kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Онытырга мөмкин түгел

Нажмите, чтобы узнать подробности

9 нчы Май бәйрәме уңаеннан һәйкәл янында уздыру өчен язылган сценарий.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Онытырга мөмкин түгел»

Онытырга мөмкин түгел.

1 нче
укучы
Таң җилләре арыш башларыннан
Чык бөртеген коеп искәндә,
Тыныч куңел белән колхозчылар
Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,
Илебезнең армас эшчеләре
Төнге сменадан кайтканда,
Кара диңгез өстен таң нурлары
Ал яктылык белән япканда, -
Фашист пиратлары илебезнең
Гадел тынычлыгын боздылар. 

Туп, сирена, самолет тавышлары ишетелә. Тына.

2 нче укучы
Завод морҗаларын алсулатып
Аткан чакта сызылып алсу таң,
Көндәгечә тыныч хезмэт белән
Шаулаганда безнең киң Ватан,
Көндәгечә колхоз кырларында
Башланганда шундый кызу эш,
Котырган эт - Гитлер безгә каршы
Сугыш ачты.

Сугыш кыры тавышлары тагын кабатлана. Тына.

3 нче укучы 1941 елның шомлы июнь көннәре иде бу... Тыныч хезмәт дәрте белән янып, илен яңадан-яңа уңышлар белән куандырып торган халык туфрагына Гитлер Германиясенең кара тәреле танклары үрмәләде, авылларыбыз, шәhәрләребез өстендә бомбалар, туплар шартлады. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы кутәрелде.

4 нче укучы
Котырган эт - Гитлер безгә каршы
Сугыш ачты, ләкин бу сугыш -
Үз башына булыр ул этнең!
Фашизмга үлем бу сугыш!

Укучылар сәхнәгә икешәрләп (өчәрләп) тезелгэн саф белэн "Канга-кан" җырын (Г.Насретдинов сүзләре, Ж.Фәйзи көе) җырлап керә hәм җырны тәмамлаганда, йөзләре белән тамашачыга борылып баса.

Алып баручы
Авылыбызның, иң-иң уртасында,
Иң матур hәм күркәм урында,
hәйкәл булып баскан солдат тора,
Винтовкасын кысып кулына.

Һәйкәл тавышы (сәхнә артыннан яки магнитофон язмасында яңгырый):
Тукта, иптәш, тукта!
Минем яннан
Тыныч кына үтеп китмә син!
Мин бит гади бер сын гына түгел.
Мин - көрәшче!
Авылдашың синең, иптәшең!
Онытма син!
Бик кыйммәткә төште
Синең бәхет безгә!
Шул хакта гел сөйләп тору өчен
Таш сын булып, hәйкәл булып
Кайттык бүген Сезгә!

5 нче укучы
Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу hәйкәл!

6 нчы укучы
Күпме ятим аналар hәйкәл янына килеп бу таш сынны "балам" диеп сыйпадылар.

7 нче укучы
Күпме тол хатыннар hәйкәл янына килеп назлы сүзләрен пышылдадылар.

Сәхнә караңгылана. Прожектор hәйкәл белән Ананы гына яктырта.

Ана

Улым! Газизем бердән-берем. "Мин бик тиз кайтырмын, әни", дип елмая-елмая чыгып киттең дә югалдың. Күзләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем. Кайтмадың, шул. Атаң белән бергә еракта калдыгыз. 71 ел мин сезне көтәм. 7 ел, 7 көн генә түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

Һәйкәл тавышы.
Исеңдәме, әнкәй, мине озатып; 
Авыл күмелгәнче бардың да,
Хәлсез кулларыңны салмак кына
Болгый-болгый карап калдың да,
Әрнетмәскә теләп мине шунда
Елавыңнан үзең тын булдың.
Тик шулай да күзең сөртер өчен
Яулык почмагына тотындың.

Ана
Син яраткан жырларны жырлап,
Күңелемне әзрәк юатам,
Син дә кушылып минем белән
Җырлашасың кебек ерактан.

Укучылар башкаруында җыр. "Кичер кайта алмавымны" (Л.Батыркаева муз., Р.Фәйзуллин сүз.).

8 нче укучы
. Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичә дә ятим үсәсен.

Кочып елый тол хатыннар,

Ялгыз каеннарның кәүсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,

Сулып барган чәчәк - гөлләрне .

Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,

Исәпсез күп кара төннәрне.

Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,

Күтәрелә, әмма хатыннар.

Алмадылар орден...

Бирмәделәр

Әмма, алар – герой, батырлар.

Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,

Урак урды

Таңнан алда басып аякка:

Билдән карга батып урман кисте,

“Хезмәт көне” дигән таякка.


Һәйкәл: Мин кайтырмын, балам, тиздән – тиздән,

Син көтеп тор сагынып әткәңне.

Сөрик кенә изге җиребездән

Каһәр суккан шашкан этләрне.

Мин сугышам синең тормыш өчен,

Синең бәхетең өчен сугышам.

Син уйный тор, бәгърем, иртә-кичен,

Мин кайтырмын тиздән сау булсам.

9 нчы укучы. Күпме аталар яу кырыннан, үзләренең газизләрен шундый эчтәлектәге хатлар язып юатканнар

Алып баручы. 1941 нче елнын 22 нче июне беркайчан да кире кайтмаячак.

Барысы бергә
Кире кайтмасын!
Кабатланмасын!

10 нчы укучы. Ул көн коточкыч кайгы белән тарих битенә язып куелды.

11 нче укучы.  Ул көн снаряд кыйпылчыклары булып кешеләрнең тәннәрендә йөри әле.

12 нче укучы. Култык таякларының, протез аякларның шыгырдавы булып колакларыбызга ишетелә әле ул көн.

13 нче укучы. Уллары кайтмаган аналарның, тол калган хатыннарның күз яше булып күзләребезгә күренә ул көн.

14 нче укучы. "Әти!" диеп әйтергә тилмереп үскән сабыйларның каргышына төренгән ул көн.

Алып баручы. Буген биредә сугышның бөтен авырлыгын, аның газап-михнәтен кичергән ветераннар, иңнәренә сугыш авырлыгын күтәргән тыл-хезмәт батырлары утыра.

1 нче укучы Данлы бәйрәм - Бөек Җиңү көне белән Сезне, хөрмәтле ветераннар!

"Җиңү бәйрәме" җыры. (Э.Рәшит сүз., С.Садыйкова муз.)

Алып баручы.
Алыгыз, Сез, бүген бүләк итеп
Котлауларның иң зур бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп тапкыр
Якты Җиңү бәйрәмен. (Укучылар ветераннарга чәчәкләэр бүләк итә.)

2 нче укучы
Ал нурларга төренеп кояш байый,
Үткән юллар килә күңелгә,
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмаслар гомер-гомергә.

3 нче укучы
Югалтулар алып килде сугыш,
Купме ирлэр кайтмый калдылар.
Шул ирләрнең йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

4 нче укучы
Сугышка безнең авылдан... кеше киткән.

5 нче укучы
Шул... кешенең бары... генә әйләнеп кайткан. Күпме авылдашыбыз чит-ят жирләрдә ятып калды. Алар еракта, дөньяның төрле илләре туфрагында мәңгелек йокыга талдылар.

6 нчы укучы (кешеләр саны) ... кеше хәбәрсез югалды.

Алып баручы. Ватаныбыз азатлыгы, безнең, бүгенге тыныч көнебез өчен яу кырында ятып калган авылдашларыбызны тынлык белән искә алыйк.
Тынлык.

7 нче укучы.
Уйный быргылар, тындылар туплар,
Шатлык кичерә безнең батырлар;
Явыз дошманны алар жиңделәр,
Берлин өстенә ал байрак элделәр.

"День Победы" җыры яңгырый.

8 нче укучы
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка,
Жир чәчәкләр тезеп кукрәгенә
Йөз балкытып карый Кояш та.

9 нчы укучы. Хөрмәтле ветераннар! Бүген сезнең hәркайсыгыз алдында баш иябез, мең-мең рәхмәт Сезгә!

10 нчы укучы.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур кукрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.

11 нче укучы Фронтны икмәк, кием-салым белән тәэмин итеп торган хөрмәтле апалар, аналар!
Без сезгә сокланабыз. Җиңүгә керткән өлешегез әйтеп бетергесез зур. Рәхмәт Сезгә!

12 нче укучы
Эх, апалар, сугыш елларында
Теңкәгэ тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Алып баручы
Үткәнен утлы елларның
Искәртеп ата таңнар;
Үткәнне искә алырга
Җыела ветераннар.

13 нче укучы
Күңелләрдә яз аеның
Бар шатлыгы, бар яме.
Күк йөзендә - күгәрченнәр,
Илдә - Җиңү бәйрәме

14 нче укучы

Бүгенге бәхет мәңгегә
Кояштай балкып торсын,
Ил тынычлыгын саклаучы .
Солдатлар исән булсын.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Онытырга мөмкин түгел

Автор: Карамова Гульнар Галимулловна

Дата: 24.09.2019

Номер свидетельства: 520813


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства