kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?нил?р – ?ирд? и? зур кеше!

Нажмите, чтобы узнать подробности

?ни, ?нием, ?нк?й! Кадерл?п, назлап ?йт?без. К??елебезд?ге б?тен р?хм?тне шушы гади с?зг? салабыз, ??рвакыт яныбызда булган, у?ышларыбыз ?чен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яш?г?н газиз ?ниебезг? д?ш?без. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга ти?ли. Ана турындагы бер ?йтемне иск? алыйк.,,Ана?ны арка кочып М?кк?г? алып барса? да, бурычы?ны ?т?п ?иткер? алмассы?! Ана? ?чен уч т?бенд? т?б? куырса? да, хакын хисаплап бетер? алмассы?.” Гасырлар аша килеп ирешк?н бу гыйбр?тле, канатлы фразаларны ?аныбызга се?дер? зарур.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?нил?р – ?ирд? и? зур кеше! »

Актаныш 1нче гомуми белем бирү мәктәбе китапханәсе









Әниләр – җирдә иң зур кеше!

( әниләр көненә багышланган кичә)



















Китапханәче: Хисамова Н.М.





2014-2015нче уку елы





Исәнмесез, димен бүген сезгә,

Бәйрәм белән газиз аналар!

Юллар ерак булса, җырлар белән

Якынаер бүген аралар.

1 а. б. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

2 а. б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.

Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

Китапханәче:. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

1 а.б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

2 а.б. Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

1 а.б. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

2 а.б. Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

1а.б Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.



1 укучы:

Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

2 укучы:

Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

3укучы:

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

4 укучы:

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап – биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Җыр “Үз җырыбыз булсын әле” Ф.Галимов көе, Ә.Яруллина сүзләре

5укучы:

Ягымлы бер сүз белән

Елмайтыйм әле сезне.

Мин яраткан ул сүзне-

Иң кадерле зур сүзне.

Сез дә аны беләсез,

Мөмкин түгел белмәскә!

Әниеңә сыенып

"Әни, әнкәй” димәскә.

6укучы:

Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белә


7укучы :

Минем әнием Айсылу

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп,

Буш вакытлары бик аз.

Укытучы булып эшли ул

Мин укыган мәктәптә.

Сеңлем белән икебезне

Бик ярата , әлбәттә.

8укучы :

Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!


9укучы :

Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!


10укучы:

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.


11укучы :

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

“Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый нәниләргә.”

12 укучы:

Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.


13 укучы:

Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.


14укучы:

Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.


15 укучы:

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын.

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын.



Җыр. “ Әниемне яратам” Ф.Илаева сүзләре, Н.Муртазин музыкасы



Укучылар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
?нил?р – ?ирд? и? зур кеше!

Автор: Хисамова Нурсия Муллануровна

Дата: 30.03.2015

Номер свидетельства: 193836


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства