Праздник урожая- Сөмбелә бәйрәме.
Җаббарова Диләрә Таһирҗан кызы ,
«Казан шәһәренең 9 нчы урта белем бирү мәктәбе» татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:укучыларны Сөмбелә бәйрәме, аның килеп чыгу тарихы белән таныштырырга.
Җиһазлау: . Көзге байлыклар- яшелчә, җиләк-җимешләр белән бизәлгән өстәл, презентация, магнитофон, татар халык мәкальләре язылган плакатлар.
Кичә барышы:
Алып баручы. ( Тын гына “Сөмбелә” җыры яңгырый. Г.Зәйнашева сүзләре, М Шәмсетдинова музыкасы) Сөмбелә бәйрәме урып-җыю эшләре тәмамлангач, көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелгән. Сөмбелә сүзе гарәпчәдән “башак, бөртек, орлык, иген” дип тәрҗемә ителә. Сөмбелә-Уңыш алиһәсе.Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә алтын-сары төстәге толымлы кыз булган.Аны иң уңган, иң чибәр кызлар арасыннан сайлап алганнар һәм, матур итеп киендереп, мәйданга алып чыкканнар. Кызга төрле сораулар биргәннәр: “Балтамы, әллә безме?” Сөмбелә : “Балта!”- дисә, көз салкын булачак, бозны балта белән дә вата алмассың, имеш. “Без!”- дисә, көз җылы киләчәк, елгадагы бозны без белән дә тишеп булачак, дип уйлаганнар.
1укучы. Табыннар сыгылып тора
Ул сыйдан, ул нигъмәттән.
Алмалары ташып чыккан
Баллы, татлы ширбәттән.
2укучы. Ак күмәч, ак ипи булып,
Түрдән икмәк нур сибә.
Мондый тәм-томнарны күргәч,
Авыздан сулар килә.
3 укучы. Көзге табын- бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
4укучы. Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң, эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
5 укучы. Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.
Җыр башкарыла “Без бәхетле, шат балалар”
(Бер кулына бавырсак, икенче кулына ромашка чәчәге тотып, Сөмбелә керә)
Сөмбелә. Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин сезгә күчтәнәчкә бавырсак алып килдем, чөнки бу бәйрәмдә өстәлгә һәрвакыт бавырсак куйганнар. Ул көзге муллык, байлык символы булган.
Алып баручы. Сөмбелә, чәчәкне дә балаларга бүләк итәсеңме?
Сөмбелә. Ә чәчәгем тылсымлы. Аның таҗларына балаларның зирәклеген сынап карау өчен табышмаклар язылган.
Алып баручы. Яле, сынап карыйк алайса.
Берәү иде-җиргә иңде,
Күтәрелде- башын иде:
Санап кара-ничәү инде? (көнбагыш)
Җәй иртәрәк уяныр,
Кыш иртәрәк югалыр. (кояш)
Исемем –боерык,
Зурлыгым-йодырык;
Эленеп торырлык
Бар миндә коерык. (алма)
Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем;
Гаҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган. (помидор)
1 укучы. Сөмбелә, ә мин помидор турында шигырь беләм. Аны шагыйрь Ш.Галиев язган.
Сөмбелә.Яле, сөйләп күрсәт.
1 укучы. Помидор-светофор
Ямь – яшел алдымда.
Су сибим, йомшартыйм,
Мин барыйм янына.
Помидор-светофор
Саргая кай ара.
Көз, бераз түз, диям,
Әйтерсең шаяра.
Помидор-светофор
Син пештең кызарып.
Туктыйм да сокланам,
Киталмыйм кузгалып.
Сөмбелә. Менә рәхмәт. Нинди матур шигырь!
Җир астында алтын казык,
Без аны алдык казып. (кишер)
2 укучы.Беләсезме, кишер ни өчен җир астында үсә? Тыңлагыз, сөйлим.
Бервакыт кишергә әйтәләр:
-Куян сине ашарга тели.
Нишләргә? Кайда яшеренергә?
Озак уйлап тормый кишер, ашыга-ашыга җир астына төшә башлый. Бөтенләй җир астына төшеп булмый бит. Ничек суларсың анда? Кишер башын гына калдыра, аны үзенең яфраклары белән каплап куя.
Шуннан бирле кишер җир астында гына үсә икән, ди.
Сөмбелә. Менә бит ни өчен кишер җир астында үсә икән, аны да белдек.
3 укучы. Кура җиләге һәм чия
Компотка әверелгән.
Кемдер исә муенына
Миләш-муенса элгән.
4 укучы. Биибез дә, җырлыйбыз да,
Уеннар да уйныйбыз.
Киләсе елга да уңыш
Мул булыр дип уйлыйбыз.
5 укучы. Нинди көн, нинди тантана,
Бу бәйрәмне кем белә?
Бездә Уңыш бәйрәме бит,
Бай һәм юмарт Сөмбелә!
“ Әйлән-бәйлән” җыры башкарыла.
Алып баручы. Чәй эчәбез бал белән
Бала-чагалар белән.
Бала-чага сигез җан
Рамил, Мурат һәм Раян,
Элина белән Лиана
Кәмилә, Раил, Зәрринә.
Ә хәзер балалар чәй өстәле янына рәхим итегез.
Кулланылган әдәбиятның исемлеге:
1.Ф.С.Сафиуллина, Р.З.Хәйдәрова “Татарча сөйләшергә өйрәнәбез”, Яр Чаллы,1995 ел.
2.Иң күңелле көн:бәйрәмнәр турында шигырьләр,
төз. Э.Кәлимуллина,Казан, Тат.кит.нәш., 2011