МБОУ «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Нәүрүз бәйрәме.
Башкарды:
Нәбиева Сирена Хәлил кызы
1 квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучы
Актаныш ,2016 ел
Бәйрәм буласы бүлмә кыш, яз күренешләре ясалган рәсемнәр белән бизәлә. Әкрен генә музыка уйный.
Алып баручы.
Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам, дип,
Мәктәпкә килде һәркем.
Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Меңләгән еллар буена континентлар, материклар, диңгезләр, океаннар, аша Нәүрүзнең даны тарала.Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне – дистәләгән илләрдә уздырылар. Татар дөньясында «Нәүрүз» исемле аул теркәлгән, Нәүрүз исемен кешеләр балаларына кушканнар. Атаклы тарихчы Һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” исемле әсәрендә “Нәүрүз” исемле муллага туктала.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр.
Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар:
Нәүрүз килә яшәреп,
Яшәреп тә теш ярып.
Сөләйман абзый, көтәмсең,
Табак-савыт бирәмсең?
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калак кирәк...
Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган.
Ач ишегең , керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Өйдән.
(Түтәй булып киенүче)
Керегез, керегез, балакайларым.
Без сезне күптән көтәбез.
Нәүрәз котлы булсын!
1 у.
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй.
2 у.
Табакка кабак кирәк,
Май , күкәй калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә, сызланма.
Мәгез-мәгез, балалар, Нәүрүз котлы булсын.
( Түтәй күмәч бирә)
3 у.
Сыерыгыз сөтле булсын,
Атыгыз көчле булсын,
Абыстайлар , түтәйләр ,
Чыгарыгыз күкәйләр.
4 у.
Нәүрүз әйттек без сезгә
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә.
Нәүрүз мөбәрәкбад!
( Чыгып китәләр)
Көй яңгырап торганда балалар сәхнәгә килеп керәләр.
5 у.
Күрсәтегез. әле, күпме җыйдыгыз? У- у күп булган. Әйдәгез әле , барыбыз да шушы табакка салыйк.
Алъяпкычың чигүле,
Үзең чиккән түгелме?
Җырлап – биеп . уйнап – көлеп ,
Күтәриек күтәриек күңелне.
Балалар . “Безгә бер иптәш кирәк” уенын.. уйныйк.Укучылар кара- каршы 2 рәткә тезеләләр.такмак әйтеп бер-берсенә якынаялар.
Беренче рәт.
Безгә кирәк ,Лилия.( 2 тапкыр)
Икенче рәт.
Биесәгез , бирәбез.
(2 тапкыр)
Парлы бию башкарыла. Калганнар такмак әйтеп , кул чабып торалар.
Сип, сип әйдә,
Җиргә каты тип әйдә.
Малайның менә дигәне ,
Кызның да иң чибәре.
2 нче рәт.
Безгә кирәк Салават.(2 тапкыр)
1 нче рәт.
Җырласагыз бирәбез.
Икенче рәттәгеләр бер җыр башкара.
Егет белән кыз керәләр.
Егет.
Тыңлагыз , тыңлагыз,
Табигать патшасының фәрманы бар.
Кыз.
Тыңлагыз , тыңлагыз,
Табигать патшасының фәрманы бар.
Бергә.
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
3 у.
Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Бергә.
Нәүрүз мөбарак булсын!
Нәүрүз мөбарак булсын!
Табын түгәрәк булсын.
-Балалар,Нәүрүз килсә генә яз була бит.Әйдәгез, яз гүзәле Нәүрүзбикәне чакырабыз.
-Кил Нәүрүз, кил тизрәк.
Нәүрүзбикә.
Ач ишегең , керәбез,
Хәер-дога кылабыз.
Аш-сый көтеп торабыз.
Мине сагынып, көтеп алганыгыз өчен рәхмәтсезгә.
Мин үзем дә бу бәйрәмне түземсезлек белән көттем.Кешеләр язны каршыларга әзерме дип кайгырдым. Минем чәчәкле аланнарымны сагынганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Хуш киләсең , түрдән уз Нәүрүзбикә.
Гайбәт бетсен телегездә,
Орыш бетсен илегездә,
Ачу китсен йөзегездән-
Шулай икән киләм сезгә.
-Нәүрүз килде , яз килде ! Нәүрүз мөбәрәкбад!
Нәүрүзгә сөлге беләд ипи –тоз тапшырыла.
Кар бөртекләрен ияртеп Кыш бабай килеп керә.
Кыш бабай.
Бу нинди тавыш монда, кем әле минем биләмәләремә баш булмакчы?
Гәрәй.
Юкка ачуланасың , Кыш бабай. Синең көннәрең үтеп бара бит инде.Биләмәләреңне язга-Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте.Кара әле тәрәзәгә , гөрләп, шаулап яз килә.
Кыш бабай.
Туктагыз әле,туктагыз, үзе белән сөйләшәм.
Миңа әйтми килгәнең,
Кышны җиңәм дигәнсең.
Нәүрүзбикә.
Шып , дисәм җилең тынар.
Елмайсам- карың елар.
Үзең кит ,Кыш.
Кыш баабай.
Кар, яү , яу.
Нәүрүздән яса зур тау.
Нәүрүзбикә.
Кояш чык, чык!
Тәти кашык базарда,
Ботка пешәр казанда.
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит.
Кыш бабай.
Кара коела тешләрем.
Ямьсез керә төшләрем.
Кара куна җиремә,
Уңа бара төсләрем.
Ай еладым ,еладым ,
Әле яшәп туймадым.
Юк, юк мин китмим
.Тартышмыйча гына Нәүрүзбикәгә биләмәләремне бирү юк.
Нәүрүзбикә.
Синең бөтен шартыңа да күнәм мин.
Кыш бабай.
Беренче шартым:
Менә кашык, менә күкәй.
Тот кулыңа . чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам.
Кем узар бу ярышта?
( Нәүрүзбикә беренче булып килә.)
Әйдә, хәзер биюдә ярышабыз.
( Бииләр , Кыш бабай егыла)
Уф, арыдым, сусадым ,
Харап булдым, җиңелдем,
Эредем бит, эредем
Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде.
Җир өстенә җылы нурлар бөркелә
Йөрәкләрне җилкетеп яз килә.