Әлифба бәйрәме | Фәнисә Шәкүрова
Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Төзеде: Шәкүрова Фәнисә Таһир кызы,
2 нче квалифика ц ион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Максат: укуга зур тырышлык куеп, дус-тату яшәсәң генә күп нәрсәләргә ирешеп булуын күрсәтү, безне укырга-язарга өйрәткән “Әлифба” китабын зурлау, әти-әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Тактага “Әлифбам - юл башым, тел ачкычым, гөмер бишегем!” плакаты эленә. Укучылар, ярым түгәрәк ясап, чакырылган кунаклар алдына тезеләләр.
Укытучы :
- Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы, беренче китап... Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар. Мин дә күпләрне җитәкләп белем иленә алып кердем. Беренче сыйныфтан ук укучыларны уйларга, фикер йөртергә өйрәтү бик әһәмиятле.Чөнки кайбер балалар үзләренең исемнәрен ишеткәч кенә куелган сорауга җавап эзли, уйлый башлыйлар. Шуны истә тотып, мин һәр дәресемдә нинди дә булса яңалык кертәм, дидактик уеннар, ярышлар оештырам, балаларның дәрестә активлыгын һәм эшкә сәләтен үстерү, кире элемтә урнаштыру өчен сигнал карточкаларыннан файдаланам.
- Кадерле, укучылар, ата-аналар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба үзара дус, тату, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Һәрберегезне бу олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бар, әти-әниләр. Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Бүгенге бәйрәмгә сезнең якын дустыгыз Шәвәли килде.
Шәвәли керә.
Шәвәли:
Мин Шәвәли - шук малай
Үткен малай, Ут малай.
Мин бик уңган, Өлгер мин.
Юк-бар белән көлдермим!
Бик тапкыр мин,
Җыйнак мин.
Мин
Мин
Мин
Мин бик тыйнак
Мин!
Исәнмесез,нәни дусларым !
Укытучы:
Исәнме, Шәвәли! Бәйрәмгә рәхим ит!
Шәвәли:
Балалар, әйтегез әле нәрсәләргә өйрәндегез мәктәптә?
Җыр. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” (В. Шаинский көе, М. Пляцковский сүзләре).
Шәвәли:
Афәрин ! Әйтегез әле Әлифба сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән?
Әлифба сүзендәге хәрефләр булып киенгән укучылар сөйли.
Ә ХӘРЕФЕ
Әни дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
Ә хәрефен язмаган?
Л ХӘРЕФЕ
Күзләремнән яшьләр чыкты
Капкан идем лимоны,
Сары булгач, бик татлыдыр,
Дигән идем мин аны.
И ХӘРЕФЕ
Иген үскән, биек үскән,
Башаклары тулып пешкән.
Комбайннар туктап тормый
Ашлык суга җырлый-җырлый.
Ф ХӘРЕФЕ
Фил бүрәнә ташып йөри,
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда
Курсәм дә тик төшемдә.
Б ХӘРЕФЕ
Бака-бака! Ба-ка-ка!
Бака җәйне ярата.
Болыт күрсә: “Яңгыр килә!”
Диеп хәбәр тарата.
А ХӘРЕФЕ
А хәрефе алмада,
А хәрефе агачта.
А хәрефен яратабыз
Өйрәнәбез иң башта.
БАРЫСЫ БЕРГӘ
Һәммәбезнең үз урыны,
Барыбыз да кирәкле.
Безне ӘЛИФБА китабы
Дус булырга өйрәтте.
С орау билгесе һәм өндәү билгесе керә .
С.б .:
Нинди тавыш ишетелә? Монда нинди бәйрәм? Әллә Шәвәли тагын берәр шуклык эшлиме?
Ө.б .:
Юк, бүген мәктәптә зур бәйрәм бит!
С.б :
Нинди бәйрәм соң?
Ө.б .:
1 класс укучылары “Әлифба бәйрәменә”җыелганнар. Бәйрәмгә патшалыкның “Белем алиһәсе”дә килүе көтелә ди!
С.б:
Килә! Килә! Белем алиһәсе килде!
Белем алиһәсе керә.
Б.а.:
Исәнмесез,минем кадерле нәни дусларым! Сезне шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Балалар сез күптән түгел генә мәктәпкә килдегез. Шушы кыска гына вакыт эчендә күп яңалыклар белән таныштыгыз. Хәзер укый, яза беләсез. Мәктәптә, өйдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндегез.
С.б.:
Барысыдамы?
Ө.б.:
Әйе, барысы да!
С.б.:
Шәвәлидәме?
Шәвәли сөйли башлый.
Шәвәли:
Мин Шәвәли
Шук малай,
Үткен малай...
Белем алиһәсе бүлдереп:
Тукта, тукта. Синең тыйнак булуың күренеп тора. Ә хәзер тапкырлыгыңны сынап карыйк:
Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк.
Нәрсә ул?
Шәвәли озак уйлый, балалар җавап бирәләр:
Китап !
Б.а.:
Шәвәли, син безнең укучыларны тыңлап кара. Алар сине күп һөнәрләргә өйрәтерләр.
ТАРТЫК АВАЗ ХӘРЕФЛӘРЕ
Р ХӘРЕФЕ
Әтием ясый рам,
Мин тотышып торам.
Әйбәт чыкты бу рам
Күренә бөтен урам.
С ХӘРЕФЕ
Сөлге сөртенер өчен,
Сөлге көрәшер өчен,
Сөлге ул батыр өчен,
Күрсәтә алса көчен!
Х ХӘРЕФЕ
Абыем ерак җирләрдән,
Солдат хаты җибәргән.
Җайлап кына утырдым
Кычкырып хат укыдым.
Й ХӘРЕФЕ
Иртә кайттым бүген дә,
Торам ишек төбендә
Торам инде бик озак,
Ачылмый гына йозак
Көтәм әни кайтканын,
Ачкычны югалтканмын.
Ч ХӘРЕФЕ
Чебиләрем сап-сары,
Бигрәк матур чаклары.
Кызгансыннар дип юри
Кайберсе елап йөри.
Җыр. “Нәни чебиләр” (М. Фәйзуллина сүзләре).
Д ХӘРЕФЕ
Дәфтәр һәрчак чиста минем,
Бөгәрләмим битләрен.
Матур итеп язган өчен
Бишлеләрем бар минем.
Г ХӘРЕФЕ
Гөмбә, гөмбә, гөмбәкәй
Нигә син бик бәләкәй?
Иртән чык эчәр өчен,
Кичкә зур үсәр өчен.
СУЗЫК АВАЗ ХӘРЕФЛӘРЕ
О ХӘРЕФЕ
Орчык әйләнә зырлап,
Әби җеп эрли җырлап.
Абыем белән безгә,
Оекбаш булыр көзгә.
Ү ХӘРЕФЕ
Тордым да иртән-иртүк,
Кулыма алдым үтүк.
Тик үтүк шундый итеп,
Кулымны алды өтеп.
Чак кына еламадым,
Еладым...чыдамадым.
Ө ХӘРЕФЕ
Өй бурыйлар абыйларым,
Оча гына йомычка.
Шуны җыеп өя барам
Мин дә ярыйм йомышка.
Ы ХӘРЕФЕ
Бер караганда –ыргак,
Бер караганда-кармак,
Зур акула кебегрәк,
Зур булыр иде бигрәк.
Ыргакка капкан балык,
Карыйммы суга салып?
Э ХӘРЕФЕ
Элгеч биек шуңадырмы
Өзелгән бит элмәгем.
Тегәргә дип тотындым да,
Энә саплый белмәдем.
Ә ХӘРЕФЕ
Әни диеп язып куйдым,
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз һич ярамый
Әни сүзен таптарга.
Җыр. “Яраткан безнең әни” (Л.Батыр-Болгари көе, Ф.Рәхимголова сүзләре).
БОРЫН АВАЗ ХӘРЕФЛӘРЕ
М ХӘРЕФЕ
Мәктәп-мәктәп уйный дуслар,
Кем укыта,кем яза.
Тагын бишле алдым! –диеп,
Сөенеп йөри Мортаза.
Н ХӘРЕФЕ
Абый гармунда бер көй дә,
Уйный алмый нотасыз.
Ә менә мин нотасыз да,
Уйный алам хатасыз.
Ң ХӘРЕФЕ
Таңда, чаңда, чыңда бар ул,
Чаңгыда бар, тауда юк.
Сәер хәреф, ахырда бар,
Уртада бар, алда юк.
Ь ХӘРЕФЕ
Аера да, нечкәртә дә,
Шундый билге нечкәлек.
Кирәк сүздә язмый калсаң,
Бозылачак эчтәлек.
Ъ ХӘРЕФЕ
Үзе хәреф, үзе түгел,
Бу-катылык билгесе.
Ул һәрвакыт эшләп йөри
Нечкәлекнең киресен.
Укытучы:
Укучылар, әйдәгез әле русча шигырьләр дә сөйлик. Я “АЗБУКА” китабы үпкәләр.
БУКВА А
Всем известно, буква А
Буква очень славная.
Да к тому же буква А
В алфавите главная.
БУКВА Б
У барана
Утром рано
Лопнул
Старый барабан.
И теперь
Без барабана
Очень грустным
Стал баран.
БУКВА У
Удобная буква
Удобно в ней то
Что можно на букву
Повесить пальто.
Укытучы:
Афәрин! Укучылар, хәзер дустыбыз Әлифбага олы рәхмәтебезне җиткерик.
ӘЛИФБА-тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
ӘЛИФБА, синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр
Канатлы ак атлар.
Өйрәттең син миңа
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт
Мең рәхмәт дияргә!
Барысы бергә: Рәхмәт сиңа,ӘЛИФБА!
Укытучы:
Әлифба сезгә туган телне яратырга өйрәтте. Сез туган телебез турында ниләр беләсез?
Татар теле-туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби- бабаң
Сине сөя торган тел.
Җыр. “Туган тел” (Г. Тукай сүзләре).
Укучылар бергә: “Туган тел”-
Иң әйбәт шигырь!
“Туган тел”-
Иң әйбәт җыр!
“Туган тел”-
Иң әйбәт китап!
ТУГАН ТЕЛ -
ИҢ ЯКЫН ТЕЛ!
Укучылар барысы бергә:
Сезнең алда
Вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
“Икеле”ләр алмаска,
Тырыш булырга,
“Бишкә” укырга!
Җыр. “Мәктәп гимны” (И. Хәбибуллин көе, Ә. Шәрифуллина сүзләре).