Зилант хәзинәсе
әкият-квест
Эшләнмә авторы: Рәхимуллина Дилә Рәшит кызы.
Эш урыны: “Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы
Татар-инглиз гимназиясе “.
Вазифа: башлангыч сыйныф укытучысы.
1-4 сыйныф укучылары өчен.
Максат: 1)Балаларның сөйләм телен үстерү.
2)Татар халык әкиятләре турында мәгълүмат бирү.
3)Татар халык әкиятләренә кызыксыну уяту.
Жиһазлау: өй макеты , Тылсымчы киеме,хат .
Уен урны:мәктэп территориясе.
Чара барышы
(Сыйныф җитәкчесе укучылар белән залга бара. Утыралар.)
Сәхнә уртасында бишек тора . Әни образында татар милли киемнәрендә кыз утыра,бишек селкетә. Г.Тукайның "Туган тел"шигыренә язылган музыка сүзләре белән яңгырый.
I.Алып баручы.
Исәнмесез , диеп башлыйк әле ,
Очрашулар шулай башлана .
Сезнен белән бүген очрашуга
Күңелебез шундый шатлана.
Бүген мәктәптә бәйрәм
Бик күңелле көн безнең
Иртәдән үк кояш көлә
Бизәп зәңгәр күк йөзен.
Шатлыклар- күңелебездә
Ал кояш-күгебездә!
Килегез . дуслар кунакка
Зур бәйрәм бүген бездә!
«Бәйрәм бүген» җыры яңгырый. Музыка астында Тылсымчы керә.
-Исәнмесез,нәни дусларым,
Мин , Тылсымчы , сезгә кунакка килдем.
Әкиятләр нинди була?
Әкияттә - батырлар
Бар бит анда ак аюлар,
Көчле Камыр батырлар.
Әкиятләр нинди була ?
Әкиятләр хәйләле
Чөнки анда зирәк Батыр
Тагын елак Шүрәле.
Ә сез әкиятләр яратасызмы?
Бер бала: Әйе , без әкият яратабыз!
Тылсымчы: Ягез әле, минем берничә соравыма җавап бирегез. Әкиятләрдә кемнәр була?
Бер бала:Әкиятләрдә җәнлекләр була.
Тылсымчы: Нинди җәнлекләр була?
Бер бала: Аю , бүре…
Тылсымчы: Сез нинди әкиятләр беләсез?
Балалар:
“Шүрәле”
“Су анасы”
“Кәҗә белән Сарык”
“Каз белән Төлке”
“ Төлке белән бүдәнә”
Тылсымчы:
Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр әйтеп карыйм әле.
Белерсез микән?
1) “Мин җырларга яратам,биергә,Төлке апа,биеп кенә күрсәтим”
2) ”И-и , җүләр , кысканга былтыр
Кычкыралармы быел ?”
3) “ Ми-ки-ки , ми-ки-ки
Капчыкта бит бүре башы унике.”
Балалар җавап бирәләр.
Тылсымчы: Булдырдыгыз, балалар. Сез әкиятләрне яхшы беләсез икән. Минем дустым Зилант сезгә хат җибәрде.
Балалар,мин сезгә кучтәнәч әзерләдем. Минем биремнәремне үти алсагыз - табарсыз. Бары тик зирәк,ихлас күңнелле ,күп әкият серләрен ачкан бала гына уыңшка ия була! Ә сез нинди?
Беренче ишарә сезгә юл күрсәтер.
Рус гүзәле
Болынлыкта тора
Яшел кофточкада,
Ак сарафанда.
Зилант патша.
Тылсымчы:әй,патша,хәйләкәр Зилант. Балалар,Зилант хәзинәсен эзлибезме? Таба алырбызмы соң?
Балала: безнен девиз “Алга!Без булдырабыз барсын да”!
Тылсымчы: Балалар,Зилант хәзинәсен эзләп табар өчен без кагыйдәләрне үтәргә тиеш.
(Квест кагыйдәләрен җитди сөйләү бик мөһим)
Тылсымчы: КИҢӘШ!
1. Эзләгәндә бер-береңне этәрмәскә кирәк.
2. Бер-береңне тыңларга кирәк.
3. Олылардан качып китәргә ярамый.
4. Укытучыңны тыңла, сыйныфташыңның фикерен хөрмәт ит.
Тылсымчы: Башладык!
Төп уен
Балаларга ярдәмлек биремнәр.
1.Беренче ишарә балаларны һәм Тылсымчыны каен агачы янына алып бара,агачта ребус эленгән. Ребус чишелде.”Китап” сүзе чыга.
2.Ребуснын арткы ягында икенче ишарә.
“Укытучы-ул фән буенча ......генә бирми, ул безгә тормыш өрә, безне чын булырга өйрәтә» . Укытучы сине ...дөньясында күптән көтә.
Нәрсә бирә укытучың сиңа? Уйлап тап.Шунда барырсың,бала.
(Белем)
(Тылсымчы балаларга укытучыларын эзләп табарга киңәш бирә. Өченче ишарә балаларның укытучылары белән бәйле.)
3. Балалар һәм Тылсымчы укытучыны эзләп тапкач,ул аларга өченче ишарәне тапшыра.Биремдә татар халык әкиятләреннән өзекләр бирелгән. Һәр әкият җавабы “Чишмә “сузенең беренче хәрефенә тиң.
Әкияттән өзекләр.
“Борынгы заманнарда карт кеше дөньяда яшәгән, һәм аның улы булган. Алар ярлы, кечкенә иске йортта яшәгәннәр. Менә картның үләргә вакыты. Ул улын чакырды һәм аңа әйтте:
- Мин сиңа мирас итеп калдырырга бернәрсәм дә юк, улым, читектән башка. Кая гына барсаң да, аларны үзең белән ал, алар сиңа кирәк булачак.(Читекләр)
“Олысы әйтте::
- Әйдә, агачны бераз селкетикбез һәм алма ашыйбыз.
Кечесе җавап бирде:
-Ничек син ялкау түгел? Әйдә, агач астына ятып, алмалар үзләре төшкәнче көтик.
Ике ялкау алма агачы күләгәсендә ята.”(Ике ялкау)
“Һәм алар авыл буйлап киттеләр. Алар бардылар, бер егетне таптылар. Ә бу нәкъ шул Шомбай иде, ул үз ватыкларын эчтән кигән иде.
- Исемең ничек? — сорау.
- Шомбай, - дип җавап бирә егет.(Шомбай)
“Борынгы заманда булган бер бай. Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенең кибетләрен, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән. Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән.”(Мулла,Дию кызы һәм бай малае”.)
“Бер йортта Әтәч яшәгән.Әтәч ишегалдында йөри, йөри, ян-якка карый, тәртипкә карый һәм мөһимрәк.Әтәч биек коймага менеп кычкыра:
Ку-ку-ку! Ку-ку-ку! Мин-шаһ-әтәч, падишах-әтәч, хан-әтәч, солтан-әтәч.
(Әтәч патша)
Балалар белән Тылсымчы татар халык эйтемен җыялар “Китап –белем чишмәсе”.
Тылсымчы: балалар,сез ничек уйлыйсыз,кайда бик күп белем чишмәсе? Кайда соң ул белем хәзинәсе?
Балалар бергә: КИТАПХАНӘ!
Чараны тәмамлау
Уендагы балалар Тылсымчы белән китапханәгә юл тоталар. Анда аларны белем хәзинәсе хуҗабикәсе каршы ала.
Китапханәче :
-Сәлам, малайлар һәм кызлар,Тылсымчы!
Сез мине һәм минем хәзинәмне таптыгыз икән, димәк, хәйләкәр табышмакларны чишә алдыгыз.
Зилант сезнең өчен ике бүләк калдырды.
Беренче бүләкне сез табышмакларны, ребусларны чишеп алдыгыз. Сезнең зирәклекне кулланып, тапкырлыгыгыз максатка ирештерде. Нинди кыйммәтле бүләк икәнен аңладыгызмы?
Балалар:белем!
Китапханәче:
-Дөрес! Ә менә бу икенче Зилант хәзинәсе сезгә тырышлыгыгыз,дус була белү,ярдәмчел,бер-берегезгә хөрмәт күрсәткән өчен.
(Китапханәче балаларга сандык бирә ,ә аның эчендә татлы бүләк.)
Тылсымчы:балалар,әфәрин! Киләчәктә дэ сезгә уңышлар телим!
Тәмам.
Приложение №1
Балалар,мин сезгә кучтәнәч әзерләдем. Минем биремнәремне үти алсагыз - табарсыз. Бары тик зирәк,ихлас күңнелле ,күп әкият серләрен ачкан бала гына уңышка ия була! Ә сез нинди?
Беренче ишарә сезгә юл күрсәтер.
Рус гүзәле
Болынлыкта тора
Яшел кофточкада,
Ак сарафанда.
Зилант патша.
Приложение№2
Приложение №3
Әкияттән өзекләр.
1)“Борынгы заманнарда карт кеше дөньяда яшәгән, һәм аның улы булган. Алар ярлы, кечкенә иске йортта яшәгәннәр. Менә картның үләргә вакыты. Ул улын чакырды һәм аңа әйтте:
- Мин сиңа мирас итеп калдырырга бернәрсәм дә юк, улым, читектән башка. Кая гына барсаң да, аларны үзең белән ал, алар сиңа кирәк булачак.(Читекләр)
2) “Олысы әйтте::
- Әйдә, агачны бераз селкетикбез һәм алма ашыйбыз.
Кечесе җавап бирде:
-Ничек син ялкау түгел? Әйдә, агач астына ятып, алмалар үзләре төшкәнче көтик.
Ике ялкау алма агачы күләгәсендә ята.”(Ике ялкау)
3)“Һәм алар авыл буйлап киттеләр. Алар бардылар, бер егетне таптылар. Ә бу нәкъ шул Шомбай иде, ул үз ватыкларын эчтән кигән иде.
- Исемең ничек? — сорау.
- Шомбай, - дип җавап бирә егет.(Шомбай)
4)“Борынгы заманда булган бер бай. Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенең кибетләрен, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән. Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән.”(Мулла,Дию кызы һәм бай малае”.)
5)“Бер йортта Әтәч яшәгән.Әтәч ишегалдында йөри, йөри, ян-якка карый, тәртипкә карый һәм мөһимрәк.Әтәч биек коймага менеп кычкыра:
Ку-ку-ку! Ку-ку-ку! Мин-шаһ-әтәч, падишах-әтәч, хан-әтәч, солтан-әтәч.
(Әтәч патша)
КВЕСТ ҮТКӘРҮ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР
Квест кагыйдәләрен әйбәт итеп аңлатырга кирәк.
Ишарәләр бары тик бергә җыелгач кына чишелә.
Квест татар халык фольклорын өйрәнгәч үтелә.
Балалар экиятләр белән таныш булырга тиеш.
СЫЛТАМАЛАР.
http://tatarlarga.ru/adabijat/view/tatar_halyk_akijat.html
https://tatobzor.ru/tatarskie-skazki
https://muzofond.fm/search/%D1%82%D1%83%D0%B3%D0%B0%D0%BD%20%D1%82%D0%B5%D0%BB