.

Укытучы. Исәнмесез укучылар, кунаклар! Бүгенге тәрбия сәгатендә без сезнең белән барыбызга да якын булган иң кадерле, хөрмәткә лаек булган әтиләребез турында сөйләшеп үтәрбез. Аның темасы: " Минем әти - иң шәп әти"

Иң шәп әти - дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Иң шәп әти нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Әти кеше гаиләнең башлыгы, сезне киендерүче, ашатучы, саклаучы һәм яклаучы. Сезнең әтиләр - авылыбызньң патриотлары. Авылда яшәү авыр булса да, алар туган авылларын ташлап, читкә китмәделәр, ә туган нигезләрендә матур гына яшәп, эшләп көн итәләр. Сез алар белән горурлана аласыз. Әти кеше – гаиләдә иң зур, бай кеше, чөнки ул гаиләнең барлык кешеләре турында кайгырта, акча эшли. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти кеше башкара. Ул өйнең терәге-таянычы. Күп кенә шагыйрьләребез әтиләргә багышлап шигырьлэр язганнар. Әйдәгез шуларны тыңлап үтик әле.

1 укучы. Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә әтиләргә бүләк итәсе.

Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакытта

Килә аларны хөрмәт итәсе.

2 укучы. Әтиләргә булган олы хөрмәтебез

Урын ал сын йөрәк түрендә.

Саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын аларга мәңгегә.

3 укучы. Гомер юллары озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

4 укучы. Бәхет кояшы һәркемгә

Төрлечә бирә нурын.

Миңа дип биргәненең

Ачамын сезгә серен

Бәхетле мин бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

5 укучы. Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына.

Әтиле- әниле буллу

Зур бәхет була мина.

6 укучы. Яшәсен әтиләр- әниләр

Сәламәт һәм шат булып,

Кызларының, улларыньң

Кадерлеләре булып.

7 укучы. Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

8 укучы. Әти кайтыр эштән...

Һәммәсе дә әзер

Чәй кайнаган күптән,

Тик әтинең кайтып

Житәсе бар эштән.

Тынлык. Сәгать кенә

Тек-тек килә өйдә.

Барыбыз да көтә:

Әни, мин

Һәм апам

Кайтып керер әти,

Әниемне үбәр,

Апам белән мине

Иркәләп сөяр.

Идән юганымны,

Су китергәнемне

Әни ана сөйләр

И сөенер әти,

Кызым уңган дияр!

Сагынып, зарыгып,

Барыбыздан битәр

Әтине мин көтәм

Ул кайтудан да зур

Шатлык бармы икән

Бу дөньяда бүтән?..

Укытучы. – Шигырьдә нинди әти турында сөйләнә? Гаиләдә аның эштән кайтуын ничек көтәләр? Сез әтиегезне ничек каршы аласыз? (сөйлиләр).

Әтиегез, әниегез - сезнең иң якын дусларыгыз. Алар һәрвакыт сезнең янда авырганда да, борчылганда да, шатланганда да. Әниегез сезне ягымлы сүзләре, мөлаемлылыгы белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә. Ниләр турында гына белми ул?



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Сыйныф с?гате. Минем ?ти-и? ш?п ?ти!

Автор: Хазиева Гульназ Талгатовна

Дата: 14.11.2014

Номер свидетельства: 130646


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства