kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Счастье семьи - дети (сценарий утренника на татарском языке)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данное мероприятие посвящено семье, где дети одинаково выражают, читая стихи, свою любовь к своим родителям и другим членам семьи.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Счастье семьи - дети (сценарий утренника на татарском языке)»

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение

средняя общеобразовательная школа с. Талачево

муниципального района Стерлитамакский район

Республики Башкортостан







Гаилә бәхете- балада

( әдәби-музыкаль иртәлек)











Әзерләде һәм үткәрде Биккулова И.В.,

югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы













Март-2021

Максаты: Мәктәп, укытучылар, ата – аналар һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, мөгаләмәне тагын да якынайту.

Гаилэ бэхете- балада

1 нче бала.Исәнмесез диеп

Суз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез диеп суз башласам,

Бәхетем арта, куңел шатлана.

2 нче бала.Яшәгез сез гел муллыкта.

Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы кайнар…

Балалар(бергә) сәлам!

Укытучы:Хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар!Бүген без “Гаилә бәйрәме”нә, әтиләрне 23 февраль  бәйрәме белән котларга, әниләрне 8 март хатын-кызлар  көне белән котларга җыелдык. Гомер бит аккан судай тиз үтә. Менә бүген сезнең каршыгызда әле күптән түгел бишектә яткан нәни ул һәм кызларыгыз, бәгырь җимешләрегез сезне гаилә бәйрәме белән котларга, үзләренең сезне ничек яратулары турында сөйләргә җыелдылар.

3 нче укучы: Җирдә миңа ни кирәк

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин җир кирәк.


4нче укучы:Мин сөйлим ана телендә

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп

Әйттем ана теле белән:

-Мин җирдә кеше!- диеп.



Укытучы: Бала – җаның,

Бала – уртак каның –

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак күк чәчәк.

Бала – бәгырь,

Бала – татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә.

Бала- җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык гаиләләрнең олы бәхете.



5 нче укучы: Мин гаиләмдә бәхетле

Мин гаиләмдә хисле.

Мин гаиләмдә кадерле,

Гаиләм белән көчле.

Дөнья ямьле, тату була

Гаилә тату булганда.



6 нчы укучы:Каршылыкны җиңеп була

Барың бергә булганда.

Гаилә - таяныр ноктам,

Гаилә - якты учак,

Гаилә - кызың, улларың.

Гаилә - кайнар кочак!



Җыр “ Бәхет өчен”

7нче укучы: Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына.



8 нче укучы: Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт,

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә сез кирәк.


Укытучы: Әйдәгез әле азрак ял итеп алыйк. “Балаларны табыгыз” уены уйныйбыз. Әтиләрнең күзен бәйлибез, балаларны уртага кертәбез. Әтиләр балаларын табарга тиеш.

( күңелле музыка яңгырый)


9 нчы укучы: Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

10 ученик:Ты сильный и смелый,
И самый большой,
Ругаешь - по делу,
И хвалишь – с душой!
Ты друг самый лучший,
Всегда защитишь,
Где надо – научишь,
За шалость простишь.

 

11 ученик:На наши вопросы
Ты знаешь ответы,
И мне помогая,
Читаешь газету.
Любую поломку
Легко устраняешь,
И головоломку
Ты быстро решаешь.
Я рядом шагаю,
За руку держусь!
Тебе подражаю,
Тобою горжусь.



Песня “ Лучше папы друга нет!”


Укытучы: Ә хәзер әниләребез белән уйнап алыйк әле “Банкир” уены. Әниләр төрле сорауларга җавап бирә-бирә вак акча саныйлар. Сораулар:

- Исемегез ничек?

- улыгызга ничә яшь?

- ипи ничә сум тора?

- малаегызның әтисенә ничә яшь?

- 7*8 ничә була ?

- 1 л сөт ничә сум тора?

Ир бала сөйли:“Әниемнең кызы юк бит”.

(12 нче укучы) Әниемнең кызы юк бит

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та –

Малае бар бер дигән.

13 нче укучы:Әнием, бәгърем, күз нурым,

Кояшым, аем һәм йолдызым.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз

Әнидән нурлырак җир кызын.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле –

Алар безнең әниләр.


14 ученик:Мне мама пpиносит
Игpyшки, конфеты,
Hо мамy люблю я
Совсем не за это.
Веселые песни
Она напевает,
Hам скyчно вдвоем
Hикогда не бывает.

15 ученик: Я ей откpываю
Свои все секpеты.
Hо мамy люблю я
Hе только за это.
Люблю свою мамy,
Скажy я вам пpямо,
Hy пpосто за то,
Что она моя мама!


Песня « Песенка про маму»

Укытучы: Гаиләнең иң күңелле вакыты- кичке вакыт, чөнки нәкъ шушы вакытта гаилә әгъзалары өйдә җыела һәм кичке ял сәгатьләрен бергә уздыралар. Ә хәзер без дә бергәләшеп мәкальләр әйтешеп алыйк.

     Ана җылысы ─кояш җылысы.           

Әткәй-шикәр,әнкәй─бал.

    Әткәй һөнәре ─балага мирас.

Ана кунеле балада- (бала кунеле далада)

Ана балага авызыннан-(өзеп каптырыр)

Баланың телен анасы белер.

Алтмышка җитсә дэ бала-(ана өчен һәрчак бала)

Аталар сузе- (акылның узе)

Ата-ананы тыңлаган –адәм булган, тыңламаган-(әрәм булган)

-         Өйнең яме ана белән.

-         Ана- шәфкать диңгезе.

-         Әни суккан авыртмый.

-         Ата-беләк, ана-йөрәк.

-         Балага иң куатле кеше-ата.

-         Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

-         Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

Укытучы: Әниләр өйдә юк вакытта безнең бөтен эш әтиләргә кала. Әтиләребез югалып калмый микән? Тикшереп карыйк әле. Әтиләре кызларының чәчләренә бантик тагалар.

( күңелле музыка яңгырый)

16 нчы укучы:Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, сеңлемә

Әти- иң кирәк кеше!



17 нче укучы: Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплый ул.

Безнең, әниләрнең тынычлыгын,

Саф, ягымлы елмаюын саклый ул.

Әти – безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.

Әти – көчле, әти – батыр, әти – безнең куаныч.

Әти – алтын багана, гаиләдә ул терәк.

Тынычлык, иминлек сагында ул кирәк.

Укытучы:Әти! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы, җылы исем. Ә аның янәшәсендә “Әни” сүзе дә торса, ул тагын да матуррак ишетелә. Әти-белән әни булганда гына хөр күңел белән кайгы-хәсрәтсез яшисең.

 Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

 Сез чаялар, сез батырлар

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганда тормыш ямьле,

Сез булганда яшәү гамьле.

Укытучы:Сөйдергәндә тел,биздергән дә тел ди халык.Матур,йомшак,ир-кәләү сүзләре бигрәк тә балаларга кирәк.Ул аны көненә 12 тапкыр тоярга тиеш. (һәр команда 12 сүз яза.1минутка)

( күңелле музыка яңгырый)

Ә безнең балаларыбыз тылсымлы, назлы сүзләрне беләме икән. Шуны тикшереп карыйк әле. (Ромашка таҗларындагы сорауларга җавап бирәләр).

Әниеңнең сиңа әйтә торган иң матур, иң ягымлы сүзләре.

Синең әти-әниеңә, туганнарыңа әйтә торган матур сүзләрең.

  • Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

  • Берәрсенә үтенечең булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк?

  • Берәрсеннән гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәбез?

  • Хушлашканда нинди сүзләр әйтәбез?



Укытучы: Укучылар! Бервакытта да әти-әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез. Олы тормыш юлына баскач та, безгә әти-әниләр кирәк. Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлык-куанычларыбыз булса да, без әти-әниләребез янына ашыгабыз. Без әти-әниләребезгә гомер буе бурычлы.





18 нче укучы:Мин бай кеше

Бик күп кызлар

Карый миңа көнләшеп,

Юмарт булсам да аны мин

Бирә алмыйм өләшеп.

Очыйм дисәм, оча алам

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул- әтием дә

Әнием дә бар минем.

Балалар бүләкләрен тапшыра

Укытучы:Сезгә бүләк ясадык без,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер-

Зур бүләк дип уйладык.

Җыр “ Гаилә турында”



Укытучы:

Нинди олы бәхет! Җыелышып

Уйнау, көлү, бию гел бергә.

Насыйп булсын иде, сөенешеп,

Шатланышып яшәү гомергә.

 



















Кулыма каләм алдым да,

Бар эшемне дә ташлап,

Шигырь язарга утырдым

Әтиемә багышлап.



Әни әйтә - әтиеңнең

Куллары, кызым, алтын.

Ышанмадым, боргаладым

Кулының алдын, артын.



Соңыннан гына аңладым

Әнинең ни әйтәсен.

Башка төрле булган икән

«Алтын»ының мәгънәсе.



Дөрестән дә, әтием

Бар эштә уңган минем.

Күпме эзләп карасам да,

Тапмадым аңа тиңен.































ҖЫР  “ӘТИЕМӘ”

1.Гаиләбез горурлыгы

Син, әтиебез,

Сиңа бәхетләр,шатлыклар

Бик күп телибез.

 

Кушымта:

Әтиебез куенында

Үсәбез  кайгы тоймый.

Күңелебез аңа көн дә

Рәхмәтләр генә җырлый.

 

2.Кайгырасың гомер буе

Син безнең өчен,

Олы юлга чыгарасың,

Биреп бар көчең.

Кушымта.

 

3.Без бәхетле барыбыз да

Син бар чагында.

Гөрләшеп яшибез һаман

Киң кочагыңда.

Кушымта.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Счастье семьи - дети (сценарий утренника на татарском языке)

Автор: Ильгиза Винеровна Биккулова

Дата: 10.04.2021

Номер свидетельства: 577835

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(54) "Сценарий "День Независимости""
    ["seo_title"] => string(28) "stsienariidienniezavisimosti"
    ["file_id"] => string(6) "268940"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1450717405"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства