kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Н?рс? ул батырлык?

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Батырлык" т?шенч?сене? м?гън?сен а?лату. Б?ек Ватан сугышы ??м тыл батырларына ихтирам ??м х?рм?т т?рбиял??. Батыр яшьт?шл?ребез бел?н таныштыру. Тыныч тормышта да батырлык эшл??чел?рне ачыклау ??м алар бел?н танышу. ?з- ?зе?д? максатчанлык хисл?рен ныгыту, камиллекк? омтылыш тудыру. Батырлардан ?рн?к алу ??м алар бел?н горурлану.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Н?рс? ул батырлык? »

Актаныш районы Әтәс төп гомуми белем мәктәбе




НӘРСӘ УЛ БАТЫРЛЫК?






Класс җитәкчесе: Мирзаянова Рәмилә Мехаматнур кызы

31.01.15




Тема: Нәрсә ул батырлык? Батыр кем ул?

Максат:1. “Батырлык”төшенчәсенең мәгънәсен аңлату. Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру.2.Үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту,камиллеккә омтылыш тудыру.

Җиһазлау:Батырлык төрләре язылган сүзләр, Бөек Ватан сугышы батырлары сурәте, презентация, китаплар күргәзмәсе,мәкальләр,татар теленең аңлатмалы сүзлеге,

Сыйныф сәгатенең эпиграфы:

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар,Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек,батырлык та күп төрле шул...”

( Ф.Яруллин“Җилкәннәр җилдә сынала”)

-Исәнмесе, хәерле көн укучылар! Дәресебезне мин бик матур бер шигырь белән башлыйсым килә. Сез шигырьнең эчтәлеге буенча бүгенге дәресебезнең темасын билгеләрсез.

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?


Димәк, бүгенге класс сәгатебездә батырлык турында сөйләшербез. Батыр кем ул? Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләрбез.

Киләчәгебез сезнең кулларда булачак егетләр һәм кызлар арасында үз иле, халкы өчен батырлык кылучылар күбрәк булсын.

-Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул?

- Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау).

Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку.

Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)

Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл – 1) берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче.

2) үз – үзеңә ышанучанлык.


Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.


Әйе,бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар


Укучылар, кан коюлы, җимергеч сугышның соңгы бәрелешеннән безне 70 ел вакыт аерып тора. 70 нчы тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә.

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре, ятим сабыйлар, тол хатыннар китерде. Бәхетле киләчәкне якынайту өчен фронтта да,тыл да өлкәннәр һәм балалар булды.

  • Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз. Алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих Кәрим


Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең 200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Без дә Актаныш районыннан чыккан геройларыбыз белән горурланабыз.

  • Гомәр Һадимөхәммәтов, Баян Дәүләтов, Николай Орлов (Гатаулла Минаев), Хәсән Заманов, Сергей Фадеев.


  • Бөек Ватан сугышы елларындагы батыр яшьтәшләребез.Советлар Союзы Герое исеме бирелгән 4 герой яшьтәшебез: Лёня Голиков, Валя Котик, Марат Казей, Зина Портнова.

900 көн 900 төн. Бу саннар сезгә нәрсә турында сөйли?

Әйе Ленинград блокадасы 900 көн 900 төн дәвам иткән. Бик күп кешеләр (1млн) ачлыктан интегеп үлгәннәр. Ләкин Ленинград халкы дошман каршында башын имәгән, барлык авырлыкларны җиңеп чыккан. Таня Савичеваның көндәлеге белән танышып китик. (Видио)

Бу рәсемнәргә карап сез нәрсә әйтер идегез? Әйе, кешеләр белән бер рәттән этләр дә батырлык эшләгәннәр. Разведкага йөргәннәр, танклар шартлатканнар, элемтәче ролен үтәгәннәр, санитарлар булганнар, яралыларны сугыш кырларыннан алып чыкканнар. Димәк аларда батыр. Аларның да батырлыклары турында һәйкәлләр сөйли.


Яу кырында мәңгегә ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алыйк.


Хәзер укучылар 1979-1989нчы елларга әйләнеп кайтыйк. Кем өчендер бу дата бернәрсә дә әйтми, ә кем өчендер кабат сугыш. Тыныч көннәрдә сугыш.Әфган җире өчен, әфган халкы өчен сугыш .

-Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә?

- Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньны сокландырган кешеләр бар,мәсәлән, спорт батырлары, хезмәт батырлары , табиблар, янгын

сүндерүчеләр. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш.

-Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

- Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы).

- Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы? Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?

- Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы – тагын бер батырлык.

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул...” ( Ф.Яруллин“Җилкәннәр җилдә сынала”)

Тагы нинди батырлык булырга мөмкин? Ялган батырлык. Сез моны ничек аңлыйсыз? Мисаллар китерегез. (Укучылар җавабы)

  • Рәсемнәрдәге ялган батырлыкны аңлату.


Ә хәзер түбәндәге мәкальләрне тәмамлыйк һәм мәгънәсен аңлатыйк.

1. Батыр яуда (беленер).

2. Батырга таяк та (корал).

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул (иярә).

4. Батыр баткактан (курыкмас).

5. Батыр үз халкын (яклый).

6. Батырлыгыңны мәйданда (сынат).

7. Батырлыкта –( матурлык).

Хәзер уен уйнап алабыз. “Кем игътибарлы” дип атала.

Мин биргән сорауга дөрес җавапның номерын күтәрерсез.

Сораулар:

  1. Бикчәнтәйдә туып үскән Советлар Союзы Герое.

  2. Очуы.

  3. Герой пионер.

  4. “Сагыну” нәсерен кем язган?

  5. Күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган герой.

  6. Герой – шагыйрь.


Сыйныф сәгатен йомгаклау:

Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк ? Бүгенге дәресебездән чыгып , бу сыйфатларны санап чыгыгыз.

-кыю, көчле, тәвәккәл,акыллы, тырыш,зиһенле, игътибарлы,җитез һ. б.

Тормыш дәвам итә,батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык, күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели.




Кыл яхшылык кешеләргә-

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Кирәк булса коткарырга

Батып баручыны

Кулың суз да коткар сагыш-

Моңга таручыны

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

  • Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.

Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.




















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Н?рс? ул батырлык?

Автор: Мирзаянова Рамиля Мехаматнуровна

Дата: 03.02.2015

Номер свидетельства: 166420


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства