Татарстан Республикасы Мамадыш районы
Катмышуртагомуми белем мәктәбе.
“Туган авылым тарихы”дигән темага эзләнү эше.
Үтәде: Дәминова Илсия Илнур кызы Җитәкче: Гизатулина Зөлфия Рашид кызы
Катмыш авылы
2013 ел
Эчтәлек:
Кереш.
Эзләнү эшенең бурычлары һәм максатлары.
Эзләнү алымнары.
Төп өлеш.Катмыш авылының тарихы .
Катмыш авылында атамалар.
Кушаматлар һәм исемнәр.
Катмыш – кыскача саннарда.
Мәктәп тарихы.
Нәтиҗә .
Файдаланылган әдәбият.
1.Кереш .
Эзләнү эше тарихны өйрәнү өчен файдалы ысул.Эзләнү үткәргән вакытта,без кешеләр белән аралашабыз,архив белән эшлибез,күзәтәбез.Безнең бурычыбыз – үзебездән сон килгән буынга безнең чортарихын тапшыру.Тарихны саклау гына кешелекнең алга таба җир шарында яшәвенә мөмкинлек бирә.Минемчә,бу эшне балачактан ук башларга кирәк.
Мин Катмыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыйм.Уку дәверендә миндә Татарстан,бигрәк тә Мамадыш районы Катмыш авылы тарихын өйрәнү теләге туды.Мин эзләнүләрем,өйрәнүләрем аша авылның барлыкка килүе,мәктәп тарихы,авылныә атамалары һәм атаклы кешеләре турында бик күп мәгълүмат тупладым.
2.Эзләнү эшенең бурычлары һәм максатлары. Авыл тарихын өйрәнүнең максаты – мөстәкыйль рәвештә белем алу.Ә бу – белемнәрне тормышта кулланырга,ихтыяр көче булдырырга булыша.Бу проект өстендә эшләп,без Катмыш авылының барлыкка килүе һәм аның тарихын өйрәнүне максат итеп куйдык.
Безнең бурычлар: мөстәкыйль рәвештә материал туплау,күзәтү,чагыштыру методларын кулланырга,нәтиҗә ясарга өйрәнү.
3.Эзләнү алымнары.
Без эшне авылыбыз һәм мәктәбебез тарихы турындагы әңгәмәдән башладык.Кулланма әдәбият өстендә эшләдек.Алга таба эзләнү объектларын сайладык.Ул -Катмыш авылы һәм мәктәбе.
Төп өлеш.Катмыш авылы тарихы.
Катмыш авылының кайчан барлыкка килүе турында төгәл язма мәгълүматлар сакланмаган.Шуңа крә,авылның оешкан вакытын якынча гына фаразларга кала.Е.Маловның 1902 нче елда Казанда басылган “Древние грамоты и разные документы” дигән хезмәтендә 1691 елның 21 гыйнварында язылган документ бар. Анда язылганнардан чыгып нәтиҗә ясасак,ул чорларда Катмыш авылы 12-18 йортлы авыл булган.Димәк,Катмыш авылына 16 гасыр ахырында нигез салынган,дип уйласак,хата булмас.
Ә ни өчен авылга Катмыш дип исем кушканнар соң?Бу хакта халык телендә күп кенә риваятьләр йөри.Әйтик,кайбер картларның,(Исмәгыйль,Мортаза,Фазлый бабайлар)әйтеп калдыруына караганда,авыл башта Катмыш суы башында ике- өч йорттан торган.Ләкин урманнан чыгып,талаучылар кешеләргә тынгылык бирмәгәннәр.Нәтиҗәдә,бабаларыбыз,алардан куркып,хәзерге урынга күчеп утырганнар.Мәймүнә әбинең сөйләвенә караганда,бирегә килеп урнашучы бабайлар,чишмә суының катылыгыннан чыгып,авылны Катмыш дип атаганнар.
Шаһи бабай Сафинның язып калдырган мәгълүматларына караганда,шундый фараз яшәп килә:имеш,авылга Түбән Сон авылы кешеләре нигез салган.Монда күчеп килгән беренче кешеләр Шыгым һәм Шыктым исемле бабайлар булганнар.Шушында бик матур бер чишмә табып,суын эчеп караганнар да,су бик каты тешләрне камаштырырлык булгач,бу авылның исеме дә “Катмыш” булыр дип,каен тузына язып калдырганнар.
Республикабызның Мөслим районында да Катмыш авылы бар.Аңа безнең авылдан күчеп киткән кешеләр нигез салган.
“Ялкын” журналының 1971 елгы 2 нче санында КДУ доценты Гомәр Саттаровның “Исемнәр,атамалар” дигән мәкаләсендә,Республикабызның Мамадыш һәм Мөслим районнарында Катмыш исемле татар авыллары бар,бу атамаларның нигезендә Катмыш дигән борынгы кеше исеме ята ,диелгән.
Мәхмүд Кашгариның “Девои- эштөрек” атаклы сүзлегендә Катмышының ирләр исеме булуы теркәлгән.
Тагын бер язма: “Катмыш авылы исеме,шул авыл аша ага торган су исеменә бәйле икәнне И.А.Износковның 1884 елда бастырылган “Список населенных мест мамадышского уезда “дигән хезмәтендә күрсәтелә.
Хәзерге вакытта Катмыш авылы- бик төзек,матур авыл.Анда авыл советы идарәсе,ике катлы мәктәп,балалар бакчасы,мәдәният йорты,элемтә бүлеге,мәчет,ФАП,өч кибет бар.
Катмыш авылында атамалар.
Катмыш авылы табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан.Урман-суларга бай урыннарга борынгы бабаларыбыз юкка гына килеп утырмаганнардыр.Авылның көнчыгыш һәм көнбатыш якларында,ерак кына түгел,тоташ калын урман күренеп тора.
Катмыш ,нигездә,төп өч урамнан тора.Авылның теге яки бу өлешендә булган вакыйгалар турында сөйләгәндә,кешеләр буталмас өчен,бары тик катмышлылар үзләре генә белгән атамаларны кулланалар.Әйтик,Арт урам,Колышчы очы,Түбән оч,Атау,Котылдык,Чаллы очы.
Чаллы очын чыккач та,Катмыш авылы кешеләре телендә “Бәләкәй урман” дип атала торган каенлык полосасы бар.Әлеге каенлыкны утызынчы елларда комсомоллар утырткан булган.Бу каенлыкның бик матур аланында авыл халкы ел саен Сабантуй бәйрәме уздыра.
Авылдан ерак түгел Берсут елгасы ага.Аның суы инешкә караганда тирәнрәк тә,киңрәк тә.Елга янында “Аманлык” дип аталган бик матур яшел үзәнлек бар.
Авылыбызда санап китсәң,бик күп атамалар бар.”Олы елга”,”Салкын чишмә”,”Төлке урыны түбәсе”,”Гөлзәвәр”елгасы,”Таш елгасы”,”Җилпуч” коесы,”Завод елгасы”,”Пимәр “елгасы,”Коный” елгасы”Шалкан атавы”,”Төпи сукмагы”,”Төлбәк юлы”,”Әмир юлы”,”Кили абый юлы”,”Чыршы юлы” Катмыш авылы халкы гына белә торган атамалар.
Авылдашыбыз Булат Юнысов бу атамаларга багышлап җыр да чыгарды:
Язлар килсә бер ашкынып
Тибә йөрәкләр ярсып.
Сайрар булам инештәге
Нечкә талларга басып.
Кушымта:
Бәләкәй урман,
Бәләкәй урман,
Синдә үткән балачак
Ак каеннарга уралып
Мәңге истә калачак.
Олы елга,Салкын чишмә,
Төлке урыны түбәләре.
Бәләкәй урманга багалар
Өзгәләп үзәкләрне.
Гөлзәвәре,Таш елгасы
Безнең йөрәк ярасы.
Гашыйкларның кавышу урыны
Ике елга арасы.
Кушаматлар һәм исемнәр.
Катмышта кушаматсыз кеше юктыр мөгаен.Кушамат тагу,тирә –як авыллардан аермалы буларак,Катмышта аеруча көчле.Кемнәргәдеркушамат үзе белән булган берәр кызыклы вакыйга нәтиҗәсендә килеп эләксә,кайберәүләргә ялгыш әйтеп ташлаган сүздән ябыша.Кушаматлар, гадәттә,терлек,кош – корт,хайван исемнәреннән алына.Әйтик,куян,төлке,аю,бүре,мәче,торна,аккош,кәҗә,тәкә,үгез,әтәч,тавык,чебеш,ябалак,саескан...
Катмышта, шулай ук,кеше исемнәрен кыскартып сөйләшү гадәте бар.Исемең нинди генә булмасын,катмышлылар барыбер үзгәртү,кыскарту җаен табалар,дип сөйлиләр тирә –як күрше авыл кешеләре.Бу да үзенә күрә,авылда яшәп килә торган,буыннан – буынга күчкән бер гадәт.Исем кыскартуга күп мисал китерергә мөмкин.Мәсәлән: Гайнулла – Гайнүш,Гарафетдин – Гарай, Мөхәммәтша –Хәмәш,Нуриәхмәт –Нури,Фәйзетдин –Фәйзи,Сабирҗан –Сабир,Ибраһим –Ибрай,Хәсбиҗамал- Хәсби,Зәйтүнә- Зәйтүн һ.б.
Болар элеккерәк исемнәр,әлбәттә.Яңаларын да үзгәртү кыен түгел катмышлыларга.Әйтик,Наил –Най,Камил –Кам, Таһир –Таһ,Сәлимҗан –Сәлҗи,Рифат –Риф,Ильяс –Илый.
Исемнәрне үзгәртеп эндәшү явыз ният белән түгел,әлбәттә.Бу авылдаларыбызның үзенчәлекле сөйләмнәре.
Катмыш – кыскача саннарда.
1933-34 елларда авылга беренче телефон кертелә.
1935-36 елларда игенне беренче тапкыр “Лобогрейка” һәм “Жнейка” дигән машиналар белән ура башлыйлар.
1937 елның җәендә авылга беренче мәртәбә тавышлы кино килә.
Шул ук 1937 елда икмәкне “Сложный молотилка” белән суга башлыйлар.
1948 елда инеш суына тегермән корыла.
1950-51 елларда “Гоголь сушилкасы” корыла.
1952 елда авыл уртасына инеш аркылы агач күпер салына.
Шул ук 1952 елда авылга беренче автомашина кайта.Шоферы –Ширияздан Зарипов.
1955 елда,искесе янгач,яңа колхоз идарәсе бинасы төзелә.
1957 елда авылга радио кертелә.
1958 елда колхоз идарәсенә беренче мәртәбә электр уты кертелә.
1961 елда клубка беренче стационар кино аппараты урнаштырыла.
Мәктәп тарихы
Катмыш мәктәбенә 1932 елда нигез салына башлый.Ул 1933 елда башлангыч мәктәп булып эшли башлый.1936 елда “ТБУ” )тулы булмаган мәктәп) ачыла.1976 елда урта мәктәп статусы бирелә.
Мәктәп мөдирләре һәм директорлары.
Мөдирләр:
Әкрам Абдуллин(1931-1932)
Әскәр Мияссаров (1933)
Юныс Сәлимҗанов(1933-1936)
Директорлар:
Шаһи Сафин (1936-1941)
Александр Алексеев)1941)
Ефремов(1942)
Самат Мисбахов(1942-1945)
Шаһи Сафин(1945-1956)
Сания Сафина (1956)
Харис Кашапов(1957-1974)
Фасил Хөснуллин(1974-1987)
Расих Тимербаев(1987-1989)
Рәис Сафин(1989-1991)
Дамир Гыйззәтуллин (1991-2000)
Рамзил Габидуллин (2000-хәзерге көнгәчә)
Бу уку елында мәктәпкә 68 бала йөри,безгә 16 укытучы белем һәм тәрбия бирә.Мәктәбебез узган уку елында Татарстан буенча “100 иң яхшы мәктәп”сафына керде.Мәктәбебездә төп фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Катмыш мәктәбен түбәндәге атаклы кешеләр тәмамлаган:
Гайнулла Шәрип улы Шакиров –генерал – майор;
Хәсән Хәбибрахман улы Хәбибрахманов – профессор,авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;
Хәлил Зәки улы Мәхмүтов – Татарстанның атказанган артисты;
Халикъ Хуҗиәхмәт улы Хуҗиәхмәтов – Идел –Кама пароходчылыгы капитаны;
Вәли Нурмөхәммәт улы габдрахманов – Татарстанның атказанган табибы;
Булат Котдус улы Юнысов –композитор,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Римма Шаһи кызы Сафина – Фәйзулла Туишев исемендәге премия лауреаты,татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Дания Мөхәммәтхан кызы Сибгатуллина – Яр Чаллы социаль педагогик һәм технологик ресурслар институты доценты;
Камил Мансур улы Бикмөхәммәтов – танылган диктор,кинорежессер,һәм киноценарийлар авторы;
Сәяф Шәйхи – язучы,шагыйрь.
Миңнулла Гиниятуллович Сибгатуллин – Татарстанның атказанган мәгариф отличнигыМәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнар:
1978 уку елы Степанова Галина Михайловна 1986 уку елы Мифтахетдинова Ләйлә Ахунҗан кызы
1986 уку елы Хаҗиев Дамир Фаяз улы
1996 уку елы Салахиева Эльмира Мәсләхетдин кызы
2013 уку елы Габидуллин Рәнис Рамзил улыНәтиҗә.
Бу эзләнү эшендә Катмыш авылы һәм мәктәбе тарихын өйрәнү максат итеп куелган иде.Максатка ирешү өчен без мәктәп музеенда,авыл китапханәсендә сакланучы мәгълүматлар,альбомнар белән таныштык.Материалларны өйрәнгәннән соң,авыл һәм мәктәп үзләренең үсешендә бик озын юл үткәннәр дигән нәтиҗә ясадык.Бүгенге көндә Катмыш авылы яшәү, эшләү һәм уку өчен барлык шартлары да булган матур ,төзек авыл.Мәктәп булмаса авыл,авыл булмаса мәктәп яши алмас иде.Мәктәбе булган авыл-киләчәге булган авыл ул. Мин ,шундый яхшы мәктәптә укуым белән чиксез горурланам.Эш барышында мин үзем өчен бик күп кызыклы ачышлар ясадым,укытучылар,мәктпне тәмамлаган атаклы авылдашларыбыз турында күп нәрсәләр белдем.Алга таба да,районыбыз,Республикабыз турында белемнәремне тирәнәйтермен дип уйлыйм.Кулланылган әдәбият.
Без түбәндәге чыганаклардан файдаландык:
Авыл китапханәсендәге һәм мәктәп музеендагы альбомнар.
“Туган авылым –Катмыш” исемле газета.
Ветеран укытучы Сания апа Шагиева белән әңгәмә.