kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Открытое мероприятие "Дуслык бәйрәме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм кадерле балалар!

Исәнмесез диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслпр,

Күңелебез шундый шатлана.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Открытое мероприятие "Дуслык бәйрәме"»

Государственное бюджетное образовательное

учреждение «Ново - Кинерская школа-интернат

для детей с ограниченными возможностями здоровья»

Григорьева Г.Н.

2019-2020 учебный год


ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ”.



Максат:

  1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

  2. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү;

  3. Татар мәкальләре, җырлар, шигырьләр аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү;

  4. Коллективта бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.


Тәрбияче:Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үзебезчә сезгә саләм,

Әссәләмәгаләйкүм!

Исәнмесез, Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм кадерле балалар!


Тәрбияче: Исәнмесез диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана!


Тәрбияче: Хөрмәтле кунаклар, рөхсәт итегез “Дуслык бәйрәме” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәбезне башлап җибәрергә.

Тәрбияче: Балалар, әле менә кайчан гына сез безнең мәктәпбебезгә, 1 нче сыйныфка укырга килгән идегез. Вакыт дигәннәре сизелмичә дә үтеп бара. Менә ничә ел дәвамында, сез шушы мәктәптә, шушы классташларыгыз, дусларыгыз белән бергәләп белем аласыз, аралашасыз. Уку, белем алу җиңел түгел, тикмәгә генә татар халкында «Уку- энә белән кое казу» димәгәннәр. Уку кайберләрегезгә җиңелерәк бирелә, ә кайберләрегезгә тырышырга кирәк. Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин, укудан тыш төрле проблемалар, кыенлыклар очрарга мөмкин. Бу очракта, сезгә ярдәмгә әлбәттә, әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз, абый-апаларыгыз, тәрбиячеләрегез, укытучыларыгыз, дусларыбыз килә. Кыенлыкларны, укудагы авырлыкларны бары тик бер-берең белән дус - тату, бердәм булганда гына, бер — береңә ярдәм иткәндә генә, тәртипле, әдәпле булганда гына җиңеп чыгарга мөмкин. Тикмәгә генә татар халкында “Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” кебек мәкальләр яшәп килми.

Бездә бүген дуслык бәйрәме! Әйдәгез, бергәләп күңел ачып, ял итеп алыйк әле. Безнең бәйрәмебез уеннар, мәкальләрне тулыландыру, шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барыр.


Балалар “Бу рәсемдә нинди сүз яшерелгән”. Игътибар белән рәсемгә карагыз әле, анда сурәтләнгән предметлар атамасының беренче хәрефләрен алып, килеп чыккан сүзне укырга кирәк. (Дуслык)

Әфәрин балалар.


Ранис Төрле – төрле телдә сөйләшсәк тә

Төрле – төрле милләт булсак та

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.


Гөлчәчәк Төрле – төрле җирдә яшәсәк тә,

Төрле – төрле исем йөртсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.


Ришат Дус яшибез, ярдәмләшеп,

Беркемне рәнҗетмибез,

Ачу килгән чакта да без

Авыр сүзләр әйтмибез.


Рәсим: Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез татар илендә.

Сөйләшәбез төрле телләрдә

Аңлашабыз дуслык телендә.


Тәрбияче: Әйдәгез, балалар бергәләшеп “Дуслык” җырын җырлап алыйк әле.


Дуслык” җыры.


Владимир Наш Татарстан

Дружбою славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравиться!


Эльвина Карап тормый ара еракка

Дуслар килә безгә кунакка

Дуслык безнең тормыш үзәге

Дуслык безнең бәйрәм бизәге


Тәрбияче: Балалар без хәзер сезнең белән мәкальләрне тулыландырып алырбыз. Мин мәкальләрне әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәргә тиеш буласыз. Игътибар экранга. Җавапны кул күтәреп әйтәсез. Башладык.

  • Дустың булмаса – эзлә, - (тапсаң – югалтма) Рәсим

  • Иптәшең үзеңнән - ( яхшырак булсын) Ришат

  • Дуслыкта, бердәмлектә – (көч). Гөлшат

  •  Ялгыз агачны - (җил сындыра). Зөлфия

  • Дус - (акчадан кыйммәтрәк) Гөлчәчәк

  • Дусларын онытканның – (үзен дә онытырлар) Инсаф

  • Балык сусыз торалмый – (кеше дуссыз торалмый) Ранис

  • Что одному не под силу, - (то легко коллективу) Дилүс

  •  Помогай другу везде, - (не оставляй его в беде). Сергей

  •  Человек без друзей, - (что дерево без корней). Алла

  • Один за всех - (и все за одного). Владимир

  • Кош канаты белән, - ( кеше дуслары белән көчле) Эльвина

Тәрбияче: Ә хәзер безнең егет һәм кызларыбыз рус халкының “Кадриль” биюен биерләр. Башкаралар Валишин Ришат, Волкова Алла, Тимофеев Владимир, Шарифуллина Гөлшат. Әфәрин балалар.

Дилүс: Дружбы яркие моменты
В сердце я всегда храню.
Друг, ты важен в жизни этой,

Очень я тебя ценю!


Ришат Без яшибез бер үк җирдә,

Без күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк

Без – кешеләр.


Инсаф Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә

“Дуслык” сүзе булсын безнең

Телебездә.


Тәрбияче: Интервью “Үзеңнең дустың турында сөйлә”

Балалар, күз алдына китерегез әле, безнең бәйрәмгә

репортер килгән һәм газета өчен интервью алырга тели ди. Хәзер сез үзегезнең дустыгыз турында сөйләргә тиеш буласыз.

Мәсәлән шундый сораулар:

- Дустыгызның исеме ничек?

- Сезне нәрсә бәйләп тора?

- Аңарда сине нәрсә җәлеп итә?

Ришат - Мин Хайруллин Инсаф белән дус. Без төрле рәсемнәр ясарга яратабыз, аның белән бик кызык.

Зөлфия - Мин Галимуллина Адилә белән дус. Без бергә матур җырлар тыңлыйбыз.

Рәсим - Мин Иванов Ранис һәм Алексеев Сергей белән дус. Без бергә футбол уйныйбыз.

Гөлчәчәк - Мин Шарипова Эльвина белән дус. Без җырларга, биергә бик яратабыз.

Ранис - Мин Алексеев Сергей һәм Шайхуллин Рәсим белән дус. Без бергә хоккей уйныйбыз.

Владимир - Я дружу с Ивановым Ранисом. Мы с ним играем футбол.

Дилүс – Я дружу с Билаловым Зульфатом. Мы с ним любим рисовать разные рисунки.

Гөлшат – Я дружу с Маликовой Ариной. Мы с ней вместе вяжем, и смотрим мульфильмы.

Эльвина – Мин Альмухаметова Гөлчәчәк. Без аның белән матур җырлар җырлыйбыз.

Сергей – Мин Шайхуллин Рәсим һәм Иванов Ранис белән дус. Без бергә баскетбол уйныйбыз.

Алла – Я дружу с Петровой Ксюшей. Мы с ней играем разные игры.

Инсаф – Мин Валишин Ришат белән дус, без бергә бәйләү кружогына йөрибез.


Тәрбияче: Давайте отложим дела на “потом”,

О дружбе расскажем, о дружбе споём.

Пусть искорка дружбы, что вместе зажжём,

Подарит нам радость, согреет теплом.


Балалар, әйдәгез, әле генә сөйләп үткән дусларыбыз өчен тагын бер матур җырыбызны җырлап бирик әле. “Возьмёмся, за руки друзья».


Зөлфия Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Көчле итә һәрбер кешене.


Сергей: Ваш келшен илена.

Эн мотор пагытеш Олма сад пеледеш,

Чевергалын кечеш, Ал олмаже шочеш.

Олма сад гай элжат, Саскала кушкына.

Татаржат, рушыжат, марийжат Ваш келшен илена.


Тәрбияче: Сезнең каршыгызда марий халыклары биюе. Башкаралар: Сибагатуллина Зөлфия, Шайхуллин Рәсим, Алексеев Сергей, Шарипова Эльвина. Әфәрин балалар.


