kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Парламент иленә сәяхәт

Нажмите, чтобы узнать подробности

Классный  час для учащихся начальных классов. Им будет интересно узнать о парламенте.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Парламент иленә сәяхәт»


Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе

Ч.М.Сарварова, I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы








Тема: Парламент иленә сәяхәт

( 4 класс укучылары өчен тәрбия сәгате)










2018



Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе

Ч.М.Сарварова, I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы

Тема: Парламент иленә сәяхәт.

Максат: парламент турында төшенчә бирү, дәүдәт символикалары , депутат, закон, сайлау, министр, Дума, Дәүләт советы һ.б белән таныштыру; укучыларда парламентка карата дөньяви уңай карашны пропагандалау һәм формалаштыру; парламент эшчәнлеген тормыш шартларында таный һәм ул китергән файдага үз фикереңне белдерә белү, намуслылык, тәртиплелек күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау, материал : 2 төрле тартма, компьютер, проектр, төрле ситуацияләр язылган карточкалар, презентация, ак, кара кәгазьләр.

Тәрбия сәгате барышы

-Исәнмесез, кадерле укучылар. Кәеләрегез ничек?

Мин сезне бүген җитди сөйләшүгә чакырам. Сез әзерме?

- Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда язылганны укып менә шушы тартмаларга салырга кирәк. Әгәр дәүләткә кагылышлы булса “дәүләт темасы”, дәүләткә кагылмый дисәгез “башка тема ” тартмасына салырсыз (карточкаларны тарата, укучылар берәм- берәм тактага язуларны ике төркемгә бүлеп куялар.

Карточкаларда түбәндәгеләр язылырга мөмкин:

  1. Депутат

  2. Закон

  3. Укучы

  4. Мәктәп

  5. Орган

  6. Хөкүмәт

  7. Уенчык

  8. Мәктәп

  9. Сайлау

  10. Президент

  11. Ноутбук

  12. Ручка

  13. Конституция

  14. Хокук,бурыч

  • Әйдәгез хәзер тикшереп карыйк. Кайсы “тартмада” нәрсәләр бар икән. (слайдта күрсәтелә)

  1. Укучылар түбәндәгечә бүләргә тиеш

  2. Дәүләт темасы” тартмасы

  1. Депутат

  2. Закон

  3. Орган

  4. Хөкүмәт

  5. Сайлау

  6. Президент

  7. Конституция

  8. Хокук, бурыч

  9. Башка тема” тартмасы

  1. Укучы

  2. Мәктәп

  3. Уенчык

  4. Мәктәп

  5. Ноутбук

  6. Ручка

  1. - Балалар, ә нигә сез (тартмаларга күрсәтеп) нәкъ менә шулай бүлдегез. Әйдәгез, хәзер җавапларыгызны исбатлап күрсәтегез. ( укучылар белән һәр карточка тикшерелә)

  2. -Укучылар “Дәүләт” тартмасындагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Башкача нәрсә дип әйтеп була? ( укучылар тулы, дөрес итеп парламент дип әйткәнче укытучы өстәмә сораулар бирә)

  3. - Димәк бүген, парламент турында сөйләшәбез. (слайдта күрсәтелә)

  4. -Нәрсә соң ул парламент? Кем ничек аңлый парламент дигән сүзне? (җаваплар)

  5. -Парламент – хакимиятнең тулысынча яки өлешчә сайлау юлы белән төзелгән иң югары вәкаләтле закон чыгару органы.

  6. -Нәрсә соң ул закон? ( укучыларның фикерләре)

  7. -Закон үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр, положениеләр җыелмасы

  8. -Закон безгә кирәкме? Ни өчен? ( укучыларның фикерләре)

  9. -Законнар ничек барлыкка килә? Аларны кем кабул итә?

  10. -Депутатлар нәрсәләр эшли? (слайдта күрсәтелә)

  11. -Нинди кеше депутат була? Кемне депутат итеп сайлыйлар?

  12. -Сайлау нәрсә ул?

  13. -Конституция дигән сүзне ишеткәнегез бармы? (слайдта күрсәтелә)

  14. -Дәүләтнең төп законы – бу илнең конституциясе. Ул җәмгыять һәм дәүләтнең төзелешен, хакимият органнарын оештыру тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели.

  15. Конституция - язма документ, ул РФ да барлык сайлаучыларның тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Кайбер илләрдә Конституциянең бердәм формасы булмый, һәм ул законнар җыентыгын тәшкил итә..

  16. -Безнең “Дәүләт темасы”тартмасында тагын нинди сүзләр калды? (Дәүләт думасы, Дәүләт советы, президент)

  17. Укучылар фикере тыңланыла. (Кем ул Президент , нәрсә ул Хокук һәм бурычлар)

  18. Бурычлар – кеше тарафыннан ул үзе һәм калганнар тыныч кына яшәсеннәр һәм эшләсеннәр өчен башкарылырга тиеш хәрәкәтләр

  19. Хокук - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетәле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар. Бу белем алу, әти-әни белән яшәү, хөкүмәт тарафыннан яклану хокукы.

  20. Президент - дәүләт башлыгы, җитәкчесе. (рәсем күрсәтелә)

  21. - Хәзер бер эшлекле уен уйнап алырбыз. Мин хәзер сезгә киселгән рәсемнәр бирәм. Ике төркемгә бүлеп эшләргә мөмкин. Менә бу ак кәгазьгә бергәләп беркетергә кирәк. Рәсемнең һәр деталенең нәрсәгә ошаганы сорала.

  22. ( Түбәндәге рәсем килеп чыгарга тиеш)

  • Рәсемгә карап нәрсә әйтергә була? (укучылар фикере..)

  • Бик дөрес. Дус булырга, тату яшәргә кирәк. Бердәм булганда гына авырлыкларны җиңеп була. Ә хәзер үзебезне депутатлар итеп хис итик. “Дуслык законы” уйлап чыгырып карыйбыз. Укучылар:

  • Дустыңның серен саклый бел

  • Дустыңны хөрмәт ит

  • Авыр чакта дустыңа ярдәм ит

  • Дустыңны гафу итә бел

  • Үз хаталарыңны таный бел

  • Һәрвакыт дөресен сөйлә

  • Саранланма

  • Игътибарлы бул

  1. - Закон булгач , балалар аны һәркем үтәргә тиеш. Менә илебездә кабул ителгән законнарны да без барыбыз да үтәргә тиеш булабыз.

  2. - Икенче уен. Уен “Синең хокукларың һәм бурычларың?” дип атала. Бирелгәннәрне ике төркемгә бүлеп куярга. 1 нче төркем- Хокук, икенче төркем - бурыч.

  3. Яшәү хокукы

  4. Башлангыч һәм төп белем алу

  5. Урлашмаска

  6. Граҗданлык хокукы бурычы

  7. Ата-аналар белән яшәү

  8. Тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә зыян китермәү

  9. Белем алу хокукы

  10. Сүз иреге

  11. Алдашмау

  12. Тирә-юнь мохитны саклау

  13. Яшәү урынына хокук

  14. Дәүләт органнарына сайлау һәм сайлану

  15. Ял хокукы

  16. Өлкән яшьтәгеләргә һәм авыруларга һәрчак ярдәм итү.

  17. (Укучылар бүләләр, тикшерелә.)

  18. -Укучылар, бу исемлекне без дәвам итә алабызмы? (әйе). Әйдәгез өстәп язып карыйк.

  19. -Балалар, сезнең алдыгызда ак һәм кара төстәге кәгазьләр бар. Шул кәгазьгә дәүләтебезгә карата уңай һәм тискәре фикерләрегезне языгыз. Әгәр тискәре фикерегез булмаса кара төстәгесен читкә алып куегыз.

  20. Йомгак ясала.

  • Үзегезнең хокукларыгыздан дөрес файдаланып, бурычларыгызны үтәп яшәвегезне телим. Катнашуыгыз өчен рәхмәт.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Парламент иленә сәяхәт

Автор: Сарварова Чулпан Мирзашариповна

Дата: 17.05.2019

Номер свидетельства: 510703


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства