Фирдания Галимова
Яр Чаллы шәһәрендәге 58 нче мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Онытмыйкчы бәрәкәтле җирнең кара икмәген!
Башлангыч сыйныфларда укучы татар балалары өчен икмәк турында әдәби-музыкаль кичә.
Максат:табынга килгән икмәкнең нинди авыр һәм катлаулы хезмәт нәтиҗәсе икәнен аңлату; икмәккә кагылышлы мәгълүматлар бирү, сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету;шигырьләр,җырлар аша матурлыкны тою хисе уяту, ризык кадерен белергә өйрәтү.
Җиһазлау: интерактив такта,ноутбук,”Икмәк”темасына слайдлар, видеофильмнар; җырлар,көйләр язмалары.
Кичә барышы:
(“Җәйге ямьле басуларда”җырының көе яңгырый.) /Авторлары:Г.Зәйнашева, З.Гыйбадуллин/
Укытучының кереш сүзе:
-Исәнмесез,балалар! Без сезнең белән икмәккә багышланган кичәгә җыелдык. Кичә барышында алынган мәгълүматлар,күңелегездә туган тәэсирләр турында соңыннан фикер алышырбыз.
1 алып баручы:
-Һәр көнне гаиләләрдә табын әзерләнә. Анда һәркем өчен бик кирәкле,алыштыргысыз ризык-хуш исле,йомшак икмәк куела. Икмәк- туклык,сәламәтлек, күңел көрлеге нигезе;муллык,бәрәкәт билгесе.Борынгы бабаларыбыз ипине алтын-көмештән,энҗе-мәрҗәннән, асылташлардан өстен санаганнар. Икмәк булмаса, иң затлы әйберләрнең дә кыйммәте бетә.
2 алып баручы:
-Әмма кайбер балалар ипинең кадерен белми,аны әрәм-шәрәм итә:ашханәдә бик күп булып ипи сыныклары кала, ипи кыерчыкларын идәнгә ташлау очракларын да күрергә туры килә.
1 алып баручы:
-Икмәк, безнең өстәлләргә килеп җиткәнче,шактый авыр һәм катлаулы юл үтә. Иген игү,бер караганда,еллар буена нык камилләшкән,теләсә кем башкара ала торган гап-гади хезмәт шикелле: сөрәсең,чәчәсең,урасың...Тик бу эшләрнең серләрен җиргә йөрәк җылысын биреп,тир түгеп эшләүче тәҗрибәле игенче генә белә.
(Басудагы язгы эшләр: җирне йомшарту, иген чәчү турында видеофильм карау.) (“Буразналар”җыры яңгырый.) / Г.Зәйнашева шигыре,Җ.Фәйзи көе./
Укытучы сүзе:
-Иген үстерүгә бәйле рәвештә, халкыбыз бик күп мәкальләр уйлап чыгарган. Шуларның кайберләрен искә төшерик. Мин мәкальнең башын әйтәм,сез ахырын искә төшерегез.
1)Ни чәчсәң,(шуны урырсың.)
2)Сабанда сайрашмасаң,(ындырда ыңгырашырсың.)
3)Язның бер көне (ел туйдыра.)
4)Кем эшләми,(шул ашамый.)
5)Кышкы кар-(көзге икмәк.)
6)Эшләмәсәң эш көне,(ни ашарсың кыш көне.)
2 алып баручы:
-Җиргә чәчелгән орлык,җирдән яшәү көче алып, кояшка,яктылыкка үрмәли.Бу вакытта игенче басуларга зур өметләр белән карый, башаклар җырын дулкынланып тыңлый,мул уңыш үсүенә сөенә.
1укучы Ш.Галиевның “Саумысез,арышларым!”шигырен сөйли.
Укытучы сүзе.
-Балалар,шигырьдә сүз нинди ашлык турында бара?
(- Арышлар турында.)
-Безнең республика басуларында тагын нинди бөртекле ашлыклар үстерелә икән?
(-Бодай,арпа,карабодай,солы,тары.)
(Интерактив тактада үсемлекләрнең слайдларын күрсәтү)
-Урып-җыю чоры - игенче өчен сөенечле һәм җаваплы вакыт. Җыеп алынган ашлыкны ындыр табагында чүпләрдән һәм үлән орлыкларыннан арындырырга,җилләтергә,киптерергә,иген саклау урыннарына салырга кирәк.
(Игеннәрне урып-җыю турында видеофильм карау.)
(Балалар “Уңыш бәйрәме”җырын башкара.) / М.Җәлил шигыре,С.Сәйдәшев көе./(2нче бүлек.)
Укытучы сүзе.
-Ашлыклар,аларны чәчү,уру,сугу турында бик күп табышмаклар иҗат ителгән.Шуларның берничәсенә җавап табып карыйк.
1)Кар астында кышлаган,тунын яшел тышлаган.(уҗым.)
2)Орлыкны төяп китеп чәчә ул рәт-рәт итеп.(чәчкеч.)
3)Иснәми ул печәнне,капмый солы,саламны,
Үзе бара өстерәп алты-җиде сабанны.(трактор.)
4)Берсе чәчә,икенчесе эчә,өченчесе үсә.(яңгыр,җир,үсемлек.)
5)Ура,суга,җилгәрә,үзе төяп җибәрә.(комбайн.)
1 алып баручы:
-Уртача зурлыктагы бер күмәч пешерү өчен,унбиш мең орлыктан тартылган он кирәк.Әгәр дә машинадан юлда шуның кадәр бөртек коелса,бер күмәч әрәм була,ягъни пешерелми кала дигән сүз. Икмәк пешерү дә шулай ук күп көч сорый торган катлаулы хезмәт.Безнең “Чаллы икмәге” комбинатында 400 дән артык төрдәге ипи-күмәч эшләнмәләре җитештерелә.
(Күмәч пешерү процессы белән видеофильмнан танышу.)
5 укучы Р.Фәйзуллинның “Күмәч пешерүчеләр җыры”шигырен сөйли.
Укытучы сүзе:
-Халкыбыз икмәккә бәйләнешле булган байтак әкиятләр уйлап чыгарган. Балалар,әйдәгез әле, шундый татар халык әкиятләрен искә төшерик!
-“Камыр батыр”,”Саран белән Юмарт”,Тавык,Тычкан һәм Көртлек”,”Алтын бөртекләр”.
(Балалар“Тавык,Тычкан һәм Көртлек”әкиятен сәхнәдә уйнап күрсәтәләр.)
2 алып баручы:
- Элекке чорларда халкыбызга бик авыр,корылык аркасында икмәк уңмаган,коточкыч ачлык елларын кичерергә туры килгән. 1921 нче ел- шундый фаҗигале кытлык елларның берсе.1920 нче елның көзендә Татарстандагы халыктан мәҗбүри рәвештә икмәк,бәрәңге,ит,май, йомырка җыеп алалар һәм Мәскәүгә җибәрәләр.Халыкны талау эшенә Казандагы түрә Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелек итә.
1 алып баручы:
-21 нче елның җәендә бер тамчы яңгыр да төшми.Җирләр яргалана,үсемлекләр корып бетә.Ачлык афәтенә 2 миллионнан артыграк кеше дучар була.Шул елны 4 августтан 15 октябрьгә кадәр 4077 бала,4808 олы кеше ачтан үлә.
(Ачтан интеккән балалар төшкән слайдлар күрсәтү.)
2 алып баручы:
-Шушы коточкыч 21 нче елгы ачлыкны кичергән, танылган татар язучысы Әмирхан Еники:
-Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. “Ипекәй”дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны...Балаларга да сыныгыңны калдырма,валчыгыңны җый,бәрәкәт очмасын дип әйтеп кенә торалар.Һәм без ипи валчыгын таптаудан чынлап та курка идек,-дип искә ала.
1 алып баручы:
-БМО мәгълүматлары буенча,хәзерге заманда планетабыздагы 900 миллионнан артык кеше ачтан тилмерә. Шуларның иң зур күпчелеге Һиндстан,Кытай,Конго, Бангладеш, Индонезия, Пакистан һәм Эфиопия илләрендә. 2004-2005 нче елларда дөньяда көн саен 24 000 кеше ачтан үлгән. Ачлыкның төп сәбәбе- корылык аркасында иген уңмау.
1 укучы күренекле башкорт шагыйре Әнгам Атнабаевның”Кара икмәк”шигырен сөйли.
Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп,
Имезлеккә салып биргән дә,
Үзе киткән урак урырга…
Елаганмын, ләкин чыдаганмын –
Икмәк белән була торырга.
Кара икмәк бәләкәйдән таныш,
Беләм аның кыйммәт икәнен,
Бер телеме өчен кешеләрнең
Таңга кадәр чират көткәнен.
Кара икмәк зур мәсьәлә булган:
Йөз граммлап аны бүлгәннәр,
Кош теледәй шул граммнар өчен
Сугышканнар, хәтта үлгәннәр…
Шул чакларны онытабыз, бугай,
Әйтерсең лә күктән төшкәнбез,
Беребез дә күктән төшмәгәнбез,
Кара икмәк ашап үскәнбез.
Ул вакытлар мәңге кире кайтмас,
Без ашыйбыз хәзер калачын,
Тик калачның тәмен белер өчен
Онытмыйкчы аның карасын.
Онытмыйкчы җәйге челләләрдә
Җиң сызганып кемнәр иккәнен,
Онытмыйкчы бәрәкәтле җирнең –
Кара җирнең - кара икмәген!
Укытучы сүзе:
-Балалар,шагыйрьнең бала чагында тракторлар,комбайннар булганмы?
(-Юк,чөнки әнисе турында“ урак урырга киткән”диелгән.)
-Менә шушы шигырьдә сурәтләнгән элекке заманнарда икмәкне ничек чәчкәннәр,урып-сукканнар,нинди тегермәннәрдә тартканнар икән?
(Болгар тыюлыгында ачылган Икмәк музее күренешләре белән слайдлардан танышу.)
Укытучының йомгаклау сүзе.
-Балалар, кичәдә ниләр белдегез?
-Үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
(“Таң атканда” көе яңгырый.) / С.Хәким сүзләре,татар халык көе/
Кулланылган материал:
1.”Фән һәм мәктәп”1997 ел,№12,158-159битләр.
1.Википедия.Массовый голод.”Голод в мире.”
2.Википедия.Официальный сайт ЗАО “Челны-хлеб”.
3.Википедия.Татарстан тарихы. Т.Биктимеров”Татарстанда ачлык фаҗигасе”.