Тәрбияче: Ә хәзер “Проблемалы ситуацияләрне бәяләп үтәрбез”. Мәкальне туры китер.


Тәрбияче: Дуслык – ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табарга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.

1 ситуация.

Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк. (Ярдәм итәм һәм әйтәм “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”)

2 ситуация.

Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм “Дус кайгыда сынала” дим.

3 ситуация.

Дустың синең белән ачуланыша, әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итә. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм “Дуслыкны акчага сатып алып булмый”)


4 ситуация.

Ике бала мәктәптән сөйләшеп кайталар, икесенә дә кошларга җимлек ясарга кушканнар. Берсе әйтә, нәрсәсе бар аның, мин аны алып киләм дип масая. Икенче көнне алып киләм дигән баланың кулында җимлек булмый. Ә икенчесендә була. Мин аңа “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” дип әйтәм.

Әфәрин балалар.

Алла: Друг, ты даришь яркий свет, 
Ты – звезда как будто! 
И всегда даёшь совет.

В трудную минуту!


Гөлшат: Татарча да биебез,

Русча да биебез,

Илебездә, җиребездә

Дус һәм тату яшибез!


Тәрбияче: Сезнең каршыгызда татар яшьләре биюе. Башкаралар: Иванов Ранис, Альмухаметова Гөлчәчәк, Хайруллин Инсаф, Сибгатуллина Зөлфия, Валишин Ришат, Шарифуллина Гульшат, Тимофеев Владимир, Волкова Алла.


Тәрбияче: Балалар, әйдәгез мин сезгә сорау бирәм, сез ул сорауга матур сүзләр тезеп китәргә тиеш буласыз. Аңладыгызма?

Тәрбияче:

Балалар, сез кемнәр?

Укучылар.

Сез ниндиләр?

Дуслар

Уңганнар.

Сөйкемлеләр.

Ләззәтлеләр

Ышанычлылар.

Көчлеләр

Хәзер безнең арада, үзара нәрсә булырга тиеш балалар? (Дуслык)

Әфәрин балалар.


Балалар безнең дуслыгыбыз тагында ныгыды микән, әйдәгез тикшереп карыйк әле. Минем кулымда кулчатыр, рус телендә ул зонтик, мин 1, 2, 3 диюгә сез тиз арада шушы кулчатыр, зонтик эченә тавышланмыйча, этешми-төртешмичә кереп бетәргә тиеш буласыз. Аңладыгызма. Башладык.

Әфәрин балалар. Безнең дуслыгыбызның ныгыганы күренеп тора.


Тәрбияче

Тырыш балалары белән Дус яши безнең төркем. Күлне күчереп куярбыз Гел булсак без бербөтен


Тәрбияче: Балалар әйдәгез искә төшерик әле. Без бүгенге ачык чарада нәрсәләр белдек, нәрсәләргә өйрәндек?

  • Без бүген дуслык турында сөйләштек,

  • биедек,

  • шигырьләр сөйләдек,

  • җырладык,

  • мәкальләр өйрәндек,

  • төрле ситуацияләргә мәкальләр таптык,

  • сорауларга җавап бирдек, уеннар уйнадык.


Тәрбияче: Бик зур рәхмәт сезгә балалар.


Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез татар халкының милли ризыгы чәк-чәкне дусларыбызга, кунакларыбызга бүләк итик әле.


Зөлфия Татар кызы: Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәк-чәк

Авызга кабуга эри

Телең йотмыйсың чак-чак.


Тәрбияче: Ә хәзер балалар, дусларыбызны тагын да ныгытыйк “Дуслык күпере” җырын җырлап алыйк.


Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә

Дуслык булса, яшәү күңелле

Уңай була һәрбер эшен дә.

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.


Тәрбияче: Кадерле дуслар! Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Һәркайсыбызның өендә – муллык, тәнендә – саулык, фикирендә – зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын! Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Открытое мероприятие "Дуслык бәйрәме"

Автор: Григорьева Гульгена Нурисламовна

Дата: 24.03.2020

Номер свидетельства: 544036


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства