kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?нил?р к?нен? багышланган кич?

Нажмите, чтобы узнать подробности

укучыларда ?нил?рг? карата кадер-х?рм?т, ярату, олылау хисл?ре булдыру, ?нил?рне? газиз, кадерле кеше булуларын, аларны? ??ркем ?чен бер ген? булуын т?шендер?, гаил? бел?н м?кт?п арасындагы дуслыкны, хезм?тт?шлекне ныгыту; ?нил?рг? ихтирам, х?рм?т, м?х?бб?т  хисл?ре т?рбиял??.укучыларда ?нил?рг? карата кадер-х?рм?т, ярату, олылау хисл?ре булдыру, ?нил?рне? газиз, кадерле кеше булуларын, аларны? ??ркем ?чен бер ген? булуын т?шендер?, гаил? бел?н м?кт?п арасындагы дуслыкны, хезм?тт?шлекне ныгыту; ?нил?рг? ихтирам, х?рм?т, м?х?бб?т  хисл?ре т?рбиял??.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?нил?р к?нен? багышланган кич? »

Әнием – күңелем кояшы.

(Әниләр көненә багышланган кичә)

Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.


Кичәнең барышы:

Госман Садә сүзләре, Резеда Ахиярова музыкасы“Әссәламегаләйкем” җыры


Беренче укытучы: Кадерле әниләр, килгән кунаклар! Сезнең һәммәгезне дә Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тормышыгызда зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек булып, сез аның кояшы булып яшәвегезне телибез.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

Икенче укытучы : Сөекле әниләр! Бүгенге “ Әнием – күңелем кояшы” дип исемләнгән кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.


Бала: Әни, әни, нигә син гел елмаясың?

Ана: Син янымда булганга елмаям, балам.

Бала: Әни, син нигә гел шат күңелле?

Ана: Син дәү булып үсеп җитәрсең дә, әтиең белән әниеңә, кешеләргә гел изгелек кенә кылырсың дип уйлаганга, балам.

Бала: Әни, әни, нигә һаман йөзләрең көләч?

Ана: Шундый дәү, акыллы, әти белән әни сүзен тыңлаучы балам булганга йөзем көләч минем.

Бала: Димәк, синең шат йөзле булуыңа мин сәбәпче?

Ана: Әйе, балам, син сәбәпче...

Беренче укытучы : Безнең һәрберебезнең дә дәү, акыллы, әти -әни сүзен тыңлый торган булып калуыбызны теләп, бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрик.

Икенче укытучы: Һәр елның ноябрь аенда Әниләр көне зурлап уздырыла. Без дә бирегә шул көнне билгеләү өчен җыелдык. Котлау өчен сүзне Җирле үзидарә Советы рәисе Даутов Равил Хәниф улына бирәбез.



Беренче укытучы: Әниләр көне котлы булсын!

Икенче укытучы: Бәйрәмебез гөрләп торсын!

Беренче укытучы: Ә хәзер, әйдәгез сүзне укучыларыбызга бирәбез



1) Әнием (Р.Миңнуллин)

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

2)Әниемә булышам (Л.Әмирханова)

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.



3)Кирәк (М.Әхмәтҗанов)

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтлэнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.









4)Әнием куаныр (Зөлфия Ханнанова)

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

“Минем кызым уңган”,- диеп

Әнием дә куаныр.

5)Сәбәбе нидә икән (Мөҗәһит)

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Тәбигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

(Алия,Арина һәм Алина башкаруында Айдар Минһаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрваров музыкасы “Чәй эчәбез бергәләп”җыры)



6)Әни (Н.Дәүли)

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.

Әни. Нинди зур сүз бу!

7)Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

8) Әни! Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән әннә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез. Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә-ничә тапкыр гына кабатлый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан – яңа мәгънә алып килә.

9)Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

10 нчы укучы Кадерле әниләрне

Яратабыз, тыңлыйбыз.

Исәнлек һәм саулык теләп

Бәйрәм белән котлыйбыз.

( Айдар Минһаҗев сүзләре,Әлфия Һадиева музыкасы « Рәхмәт әнием»җыры)

11 нче укучы Чын күңелдән котлыйбыз

Бәйрәм белән без сезне.

Шатлык нуры балкытсын

Ягымлы йөзегезне.

2 нче укытучы: Күренекле тәрбияче мәгърифәтчебез Ризаэддин ага Фәхреддин үзенең “ Ислам әхлагы һәм гадәтләре дигән хезмәтендә: “Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата – анага карата мондый мөнәсәбәтне - юк!” – диеп язган.

Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең «театр артистларына» бирәбез. (Татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү ).


«Белегез, җәннәт аналарның табан астында »

Мөхәммәд пәйгамбәр


Татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү

Материал. Татар халкының «Өч кыз» әкияте

Ризаэддин Фәхреддин “Нәсыйхәт”31-33, 157 битләр.

Татар өе күренеше.

Алып баручы. Борын – борын заманда яшәгән, ди бер әни. Аның булган, ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, бишек җырлары җырлап йоклаткан. ( Ана җырлап өч курчакны йоклата, бәйләргә утыра).

«Бишек җыры». Г. Тукай шигыре, Татар халык көе.

1. Әлли – бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

2. Йокла, балам,күз нурым,

Йом, йом күзең, йолдызым.

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

3. Әлли – бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем.

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Алып баручы. Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип көне-төне эшләгән, ди әниләре.

Әни. Уяндыгызмы, балакайларым, Әйдәгез әле, битләрегезне юып килик. Аннан мәм-мәм ашарбыз.(Курчакларны алып кереп китә.)

Алып баручы. Айлар, еллар узган.Әнинең теләкләре кабул булган.

Аның кызлары бик сылу, бик уңган, чибәр булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.

Өч кыз кулъяулыклар белән бии.( «Бормалы су».)

Алып баручы. Бер ел үткән, ике ел œткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәп ятканда, әниләре авырып киткән. (Әни чыга һәм караватка ята, ыңгыраша.)

Урман күренеше. Тиен җыры.

Ашыкмыйча һәрбер таңда

Чикләвек ватам оямда.

Чарт – чорт, чарт – чорт

Шатланамын да уйныймын

Күңелсез булса җырлыймын

Лә – лә – лә, лә –лә – лә.

Күз генә миңа өлгерә

Ябалдаш буйлап йөгерәм.

Трәм – трәм – трәм.

Ап – ак кар булып киенәм,

Яшел нараттан җилдерәм.

Рәм – рәм – рәм.

Тиен. Минем киемем ак булганга, дус әнием Акбикә дип исем кушты. Ай, чикләвек җыеп йөреп, онытып та җибәргәнмен. Дустымның хәлен белеп чыгыйм әле. (Ишек шакый.) Тук – тук – тук. (Берәү дә дәшми.) Кая соң бу әбекәй? Ишегалдында да күренми. (Әби янына килә.)

Әби. Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас дигән идем. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем. Мин бик нык авырып киттем шул. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

Тиен. Ярар, ярар, дускаем,

Җилдән җитез булырмын.

Хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә.)

Алып баручы. Акбикә иң элек олы кыз яши торган йортка килгән. (Олы кыз бии - бии ләгәннәр чистарта.) Тиен. Тук – тук – тук. Олы кыз. Кем бар анда? (Тәрәзәдән карый.) Тиен. Бу мин – Акбикә. Әниең бик нык авырый, сине чакыра. Олы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар шул. Тиен. Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса син шушы ләгәннәреңнән мәңге аерылма! Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. (Бака булып чыгып китә яки уенчык кулланырга мөмкин.)

Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. Ә Тиенкәй уртанчы кыз яшәгән йортка килгән. (Уртанчы кыз җырлый – җырлый челтәр бәйли.) «Сөлге чигәм». Х. Җәләлов шигыре, Ф.Әхмәтов көе.

Сөлге чигәм асыл җепләр белән, Йөрәк хисен салып бу җырга. Насыйп булса иде бу бүләгем Мәйданнарда җиңгән батырга. Тиен. Тук – тук – тук. Уртанчы кыз. Кем бар анда? Тиен. Бу мин, әниеңнең дусты – тиенкәй. Сиңа хәбәр алып килдем. Әиең бик авырый, сине чакыра. Барсана, хәлен белеп кайтсана. Уртанчы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ярминкәгә челтәр бәйләп өлгертәсем бар шул. Тиен. Шулаймыни, сине карап үстергән әниеңнән шул кадерлерәк-мени? Игелексез бала икәнсең. Әнисенең кадерен белмәгән үзе дә рә-хәт көн күрмәс. Алайса, син шул челтәреңнән беркайчан да аерылма. Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә ( «Һай» дигән көчле тавыш ишетелә), уртанчы кыз үрмәкүчкә әйләнгән. Ә Акбикә кече кыз яши торган өйгә килеп, тәрәз шакыган. (Кече кыз җырлый – җырлый камыр баса.) «Кулъяулыклар чигәм». Мәдинә Ярмиева шигыре һәм көе.

Кулъяулыклар чигәм, Әнием, мин сиңа. Кулъяулыклар чигәм, Рәсемнәр төшерәм. Алын бирим микән, Агын бирим микән? Бәйрәмгә әнигә Кулъяулыклар чигәм.

Тиен. Тук – тук – тук. Кече кыз (йөгереп чыга). Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, җаным, әйдә түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез әле? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы? Авырып киттеме әллә?

Тиен. Әйе шул. Әниегезнең сәламәтлеге какшап тора. Кече кыз. Әйдә ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик. Тиен. И сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар. (Әниәре янына барып җитәләр.)

Кече кыз (әнисен кочаклап). Исәнме, әнием. Авырып киттеңмени? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр. Әни. Рәхмәт, балакаем. (Кече кыз чәй әзерләргә кереп китә.) Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр? Син аларны чакырмадыңмы әллә? Тиен. Чакырдым, әбекәй. Тик алар ана кадерен белмиләр. Аларга дөнья мәшәкате синнән кадерлерәк икән. Мин аларны үрмәкүч белән бакага әйләндердем. Әни. Һа-ай, алай итәсең калмаган, тиенкәй! Менә кулда ун бармак, кайсын тешләсәң дә авырта. Балалар да шулай газиз, якын, кадерле. Аларның берсен дә рәнҗетәсе килми. Бака-кыз. Әни, әнием, зинһар өчен гафу ит. Әни. Исәнме, балакаем. Менә бит үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балам, гафу итәм. Ана йөрәге барысын да кичерә ала ул. Алып баручы. Бака кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган. Кыз. Әнием, бәгърем. Кичер мине. Мин беркайчан да сиңа каты бә-гырьле булмам, Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын. Үрмәкүч-кыз. Әнием, гөлкәем, зинһар өчен гафу ит. Әни. Менә бит монысы да үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балакаем, гафу итәм. (А.б. Үрмәкүч тә кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган).

Кече кыз. Апаларым, әйдәгез, чәй эчәбез, әни, син монда утыр. Тиен, син дә кил (чәй әзерлиләр). Әни. Әйдәгез, балаларым, үзегез дә утырыгыз (чәй эчәләр). Әни. Кинәт кенә хәлем яхшырды. Авыруым сезне сагынудан булган икән. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз.


1 нче укытучы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Менә шушы урында Ризаэддин ага Фәхреддин нең “Ни чәчсәң – шуны урырсың” -дигән алтын нәсыйхәтен укып китү бик урынлы булыр. “Ата-анага хөрмәт күрсәтү-олы бер вазыйфадыр. Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризыкларын алып, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз.

Ата-ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көннәре.Бу чорда аларга хөрмәт күрсәтү тиештер.Хөрмәтле булыйм дисәгез, үзегез дә хөрмәт күрсәтегез.Еракта яшәсәләр, хат языгыз, бүләкләр җибәрегез. Вафат булсалар, зиратларына барып, хәер-дога кылыгыз, Коръән укып, ата-анагызның рухына багышлагыз. Тәүфыйклы, игелекле булыгыз. Әниләрегезнең кадерен исән чакта белегез, аларны саклагыз”.

Икенче укытучы: Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар. Ә хәзерге җырыбыз хөрмәтле әбиләребез Сезгә багышлана.

(Рөстәм Сәрваров музыкасы, Рөстәм Бакиров сүзләре “Әбием - әбекәем”җыры)

1 нче укытучы: Котлау өчен сүзне авылыбыз китапханәчесе Шакурова Гөлгенә Габделбарый кызына бирәбез.(шигырь укый)


2 нче укытучы: Әйе, әни һәркемнең дә кадерле, газиз кешесе. Илсурның да сөекле әнисенә әйтер теләкләре бар.



12 нче укучы Исәнлек – саулыгын сорап,

Дога кылам.

Әниемнән аермасы

Берүк Ходам! (Дога укый)

13 нче укучы Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез

Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк иттек

Бүләк итик матур биюләр.

( Күмәк татар биюе).

1 нче укытучы : Дөньяда әнидән дә сабыр, нечкә күңелле, акыллы кеше юктыр ул. Газиз әниләребезне беркайчан да рәнҗетмик, аларны бары тик сөендереп кенә яшик.

2 нче укытучы: Ә хәзер сүзне Ибраһимовалар гаиләсенә бирәбез.

(Элвина әнисе белән “Балан” җырын башкара).

14 нче укучы Әниләр уйлый һәрвакыт

Балам яхшы булсын, дип

Ничек яхшы булырга соң-

Йөрим әле уйланып.

Акыллы бул, яхшы укы

Олыла син дәүне.

Үз халкыңа дан китерсәң

Канәгать булыр әни.

1 нче укытучы: Бәйрәм-кичәбезне мәктәбебезнең «театр артистлары» дәвам итә. Алар үзләренең инглиз теле түгәрәгендә өйрәнгән һөнәрләрен күрсәтәләр

( «Теремкәй» әкияте).

15 нче укучы: Бу биюне багышлыйбыз

Кадерле әниләргә.

Әниләрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

(Бию түгәрәгенә йөрүче укучылар башкаруында бию).


1 нче укытучы: Кадерле әниләр, апалар, килгән кунаклар, газиз,сөйкемле, сөекле әниләребезгә багышланган кичәбез ахырына якынлашты. Сөекле әниләребез, бүген сезне аз гына булса да дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерә алган булсак, без бик сөенер идек.

Әниләребезгә карата кадер – хөрмәт, ярата, олылау хисләрен, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатларын беркайчан онытмыйк!

2 нче укытучы: Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер – берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет- сәгадәттә яшәргә язсын.

( « Әниемнең кочагы» җыры башкарыла. Укучылар әниләргә бүләкләр тапшыралар).


Хәбибуллина Гүзәлия Әнвәр кызы, Нәбиева Гөлназ Мөнир

кызы, Әлмәт районы, Яңа Нәдер урта белем бирү мәктәбенең

Кама – Исмәгыйль филиалы


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
?нил?р к?нен? багышланган кич?

Автор: Хабибуллина Гузалия Анваровна

Дата: 05.12.2014

Номер свидетельства: 139837


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства