kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?нием-берд?нберем

Нажмите, чтобы узнать подробности

Лилия. Х?рм?тле кунаклар! Б?ген без б?йр?мебезне “И?-и?” дип атадык. Ни ?ченме?

Камил?. Ч?нки б?ген и?-и? ямьле, затлы б?йр?мн?рне? берсе. Б?ген безд? кунакта и?-и? кадерлел?ребез -?НИЛ?Р!

Лилия.  ? без аларны? и?-и? яраткан балалары и? - и? матур чыгышларыбызны б?л?к ит?без.

Камил?.Балаларны? ?нил?рг? ?йт?се ?ылы с?зл?ре шулкад?р к?п ?ыелган, кайсыннан гына башлыйк ик?н.

Лилия. ?йд?. И?-и? кечкен?л?рд?н башлыйк ?ле.

1нче сыйныфлар чыгышы.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?нием-берд?нберем»












Әниләр бәйрәме

































Лилия. Хөрмәтле кунаклар! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?

Камилә. Чөнки бүген иң-иң ямьле , затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез -ӘНИЛӘР!

Лилия. Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң - иң матур чыгышларыбызны бүләк итәбез.

Камилә.Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән.

Лилия.. Әйдә. Иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.

1нче сыйныфлар чыгышы.


Әниләрнең көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.


Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!


Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!


Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.



Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

Камил


Елайса йөзеннән аңлыйм

Әниемнең сүзләрен.

Дөнья килегенә тиңлим

Әниемнең йөрәген.

Җыр.Хәерле көн.

Җыр 1 класс “Рәхмәт әнием”

Камилә.Бүген әниләр көне. Шуңа да микән, аларга иң-иң матур сүзләр генә әйтеп торасы килә.

Лилия. Тик шулай да балаларның өлкәннәргә бераз гына үпкә сүзләре бар.

Камилә.2 нче сыйныф укучыларының да әниләренә әйтер сүзе бар.

Лилия, аларны тыңлап карыйк әле.


Б.Гөлназ

Кем гаепле?

Ачуланып, пыр тузынып

Кайтты Булат өенә.

Күңелендә дулады аның

Җил – давыллы өермә.

Сумкасын атып бәрде ул

Өйгә керә-керешкә.

Синең аркада бүген мин

“Берле” алдым дәрестә.

-Ничек алай?- дип сорады

Әнисе бик аптырап.

Моннан соң минем өй эшен

Эшләп куй син яхшырак.

Ф. Яруллин.


Нәфис

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил – көннәр.


Илшат

Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.


Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Айзат

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

Рәмис

Борын-борын заманда

Булган әйбәт заманнар.

Кешеләр бер – берләренә

Кунакларга барганнар.

Бәйрәмнәрдә котлашып

Матур хатлар язганнар.

Авыллардан – шәһәрләргә,

Шәһәрләрдән – авылларга

Посылкалар салганнар.

Бар да әйбәт булганнар,

Хәтта куяннар да элек

Тәмле күчтәнәчләр биреп

Җибәргәннәр урманнан.

Үзгәрделәр әниләр.

Хәзер инде куяннар да

Ерак – ерак урманнардан

Күчтәнәч җибәрмиләр.

Әкият 1 класс.”Куяннар”

Лилия.Бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала, залга кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?

Камилә.Әлбәттә, минеке.

Лилия. Балалар, ә сез ничек , иң-иң матур әни кемнеке?

Бергә: Ми-не-ке.

Бергә. Барыбызныкы

Камилә. 3 нче сыйныф укучыларын тыңлап үтик инде. Аларның да әниләре биредә бит.



Укучы . Әниемә ял кирәк.

Әй кызлар!

Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын!

Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын!

Әнием , син болай да

Ял итәсең бит сирәк.

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.

Рәфис

Укучы. Шунысы начар.

Әни миңа тун алды,

Бик матурын, карасын.

Йокларга ятканда да

Килми аны саласым.

Шундый йомшак, җылы ул.

Үзе таман, килешле,

Гел үлчәп теккән төсле.

Бик әйбәт шул әнием,

Миңа матур тун алды.

Шунысы начар : әниемнең

Үзенең туны югалды.

Лилия

Рәхмәт әйтәсем килә.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.


Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

  • миңа гомер биргән өчен,

  • кадерләп үстергән өчен,

  • назлы карашлары өчен,

  • пешергән ашлары өчен,

  • йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Р.Вәлиева.


Ибрагимова Камилә җыры.


Лилия Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә куркыныч түгел.

Камилә. Безгә балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле.

  • көннәр якты булсын өчен,

  • Йокы татлы булсын өчен,

  • Җил-яңгырдан саклар өчен,

  • Усаллардан яклар өчен,

  • Ашлар тәмле булсын өчен,

  • Дөнья ямьле булсын өчен,

  • Гөлләр чәчәк атсын өчен,

  • Бәхет- шатлык артсын өчен

Бергә: -Әни кирәк!


Лилия.Әни!Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең.

Камилә.Лилия, 4 нче сыйныфларга да чират җитте. Бик түземсезләнеп көтәләр бугай. Дилүс


Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем “бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән ук күргән.

Ф. Зыятдинов.


Фәнис

Әниемнең кызы юк бит.

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

К. Булатова.


Энҗе.

Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен

Энҗе җыр.

Әкит 1 класс


Кыз. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

Малай. Әле ярый җирдә болыннар бар!

Гүзәллекне ничек таный белер идек?

Кыз. Әле ярый җирдә әниләр бар?

Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

Бергә. Әле ярый җирдә чишмәләр бар,

Болыннар бар,

әниләр бар!


Кыз . Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә!Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Малай. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң- иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.



Бүген бәйрәм- әниләр көне. Бу бәйрәм кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп җир өстенә куналар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.

Бергә.Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!.































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
?нием-берд?нберем

Автор: Валиева Зульфия Фаритовна

Дата: 25.01.2016

Номер свидетельства: 282944


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства